Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тоташ аклык, җанда тынлык хөкем сөрә...

...Җылы сирпи әбиемнең тәрәзәсе. Яраннары, шөкер, һаман шау чәчәктә, Димәк, тормыш дәвам итә, гүя бу нур Үткәннәрне бәйләп тора киләчәккә.

Тоташ аклык, җанда тынлык хөкем сөрә.
Морҗалардан күтәрелә сыек томан.
Шундый рәхәт кышкы авыл. Бу халәтне
Бозмас өчен суларга да базмый торам.
Җигелгән ат чанасына юрган түшәп,
Мамык шәлгә урап, түргә утырта да
Алып китә хәтер мине балачакка...
...Бабам аты томырылып юырта ла,
Ерып йөзә, башын чайкап, кар дулкынын,
Гүя кораб дәрья гизгән ак киңлектә.
Аты чаба, шатлык балкый бабам йөзе...
Калдылар шул чикләре юк мәңгелектә.
Ат та узмый, буран да юк, тып-тын урам...
Шул тынлыкны бозармын күк, базмый торам
Еларга да. Хатирәләр били җанны.
Морҗалардан күтәрелә сыек томан.
...Җылы сирпи әбиемнең тәрәзәсе.
Яраннары, шөкер, һаман шау чәчәктә,
Димәк, тормыш дәвам итә, гүя бу нур
Үткәннәрне бәйләп тора киләчәккә.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лениза акыллым! Тирән эчтәлекле шигырьләрең өчен зур рәхмәт! Иҗат җимешләрең татлы, куанычлы булсын! Уңышлар сиңа!