Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту бурычы йөкләнә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

17
19 ноябрь, 1813 ел. Җомга. Лейпцигны алу.

1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы
бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең
конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту
бурычы йөкләнә.
1813 елның гыйнвар аенда Матвей Платов командалыгындагы
казаклар (алар арасында татарлар шактый була), Балтыйк диңгезе
ярларына чыгып, Висла елгасы тамагындагы Данциг шәһәрен
камалышка алды. Витгенштейн армиясенең эзәрлекләвеннән
котылырга теләгән Наполеонның «җиңелмәс» армиясенең тәмам
йончып беткән калдыкларына шәпләп ныгытылган шәһәр эченә
кереп качудан башка чара калмады. Камалыш декабрьгә кадәр
дәвам итте, һәм монда бишенче полкның төп көчләре дә катнашты.
Мөмкинлекләр булса да, җәй буена шәһәргә һөҗүм оештырылмады,
бары көзге юлсызлык башлангач кына, рус гаскәрләре хәрәкәтләрне
активлаштырды. Тәртип һәм төгәллеге белән аерылып торган
Бикчурин полкы янә төп көчләргә кушылды.
Бикчурин полкы, шәһәр янындагы бистәләрне алып, рус
гаскәрләренә камалыштагыларга туплардан туры ату өчен плацдарм
әзерләү белән мәшгуль булды. Көзләр кырыс икән монда. Сентябрь
ахырларыннан яңгырлар ява башлады.
Балтыйк диңгезе ягыннан шыксыз, дымлы җил исә. Салкын,
яңгырлы көн. Бу дымлы салкын сөякләргә үтә. Бикчурин, полк
штабы итеп тотылган куышта уйланып утыргач, әле күптән түгел
генә яулап алынган бистә йортларының берсенә урнашкан бригада
командующие Иван Тихановский янына китте.
Тихановский, салкын тидереп, авырып ята иде.
Бикчурин, рәвешен китереп, килүе хакында подполковникка
рапорт бирде дә, сүзе барлыгын белдереп, тамак кырды.
– Бирешмисең син, Бикчурин, – диде өстенә җылы тун бөркәнеп
яткан Тихановский. – Ярты гаскәр урынга егылды. Син һаман чабулап
йөрисең. Кырыла халык, үләт булмаса ярый.
– Кешеләр чыныкканнар, чиргә каршы дәвасы да табылыр.
Минекеләр туктаусыз үлән чәе эчәләр. Тирләп-пешеп, өч көн яткач,
аякка да басалар. Атларны саклап калу кайгысы миндә. Ашатырга
фураж юк. Диңгез тозы утырган лычкылдык печән ашатып кына
аларны саклап калып булмас. Каһәр төшкән диңгез җилендә тәмам
бөрешеп, туңып бетәләр. Атның эченә суык төшсә, харап, мантый
алмый. Тамакларына да ашамыйлар, җилгә сыртын куйганнар да тик
торалар. Аяк сузарга да күп калмагандыр.
Тихановский, урыныннан торып, өстәлдә яткан кәгазьне кулына
алды. Шәм яктысына иелеп, инде ничә кат укып чыгылган депешага
тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкты.
– Бригаданың бер полкын Минск губернасына җибәрүне таләп
итә Барклай-де-Толли. Фельдмаршал Михаил Илларионович Кутузов
вафат, ишеткәнсеңдер?
– Яман хәбәр көттерми... Урыны оҗмахта булсын…

– Икебез дә бер теләктә икән. Христиан белән мөселманнар аның
рухына бердәм догада торгач, оҗмахка керми хәле юк, – дип, хәлсез
елмайды Тихановский. – Мине, җан тәслим кылсам, догада тотучы
булыр микән, ничек уйлыйсың, Бикчурин?
Ибраһим «тотарбыз, мәрхәмәтле подполковник!» дип әйтүдән чак
тыелып калды.
– Үлү хакындагы уйларны калдырып тор, Иван Гаврилович, безне
өйдә көтәләр.
– Сезгә әйбәт, ике-өч хатын, һәркайсы итәк тутырып бала таба,
кайтуыңны көтми чаралары юк. Минем Оренбургта бер хатыным
калды, балабыз туу белән үлеп китте. Мине көтүче бармы-юкмы,
әйтә дә алмыйм... Ярый, сүз бозау имезә, Минск губернасына синең
полкны иртәгә үк озатырга туры килә. Бригаданы тулысынча берьюлы
җибәреп булмый, гаскәрне мур кыра, камалышны кыса барырга
кирәк. Шәһәрне алу озакка сузылса, бөтенләй армиясез калуыбыз
бар. Данцигны алу кичектерелә...
Барклай-де-Толли карамагына күчүгә, француз гаскәрләрен
Саксония җирләреннән куу башланды. Иң элек Дрезден өчен каты
сугышлар булып алды, аннан бишенче полкны Лейпциг юнәлешенә
алып киттеләр. Анда зур бәрелешләр көтелә иде.
1813 елның яз айларында Россия-Пруссия гаскәрләре, Германияне
тулысынча французлардан азат итеп, Эльба ярларына килеп
чыктылар. Саксониянең иң зур шәһәре Лейпцигны алу бурычы
көн тәртибенә килеп басты. Александр I һаман теш күрсәтеп
азапланган Наполеонны Парижга кадәр куарга карар кылган иде.
Бонапарт тарафыннан куркыныч бетмәгән иде – май аенда Наполеон,
гаскәрләрен яңа көчләр белән тулыландырып, составында Россия дә
булган берләштерелгән коалиция гаскәрләрен ике тапкыр җиңүгә
иреште. Наполеон армиясе дә күп милләтле иде, бигрәк тә князь
Юзеф Понятовский командалыгындагы поляклар каты каршылык
күрсәтүләре белән аерылып тордылар. Җәй буена рус армиясе,
җиңелүдән айный алмыйча, рәтле һөҗүм операцияләре алып барудан
мәхрүм булып, бер урында таптануын дәвам итте.
Лейпцигны алуны сузу һич ярамый иде. Александр патша сугыш
операциясен төзү эшендә турыдан-туры катнашты. Россия ягыннан
сугышкан Пруссия, Австрия, Швеция гаскәрләренә һөҗүм өчен
аерым юнәлешләр билгеләнде. Кутузовның көтелмәгән вафатыннан
соң кабат рус армиясенең башкомандующие итеп билгеләнгән
Барклай-де-Толли Наполеон көчләренә каршы Лейпцигның урманлы-
сазлыклы көньяк-көнчыгыш өлешеннән үтеп, шәһәргә көнчыгыштан
һөҗүм итәргә тиеш булды. Шушы сазлыкларны югалтуларсыз кичеп,
шәһәргә бәреп керүдә атлы татар гаскәрләре кыюлыкларын, дошман
алдында җебеп калмауларын янә бер тапкыр күрсәтә алдылар.

Уналтынчы октябрьдә рус гаскәрләре Вахау авылы янында һөҗүмгә
күчте. Көне буена авыр сугыш барды, күп югалтулардан соң, руслар
чигенергә карар кабул иттеләр. Лейпцигның көнчыгыш капкасына
якын ук килеп җиткән Бикчурин полкы гына, фәрманның вакытында
килеп җитмәве сәбәпле, позицияләрен калдырмыйча, өсләренә
туктаусыз ут яудырган французларга каршылык күрсәтүләрен дәвам
итте.
Рус гаскәрләренең чигенә башлавын күреп, Ибраһим гаҗәпкә
калды. Ул инде Көнчыгыш капканы кулга төшереп, шәһәргә үтеп керү
турында уйлана башлаган иде, менә сиңа мә, чигенергә, имеш. Тагын
иртәгә зур югалтулар аша, кан коеп, шушы ук сират күперен үтәргә
туры киләчәк бит. Французлар, көнчыгыш капканың кулдан ычкыну
мөмкинлеген аңласалар да, ниндидер сәер киемле җайдакларга каршы
күтәрелергә ашыкмыйлар, курыкканга – куш, ике күзенә – биш
дигәндәй, әлеге җайдакларның укларыннан качып, үзләре икенче
линиягә кереп постылар. Ибраһим французлар белән ничәмә-ничә
алышларда катнашты, аларның сугыш тактикасын яхшы белә, бер
чигенгәч, яраларын ямамыйча, көчләрен тулыландырмыйча яңа
һөҗүмгә күчмәячәкләр, иртәнгә кадәр борыннарын чыгармаячаклар
иде.
Тихановский тупчыларны артка күчерү белән мәшгуль иде. Аның
да яулап алынган позицияләрне калдырасы килми, кире монда кадәр
килеп җитү, ай-һай, кыен булачак иде. Ибраһимның ниятен тыңлагач,
дәшми торды да ризалашуын белдерде.
– Дөрес фикер, Бикчурин. Әгәр син позицияне саклап кала алсаң,
иртәнге һөҗүмдә югалтулар юк булачак. Дошман синең полкны артка
алып ташларга маташканда, без инде яңа көч белән капка төбенә
килеп тә җитәчәкбез! Чын командирларча фикер йөртәсең, ошый
бу миңа. Корпус командирына аңлатырмын, рөхсәт бирер сыман.
Бөтенләй акылсыз түгелдер, – дип, атына атланды да еракта күренеп
торган ставка чатырына таба чапты.
Ибраһим ялгышмады. Кичкә таба һөҗүмнәр тукталды, яклар
көчләрне барлау, туплау, яңарту эшенә керештеләр. Рус гаскәрләренә
яңа көчләр килеп кушылды, Ибраһим полкы исә Тихановский
боерыгы буенча яуланган позицияләрендә ныгыту чаралары күрә
башлады. Корпус командиры ризалык биргән, димәк.
Икенче көндә алышлар дәвам итсә дә, шәһәргә бәреп керү мөмкин
булмады.
Бер-бер артлы өстәмә көчләр килә торды, әмма кальга капкасыннан
уңдагы калкулыкка урнаштырылган туплар рус гаскәрләренең
һөҗүмгә күчүен көтеп кенә торалар, алар кузгалуга, өсләренә ут
яңгыры ява башлый. Алдагы сафлар кылычтан үткән сыман кырыла,
арттагылар бу хәлне күреп, кире борылу ягын карыйлар, командирлар акыра-бакыра, аларны тыңлаучы юк, ни хәл кылырга белмичә тәмам
аңгырайган гаскәрләр, акылга килеп, төгәл карар кабул иткәнче
вакыт үтә тора, туплар тынмый, сафларда буталыш, куркудан
туган тәртипсезлек көчәя генә. Чираттагы уңышсыз һөҗүмнән соң,
Бикчурин йөзбашларын җыеп алды.
– Болай булмый, егетләр, – диде ул гайрәтле тавыш белән. Ниндидер
мөһим карар кабул иткәндә, яугирләргә шулай үз итеп эндәшә иде
ул. – Күрәсез, кешеләр кырыла, һаман безне туп авызына куалар.
Вазгыятьне үзгәртергә кирәк. – Ничек уйлыйсың, Нигъмәтулла, –
дип, янында торган йөзбашына карады. – Тупларны әйләнеп үтеп,
арттан бәреп керсәк?
– Тупларны кальгадан торып саклыйлар бит. Арттан һөҗүм итеп
булырмы? – диде Нигъмәтулла Юзеев чарасызрак тавыш белән. –
Мылтыклары төз ата, кырып кына салырлар.
– Әгәр дә өч йөзлек белән без һөҗүм оештырган булып маташсак?
Дошманны алдау өчен дим. Тупларга каршы ук барып җитмәбез, әмма
ниндидер шом кертсәк, шул арада Вахау авылын уң яктан әйләнеп
үтеп булса, ният барып чыгачак бит?
– Дөрес сүзләр. Болай кальга капка төбендә кырылып бетәбез.
Һаман беренче сафка атлыларны куялар. Югалтулар булды инде.
Башкача эш кылырга кирәк икәнен һәркем белә югыйсә, – диде
Сөюшев ачулы тавыш белән.
– Тозсызны күзсез дә сизә дисең инде. Тик командирлар хәлне
үзгәртергә уйламыйлар, ахры. Безнең дә беренче генә яу түгел
бу. Хәзер үк син, Сөюшев, ике йөзлек белән Вахауны урап үт.
Тихановскийга әйтермен, төрле якка сибелгән сак полклары сезне
тоткарламасыннар.
– Сазлыклар аша үтәргә туры килә. Озакка сузылмаса ярый
да... – диде Сөюшев. – Тиз эш итәргә кирәк бит.
– Вахау тирәсен яхшы беләсең, аны азат иткәндә шактый
изаландык. Якынрак юлны кара, булырга тиеш ул. Яугирләр үзләре
үк әйтерләр. Алар да һушсыз түгелләр.
Тихановскийга ниятне аңлатып, авылны урап үтәргә тиешле
команданы озатканчы беркадәр вакыт үтте. Хәбәр Барклай-де-Толлига
барып иреште, һөҗүм уңышлы чыгып, калкулыктагы тупларны
кулга төшерә алган очракта, бернигә дә карамыйча, яңа һөҗүмгә
әзерләнергә боерды.
Сөюшев җитәкчелегендәге йөзлекләр китеп, беркадәр вакыт үткәч,
Ибраһим калган йөзлекләр белән калкулыктагы дошман тупчыларына
каршы һөҗүмгә ташланды. Туплар атудан туктамый, аларга
якынлашкач, алдан сөйләшенгәнчә, атлылар кинәт уңга каерып,
кире якка чаба башладылар. Тупчылар бу хәлне күреп куанырга
өлгермәделәр, сәер киемле атлылар тагын һөҗүмгә күтәрелделәр.
Тагын туплар ут яудырдылар, тагын шул ук хәл кабатланды. Бикчуринның кыланмышын рус гаскәрләре дә күзәтеп торалар
иде. Кемдер көлә, кемдер аларны дәртләндерә. Соңгы һөҗүмгә
талпыныш ясагач, атлылар тупчылардан читкәрәк тукталдылар, бер
сафка тезелделәр дә, җәяләрен кулга алып, кальгадагы сакчыларга
атарга керештеләр. Төз аталар, башта моңа исләре китмәгән кыяфәт
белән мылтык корып маташкан сакчыларның күкрәк, муеннарына
уклар батып керде, кайберләре гөрс килеп, манарадан җиргә егылып
төштеләр. Һәлак булучылар, яраланучылар күбәйгәч, сактагы
французлар баш калкытырга куркып, манара идәненә сеңделәр.
Шул чагында Сөюшев җитәкчелегендәге яугирләр килеп җитте,
алар тылдан тупчылар арасына бәреп кереп, рәт араларыннан
бер генә үттеләр, исән тупчы калмады. Ибраһим үз йөзлекләрен
һөҗүмгә күтәреп, Сөюшевкә ярдәмгә ашыкты. Күп вакыт та үтмәде,
калкулык кулга төште, туплар төзек, атарга снарядлар җитәрлек
иде, Тихановский җибәргән җәяүле гаскәр, тупларны борып,
манарадагыларга ут яудырырга кереште.
Барклай-де-Толли, моноклен ординарецына биреп, канәгать тавыш
белән кычкырды:
– Подполковник Тихановскийны ставкага!
Тихановский килеп җитүгә, рапорт биреп өлгермәде, генерал аны
иңсәсеннән кочып алды.
– Афәрин, подполковник! Шәһәргә юл ачыла болай булгач! Буза
кубарган яугирләрнең командирын, аеруча батырлык күрсәтүчеләрнең
фамилияләрен теркәп куегыз. Бүләкләргә! Чын каһарманлык
күрсәттеләр алар!
Барклай-де-Толли, тимерне кызуында сугып калырга теләп,
гаскәрен янәдән крепостьны штурмлауга күтәрде. Әмма шәһәр
бирешмәде әле. Бер юаныч – гаскәрләрнең юлын кисеп,
һөҗүмчеләргә төзәп атучы тупларның булмавы иде. Югалтулар
бермә-бер кимеде.
Унтугызынчы ноябрьдә Лейпциг штурм белән алынды. Наполеон,
калган гаскәрләрен саклап калу максатыннан, Лейпцигны калдырып
чыкты һәм Франция территориясенә таба чигенә башлады. Дөресен
әйткәндә, әлеге чигенү хурлыклы төстә качу рәвешен алды.
Бонапарт ягында сугышкан илләр капитуляция ясадылар.
Лейпциг өчен сугыштагы тапкырлыгы һәм каһарманлыгы өчен
Ибраһим Бикчуринга подпоручик хәрби дәрәҗәсе бирелде. Ул
13 нче класслы чин алды. Ибраһимның иң ышанычлы йөзбашы
Габделмәннаф Сөюшевка 14 нче дәрәҗәле чин бирелде.
Французларны куа-куа, Бикчурин полкы Гамбург, Берлин, Веймар
шәһәрләрен яулап алуда катнашты, 1814 елның 31 мартында Парижга
кергән гаскәрләр арасында Бикчурин яугирләре дә бар иде. Веймарда
безнең яугирләр атаклы немец шагыйре Гёте белән очраштылар.Шагыйрь аларның киемнәрен, коралларын күреп шаккатты,
тыйнаклыкларына һәм тәрбияле булуларына сокланды. Татарлар
очрашу истәлеге итеп Гётега курай һәм ук белән җәя бүләк итеп
калдырдылар. Шагыйрьгә дәртле җыр да тыңлаттылар әле:
Мәскәүгә дә кердек без,
Наполеонны күрдек без.
Французларны җиңгәндә,
Җир җимертеп йөрдек без.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев