Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
17 март 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)
Икесе дә татлы йокыга талып, төн куенына эреп кенә кереп барганда, каты итеп тәрәзә каккан тавышка дертләп күз ачтылар. Бермәл иртәме, кичме икәнен аңышмыйча, исәнгерәп тордылар. Карчык колакка каты тоелмаган иде, әмма ул уянмады, мич арасыннан борынын сызгыртканы гына ишетелде. – Шайтан алгыры! Ни булды соң бу? -
28 февраль 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)
Шулай, тормыш бу. Никадәр дуамал кыланам, турыдан ярам дисәң дә, ир-егет икәнсең, үзеңне дә, җиреңне дә саклау өчен кайчагында яраклаша белергә мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә… -
26 февраль 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повесть)
Бу юлы да, гомерендә беренче кат тап булгандай, зәңгәр керфекле чәчәккә текәлеп каравы, ахры. Читтән карап торсаң, кызык инде: имәндәй баһадир гәүдәле, куна тактасыдай киң җилкәле, көрәк йөзедәй олы куллы азамат ир, чыңын ишетергә теләгәндәй, кыңгырау чәчәгенә исе китеп төбәлсен әле. -
6 февраль 2026 - 15:00
Җил
Табигатьнең үксез баласымы — Җил дә мохтаҗ ласа җылыга. -
30 гыйнвар 2026 - 13:00
Ул югалмады (хикәя)
Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, «бүтән беркайчан да... тамчы да...» дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады... «Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә...» Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады... -
4 гыйнвар 2026 - 09:00
Ак читек (бәян)
- Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам... Нургаянның күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка... -
18 декабрь 2025 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем... -
9 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (ахыры)
Бүген. Берничә сәгатьтән ул «кичә» булып калыр. Иртәгә яңа «бүген» туар. Мәңгелек үлчәү бизмәнендә мондый «бүгеннәр» бәлки тузан бөртегенә дә тормыйдыр... Ул «бүген»дә синең шушы урында, шушы халәттә булуың тикмәгә түгел, димәк, синең өчен шулай хәерле – шуны аңлау хәлне җиңеләйтә, ахры. -
8 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Шулай, Фәйзелхан абыйсы хак әйтә: авылның җан тамыры өзелмәсен дисәң, яшьләр кирәк шул, яшьләр, аларның күлне күккә асар елгырлыгы кирәк... -
7 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Ят инде Казанда, бүлнис түшәменә күз текәп... Бәләкәй генә бер вирустан җиңелергә әзер булып. Менә адәм көлкесе... Ә бит нинди чаклар бар иде! Бөтен Татарстанның, һәр авылында, һәр районында, шәһәрендә берсеннән-берсе көчле үз батыры булган, шул батырлар барысы бергә көч сынашкан башкаласыннан, баш батыр исемен үз җилкәңә салып, башыңны мәгърур тотып кайтып киткән чакларың бар иде бит! Исеңә төшер, Фәйзелхан, исеңә төшер. -
6 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
– Ярты ел элек мин машинага гариза калдырган идем, ничегрәк икән анда? – диде ул, теге вакытта үз кәгазе кереп чумган папкага ишарәләп. – Ярты ел? Соң, апаем, син түгел, саллы-саллы директорлар ничә еллар чират көтә... – Ханымның яшькелт күзләренә, нечкә иреннәренә көлемсерәүле елмаю йөгерде. -
5 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Күз ачып йомган арада Фәйзелхан белән Вилне бүре өередәй әйләндереп алган төркем аларга артык сораулар биреп маташмады. Фәйзелхан үз өстенә берьюлы ташланган берничә малайны уңга-сулга селтәп томырырга җитеште, карлы боз өстендә аяк тая, кызлар озатырга гына яраган үкчәле ботинкалар өерелеп сугышканда комачау итә. -
4 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Кайтуын кайтты да Фәйзелхан, шәһәр ыгы-зыгысына, аның спортзалларына ияләшеп өлгергән рухы гына ел буе тынгылык табарга ашыкмады. Подстанциягә бара-кайта, ә ярты җаны шәһәрдә калгандай тоела. -
3 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Фәйзелхан, сабырлык һәм тынычлыгын бер ноктага тупларга теләп, сөлге тоткан кулларын бер җыеп, бер язып алды. Күз кырые белән генә мәйдан читендә ак кепкасын кырын салган әтисенә, аякларын бөкләп, үләнгә утырган энесе Шәфкатькә карап куйды. Ничек тә сынатмаска иде... Сынатмаска... -
2 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Район Сабан туе башкачарак. Халык көрәшкә чыгучыларны исемләп белә, һәрберсенең үз җанатары бар, алдан ук фаразлаучылары та табыла. Керәшен егетләре, бертуган Степан һәм Николай Кузнецовларның да, Алабуга милиция мәктәбе тренеры Володя Солгуновның да батыр дигән даннары тирә-якка таралган. Менә, быел да көрәш мәйданында шулар бил тота.