Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Оч, кошчыгым

Өзгәләнә, бәргәләнә Сыерчык нигә янда?

Өзгәләнә, бәргәләнә
Сыерчык нигә янда?
Нарасые җиргә төшкән,
Очам дип талпынганда.
Ярдәмгә дип бик тиз генә
Башка кошлар җыелды,
Майлы күзле песи, куркып,
Бер почмакка сыенды.
Бертуктамый сыерчыгым
Канатларын каккалый,
Ә баласы, күрегезче,
Нәкъ аныңча кабатлый.
Көтмәгәндә очып китте
Зәңгәр күк кочагына.
Әнисенең сөенечен
Күрсәгез шул чагында.


Мөнҗия ХӘЛИМОВА.

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев