Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Чулман

Чулман суларына карап торам, Еракларга китә уйларым. Әкрен генә комга баса-баса, Елга буйларында буйладым.

Чулман суларына карап торам,
Еракларга китә уйларым.
Әкрен генә комга баса-баса,
Елга буйларында буйладым.

Ага елга, мәгърур елга ага,
Дулкыннары ярга кагыла.
Елга буендагы таш диварга
Килеп-килеп дулкын сарыла.
Мәгърур елга, алкын суың белән,
Сагышларны ерак алып кит.
Матур тормыш көтеп торсын безне,
Яшиселәр әле алда бит.


Миләүшә РӘХИМОВА.

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев