Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Серең булып калам

Сиңа булган керсез мәхәббәтем Сыенгандыр шушы гөлләргә.

Серең булып калыйм күңелеңдә,
Караңгы төн юлым кисмәсен.
Мин утырткан бакча гөлләреңә
Салкын кырау гына тимәсен.
Йөрәгемнән күчкән назларымның
Сизәрсеңме сөю ялкынын?
Язларымда чәчәк аткан чакта,
Тидермәсәң иде салкынын...
Тик без генә белгән сөюләрнең
Бәхет эзен салам төннәргә.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Сыенгандыр шушы гөлләргә.


Алия ЗӘРТДИНОВА. 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев