Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (ахыры)

Таһир тәгаен бер карарга килгәнче, Гөлфия белән киңәшеп алырга уйлады. Ике йөрәк арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр тамыр җибәрә башлаган. Егетнең күңел түрендә мәхәббәт бөреләре шыта башлаган иде. Ә бәлки бер аның күңелендә генә дә түгелдер...

(Башыннан укыгыз)

* * *
Пассажир поездының һаләкәтендә югалтулар күпме булгандыр –
билгесез. Җәүдәтләр Мирзачүлгә кайтканда, күчмә колонна да югалту
кичергән иде. Хатыннарның юраганы юш килгән – никахлашу көннәре
килеп җиткәндә генә сугыш афәте сөеклесеннән аерган Зәлифә вафат
булган. Аны кышлактагы мөселман зиратына җирләгәннәр. Васыятен
үтәп, киелмичә калган туй күлмәген кәфен итеп, ләхеткә иңдергәннәр
иде.
Бәхет эзләп, читкә киткәннәрне адым саен хәвеф сагалап кына тора.
Күпме яшь гомерләр җир куенында ятып кала... Бу турыда беркем дә, хәтта
дала җиле дә хәбәр китерми. Ул фәкать тимер чардуганга барып орына да
кабер өстендәге кылганнарның ак чәчләрен тарый...
* * *
Җәүдәт кибеткә дип чыккан иде (сагалап торган диярсең!), Сания
очрады. Бер казанда кайнагач, күрмәмешкә салышып китеп булмый. Сүзгә
оста хатыннан тиз генә котыла да алмыйсың. Сорауларына да җавап табып
кына өлгер.
– Авариядә кем, стрелочник гаепледер инде? Барыгыз да исән-сау
кайттыгызмы? Ташкент ничек анда?
– Авариянең сәбәпләрен белмибез. Ташкент үз урынында калды. Үзебез,
Аллага шөкер, исән-сау кайттык, Сания апа, рәхмәт.
– Тәки апа диюеңне ташламыйсың, ә?
– Татар булып туганмын бит, Сания апа, нишләтәсең. Бездә үзеңнән
өлкән хатын-кызга апа диләр шул.
– Теге вакытта да килмәдең. Мул итеп табын әзерләп көткән идем
югыйсә. Шул апа дигән булып, тәки миңа өйләнмәдең инде. Соңыннан
аерып җибәрсәң дә, үпкәләмәс идем. Хет, ичмаса, Җәүдәткә кияүгә чыкты,
дигән даны калыр иде.
– Ә минем хатын аерган кеше дигән даным чыкса да ярый, ә?
– Алдагысын Алла белә ди. Әле кем белгән... Тормыш колагыңны
бормыш ул.

– Сания апа, зинһар, үпкәләмә инде. Мин ФЗУ белеме белән генә
калырга теләмим. Быел соңга калдым инде. Киләсе елда техникумга булса
да керергә исәп.
– Картаеп беткәчме?
– Соң булса да уң булсын дигәннәр бит борынгылар.
Сания үкенгән кыяфәттә җиңелчә генә башын селкеп алды.
– Һи-и! Хатын-кыз кочаклыйсы урында китаплар кочаклап йөрмәкче
буласың инде, алайса.
Болай да терәлеп диярлек баскан хатын Җәүдәткә тагын да якынайды.
Күзләренә текәлде. Хисләрнең ялкыны – аяусыз. Хатынның кайнар
сулышы егетнең керфекләрен өтеп алгандай булды.
– Мин сине бит Сәетҗанкаема охшаткан идем. Бер төн булса да, синең
кочаккаеңа чумып ятасым килгән иде. – Ул ни өчендер үзенең күкрәгенә
сугып алды. – И-их! И-их! Насыйп булмаган икән!.. – Бер мизгелгә тынып,
тамагына килеп утырган төердән котылмакчы иде. Булмады. Күз яшьләренә
тыгылып, Җәүдәтнең күкрәгенә капланды, үксергә тотынды...
Җәүдәт ихтыярсыз аны кочаклап алды. Күкрәгенә кысты.
Тынычландырырга теләп, иңбашларын, чәчләрен сыйпады.
– Сания апа, Сез – уңган, булган хатын! Нинди генә эшкә тотынсагыз
да, пөхтә итеп, җиренә җиткереп башкарасыз. Борчылмагыз! Ходай кушса,
насыйбыгыз табылыр. Өметсез шайтан гына диләр.
* * *
Шуннан соң ике атна үтте микән, Сания эзсез югалды. Колонна халкы
өчен бу көтелмәгән хәл иде. Аның вербовка срогы туларга да өч ай гына
калган булган икән инде. Һәркем үзенчә фаразлады, киңәш итте.
– Ишеттеңме, ахирәт, безнең Сания югалган бит әле.
– Ишетмичә. Бергә торучы кызлары да: «Кичтән барыбыз бергә йокларга
яттык, иртән торуга урынында юк иде», – дип әйтәләр ди.
– Үзбәкләр урлаганнардыр инде. Бүтән кем булсын. Безнең эшләгән
җиргә ике тоз күз килеп йөрде бит. Милициягә хәбәр итәргә кирәк. Якын-
тирәдәге кышлактан эзләсеннәр.
– Һәй, эзләп табарлар дисеңме? Үзбәк милициясе үзбәкне яклый ул.
Синең белән мине түгел.
Ахирәте бертын сүзсез торганнан соң өстәп куя:
– Шулай шул. Кыерсытсалар да, беркая бара алмыйсың. Әле үткән ел
гына зур-зур чемоданнар күтәреп, Ташкент вокзалына килеп төшкән яшь
кенә ике татар кызын бер үзбәк яхшатланып, әйдәгез, бездә кунып чыгарсыз
дигән булып, өенә алып кайтканын күргәннәр. Ә шул кызларның үзбәк
ихатасыннан чыгып киткәнен күрүче булмаган.
– Һи, явыз! Әйберләренә кызыгып, яшь кенә кызларның башын ашаган
инде, тәмуг кисәве! Ходаем, безнең Сания белән шулай була күрмәсен
тагы!
– Сания ул кадәр беркатлы түгел лә инде. Төп башына үзе утырта торган
хатын!
– Алла сакласын инде, малакаем, Алла сакласын! Кая барсаң да,
үзбәкләр: «Мән хуҗәин!» – дип кенә торалар!

* * *
Ул көнне кичке уеннарның да рәте-чираты булмады. Санияның югалуы
монда да йогынты ясады. Кая инде ул уен-көлке, вагон-клубны дер селкетеп
биюләр! Җырлаган җырларның да күбесе:
Чит, чит, дидем – читкә киттем.
Чит иде теләкләрем.
Хәзер инде чит җирләрдә
Өзелә үзәкләрем.
Чәчкә идек илләрдә,
Чәчелдек чит җирләргә.
Тагы да чәчкә булыр идек,
Кайтсак туган илләргә –
кебек үкенү, сагыну-сыктау хисләрен чагылдыра иде. Виртуоз гармунчы
Фәниснең уйнавы да күңелдәге кайгы юшкынын юып төшерә алмады.
Таралыштылар.
* * *
Югалтулар моның белән генә бетмәгән икән. Атна-ун көн үтмәгәндер,
тел бистәсе Зиннур да югалды. Аның югалуы үзбәк егетләре өчен әллә
ни зур кайгы булмаса да, Зиннурның тасма теленә ихластан ышанган
Рәмзиягә аяз көнне яшен суккандай булды. Чөнки ул бичара... балага
узган иде.
Зиннур – хәйләкәр төлке, барысын да алдан уйлап эш йөрткән.
«Камбала»ны сыйлап, обходной кәгазьләренә кул куйдырып, эшен бетереп
киткән. Вербовка срогы тулган, кәгазьләрендә завхозның да кулы булган
кешегә юл идарәсендәге бухгалтерлар көнендә үк исәп-хисап ясаганнар.
Шуннан соң «тәти егет» кай тарафка юл тоткан? Шайтан белсен!
* * *
Зиннурның югалуы тиз арада ачыкланса да, Саниянең суга төшкән
кебек эзсез югалуы эшчеләр өчен генә түгел, җитәкчеләр өчен дә
табышмак булып кала бирде. Бу – җиң эченә яшереп калдыра торган хәл
түгел. Юл идарәсеннән кадрлар бүлеге башлыгы Исламия Кәримовна
Мирзачүлгә килеп төшүгә үк бригадирларны, мастерларны җыйды. Станция
начальнигын чакыртып алды. Бүген ул тимер юлчылар формасында.
Петлицасындагы йолдызлары да эре һәм саллы гына. Болар ханымның
дәрәҗәсе югары булуын күрсәтеп тора иде.
Җыелышта күсәкнең юан башы колонна начальнигы Таракановка төште.
– Тимер юл транспорты – ул илнең кан тамыры. Без, оргнабор аркылы
Идел буе халыкларын чакырып, ничек тә Үзбәкстандагы юлны тәртиптә
тотарга тырышабыз. Алар турында кайгырту – сезнең өстә. Кемнеңдер
нахакка бер бөртек чәче коелса да, сез җаваплы! Сез шул турыда уйларга
тиеш идегез! Ә сез!.. Кызганычка каршы...
Ханым кискен генә тавышын үзгәртте.
– Ә сез беләсезме, илдәге йөк әйләнешенең ничә проценты тимер юл
транспортына туры килгәнен?

Болай да кысла кебек кызыл чырайлы Тараканов комач кебек кызарган
иде. Ул:
– Күп инде, күп, – дип, җиңел генә котылмакчы булган иде. Бу аның
наданлыгын гына күрсәтте.
– Белмисез. Бүгенге көндә Советлар Союзындагы йөк әйләнешенең
сиксән дүрт проценты тимер юл җилкәсендә! Безнең бурыч...
Исламия Кәримовна сүзен йомгаклар алдыннан папкасыннан бер бит
кәгазь тартып чыгарды. Таракановка карап укырга кереште.
– Ташкент юл идарәсенең приказы белән күчмә колонна начальнигы
буларак вазифаларын тиешенчә үтәмәве сәбәпле, Тараканов Василий
Степанович колонна начальнигы вазифасыннан бушатыла! Вакытлыча бу
вазифага өлкән мастер Сыртланов Сәит Садыйкович билгеләнә. Приказ
белән таныштым дип кул куегыз!
Ир уртасындагы Сыртланов сүз сорагандай кулын күтәрде.
– Исламия Кәримовна, минем грамота юк бит!
Ханым шундук аның авызын каплады.
– Ә сез Василий Степанович академия тәмамлаган дисезме? Ул да сезнең
шикелле түбәннән күтәрелгән кеше. Өйрәнерсез!
Тараканов Некрасов заманнарыннан калган такта вагонда үзе шикелле
җирән чәчле марҗасы белән сугыш чорыннан бирле гомер кичерә иде. Ул
сугышта катнашмаган. Тимер юл мастеры буларак, аңа бронь биргәннәр.
Алтмышка якынлашкан Тараканов алга бөкрәебрәк йөри. Үзеннән алда
очлы борыны күренә. Шуннан соң гына фуражка козырёгы пәйда була.
Ә җиңнәренә бәләкәй генә өч йолдыз тегелгән кителе, кайчан күрсәң
дә, өстендә. Ул аны кырык биш градус эсседә дә салмый. Йоклаганда
сала микән әле? Аның айга бер, кайда бер дигәндәй, көлемсерәп алган
чаклары да була. Таракановның көлүе дә үзенчә. Кая инде ул аңа ихластан
шаркылдап көлү яисә җиңелчә генә кеткелдәп алу. Ул көләргә тырышканда,
тамак төбеннән чыккан авазлары (ни галәмәт!) үпкәсе чирле кешенеке
шикелле гыжылдап чыга һәм... кинәт кенә өзелә дә куя.
Аның карбыз ашаганда сөйли торган сүзе дә бар әле.
– Вот я на Урале ел! Вот где настоящие арбузы! Прямо в зубах хрустит!
Не то что, это! – дип, әллә булган, әллә булмаган, әллә төшендә генә күргән
карбыз турында сөйләргә ярата. Ә үзе шул мактаган карбызлары белән
сыйланырга бер дә Уралга атлыгып тормый, Үзбәкстанда үскәнен сыпырта
гына. Балалары булгандырмы, юкмы, белгән кеше юк. Мәгәр хатыны
холыксызланып тавыш куптарса, «сасысы» тирә-якка тарала. Әрепләшкәндә
әйткән җөмләләре бер вагон аша яшәгән Җәүдәткә өтеренә кадәр аермачык
ишетелә. Күршеләре, мескеннәр, бу мәхшәргә ничек түзә торганнардыр?
Жыелыш нәтиҗәсен ишетсә, бүген Тараканов кына түгел, күршеләре
дә йокы күрмәячәк инде...
* * *
Исламия Кәримовна җыелыштан соң торак вагоннарын йөреп чыкты.
Сораулар, тәкъдимнәр булса, язып алды. Гөлфияне күргәч, алма җыючы
комбайн турында исенә төшереп, шаяртып та алды.
– Күнектем инде, – диде Гөлфия дә, елмаеп.

Ханым Рәмзияне озак кына юатып торды.
– Борчылма, сеңлем, без ул «ата казны» җир астыннан булса да эзләп
табарбыз. Советлар Союзыннан беркая да чыгып китә алмый ул. Берүк
аборт ясата күрмә.
Ул Таһир турында да онытмаган икән.
– Энем, синең отпуск вакытың җитте бит. Ял вакытында кая барасыңны
әйт. Мин сиңа кая кирәк, шунда барырга бушлай билетка заявка бирермен.
Таһир Гөлфия белән танышканнан соң ялы турында уйламый башлаган иде.
– Эш белән мавыгып, аннан соң авария... Ял турында онытканмын икән
бит, – диде егет гаепле кеше сыман.
– Карале, энем, син шигырьләр язасың бит әле. Казанга барасың бардыр.
– Казанга булса да ярый инде. Аннан соң бабайларга автобус белән дә
кайтырга була.
Ханым, нәрсәнедер хәтеренә төшергәндәй, имән бармагын югары
күтәреп алды.
– Туктале, синең Мәскәүне күргәнең бармы?
– Юк.
– Әйдә, алайса, мин сиңа «Ташкент – Казань через Москву» дип язам.
Берочтан Мәскәүне дә күрерсең.
Көтелмәгән тәкъдимнән егетнең башы күккә тигәндәй булды.
– Рәхмәт, Исламия Кәримовна, рәхмәт! Ы-ы, ни... – Ул башын кашып
алгандай итте. Әйтерсең бүреге белән киңәшә. – Ни... Мөмкин булса, отпуск
турында мин сезгә киләсе атнада әйтермен.
Ханым:
– Озакка сузма! – дип китеп барды.
Таһир тәгаен бер карарга килгәнче, Гөлфия белән киңәшеп алырга
уйлады. Ике йөрәк арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр тамыр җибәрә
башлаган. Егетнең күңел түрендә мәхәббәт бөреләре шыта башлаган иде.
Ә бәлки бер аның күңелендә генә дә түгелдер...
Түбәсе күккә тигәндәй «очкан» егетне Җәүдәт туктатты. Ул бер кулын
шлагбаум тәртәсе шикелле Таһирның юлына аркылы сузды.
– Тукта! Тукта! Тормозга бас! Кая шулчаклы кабаланасың? Гөлфия өйдә
юк. Әле генә кибеткә кереп китте.
Яшьләрнең очрашып йөрүләре колонна халкы өчен сер түгел иде.
Җәүдәт Таһирны торак вагоннары арасындагы сукмактан берничә адым
читкәрәк алып китте.
– Энем, беләсеңме, минем башка бер уй төште бит әле. Өйләнгәч, әллә
укып була, әллә юк. Сиңа да гомер буе шпал сөйрәп йөрергә димәгән.
Егетлек түгел. Нинди дә булса һөнәр, төпле белем алырга кирәк. Әйдә,
икәүләп техникумга керергә әзерләнәбез. Мин белештем. Эш стажы
булганнарны, имтиханнарын «өчле»гә бирсәләр дә, алалар, ди.
* * *
Исламия Кәримовна тол хатын Сания яшәгән вагонга да кереп чыгарга
булды. Бәлки нәрсә дә булса ачыклар? Бүлмәдә чуваш кызы Ольга ялгызы
гына иде. Ул кадрлар бүлеге җитәкчесен күрү белән сикереп торды. Гаепле
кеше сыман каушап калды.

Сизгер ханым шундук биредә ниндидер яшерен сер барын шәйләп
өлгерде. Ничек бу кызның телен чишәргә дигән уй яшен тизлеге белән
күңелен айкап узды. Вазифасыннан файдаланып, «Кая куйдыгыз Сания
Сахапованы?» дисә, кыз баланың эченә бикләнүе бар. Ул, үз итеп, салмак,
сабыр гына ерактан башларга булды.
– Сания апагыз турында ниләр беләсез, сеңлем? Әйбәт кеше идеме?
– Айбәт, айбәт! – диде кыз ихластан. – Ул строгий булса да, честный
иде. Безгә әниебез кебек булды.
– Алай әниегез кебек якын булгач, аның кая югалганын беләсездер бит инде.
Ольга, бүлмәдә икәүдән-икәү генә булсалар да, як-ягына каранып алды.
– Ул, каяндыр хат алгач, алмашынган кебек булды. Хатны күкрәгенә
кысып, нишләргә белми, әрле-бирле йөрергә тотынды. Безне кочаклап
үбә башлады. Без бу точно ычкынган дип уйлыйбыз инде. «Нәрсә булды
сиңа, Сания апа?» дигәнгә дә җавап бирми. Кулындагы хатны үбеп ала-ала
да: «Сәетҗанкаем исән икән бит! Исән икән! Кайткан икән бит! Кайткан
икән!» – дип бертуктаусыз сөйләнә дә сөйләнә!
Ханым Саниянең сугышта хәбәрсез югалган ире кайтканын аңлап
алган иде инде.
– Кайтып киткәнен белә торып, ник әйтмәдегез?
– Һе, Сания апа әйтмәскә кушты бит. Ике атнасыз әйтмәскә кушты.
Белсәләр, телеграмма сугып, поезддан төшерерләр, диде.
Исламия Кәримовна, кадрлар бүлеге башлыгы буларак, Договор срогын
бозды дип, Саниягә карата хөкем органнарына шикаять язарга тиеш булса
да, бер кәгазь дә язмады.
Фәкать өч айдан соң «уволена по окончанию Трудового Договора по
собственнному желанию» дигән сүзләрдән соң кул куеп, мөһер сукты да
Саниянең «Хезмәт кенәгә»сен конвертка салып, Туймазыга җибәрде.
* * *
Таһир, кайтышлый Мәскәүне тамаша кылганнан соң, авылда бабасына
кышлык утын әзерләште дә китү турында сүз кузгатты. Әбисе:
– И-и, улыкаем, сине күреп тә туймадык бит әле. Тагын әзрәк тор инде.
Рәтләп кунак итеп тә булмады, – дип өтәләнде. – Гүәрдин кебек булгансың
бит, улыкаем! Күз тия күрмәсен берүк, – дия-дия аркасыннан сөйде.
Егет Гөлфия турында өлкәннәргә бер сүз дә әйтмәде. Китәргә
ашыгуының сәбәбен:
– Имтиханнарга әзерләнәсем бар, – дип аклады.
Өлкәннәр оныкларының уку ниятен бишкуллап хупласалар да, тиз генә
җибәрәселәре килми иде. Икесе дә җитмешнең өске ягында. Оныкларын
тагын кайчан күрергә насыйп булыр? Алдагысы Алла кулында...
Ахыр чиктә алар:
– Укырга ниятләгәнсең икән, улым, бик әйбәт. Раббым сиңа максатыңа
ирешергә насыйп итсен! Пәйгамбәребез дә үзенең өммәттәшләренә:
«Укыгыз! Укыгыз! Кирәк булса, Кытайга барып белем алыгыз!» – дигән.
Йа Раббым, оныгыбызга зирәк зиһен, камил гакыл, күркәм холык бир...
Сәфәрләрендә хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп әйлә... – дия-дия, Таһир
гомердә ишетмәгән, төшенә дә кермәгән теләкләр тели-тели, фатихаларын биреп озатып калдылар. Ярыйсы ук өшәнгән карт белән карчык, егет
автобуска утырып киткәч тә әле, көзге ачы җилдән бер-берсенә ышыкланып,
озак кына кул болгап тордылар... Әйтерсең мәңгегә хушлаштылар...


Эпилог
Дәрт иткән – морадына җиткән, ди. Җәүдәт белән Таһир имтиханнарын
уңышлы гына тапшырып укырга керделәр. Техникумның тулай торагында
аларның икесен дә бер бүлмәгә урнаштырдылар. Тәрәзәләре кояшка караган
иркен бүлмә биш кешегә исәпләнгән. Караватлар әлегә буш. Теләгәнен
сайлап ал!
Укытучыларның күбесе – пенсия яшенә якынлашкан өлкәннәр. Тимер
юлда, төзелештә, заводларда эшләп тәҗрибә туплаган педагоглар. Укыткан
фәннәрен, тормыштан мисаллар китерә-китерә, миеңә сеңәрлек итеп
аңлаталар.
Җәүдәтнең оештыру эшләренә сәләтен сизеп алган курс җитәкчесе аны
староста итеп билгеләде. Таһирның тарих, әдәбият фәннәренә хирыслыгын
күрү белән стена газетасы редакторы вазифасын йөкләде. Укырга да,
жәмәгать эшләренә дә – барысына да өлгерергә кирәк. Көннең үткәне
сизелми дә кала.
Бүлмәдәш казакъ студентларына түшкәсе белән итен, маен китереп
торалар. Стипендия акчасына көн күргән Җәүдәт белән Таһирга үзләренә
каяндыр акча табарга кала.
Ташкент – миллионга якын кеше яшәгән зур шәһәр. Предприятиеләрнең
күбесе төбәкләр белән алыш-биреш итә. Үзбәкстанга бүрәнә, такта,
цемент, Кузбасстан ташкүмер килә. Товар алган оешма, сәгате-минуты
белән килгән йөкне бушатып, вагоннарны чистартып, тимер юлчыларга
акт белән тапшырырга тиеш. Юк икән, вагонның тик торганы – «простое»
өчен зур күләмдә штраф түләтәләр. Товар алган оешманың тәэминатчы-
снабженецлары тулай торакка килеп, ишек шакый-шакый, вагон
бушатырга – «шабашка»га кыстап йөриләр. Эш бетүгә исәп-хисап та
ясыйлар. Татар егетләрен шул коткара.
Ә теге... бер семестр укып, көчкә-көчкә плюс белән минусны аера
башлаган наданнарны сарык түшкәләре дә коткарып кала алмады.
* * *
Тормыш бер урында гына тормый – ташбака адымы белән булса да,
алга бара. Соңгы елларда тимер юлда да уңай якка үзгәрешләр күренә
башлады. Хәзер чуерташны ачык платформаларда түгел, ян-якларына
люклар көйләнгән хоппер-дозаторлар белән китерәләр. Люк капкачын
чамалап кына ачасың да машинистка сигнал бирәсең. Чуерташ әкрен генә
барган уңайга ике рельс арасына түшәлә бара.
Гөлфия, килешү срогын тәмамлап, Ташкенттагы тукыма комбинатына
эшкә урнашты. Биредә эшләүче үзбәк кызлары белән аралаша торгач, үзбәкчә
дә өйрәнде. Иң мөһиме: Таһир белән көн дә очрашу мөмкинлеге туды!
Әмма тормыш майлаган арба шикелле шома гына бармый. Чыгымчы ат
кебек бер урында таптанып торырга да мөмкин. Язмышның дуамал җилләре көтмәгәндә сине ерып чыга алмаслык чытырманлык каплаган сукмакларга
да алып кереп китә...
Таһир техникумның соңгы курсында укыганда, сөеклесе белән, гаилә
корып, матур гына яши башлаганнар иде... Үзбәкстанда милләтара
чуалышлар башланды. Моңа кадәр үзбәкләр «Мән-хуҗәин!» дип күкрәк
сугып кына йөрсәләр, тора-бора ачыктан-ачык:
– Русские – в Рязань! Татары – в Казань! – кебек шомландыра торган
сүзләр ишетелә башлады.
Монда кемнедер гаепләү – бик җиңел. Бар гаепне бер якка гына
аударып калдыру да хилафлык. Исәпләсәң-уйласаң, гаеп атта да, тәртәдә
дә булгандыр. Үзбәкләрнең дә колагына чүбек тыкмаган. Бер сынык ипигә
тилмереп килгән килмешәкләр ачка әлсерәп йөргәндә, үзбәкләрнең риясыз
ярдәме турында онытып, «чурка» дип кимсетүләре, ике кыллы музыка
коралы дутарны «одна палка, два струна – я хозяин страна» дип мыскыл
итүләре дә үзбәкләрнең мин-минлегенә тигәндер...
Әмма дә ләкин... Әмма... югарыда телгә алынган шомландыргыч
сүзләрнең татарларга карата әйтелгән өлеше белән һич кенә дә килешеп
булмый. Ул ак эт бәласе кара эткә кебегрәк килеп чыккан. Инкыйлабка
кадәр дә, аннан соң да казакъ авылларындагы, үзбәк кышлакларындагы
мәктәп-мәдрәсәләрдә мәгърифәт таратучы мөгаллимнәрнең күбесе татарлар
булганын онытмаска иде!
Үзбәкстанда вазгыять үзгәрәсен сизенгәннәр, алдан ук хәстәрен күреп,
кендек каннары тамган туган туфракларына кайтып сыенды. Ул чорда
башланган гигант төзелешләр эшчеләргә кытлык кичерә иде. Куллары ни
тотса, шуны чәчкә итә белгән кайтучыларны бишкуллап кабул иттеләр.
Ә бер болганмай су да тынмай диләр. Бу болгавыр заманнар үтәр,
дөньялар тынычланыр әле дип икеләнеп калганнарның өмете акланмады.
Ташкентның үзендә төпләнгәннәр арасында да тәвәккәлләр табылды. Йорт-
җирләрен юк кына бәягә сатып (яисә бушка калдырып), өй җиһазларын
контейнерларга тутырып кайтучылар күбәйде...
...Алар арасында тупырдап торган ике малай җитәкләгән Таһир белән
Гөлфия дә бар иде...
Ватаның булу – олы бәхет! Таһир өчен кайту – икеләтә бәхет! Татарстан
китап нәшриятында аның «Йөрәгемә чәчәк җыям» дигән беренче
шигырьләр җыентыгы чыгып килә иде...
...Ул, һичшиксез, күңел чәчәкләрен кешеләргә өләшер, орлыкларын
туган туфрагына сибәр...

Тәмам.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт,яхшы,чын әсәр.