Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)

Тимер юлчылар арасында бу татар карчыгына ярдәм итәрлек кеше юк иде. – Сез, әбекәй, бу якларга ничек килеп чыктыгыз соң? Чәчләре чаларган карчык җавап бирергә ашыкмады. Бәлки, аның үткәннәрне исенә төшерәсе килмәгәндер. Бәлки, сер итеп саклый торган сәбәбе булгандыр. Каян беләсең? Кеше күңеле – кара урман...

(Башыннан укыгыз)

***
Эшчеләр төшке ашка туктаганнар гына иде, алар янына үзбәкчә озын
күлмәк кигән бер әби килде. Сәлам бирде. Өлкән кешене иске шпаллардан
кораштырып, өстенә клеенка япкан өстәл янына утырттылар.
– Оланнар, күңелем кипте. Суыгыз юкмы? – диде ул дога кылганнан соң.
– Хәзер безнең Җәмилә апабыз сезне чәй белән сыйлар.
– Мингә кайнамаган болак суы кирәк. Карагай чишмәсенең бер колтым
суы кирәк.
– И, апа җан, монда каян килеп Карагай чишмәсенең суы булсын инде.
Әбекәй күңеле белән Карагай чишмәсенең суы булмасын белсә дә, көн
саен диярлек кичке һавада станция ягыннан яңгыраган татар моңнары аның
яшьлек елларын исенә төшерде... күңелен айкады... Шуннан соң түзмәде,
якташлары очрамасмы дигән өмет белән килгән иде.
– Улым, сән Карагай адәме имәсме?
– Юк, ул Норлат мишәре.
Әбекәй өмет белән икенче егеткә сүз кушты.
– Улым, сез кайсы як баласы?
Егет икеләнеп торган арада Зиннур өлгерлек күрсәтте.
– Улмы? Ул – Азнакайдан җәяүләп качкан типтәр.
Әбекәй, көткән җавап ишетмәгәч, чарасыз калган кыяфәттә бер тын
башын иеп, җиңелчә генә селкеп торды.
– Һи-и, шунча татар арасында да Карагай адәмнәре юк икән, ә?! Минем
бит әле сеңелләрем калган иде анда. Ничекләр белергә соң аларның хәлен,
кемнән сорарга?

Тимер юлчылар арасында бу татар карчыгына ярдәм итәрлек кеше юк
иде.
– Сез, әбекәй, бу якларга ничек килеп чыктыгыз соң?
Чәчләре чаларган карчык җавап бирергә ашыкмады. Бәлки, аның
үткәннәрне исенә төшерәсе килмәгәндер. Бәлки, сер итеп саклый торган
сәбәбе булгандыр. Каян беләсең? Кеше күңеле – кара урман...
Ул алдына куйган чәйне йотып куйды.
– Мән үз ихтыярым белән килмәдем ку. Егерме беренче елгы ачлыкта
мине Уфа якларына килгән бер сарт2 сәүдәгәренә сатып җибәрделәр.
– Уһу! Утыз елдан артык вакыт үткән бит инде! Шул гомердән бирле
Карагай авылын онытмадыгызмы?
Әбекәй бу юлы горур гына башын күтәреп тибрәтеп алды. Әйтерсең
бу минутларда аның күз алдына бар хозурлыгы белән туган як табигате
килеп басты.
– Һи-и, онытып буламы! Ул безнең яктагы җиләкле болыннар... ул
карагайлы урманнар... ул тау астындагы җырлап... э-э, челтерәп аккан
салкын сулы чишмәләр... Бер йотым суы алтын бәһасенә торадыр!
Гомерен чит мохиттә үткәргән әбекәйнең туган як чишмәсенең бер
йотым суы алтын бәһасенә тора дигән сүзләре күпләрнең күңелен айкап
узгандыр. Туган-үскән җирләрен, бер кайгысыз сабый чакларын хәтерендә
яңарткандыр...
– Хәзер нишлисез, апа җан? Мамык үстерәсезме? Оныклар карыйсызмы?
– Пахтаны колхоз үстерәде. Оныклар кәттә егетләр булыпты.. Куй
багамыз, сыгыр...
– Ничә баш сарык асрыйсыз соң? Икеме, өчме?
– Ходага шөкер, йөз баш куемыз бар.
Зиннур башын чайкап, тел шартлатып алды.
– Йөз баш? Булмас! Йөз баш сарык асрарга кем сезгә рөхсәт бирсен!
Әбекәй исе китмәгән кыяфәттә җиңелчә генә кул селтәп алды.
– И-и, рөхсәт-прөхсәт сорап торадымы Хода бәндәсе. Безнең кышлак
сәвите Баһадур үкәнең Чимган тауларында биш йөз куе бар. Малбагар тота.
– Да-а, бер Советлар Союзы югыйсә?!
– Мәскәү безгә генә ул бер сыер, бер бозау асрарга рөхсәт итә. Үзебез
бозау булгач...
– Бездә бит җелегеңне суыралар.
– Шулай шул. Бирәнгә биргәнең генә җитми.
Таулар арасындагы үзәнлекләрдә бишәр мең куй асраган байлар
яшәгәнен, бүлмәләрендә әле дә Николай патшаның портреты эленеп
торганын ялланып килгән татарлар каян белсеннәр инде?! Йөз баш дигәнгә
дә исләре китте.
* * *
Сәгать телләре аяусыз. Берөзлексез текелдәп, минутларны, секундларны
санап кына тора. Гөлфиянең Үзбәкстанга килгәненә дә өч айдан артты. Кыз,
әкренләп, эшкә дә, мондагы тормышка да күнегә башлады. Ял көннәрендә
кызларга ияреп, кышлактагы базарга барды. Вагон-клуб дигәннәре яшьләр

--------------------
2 Сарт – үзбәк.

өчен күңел ачу урыны булса, өлкәннәр өчен яшьлек хатирәләрен искә алу,
туган илен сагыну, җирсү хисләрен басу урыны да иде.
Гармунчы кешене әллә каян эзләп торасы да юк. Гармун уйный белмәгән
татар, булса да, сирәктер. Егетләрнең шпал сөйрәп тупасланып, бирчәеп
беткән бармаклары гармун телләрендә күз иярмәс тизлек белән биегәненә
шаккатасың.
Гөлфия бүгенге ялда беркая да бармады. Мендәр тышларын, эш
киемнәрен юды. Тумбочкасын актарганда, бер кочак хатлар килеп чыкты.
Туган яктан килгән хатларны ул кат-кат укый, ятлап бетерә. Үзе дә
көнаралаш диярлек хатлар яза.
Почтальон Хәмидә апалары көлеп:
– Ташкентка барганда да, кайтканда да букчамның яртысы синең хатлар
инде, сеңлем. Язучы булып китәсең бугай инде, – ди.
Гөлфия, чыннан да, хат язарга һәвәсләнеп китте. Яраткан кешеңә хат
язганда, әйтәсе сүзләр, ихлас теләкләр үзеннән-үзе моң булып кәгазьгә
түгелә. Дүрт яшьлек Шамилгә аерым яза. Аңа дигәне өйгә язган хат эчендәге
хат була инде. Шулай булса да, яраткан энесенең «шәхсән» аңа атап язган
хатны укыганда, ничек авызын ачып тыңлап торачагын күзалдына китереп,
елмаеп ала. Килгән хатны укыганда да шулай – сиңа хат язган кешене
каршыңда утырган кебек хис итәсең.
Гөлфия тумбочка тартмасыннан ишелеп төшкән хатларны кочагына
алды, иснәп карады. Әйтерсең ул хатлар туганнарының сәламен генә
түгел, туган як һавасын да алып килгәннәр иде. Ул, үзе өчен кадерле
хатларның берничәсен алып, вагон баскычына чыгып утырды, бирелеп
укырга тотынды.
Аның кулына әле яңарак кына килгән хатларның берсе туры килде. Анда
«көз җитте, агач яфраклары саргая башлады» дигән сүзләр бар иде. Кыз
агач яфракларын алтынсу төскә манган көз фасылын күз алдына китерде.
Иң беренче чаган яфраклары төсен үзгәртә. Алар сеңлесе белән коелган
яфракларның иң матурларын җыеп, китап арасына кыстыра торганнар
иде. Бүген үк Гөлназга хат язарга кирәк. Хат эченә бер генә булса да чаган
яфрагы салып җибәрсен әле. Исән-сау килеп җитсә, кызык булыр иде! Ул,
күңеленә килгән уена сөенеп, елмаеп куйды. Кемнеңдер аяк тавышлары
татлы хыял канатларында гизгән кызны җиргә төшерде.
Аларның вагонына Таһир якынлашып килә иде. Кызның балкыган йөзен
күргәч, ул да елмайды.
– Гөлфия, Сез кайдадыр күкләрнең җиденче катында йөзә идегез бугай.
Комачауладым, ахры?
Кыз, киресенчә, егетне күрүенә шат иде:
– Юк, юк! Ул кадәр биеккә менеп җитмәгән идем әле. Вагон баскычының
өченче аратасында гына утыра идем.
– Биеккә омтылуның беренче адымы инде.
– Канатларым булса, мин әллә кайдагы күк түбәсенә менмәс идем, ял
саен әти-әниләрем, туганнарым янына кайтып килер идем.
– Сагынасыңмы? – диде Таһир, «син»гә күчеп.
– Минем туганнан бирле район үзәгеннән ары киткәнем юк иде бит
әле.

– Кыз бала ата йортында кунак кына диләр. Кайчан да булса, ул барыбер
туган йортыннан китәргә, мөстәкыйль оя корырга мәҗбүр була.
– Миңа ул турыда уйларга иртәрәк әле. Авыл тормышыннан башка
берни дә белмим.
– Әйдә, беренче эш итеп, мамык плантациясен карап кайтабыз.
– Аның нәрсәсен карыйсың. Бәрәңге сабакларына охшаган инде.
– Ә сугару системасын күрдеңме?
– Юк. Нәрсә, аңа су сибеп йөриләрмени?
Таһир кычкырып көлеп җибәрде.
– Әйе. Лейка күтәреп, төбе саен су сибеп йөриләр. – Аннан соң җитди
генә дәвам итте. – Монда бит җәй буе тамчы да яңгыр төшмәгән еллар
була. Ә үсемлекләргә барыбер дым кирәк. Рәт араларына арыклардан су
җибәрәләр. Әйдә, күрсәтәм!
Алар, кышлакны үтеп, күз күреме җиргә сузылган мамык плантациясенә
юнәлделәр. Ә еракта-еракта, офыкның аргы башында Чимган таулары...
Аннан да ары кайдадыр күксел томаннар артында түбәсен мәңге эремәс
кар каплаган Тянь-Шань таулары…
Гөлфия оялчан сабый сыман кыюсыз гына Таһир белән янәшә атлады.
Юк, янәшә дип әйтү дөрес булмас, егет белән кыз арасыннан җигүле ат
үтәрлек ара бар иде. Көтмәгәндә, сукмак читеннән атлаган кызның итәген
чәнечкеле дөя үләне эләктереп алды. Ул, аннан котылмакчы булып, кискен
генә селтәнгән иде, чәнечкеләре бармагына кадалды.
– Уф, әнекәй генәм!
Кызның бармагыннан чәчрәп кан чыкты.
– Гөлфия, сукмактан гына бар дидем бит мин сиңа.
– Кара син аны, камырлык энәсе кебек икән. – Ул авыртуын басарга
теләп, канаган бармагына тынын өрергә тотынды.
– Менә шуны дөя яратып ашый инде.
– Әстәгъфирулла! Аны ничек чәйнәргә кирәк! Теленә кадалмый микәнни
ул мескеннең?
– Күнеккән инде.
Гөлфия кулъяулыгы белән канаган бармагын бәйләде. Аның кәефе
кырыла башлады. Нәрсәгә кирәк булды инде аңа мамык басуы?
– Әйдә, кайтабыз.
– Күп калмады бит инде. Арыкны чыгасы гына калды.
Җәйге челләдә, көн сүрелгәч, рәт араларына арыктан су җибәрәләр. Арык
аша йөрергә тар гына тактадан басма салганнар. Ул суга тияр-тимәс кенә
тора. Көннәр инде көзгә авышкан. Мамык җыяр вакыт җитеп килә. Басу да
ап-акка әйләнгән. Әйтерсең ябалак-ябалак кар яуган да тавык йомыркасы
зурлыгындагы мамык капларына кунган. Бу әле комбайн керергә әзер дигән
сүз түгел. Мамык сабагының ян-якларындагы каплары әле һаман яшел
килеш тора. Хәзер, мөгаен, аларны сугарудан туктаганнардыр. Шулай да
басма такталары исән иде әле.
Гөлфиянең бу сират күперенә тиң басмага керәсе килми иде.
– Тактасы муртаеп беткән бит моның! Куркам.
Таһир Гөлфиянең кулына үрелде.
– Әйдә, җитәкләп алып чыгам.

Кыз кулларын артына яшерде.
– Юк. Күрәләтә суга чумасым килми әле. Тактасы да юка гына. Көчлерәк
җил иссә, сынарга тора.
Басма тактасы, чыннан да, юка иде.
– Тикшереп карыйк әле.
Егет саклык белән генә басмага керде. Такта нык агачтан булгандыр,
сыгылса да, сынмады. Таһир атлаган саен суга тиеп-тиеп, чупылдап
алды. Егеткә бу кызык тоелды. Ул басманың уртасына басып, тирбәлергә
тотынды.
Гөлфия, авырткан бармагы турында онытып, егеткә кычкырды:
– Хәзер тактаң сына да суга чумасың бит инде! Чык!
Егет тагын берничә мәртәбә басманы чупылдатып алды да икенче ярга
чыкты, кызга кул изәде.
– Әйдә, син дә бу якка чык инде.
– Юк. Мин куркам. Суга карасам, башым әйләнә. Йөзә дә белмим.
Кыз йөзү турында шыттырды, билгеле. Ындыр артындагы буа буенда
үс тә ничек йөзә белмисең инде.
Таһир, килгән якка чыкканда, сыгылмалы басма тактасын тагын берничә
мәртәбә чупылдатып алды. Бу минутларда аның авызы колагына җиткән,
ул сабый бала шикелле ихластан шатлыклы мизгелләр кичерә иде.
– Беләсеңме, Гөлфия, бу манзараны төнлә яисә таң атканда күрсәң,
кызык булыр иде, ә!
– Хыялый син, хыялый! Кайчан күрсәң дә, шул басма бит инде ул.
Егет хисләреннән арына алмаган иде, кайтыр юлга чыккач та, башын
иеп, бераз уйланып барганнан соң, бер кулын югары күтәрде.
– Суга ятып, таң йокысын йоклый,
Төн инешен имгән басмалар...
Шәп бит, ә?
– Нинди инеш булсын, арык кына бит бу!
– Арык сүзе сарык, ярык шикелле сүзләр белән генә рифмалаша. Мин
бу шигырь юлларында туган яктагы инешне күз алдыма китердем. Минем
өчен туган як табигате якынрак.
Гөлфия көлемсерәп куйды.
– Ә-ә, әйе, синең бит әле илгә кайтып, җиргә ятып, әрләннәргә шигырь
сөйлисең бар.
* * *
Тимер юлда көтмәгәндә бер-бер хәл килеп чыкса, күчмә колонна
эшчеләрен, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, шунда
җибәрәләр.
«Новосибирск – Ташкент» пассажир поездының авариягә юлыгуы
турындагы хәбәр Мирзачүл станциясенә сәгате-минуты белән төн уртасында
килеп иреште. Югарыдагылар кичекмәстән бер бригада эшчеләр җибәрүне
таләп иткәннәр. Колонна башлыгы Тараканов Җәүдәткә бригадасындагы ир-
атларны җыярга биш минут вакыт бирде. Чәйләр эчү кая, хәтта юынырга да
ирек юк. Дрезина станция каршына килеп баскан, семафор ачык, эшчеләрнең
җыелып бетүен генә көтеп тора. Юл идарәсендә утырган диспетчерлар, Мирзачүл белән Ташкент арасында товар поездларын гына түгел, хәтта
«скорый» поездларны да туктатып, аларга юл ачканнар иде.
...Эшчеләр утырган килеш бер-берсенә сөялеп черем итәләр. Мастерлары
Сәүбәнов агай да чүмәшкән урынында «сүнгән».
Җәүдәтне, нишләптер, йокы алмады. Нинди каһәрләнгән маршрут булды
соң бу? Өч ай элек кенә Ташкентка туксан чакрым кала шушы маршрутта
фаҗига булган иде. Әйтергә чиркангыч... мәетләрне әрдәнәләп өйделәр...
Инде тагын... Бу юлы Ташкентка килеп кергәндә генә, пассажирлар,
шатланышып, якыннары белән очрашу минутларын көткәндә генә, тагы
шул ук хәл...
Алар фаҗига урынына барып җиткәндә, мәетләрне, имгәнгән,
җәрәхәтләнгән бичараларны каядыр алып киткәннәр иде инде. Авариянең
шаһиты булып, ныклы корычтан коелган рельслар бөгәрләнеп беткән,
күчәреннән чыгып очкан вагоннар юл өеменнән аска янтаеп авып яталар
иде. Җәүдәтләргә канга баткан, чәрдәкләнеп беткән вагоннарны өеп
яндырырга куштылар. Җимерелгән юлны торгызу да аларга йөкләнде.
Монда эшнең авырлыгыннан бигрәк фаҗигале хәлгә тарыган кешеләр
турында уйлау авыр. Алар арасында сугыш афәте кичереп исән калганнар
да, якты дөньяга яңарак кына аваз салган нарасыйлар да булгандыр...
Хатын-кызларның илереп елаган, кемнеңдер җан ачысы белән ярдәм
сорап кычкырган тавышлары турында уйласаң, акылдан шашарсың!
Ярый әле, Җәүдәткә ир-атларны гына алырга куштылар. Алар тешләрен
кысып булса да түзәргә күнеккән. Артыгын сөйләшмиләр, төпченмиләр.
Тәнәфес вакытында да сүзсез генә тәмәке пыскытып алалар да эшкә
тотыналар.
Көтмәгәндә, яннарына икесе дә бертөрле киенгән әзмәвердәй ике егет
килеп басты. Алар исәнлек-саулык сорап тормадылар, Җәүдәткә хәзер
үк эшчеләрен бер урынга җыярга боердылар. Боларның кыяфәтләрендә
миһербанлыкның әсәре дә юк. Шулкадәр тәкәллефсез, төксе кыланалар,
әйтерсең, җир йөзен яулаган җиһангирлар! Таһир берсенең, макинтошын
ычкындырып, китель кесәсеннән ручка алганда, погоннарын һәм бил
каешына кидергән пистолет кобурасын абайлап өлгерде. Иң гаҗәбе:
әзмәвернең погонында йолдызлар урынына яшен уклары төшерелгән
иде. Алар, сәбәбен аңлатып тормастан, эшчеләрнең исем-фамилияләрен
язып алдылар. Таләпчән һәм кырыс тавыш икеләнеп торырга урын
калдырмады.
– Сез күргәннәрегезне беркемгә дә сөйләмәскә, хатка язмаска тиеш! Әгәр
авария турында сүз ычкындырасыз икән, Совет дәүләтенең серен ачкан
җинаятьче буларак, хөкемгә тартылачаксыз! Аңладыгызмы?
Шомланып калган кешеләр аңына килгәнче, бөердән чыккан тавыш
тагын һаваны ярып узды:
– Нәрсә карап каттыгыз?! Кулларыгызны куегыз!
Төксе «кунаклар» күздән югалгач, Таһир түзмәде, ярым пышылдап
кына сорап куйды:
– Җәүдәт абый, болар нинди кешеләр? Бигрәк тупас кыланалар.
– Күпне күрсәң – тиз картаерсың дигәнне ишеткәнең бармы?
Һәм ул аңлатып торуны кирәк тапмады, җиңелчә генә кулын селтәп алды.

Таһир үзеннән өч яшькә өлкән Җәүдәтне бертуган абыйсы кебек якын
күрә, бригадирлары да аны чит итми иде.
Җәүдәт як-ягына күз төшереп алганнан соң, Таһирның колагына
пышылдады:
– Болар, энем... палачлар... Белдеңме?
– Палачлар дип кеше үтерүчеләрне әйтәләр бит. Нүжәли?!.
– Болар нәкъ шулар инде. Авария булган җиргә беренче булып шулар
килә. Алар бит, энем, алар... авария турында хәбәр читкә таралмасын өчен
имгәнгәннәрне, ярдәм сорап ялварганнарны атып йөриләр.
Таһир үз колакларына үзе ышанмагандай өнсез калды. Ниләр генә юк
икән бу дөньяда...
– Энем, мин әйткәннәрне син, ялгышып, Гөлфиягә ычкындыра күрмә!
Ату икебезне дә алып китәрләр.
Җәүдәт аларның очрашып йөрүләрен белә иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев