Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел

Аһ, күңел – синдә түгелме соң минем бар барлыгым, Аклый алдыммы Аллаһның гомер атлы ярлыгын?

Аһ, күңел – ачылмаган сер – көнлекче вә көнче ул,
Җан белән тәнне тәңгәлләп торучы бер илче ул.
Ул белә, кай якка юлың: юлчы булсаң – юл саба,
Ул белә фәһмең кемлеген, тел догада булса да.
Шуңа да – нихәлдә ул дим, йөрәгем типкән саен,
Ул димен баса сусауны, иренем кипкән саен.
Аһ, күңел – синдә түгелме соң минем бар барлыгым,
Аклый алдыммы Аллаһның гомер атлы ярлыгын?

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев