Проза тег белән яңалыклар
-
24 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
– Ачыгыз табутны, улымны болай гына күмдермим, теләсә нишләгез, табутны ачыгыз, улымның гәүдәсен күрим! – дип такмаклый башлады. Рәмзи чарасыз калып торгач, Банияны кочаклап, күкрәгенә кысты. – Бания, улыбыз шушы инде. Ул безнең өйдән армиягә бөркеттәй егет булып чыгып китте. Күңелләрдә шулай калсын. Озата килүче егетләр әйттеләр – улыбыз минага эләгеп шартлаган. Аның гәүдәсендә карар җире калмаган диделәр. -
23 сентябрь 2026 - 13:00
Өзелгән очыш (хикәя)
Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: «Кемгә кирәксең син монда?!» дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады... -
23 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
...Тоннельгә килеп керүгә, көтелмәгән хәлләр башланды. Тоннельдә һава җитми, басым түбән булу хәлне тагын да мөшкелләндерде. Машиналар бер-бер артлы сүнә башлады. Аларны кабат кабызу катлаулы эшкә әйләнде. Кабынганы кабына, кабынмый торганнары да бар. Тоннель тар, берничә урында «кесә»ләр ясалган, сүнеп калган машиналарны анда этеп-төртеп керткәнче сәгатьләр үтә. -
22 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Соңгы ике көнне аяк өстендә үткәрделәр дисәң дә була. Егерме бишенче декабрьдә, пыскаклап бозлы яңгыр яуган көндә һава-десант гаскәрләрен самолётлар белән әфган җиренә, Кабул тирәсендәге Баһрам шәһәрендәге хәрби аэродромга җибәрүләрен Филис үз күзе белән күрде. -
21 сентябрь 2026 - 13:00
РАННУР (хикәя)
Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. -
21 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Бу сөйләшүдән шуны чамаларга була – котылгысыз рәвештә «Х» вакыты җитеп килә. Филис моны анык чамалады. Аңа разведка төркеменең Саланг үткеле аша, Кабулга кадәр барып, әйләнеп кайтканы билгеле иде инде. -
20 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Капитан сөйләгәндә Филис шуларны уйлап утырды. Кызык инде, әле кайчан гына канатланып, укып йөргәннәр иде. Кызлар белән танышып, хисләр кабынып, башлар әйләнгәләде. Аннан барысы асты-өскә килде, диплом да алмыйча, ут капкандай кыланып, армиягә чакырдылар; эсселек башларга капкан Тоцк тирәсендә өйрәнүләр үтүгә, инде әлеге каһәр суккан җәһәннәм оясыннан котылып, кешечә яшәргә мөмкин булган җиргә эләгермен дигән өметләрне пыр туздырып, җир читендәге Термезга китереп бушаттылар. -
19 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Бәндә ният корып йөри, язмыш җиле башка якка сөйри... Техникумны тәмамлап, чыгарылыш кичәсе үткәрербез, кулга диплом алырбыз дип канатланып, очынып йөргәндә, уй-ниятләр челпәрәмә килде дә куйды. Бәйрәме дә нинди булачак иде бит, Филис белән Илфар кичәгә үзләрен ике еллап гитарада уйнарга өйрәткән музыка училищесы кызлары Алия белән Энҗене дә чакырып куйганнар иде -
18 сентябрь 2026 - 13:00
СОҢГЫ СЫНАУ (хикәя)
Бер ел да үтми – Нургалинең әтисе дә вафат була. Бик хөрмәтләп озата аны яшьләр. Ул вакытта халык Кәүсәриянең ихлас елаганына аптырый: үз әткәсемени... Ә бер көнне алар тормышында күңелсез, әмма бик тә гыйбрәтле шундый хәл була. -
18 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Иртәнге эшләрне караштыргач, бераз тын алмакчы булып, радионы ача төште Флүзә. Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле. Бүген дә таң беленгәндә үк уянып, озак кына уйланып ятты. Уй дигәненең дә рәте- чираты юк, берсе килеп зиһенгә барып җитә алмый, аны икенчесе алыштыра, ул арада өченчесе аңны тарткаларга керешә – җыен тузга язмаган, өзек-төтек нәрсәләр бимазалый күңелен. -
17 сентябрь 2026 - 16:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? -
17 сентябрь 2026 - 13:00
МАНДОЛИНА (хикәя)
– Син Әсма апага рәнҗемә, яме?.. Болай ятим калуыңа ул да, Габит абый да гаепле түгел… Рәнҗемә, кичер аларны… Син – сугыш корбаны. -
17 сентябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Ничек диләр әле? Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үзеңнең планнарың турында сөйләп бир, дигән гыйбарә бар бит. Мәгънәсе болайрак: Ходай синең белән алга таба ни буласын сиңа караганда күбрәк белә, шуңа күрә максатларың аңа көлке тоелырга мөмкин -
16 сентябрь 2026 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)
Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы. -
16 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Класска кергәч инде ул, Гришаны такта янына чыгарып бастырып, шигырен үзеннән укыта. Шик юк, Алан мәктәбендә зур шагыйрь булачак каләм иясе канат ярып килә.