Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (повесть)

Бу афәт башланганнан бирле кешеләрнең күпләп-күпләп урын өстенә егылуы, ис тә, тәм дә тоймыйча, сулыш алалмыйча интегеп, бүлнискә озатылуы, көн саен кемнеңдер вафат булуы турындагы хәбәрләргә колак хәтта күнегеп килә иде инде. Әлеге коточкыч хәлләр бик якында, янәшәдә генә булса да, миңа кагылмас, читләп үтәр дигән өмет уты вакыт-вакыт пыскып янса да, кайчак бик ялкынланып дөрләсә дә, ул ут бар иде. Гаҗәп, аңа сүнәр өчен күп кирәкми икән...

Алдагы көн агырга*

Без барабыз, ул килмәс.

«Идегәй» дастаныннан

* Агыр – олылык, хөрмәт (Идегәйнең бу сүзе «алдагы көннең бәхетенә без үзебез барабыз, ул үзе килмәс» дигәнне аңлата).
 

«Бу юлы сыртыңа салмасаммы», диюе булды, ахры... Болай да була икән, болай да китереп сылый икән...

Борын канатына көн буе мич куенында, чуен чүлмәктә утырып, тел очына эләгүгә мәмрәп кенә китәрдәй тозлы каз итенең хуш исе килеп ягылды. Алай дисәң... Каз ите түгелдер инде ул. Әнисе капкорсаклы мичкәгә ат ите тозлап куя бит, шуны пешергәндер. 


«Ехали казаки с Дона домой, обманули Галю, забрали с собой».


Мул күкрәкле Галяны карурман уртасындагы карт имәнгә чәч толымнары белән бәйләп куйганнар, аяк астына коры-сары түшәп, учак тергезергә җыеналар... Менә монда алып гәүдәңне генә түгел, керфегеңне селкетә алмыйча кадакланып ятмасаң, чукмар йодрыкларың белән бер-ике генә селтән бит инде, йә булмаса, баш аша чөеп кенә тузгыт үзләрен.
«...Не мешай мне, добру молодцу, думу думати...»

Тфү, каһәр! Болай да вакыт-вакыт төпсез чокырга әйдәгән саташулы күренешләрдән, орчык урынына бөтерелгән керделе-чыктылы уйлардан ничек котылырга белмә дә, «думу думати», имеш... Тавышсыз килеш эчтән генә Пугачёв җырлары җырлап ятарлык шул хәлкәйләр. Җитмәсә, каз ите исе, диме? Ис сизгән кеше шикелле... Исеңне дә, төсеңне дә җуйдырта торган хикмәт булып чыкты әле бу. Шулай ук соңгы нокта микәнни? Әнкәсе пешергән ашлар, әткәсенең җырлары, мәрхүмнәрнең рухы, тикмәгә генә өн һәм төш булып, кырыйда бөтерелеп йөрмидер.

Ирнең хәлсезләнеп калган кулы, кершәндәй ак җәймә өстеннән шуышып, йөзенә таба күтәрелде. Каны качкан бармак битләре ияк, яңак тирәләрен сыйпап узды. «Сакал баскан». Баш миенә йөгергән, хиссез-тойгысыз гына тоелган әлеге уй бераздан, бәйләнчек чебен шикелле, өзми-куймый бөтерелергә тотынды. «Шәфкать килгәч, сурәткә чәпетергә кирәк. Сакаллы бер фото да юк ие, менә булыр. Кабер ташына шуны куярлар».
Безнең яткан җирләребез

Казан дигән башкала.

Ковид дигән чирләребез

Гөнаһлардан башлана.

Бүлнисләрдә яткач, үсте

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалы.

Сакалы белән керсен иде

Аз булса да акылы.
Эх, кул астында берәр каләм табылса, әллә каян гына башка килеп иңгән шигырь юлларын төртеп куярга булыр иде...

– Резида! Резида!

Янәшәдәге карават ягыннан җавап яңгырамады. Күрәсең, хатыны уколдан соң йокыга талган иде.

Менә шулай, агай-эне. Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә дигәннәре хак икән. Җиргә аяк терәп, күкрәк киереп йөргән буласың да беркөн килеп сыртыңа әйләнеп төшкәнеңне сизми дә каласың икән. Моңа кадәр үзеңне җиңүче санап йөрдеңме? Тамырлар буйлап аккан канның һәр күзәнәге көрәш дәрте белән сугарылып, беләкләрдә дә, йөрәктә дә көчең ташың тордымы? Ә хәзер күр... Көчнең кем кулында икәнен күрсәттеме? Кайчандыр тимерне бөккән бармаклар камырдан әвәләп куна тактасына тезеп куйган бавырсакмыни, аларның бар җегәре соңгы тамчы сутына кадәр суырылган. Шулай да ничек тә йодрыкка йомарла да кыйна үзеңне, Фәйзелхан, кыйна! Тормыш син яраткан ак-кара төсләрдәге зебра димә, шахмат тактасы ул, барысы да синең нинди адым ясавыңнан тора. Менә хәзер үз-үзеңә хисап бирергә, гафу сорыйсылардан күңелдән булса да гафу сорарга мөмкинлек бирелде – тик ятма, уйла. Гадәтең буенча турыдан ярып салып, телең белән кемнәрне рәнҗеттең? Яшьлегең, чибәрлегең, көчең бар чагында кай сылуларны гашыйк иттердең дә кемнәрне читкә тибәреп, күз яшьләре түктердең? Саваплы гамәлләрең булдымы? Уйла, уйла... Коронавирус афәте булмаса, уйланырга барыбер башка сәбәп табылыр иде. Тоташ көрәштән торган гомернең кайчан да бер чиге барлыгын бик әйбәт беләсең ләбаса. Берәрсе йолып калыр, таяныч булыр дип юанасы түгел, үз күләгәң дә караңгыда ташлап качканны... Хәлсезлектән тәмам түнгән булса да, ярый әле башның уйлау сәләте югалмаган. Уйла, Фәйзелхан, уйла...

Палата түшәменнән идәнгә таба көмешсыман нур сузылган иде. Урамдагы декабрь суыгыннан качып, кояшның бер кыйпылчыгы бирегә керәсе иткән, ахры. Резиданы уятасы иде. Дөньяның һәр мизгеле галәмәт матур икән лә...

Гөрләвек урынына бер-берсен узып йөгерешкән уйлар агымыннан ишек төбендә ишетелгән көр тавыш арындырды.

– Карале боларны, һаман иркәләнеп яталар, ә! Скафандрга охшаган, бөтен гәүдәсен томалаган халаттан, йөзен каплаган битлектән тагын да саллырак күренгән Шәфкать атлаган шәйгә кулындагы сумканы карават янындагы тумбочка өстенә куйды, абыйсының аяк очына үтте. Тавышка Резида да күзен ачты, сүзсез генә исәнләшеп, хәлсез керфекләрен тибрәткәндәй итте.

Энесенең тавышын ишеткәч, Фәйзелханның йөзенә рәхәт бер җылылык йөгерде. Әлегәчә баш миен бораулаган килде-китте уйлар да төтен урынына тузгып таралды.

Бу афәт башланганнан бирле кешеләрнең күпләп-күпләп урын өстенә егылуы, ис тә, тәм дә тоймыйча, сулыш алалмыйча интегеп, бүлнискә озатылуы, көн саен кемнеңдер вафат булуы турындагы хәбәрләргә колак хәтта күнегеп килә иде инде. Әлеге коточкыч хәлләр бик якында, янәшәдә генә булса да, миңа кагылмас, читләп үтәр дигән өмет уты вакыт-вакыт пыскып янса да, кайчак бик ялкынланып дөрләсә дә, ул ут бар иде. Гаҗәп, аңа сүнәр өчен күп кирәкми икән...

Больницага килеп эләккәнче, Фәйзелхан әлеге чир үзенә дә килеп ябышыр дип күзалдына да китермәгән иде. Башына тай типкән булса гына кагылыр: көрәш келәмендә ут уйнаткан мәһабәт гәүдә, алыпларны да берәм-берәм чөеп ыргыткан көрәк куллар, нинди эшкә килеп тотынса, шуны буйсындырырга, җиңәргә күнеккән корычтай холык. Әллә каян гына пәйда булган вирус дигәннәре ни йөрәге җитеп аңа якын килсен. Ялгышкан икән. Егып салды әнә. Бүлнистә берүзеңә генә күңелсез булмасын диде микән, Резиданы да аяктан екты. Көлсәң көл, еласаң ела дигәндәй, бер палатада янәшә яталар хәзер. Табибларның, шәфкать туташларының исемен түшләренә ябыштырган кәгазь кисәгеннән белеп калсаң гына: «кызыл зона»да көнозын йөз-башлары томаланган килеш йөриләр, кемнең кем икәнен күрә торган түгел. Чир башланган мәлләрдә шушында бөтенләй куна-төнә эшләгәннәр, бүтәннәргә йоктырмас өчен өйләренә дә кайтмаганнар. Палатага чебен дә очып керми дияр идең, һөнәре буенча үзе табиб булгангамы, Шәфкать җаен таба тагын, хәл белергә килеп җитә.

– Йә, ничек сез?

– Ятам... Яшәү мәгънәсе турында... уйланып.

– Берәүнең дә тапканы юк, абый. Уйлама, яшә генә син.

– Көзгең бармы? – Фәйзелханның каны качкан иреннәре арасыннан, теленнән пышылдаулы шул сүзләр тәгәрәп төште.

– Нәрсә дисең? – Энесе, ялгыш ишеткәненә нык инанган хәлдә, аңа якынрак килде. Чите кайтарылып калган җәймәне рәтләп куйды.

– Көзге дим. Көзге.
– Кызлар кебек, кесәгә көзге тыгып йөри торган гадәт юк бит, абый.

– Шәфкатьнең күзләренә берчә аптыраулы, берчә сагаюлы сүзсез сорау йөгерде. Саташа дисәң, абыйсы болай үз аңында кебек. Гадәтенчә шаяртуы дисәң, монда хәлләрнең шаярып ятарлык түгеллеге көн кебек ачык. Гыжылдап тын ала, кандагы кислород күләме кимегәннән-кими. Үпкәнең моның кадәр зарарлануын белү күңелгә шом сала.

– Телефоныңа... давай... фотога чәпе. – Фәйзелхан, җитеп килгән сакалын бармаклары белән әкрен генә тарагандай итеп, шул мизгелдә үк сурәткә төшәргә җыенгандай, керфек какмый энесенә төбәлде. Аннан ике кулын күкрәгенә кушырды, сүзләрне бүлә-бүлә янә дәште.

– Сакаллы... бер фото да юк... иде.

– Нишлисең аның белән? – Тәмам аптыраган Шәфкать, гаҗизләнеп, «бәлки син берәр нәрсә аңлыйсыңдыр» дигән шикелле, бу юлы җиңгәсе тарафына борылып карады. Резиданың үз хәле хәл иде, баягыча, керфек тибрәтеп кенә алды.

– Кабер ташына... шунысын куярсыз. Алай дисәң... мөселман кешесенә... фото... ярамас та...

Менә нәрсәдә икән хикмәт! Дөнья белән алыш-бирешне өзәргә әзерләнеп ятуымы? Шулай җиңел генә бирешергәме исәбе? Ә бит кешене авыру түгел, өметсезлеккә бирелү, паника харап итә, моның шулай икәнен абыйсы белми түгел ләбаса. Җан сызлавы йә көчлерәк итә, йә көлгә әйләндерә – анысын да бик яхшы беләдер. Әллә соң, үз гадәтенә тугры калып, шушы хәлендә дә шаяртырга маташуымы?

– Син, абый, тузга язмаганны уйлап ятма! – Шәфкатьнең тавышы кырысланды, ул стена буенда торган урындыкны карават янына, абыйсының аяк очына дөп итеп бастырды, ләкин утырырга ашыкмады, үз-үзен тынычландырып, палата буйлап әрле-бирле йөренеп алды. Шуннан соң гына ике тезен ике якка аерып, куллары белән шунда таянып утырды. Тавышы йомшармады.

– Үләм дип ятсаң, әҗәлетдин абзаң каршы килмәс, якаңнан сөйрәр дә алып китәр, аңа ни... Яшим дип, үзең барып ябышсаң, торып чабар.

– Хәлне... күрәсең... Нишләргә соң? – Фәйзелхан, карашын яшерергә теләпме, күзләрен йомган иде. Аның керфек очларында сатлык тамчылар ялтырап күренде.

– Нишләргә, нишләргә... Кит инде, абый, син бит әллә ниткән психологларны бәреп ега торган кеше, нишләргә дигән сорауга җавап белмәскә... Көрәшәсең дә җиңәсең. Давай, исеңә төшер, иң зур җиңүең кайда булды? Алабугадамы, Казандамы, кайсы Сабантуйда, нинди ярышта? Шуларны уйла. Бу чирне дә чистага егасың син, әйтте диярсең!..

– Егарсың... Үзең егылып ятканда.

– Егылу гаеп эш түгел ул, торырга тырышырга кирәк. Вәт шул.

– Авылда... ничек анда?

– Яңалыклар юк алай. Армиядәге шикелле, йөгерәбез, агрофирма үз урынында.

– Синең соң... армиягә китүең дә... кешечә булмады. Аллага шөкер, бу хакта телгә алып, төрттереп ятарлык булгач, абыйсының хәле өметсез түгел, димәк.

Шәфкатьнең Алабугада, милиция мәктәбе хастаханәсендә теш табибы булып эшләгән җиреннән армиягә китеп баруы мәзәгрәк килеп чыккан иде шул. Оборона министрлыгы соравына җавап итеп, районнан 26 яшьлек, өйләнмәгән, спорт белән шөгыльләнгән берәрсен хәрби хезмәткә җибәрергә кирәк иде. Военком: «Сиңа махсус атап язылган кебек бу», – дигәч, Шәфкать тотты да үзе барырга булды. Бөтен яклап туры килә, әле койрыгы бозга катмаган; спортта төшеп калганнардан түгел – ул чакта ук милли көрәш буенча биш тапкыр район батыры булган егет! Анда да абыйсы: «Синеке кешечә булмас. Бүтәннәрне гармуннар белән озаталар, син үзең билет алып, службага киттең», – дип авыз ерган иде. Хәзер дә шуны искә төшерүе.

– Сез монда икәүләп озаклап ял итеп ятарга җыенмагыз, – диде Шәфкать, саубуллашканда, үзенең борчылуын сиздерергә теләмичә, шаяруга борып. – Авылда эш муеннан, тизрәк терелегез дә кайтыгыз.

– И энекәш... Нишләргә соң?

– Абый, нишләргә кирәген әйттем бит... «Нишләргә? – Көрәшергә!»

Шәфкатьнең бу сүзләре, ул чыгып киткәч тә, Фәйзелханның колагында байтак яңгырап торды. Бу арада авырудан тәмам хәлсезләнгән тәнен, өметсезлек белән чорналган җанын, өзелергә әзер сулышын әнә шул «нишләргә» дигән сорауга җавап эзләү генә тотып торганмы әллә? Әлегә кадәр җавап юк иде. Коронавирус – дәһшәтле дошман булып чыкты, ул яшьне дә, картны да, типсә тимер өзәрдәй спортчыны да, дан-дәрәҗәне дә, туп-тулы акча янчыгын да иләктән иләп тормый, барысын да бер тегермәндә тарттырырга әзер. Кылыч белән селтәнгәндәй селтәнеп, сине ул иң кыйммәтле нәрсәдән – күкрәк тутырып сулау мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Үзенең күзгә күренмәс мәрхәмәтсез кулы белән үпкәңә үрелә, аны тәнеңнән, йөрәк яныннан, калак сөяге астыннан йолкып-умырып алырга теләп, үткен тырнакларын батыра, бер йотым, нибары бер йотым һава өчен моңа тиклем табынган бар байлыгыңнан, кыйблаңнан баш тартырга мәҗбүр итә. Аһ, ул бер йотым һава! Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы, сиңа яшәү һәм уйлану, шөкер итү өчен биргән кыйммәтле бүләге! Сулыйсың – димәк, яшисең. Яшисең – димәк, тормыш хакында уйланасың. Дөнья яралтылганнан бирле кешелекне борчыган сорауларга җавап эзләп, тирәякка төбәләсең. Күңел күзең ачылган мәлдә яшәүнең могҗиза, бүләк икәнен аңлап өлгерәсең. Дөрес яшәдеңме, әллә ялгышмы – шуны ачыкларга теләп, үтелгән юлыңа шаккатып төбәләсең.

Әллә соң бу афәт кешелекнең яңа гасырдагы гаеп-гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгаләдән бер кисәтү булып килеп иңдеме? Булган бит, чоры-чоры белән азган кавемнәрне кайсын су бастырып, кайсын ут яңгыры, кайсын чума ише авыру җибәреп җир йөзеннән юк иткән. Хәзер дә, туктап уйланыр, иманга килер, сәҗдәгә иелер өчен мөмкинлек бирүеме әллә?

2020 елның язы шифалы ләйсән яңгыры белән түгел, телгә үк ятышсыз коронавирус белән башланды. Кешеләр дүрт стена арасына кереп бикләнде: «онлайн» дигән сүзнең асыл мәгънәсен мәктәп балалары гына түгел, тиз арада пенсионер әби-бабайлар да аңлап өлгерде. Күзгә-күз карап чөкердәшүдән мәхрүм калу булып чыкты ул. Ирек тәме җуелу булып чыкты. Урамга чыгар, урманда йөрер, шәһәр читендәге бакчаңа барыр, иркенләп һава сулар өчен рөхсәт кирәк иде. Авыру коточкыч тизлек белән тарала, бер-береңә кул биреп күрешү түгел, метр ярым арадан якынрак килеп сөйләшү дә куркынычка әверелде. Температурасы күтәрелеп, сулыш аламыйча интегеп табиб чакыртканнар, үз аягы белән больница ишеге янына килеп җиткәннәр, вирус йоктырып вафат булганнар хакында радио-телевизорлар тәүлек әйләнәсе коточкыч саннар белән сөйләп тора. Авыз-борын битлек белән томаланды; фаҗигадән файда эзләүне гөнаһ санамаган җәмгыятьтә битлек бәяләре дә, дару бәяләре дә көнләп түгел, сәгатьләп артты; автобуска йә трамвайга, кибеткә битлексез килеп кергәннәр, штраф түләп, казнаны баетты. Бәйрәм чаралары, тамашалар, мәчеттә җыелып намаз укулар туктатылды; кунакка йөрешүләр бетте. Моңа тиклем телефонга, компьютерга табынып яшәгән кавем аһ итте: баксаң, кеше кешегә мохтаҗ икән ләбаса, дус-туган белән кара-каршы утырып чәй эчү дә олы бәхет икән бит!

Ике айдан бетә икән... җәйге кызуларда бетә икән... көзгә бетә икән... дигән өметләр акланмады. Зәхмәтле вирус, дулкын-дулкын булып, кешеләр, илләр өстенә ташлана торды. Адәм баласының тузан бөртегеннән дә зәгыйфьрәк зат икәнен раслап, гомернең вакытлыча бирелгән бүләк икәнен исбатлап, уңлы-суллы селтәнә бирде. Аллаһы Тәгаләнең бөеклегеннән коллары арасыннан бары тик гыйлем ияләре генә курка, дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәгә дә кодрәтле – әлеге хакыйкатьне аңлаучылар күп түгел иде. Вирусны кайдадыр кемнәрдер махсус уйлап чыгарганмы, җир шары буйлап таратканмы – фаразлар арасында хагы-нахагы булса да, хакыйкать бары тик берәү генә иде: Аллаһ, берәр нәрсәнең булуын теләсә, «Бул!» дип кенә әйтә һәм ул нәрсә шул ук мизгелдә бар була. Кешенең үлем вакытын да Ул гына билгели, һәм Аны беркем дә җиңә алмый. Үләм дип яткан кешене аякка бастыручы да, яшәү өчен көрәштә аңа көч бирүче дә – бары тик Ул гына.

Моны аңлау өчен кайчагында дөньялыкта да сират күпереннән узарга кирәк икән.

Егерме беренче елның соңгы аенда Фәйзелхан белән Резида да Казанга, больница палатасына килеп эләкте. Бу авыруны ничек җиңәргә белмичә, тәмам гаҗиз булган, вакыт-вакыт өметсезлек чоңгылына төшкән мәлләре менә. Көрәшергә, дидеме Шәфкать? Иң зур җиңүең кайсы Сабан туенда булды, исеңә төшер, дидеме? Андый җиңүләрне берәм-берәм санасаң, «иң-иң» дигәнен, ай-һай, эзләп табып булыр микән соң? Салам эскертеннән энә эзләү генә булмасмы? Шулай да, шулай да...

Уйлар каймалы-каймалы иде. Алар бер-берсенә бөтенләй бәйләнмәгән дә кебек, шул ук вакытта, кисәк кенә ялганып, бер йомгак булып та тәгәрәп китәләр. Кызыкмы, кызганычмы: озын тоелган гомер юлы да, чуалган сукмакларын бергә җыеп төйнәсәң, уч төбенә сыярдай нибары бер йомгак икән.

Фәйзелханның кинәт күз аллары яктырып киткәндәй булды. Ирмен дигән ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар, ди, бакчы, әле шул йомгакка кагылырга да өлгермәде, тамырларда кан агышы кайнарланды, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр, кырыкмаса-кырык мәшәкатьләр, күктә чалкан ятып йөзгән болыт мендәрләре шикелле, тау-тау булып як-якка тезелде. Малларга печәнне җитәрлек салалар микән? Сөтләре кимеп куймасын тагын... Складта ашлык дымланып ята күрмәсен... Комбайнга дигән запчастька заказ бирергә онытмадылар микән?..

Нишләргә дигән сорауга дөрес җавап табу – җиңү дигән сүз түгелме соң? Бар авырлыкның күзенә без кебек кадалып туры карау, инде көч бетте дигән мәлдә көтелмәгән ыргылыш ясап үз-үзеңне җиңү – көрәшнең иң ләззәтле мизгеле. Тик, гафу ит, энекәш, мондый көрәш Сабантуйда булмаган лабаса. Ул чакта да... ул чакта да нәкъ шушы «нишләргә» дигән сорау кабыргасын янтайтып, янәшәгә килеп баскан иде. Ул чакта да күңеленнән үз-үзе белән көрәште Фәйзелхан. Әлеге хәлиткеч көрәш тә яшәү белән үлем арасында иде. Тик... ул чакта... үз гомере өчен түгел иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев