10 (октябрь), 2025
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Данис ХӘЙРУЛЛИН. Аһ, күңел – ачылмаган сер... Шигырьләр. ...............3
Асия ЮНЫСОВА. Җиденче качу. Бәян. ...........................................…........8
Лениза ВӘЛИЕВА. Тирә-як гел рәшә... Шигырьләр. ...................................87
Факил САФИН. Яу. Ретроспектив роман. ..........................................….......92
Ибраһим БИЕКТАУЛЫ. Сөйгәнем – ирек-азатлык... Шигырьләр. ............121
Фәтхулла АБДУЛЛИН. Сусау. Хикәя. ..........................................................125
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Мөхәммәт ОГУЗОВ. Тайпылмам бер тапкыр сайлаган юлымнан... Шигырьләр
(Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). ................................................................140
ЯҢА ИСЕМНӘР
Ихтыяр КЫЯМОВ. Эт типкесендә. Хикәя. .................................................143
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Кама таңнары»ның сүнмәс яктысы. Түбән Кама шәһәре иҗатчыларының шигырьләре (Рәсимә НӘБИУЛЛИНАның кереш сүзе белән). ...............................................149
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. К.Насыйриның дөньяви һәм фәнни-популяр басмалары. .................155
СӘЯХӘТНАМӘ
Ландыш ӘБҮДӘРОВА. Чистайга сәяхәт. ...................................................................................163
Фотоархив: Язучы, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитулловага – 80 яшь. ..............170
КИТАП КҮЗӘТҮ
Марсель ГАЛИЕВ. Сүз егәре (Илдус Гыйләҗевның китабы чыгу уңае белән)……………………………………………………………...…………….....172
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Аяз Гыйләҗев, Тәүфикъ Әйдинең Фоат Садриевка язган хатлары. .............……………….…………………………………………………………….......179
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП
Мансур ГАЯЗ, Демьян ФӘТХИ шигырьләре, Әхмәт ГЫЙМАДОВ әсәреннән өзек. ..……………………………………………………………………........184
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. .......................................................…………………………………………………......187
Газиз тавышлар: Сөйкемле сөяк иде... (Ләбиб Айтугановның тууына – 90 ел). ................... 188
Балаларның яраткан Җәүдәт абыйсы (Җәүдәт Дәрзамановның тууына – 80 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ...........................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ......…………..........190
-
ЯУ (романның дәвамы)
Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде – дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә. Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады. -
Җанга ят шәһәрнең туктаусыз шаукымы...
Бу шаулы шәһәрдә югалдым дигәндә, Күзләрең нурының җылысын ябынам. -
Сентябрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәян)
Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер. Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк. Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы? Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде. -
Соңгы бүләк
Мәхәббәткә юллар эзлим, Уйлар-хыяллар үрәм. Сөйгәнем – Ирек-Азатлык – Төшләрдә генә күрәм. -
Үлем юк ул
Изгелек кыл да шундук Кылган эшеңне оныт. Фәкыйрьгә бүл ашыңны, Мактанма күкрәк сугып. -
ЯУ (романның дәвамы)
Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар өстенә ут яудырырга кереште. -
Олуг нигъмәт
Аллаһның миңа нигъмәте – Искитәрлек исәрлек: Утлар-сулар кичәрлек, Башлар Себер китәрлек... -
ЧИКТӘ
Салкынча һәм җилсез көзге иртә. Биек таулар... Нарат урманы... Тирән тынлык күңелләрне борчый, Хисләр тынгысызлый уйларны. -
Күңел
Аһ, күңел – синдә түгелме соң минем бар барлыгым, Аклый алдыммы Аллаһның гомер атлы ярлыгын? -
Көзләремдә каламын
Юк, чакырма кышларыңа, Көзләремдә каламын. -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Ай, ничек кирәк булачак иде бит Фазыл абзасының акыллы киңәшләре Саниянең алдагы тормышында! Кинәт кенә югалды шул. Алай да кызның язмышында борылыш ясардай бер ялгыш киңәш биреп ташлады. Их… -
ЯУ (романның дәвамы)
Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә. Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды. -
Аһ, быел да узып бара инде...
Аһ, бу ел да узып китте инде Җиләк җыймый гына яланда… Сиздермичә көзгә кереп барыш: Кызыллана бара балан да. -
К.Насыйриның дөньяви һәм фәнни-популяр басмалары
Каюм Насыйри календарьларының структурасы һәм юнәлеше, алардагы материалларның эчтәлеге әтрафлы итеп күренекле татар китабы тарихы галиме Ә.Г.Кәримуллинның шушы темага багышланган махсус мәкаләсендә, шулай ук фән кандидатлары Р.Л.Зәйни һәм Л.Җ.Миңнуллинаның татар басма календарьларына багышланган монографик хезмәтләрендә яктыртыла. -
СУСАУ (хикәя)
Рәзилә менә дистә елдан артык инде мәктәптә балалар укыта. Аларны хәреф танырга өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бу болгавыр, ата-ананы санга сукмаган заманда җиңел эш түгел. Әгәр син мәгариф стандартларыннан тыш укучыларыңны кызыксындырырлык төрледән-төрле чаралар уйлап тапмыйсың икән, алар, синең сөйләгәннәреңә колак та салмыйча, телефоннарына «төрткәләп» утырачак. -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Авыл сәхнәсе Саниянеке. Сәхнә һөнәрләрен аңа мәктәп өйрәтте. Шигырьләрне, җырларны Габдулла Тукай китабыннан отып алды... Үзлегеннән укыган китаплардан алган белемнәре дә дәрәҗәсен күтәргәндер инде. Гомуми сокланудан килгән канәгатьлек кызга тәмам җан өргән иде инде. -
Төнге учак
Төнге учак... Төтен дә юк сыман. -
Бирем
Бирдең дә соң сынауларны, и Аллаһым, Биргәнсеңдер – бирмәгәне дип калмасын. -
ЯУ (романның дәвамы)
1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту бурычы йөкләнә. -
Күз алларым кинәт тоныклана...
Кан басымым сиксән... Мин үләм. Бер тустаган тәгам-кофе йотам... Йа Аллаһым! Янә тереләм! -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
«Кем белән хур булсаң, шуның белән зур бул!» – диләр иде ул вакытта. Мин дә кара язмышыма каршы тора алмадым. Теге кешегә минем ризалыгым кирәк тә түгел. Кешене үтерү өчен ризалык сорап торалармы соң? Мин үземне, Йосыфны кызганып еладым да еладым. Яшьлек гөлем шулай сынып төште минем. -
Янә бер җәй үткәннәрдә кала...
Янә бер җәй үткәннәрдә кала, Һаваларда – акланмаган өмет исе... -
ЭТ ТИПКЕСЕНДӘ (хикәя)
Җан савытым читлектән чыгарылганда күңел күзем белән тагын шул газиз зинданыма караш ташладым. Менә бит максатыма ирештем – җаным хөр калды, мин – иректә! Минем сөйгән ярым, газиз көчекләрем дә бар! Мин айларга, кояшка, чиксез галәмнәргә очарга да сәләтле хәзер. Хушыгыз, зынҗырларым, богауларым! Син дә бәхил бул, ялгыз карчык! Гомерлек коллыгым – эт типкесе бүген, ниһаять, бетте! Мин хәзер иректә!.. -
Яшим җирдә якты хыял белән...
Яшим җирдә якты уйлар белән, Кочар булып якты дөньяны. -
Калкан
«Мин – мин микән? Мин кем икән?» – диеп Йөрүчеләр арта барганда... -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Кайда да Саниягә бер киңәш: «Торма аның белән. Кач аңардан!» Аннары, киңәшкә өстәп, Нәбинең әле Сания белеп өлгермәгән хилаф гамәлләрен санап китәләр. Бер өйдә яшәмәгән кешегә киңәш бирү җиңел ул. Алар өчен ул – җинаятьче, Сания – корбан! -
Җәза
Ул хатынны, имеш, үлгәннән соң Җәһәннәмдә күргән Пәйгамбәр. -
Фикер
Кеше – бөек, кеше – киек, кеше – мордар... Акыл гына түгел монда, нәрсәдер бар?! -
ЯУ (романның дәвамы)
Мирхәмәт, үзен белештермичә кычкыра-кычкыра, кулы белән җир актарып, яртылаш гәүдәсе балчыкка күмелгән иптәшен өстерәп чыгарырга маташа иде. Ниһаять, Нургалине балчык астыннан чыгарып, җир өстенә салды, башын-йөзен туң балчыктан аралады. Нургалидә җан әсәре сизелмәде. -
Оч, кошчыгым
Өзгәләнә, бәргәләнә Сыерчык нигә янда? -
Рәшә
...Тирә-як гел рәшә, гел рәшә. Үзеңне алдап көл һәм... Яшә. -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
- Әле бүген иртән бер солдатны да чыгардым. Ул авылга кайтты. Сез менә китәсез. Бу хәбәрдән Саниянең йөрәге сулкылдап куйды. Сугыш беткәнгә ике ай, бәхетлеләр кайта. -
Хисләрем
Нурлар чәчеп җырлап торсын Язган шигъри юлларым. Йөрәкләрне җилкендереп Чиртсен күңел кылларын. -
ЧИСТАЙГА СӘЯХӘТ (сәяхәтнамә)
Кече ватанга сәфәр чыгу ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үзеннән-үзе туган кавемеңнең тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә берьюлы сәяхәт итүгә әйләнә икән. -
Борчылу
Ул заманнар узды инде дисәләр дә, Чабатасын һаман түргә элә кеше! -
Фронтовик әтиемә
Батырлыгың бәяләнгән Күкрәгеңдә орден белән, Эзең калды туган илдә, Ә йөрәгең – халкың белән. -
Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премия ияләре билгеле булды
15 октябрьдә Әлмәт татар драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. -
Серең булып калам
Сиңа булган керсез мәхәббәтем Сыенгандыр шушы гөлләргә. -
Чиксез галәм. Якты кояш.
Җирнең тиңсез гүзәллеге Нечкәбилләр – яшь кызлар! -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Шулай итеп, Казан уртасындагы дистәләгән фатирлы зур йортта бер залимга каршы тору планы уйланыла. Ахыры хәерле булсын! Менә ниятләгән көн килеп җитте. -
Киңәшеңә, әти, мохтаҗ чагым...
Киңәш бирче, әти, ниләр кылыйм, Сыгылмаслык көчләр каян алыйм?!. -
ЯУ (романның ахыры)
Татарлар, яулар башланса, беркайчан да җан саклап, качып ятмаганнар, көрәшкә күтәрелгәннәр. Тыныч тормышта да бөтен дөньяны сокландырырлык матур эшләр башкаралар. Татарны киләчәккә эшчән, тапкыр, кыю дигән Аты алып бара. Яктылыкка, яшәешкә илтүче юлдан!.. -
Көн хәсрәте сыккан Ачы...
Яп-якты пәрдә эләр, Керфек яшең киптерер... Ачы мизгел чиксезлектә Ут-сөремсез тетелер! -
ОНЫТМАДЫК ҖИРДӘ СИН БАРЫН
Актёр һәм педагог, Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Шамил Мәсгуть улы Бариевның тууына – 75 ел (1950–1994). -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Институтның дүртенче курсында укыганда, Сания Хәкимова баш-аягы белән сәхнә дөньясына чумды. Шушы таныш шаукым аны йөрәк яраларыннан да араларга тиеш. Ә яралар тагын да бар. Алар өстәлә генә тора. Ул аларны үзе эзләп таба. -
Туган телем – иркә гөлем
И сөекле, газиз телем! Борынгыдан көйле ул. Китаплар алып укысаң, Күп нәрсәләр сөйли ул. -
Кояш ясыйм
Кояш ясыйм әле зәңгәр күктә, Яктыртсын ул бөтен галәмне. -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Бу сөйләшү җәберләнгән татар хатынының хәле турында сөйләшүгә әйләнеп китте. Барысын да аның хәле борчый икән. Төрле вариантлар турында фикерләштеләр. Иң ахырдан: «Сания Зәкиевна коллективта калсын. Тик аңа яшәп торырга урын табу мәслихәт» дигән фикердә тукталдылар. -
Миграҗ кичәсе
Шым калыгыз! Вакыт туктап тора, Колачларын җәйсә Аллаһым. -
Ачы җилләр исә, бөгелүем теләп...
Нахак сүзләр ява яңгыр кебек өскә, Каралтасы булып йөзләремне. -
АНДЫЙ ЗАТЛАР ТАГЫН КИЛЕРМЕ?
Күренекле журналист, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исмәгыйль Сәлман улы Шәрәфиевнең тууына – 75 ел (1950–2017). -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Уку елы тәмамланып килә. Имтиханнар якынлашканда гына Сылу авырып китә. Балада менингит! Укучылар сынауларны Сания Зәкиевнага гына тапшырабыз дип чират торалар. Кызы белән хастаханәдә яткан укытучыга, мәктәпкә кайтып, имтиханнар кабул итәргә туры килә әле. -
Тоташ аклык, җанда тынлык хөкем сөрә...
...Җылы сирпи әбиемнең тәрәзәсе. Яраннары, шөкер, һаман шау чәчәктә, Димәк, тормыш дәвам итә, гүя бу нур Үткәннәрне бәйләп тора киләчәккә. -
Мәхәббәт һәм табигать
Мәхәббәтем олы табигатьтә Чишмә сыман агар моң тулып. -
Серле тел
Татар телем минем, серле телем, Атам-анам бүләк иткән тел. Бала чактан бишек җыры җырлап, Милләтемне милләт иткән тел. -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Чистай халкы безгә карата гаҗәп миһербанлы булды. Доктор хастаханәдә яткан хатыннарга әйткән икән: «Тиздән бу анага зур кайгы киләчәк. Ул баласын югалтачак». -
Дуслар кими
Кешеләрне ныграк белгән саен, Дуслар кими – табып булмый җаен. Бу – хакыйкать! Бу – тормышның үзе! -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Әлегә кыйнала. Бу юлы ана белән бала ишегалдындагы түләүле поликлиника урнашкан бинаның чардагына менделәр. Иң өстәге каттагы баскычка утырып, шунда төн үткәрәсе булыр. Бала, баштарак куркудан калтыранса да, аннары изрәп йоклап китте. -
Аяз Гыйләҗевнең Фоат Садриевка язган хатлары
Фоат, саумы! Кукмара конференциясе сине Язучылар союзына тәкъдим иткән икән, котлыйм! Мин моны алдан ук белә идем, шул караш тормышка ашсын өчен бераз тырышып та йөрдем, шулай да хәбәрен ишеткәч куандым! Бу фактның төп сәбәпчесе үзең, син соңгы вакытта байтак кызыклы әсәрләр яздың. -
АТЫШ ТЫНГАН МИНУТЛАРДА
Кичке атыш тынган минутларда, Казан, сиңа сагынып хат язам, Гади бер солдатның хаты итеп Каршы ал һәм яз, Казан! -
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең ахыры)
Бер сынаганны биш сынасаң, шайтан көләр. Сания шайтанны бүтән көлдермәскә карар итте. Хәмитне күреп йөрермен дигән өмет белән Казан тирәләрендә эшләп йөрүләр – саннары алтыга тулган качулар үзләрен акламады -
Үз юлым
Абынсам да, егылсам да, адашсам да, Үз юлым. -
Чулман
Чулман суларына карап торам, Еракларга китә уйларым. Әкрен генә комга баса-баса, Елга буйларында буйладым. -
Тәүфикъ Әйдинең Фоат Садриевка язган хаты
Хөрмәтле Фуат Садрый җәнаплары! Сезнең әсәрегез редколлегия членнары һәм редакция тарафыннан өйрәнелә. Аның язмышы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. «Таң җиле»н нәүбәттәге ялдан кайткач укырмын инде үзем. -
Булган заман
Булган заман – бутаганнар җөпне, такны – Карага салып манганнар чып-чын акны... -
Ятимлек
...Ятим калган җырлар тел очында, Ятим калган җилләр тибрәлә… -
Язгы йокы
Барлык мәшәкатьтән качып. Тыймасалар, йөрер идем Көрәк тотып, бакча казып. Айлар буе эшсезлектән Каткан буыннарны язып. -
МИГУЭЛЬ (Әсәрдән өзек)
Мин йөгерәм. Урамдагы коточкыч вакыйгаларны искә төшерә торган урыннар артта калды. Менә мин анда-монда үсеп утырган агачлыклар буена җиттем. Бу урында әле күптән түгел генә куе яшеллеккә уралган ял паркы иде. -
Минем юлым
Бернидән курыкмыйм. Тайпылмам Бер тапкыр сайлаган юлымнан. -
Пәйгамбәр туган көн
Пәйгамбәрнең туган көне бүген. Бәйрәм итә Ислам дөньясы!