Юл азагы бер нокта (повесть)
Бу юлы да, гомерендә беренче кат тап булгандай, зәңгәр керфекле чәчәккә текәлеп каравы, ахры. Читтән карап торсаң, кызык инде: имәндәй баһадир гәүдәле, куна тактасыдай киң җилкәле, көрәк йөзедәй олы куллы азамат ир, чыңын ишетергә теләгәндәй, кыңгырау чәчәгенә исе китеп төбәлсен әле.
– Корың! Корың!
Өлкәр тавы ягыннан өзми-куймый козгын коңгылдаган тавыш
ишетелде. Җим эзләп бөтерелүедер каһәрнең, үләксә-мазар гына
өмет итеп йөрми ул, юлына насыйп итсә, күз текәп үстергән чебеш-
тавыгыңны да күтәреп китәргә күп сорамас.
– Үз башыңа кычкыр, бәдбәхет! – Ат өстеннән егетләрчә елгыр
гына сикереп төшкән Миртимер авыз эченнән шулай дип сукранып
алды.
Артыннан юыртып килгән уллары да тезгенне кырт тартып, туктап
калдылар. Унсигезе әле тулып кына маташкан Әбеди, абыйсы Атнагол
алдында үзен күрсәтергә теләпме, бил каешына беркетелгән садактан1
ялт кына ук һәм җәясен алып корды.
– Куй, козгынга ук әрәм итәләрме! – Атнагол, озын торыклы атын
биетеп, энесенең алдына чыкты да, көлемсерәп, атасына борылды. –
Әтәй, Әбеди ауга сусаган, иртәгә әллә пошига чыгабызмы?
– Поши качмас... – Миртимер, нидер югалткан кешедәй, күне
тәмам кыршылган итек очы белән үлән арасын кармалады, аннан
җиргә чүгәләде. Башы белән генә ымлап, улларын үз янына дәште.
Әле дә булса ат өстеннән төшми генә әтиләрен көтәргә ниятләгән
егетләр дә, аның ниндидер кызык күргәнен абайлап, җитез генә җиргә
сикерделәр. Ата кешенең гадәтен кечкенәдән беләләр: энә күзедәй
нәрсә очратса да, шуңа карап, тау кадәр фәлсәфә корырга ярата, аны
тыңлап торуы – үзе бер кызык.
Бу юлы да, гомерендә беренче кат тап булгандай, зәңгәр керфекле
чәчәккә текәлеп каравы, ахры. Читтән карап торсаң, кызык инде:
имәндәй баһадир гәүдәле, куна тактасыдай киң җилкәле, көрәк
йөзедәй олы куллы азамат ир, чыңын ишетергә теләгәндәй, кыңгырау
чәчәгенә исе китеп төбәлсен әле.
Чәчәктә түгел икән хикмәт. Уч төбедәй генә шәрәләнеп торган җирдә,
салам бөртеге сыярдай ярык тирәсендә кырмыскалар кайнаша. Ярыкның
өсте алка кашы сыман кечкенә генә таш белән капланган. Астагы
кырмыскалар шуны этү белән мәшгуль, өстәгеләре, нинди ният беләндер,
бу яклап тарткалыйлар. Күмәк эш тау күчерер диюләре шушы инде –
бераздан ташны читкә тәгәрәттеләр, ярыктан, җеп кебек тезелеп, берничә
кырмыска чыкты, өстәгеләр белән кызу-кызу киңәшмә уздырып алдылар
да, янә кирегә сыпырттылар. Иң хикмәтлесе – алар төшеп югалуга, өстәге
берничә кырмыска ташны янә үз урынына күчереп куйды.
Атнагол чүгәләгән җиреннән басу-кырны яңгыратып көлеп
җибәрде. Әтисенекенә охшаган зур коңгырт күзләре сабыйларча
шуклык белән елтырады.
– Һай, әтәй, карале, әнә тегесе бабаларыдыр. Селкенми дә. Безнең
бабыкай кебек, әмер биреп кенә торамы? – Егет, аяк астындагы үлән
сабагын чертләтеп өзеп алды да шуның белән бер кырмысканың
алдына сузылды. Тегесе, шуны гына көткәндәй, сабак буйлап үрмәли
дә башлады.
– Мотыйгулла бабыкай ише булса, ботыңны тешләп ала хәзер...
– Үткерлектә абыйсыннан калышмаган Әбеди шулай диде дә, инде
борын астына мыек типкән егет икәнен онытып, кырмыска белән
әвәрә килергә тотынды.
Миртимер аларның балаларча кыланмышыннан үзалдына елмаеп
кына куйды. Буй җиткерде уллары, күз генә тимәсен. Олысы,
Атнаголы – гел үзе: холкы белән дә, төс-кыяфәте белән дә. Шундый
ук баһадир гәүдә, ут чәчеп торган куркусыз караш; аяк очларын як-
якка киң каратып, дөпелдәтеп басып йөрүләренә тикле тач атасы
сыңары. Габидуллада – авылда, олысы-кечесе Әбеди дип кенә йөртә
үзен – әнкәсе чалымнары күбрәк: йөзендә кызларча бер нәфислек
бар, күгелҗем күзләрен каймалаган керфекләренең дугаланып,
иреннәренең күпереп торуын гына күр. Иллә мәгәр алдавыч нәфислек
анысы, холкы белән җәйранның үзе. Ат өстенә менсә, җил дә куып
тота торган түгел; кыек сүз әйтсәң, чакматаштай кабынырга гына
тора. Бәләкәйдән ук-җәясен биленнән төшергәне юк. Әнә бит, хәзер
дә кыяфәтен күр: балыкка, елгага, күлгә салган җылымнарны карарга
чыккан диярсең. Озын буена килешеп торган кара камзулын пута
белән буып куйган, садагына ун-унбиш ук кыстырган.
Уртанчысы, Сәфәргалие, нишләптер үзгәрәк, өй кошы булуны
кулайрак күрә. Менә бит, бүген дә агасына иярәсе урынга, ишегалдында буталып калды. Имеш, бабасы янына барып, умарта карамакчы. Умарта
белән ерак китәме ир бала? Күз уңына аласы булыр үзен, җәя киергәндә
кулы калтырамасын, атка менсә, өзәңгене өзәрлек булсын. Солдат
хезмәтенә китсә, кем улы дигәндә, аның улы – Миртимер улы диярлек
булсын. Йөзгә кызыллык китерә күрмәсен, хурлыгыңнан җир тишегенә
кер дә кит аннан. Бөтен Гәрәй ыруы алдында ни дип җавап тотарсың...
Ул – бөтен тирә-якка атаклы старшина Миртимер! Буын-буыннан –
Гәрәй, Йабанчы би, Кунакхуҗа, Вакыткилде, Килморза, Йанырыс кебек
бабаларыннан, атасы Мотыйгулладан күчкән бөтен гаярь сыйфатны
улларына тапшыра алмаса, ни адәм гыйбрәте... Күр, күкрәп торган
басу-кырларның, балыклы күлләрнең ничаклысы аларныкы! Берәрсе
кул гына сузып карасын... Ярлык алып беркетелгән! Миртимер – ата-
бабалары кебек үк ил кешесе дә, җир кешесе дә. Яуга дигәндә, яуга
чыгып китте – әнә, шома саплы мылтыгы – истәлекле трофей әле дә
алгы өйнең түр ягында эленеп тора. Әле бер ай элек кенә, патшадан
әмер килеп, ике мең гаскәрине Чернигов, Стародуб тирәсенә җибәрергә
дигәч, Казан юлындагылар, корал, ат алып, Кичү фельдшанецына
барып җитте – кирәкләре генә чыкмады. Кабат чакыру булса, бер
тәүлек эчендә әзерләнеп килергә диделәр дә барчасын тараттылар.
Чакыралар икән, бармый хәлең юк. Көч бар, акыл бар, язу-сызуга
җитәрлек гыйлем бар, байлык бар – һәммәсен өч улына да тапшыра
алса, ил-көн алдында йөзе ак булыр. Менә бу кырмыскалар ише бер-
берсенә киңәш-табыш итеп, ярдәмләшеп, кирәксә көч, кирәксә хәйлә
белән гомер итәргә өйрәнсеннәр.
Ни гаҗәп, бу юлы Миртимернең башында бөтерелгән фәлсәфә
теленнән тәгәрәмәде. Уйлары үзеннән ерак китмәде, мыек чолгыена
эләгеп калган көлемсерәүле елмаю булып кына чагылды.
Өч билле постау җиләне бераз утыра төшкән идеме, алып гәүдәле
иргә кечерәеп калгандай тоелды, аягына күтәрелгән шәпкә итәк-җиң
очларын тарткалады.
– Җә, иренеп ятмагыз. Ахшам кергәнче Чәйле күлне, Тоба күл
тирәсен урап җитешмәбезме, – диде Миртимер, кырын яткан улларын
әйдәкләп. Үлән чемченгән атының биленә ялт кына менеп атланырга
җыенган мәлдә, як-якка асылган балык тулы күн капчыкларны рәтләп
куйды. Сабый баланы иркәләгәндәй, аларны сөеп тә алды. Майда шул
Агыйдел чөгәләренең шәп уйнаклый торган чаклары. Әртилщикләр
аягөсте йоклап йөрмәсә...
Егетләр дә атка менеп өлгергән иде, кузгалабыз дигәндә,
Атнаголның очлы күзе еракта нәрсәнедер абайлап алды.
– Әтәй, бер арба авыл юлына борылды.
Миртимернең әле генә канәгать балкыган йөзе «ә» дигәнче
бурлаттай кызарып чыкты, кашлары усал җыерылды, ул бер гөнаһсыз
атның савырына итек үкчәсе белән бәргәләде.
– Тагын пушты аламаларымы? Әтрәк-әләмнәр, таптылар бер
савым сыеры... – Ничаклы гына сүгенсә дә, файдасыз икәнен үзе
үк чамалый иде Миртимер, ямчы яллаучыларның тиешле-тиешсез
урында станция оештырып, тирә-як авылларның үзәгенә үтүенә
әлегәчә чара таба алганнары юк. Барын-югын белмидер, тамагым бал
телидер дигәндәй, почта ямчыларының «кирәгенә» киртә юк: арык
атларына алмаш бир, солы бир. Күтәрелеп тә бәрелә алмыйсың: алар
да үзләренчә патша хезмәтендә.
Менә ул, Казан юлының Гәрәй вулысы старшинасы Миртимер,
әле атасы Мотыйгулла – старшина, үзе сотник вазифасында чакта ук
ни көрәшеп карадылар тирә-юньдә мондый «юлчылар»ның хаксыз
рәвештә тукталуы белән. Ни дисәң дә, ике ям арасы кырык-илле
чакрым булырга тиеш, ә боларга бармы да юкмы: кайда телиләр –
шунда оя коралар.
– Әйдә, үшәнләнмә! – Әллә атка, әллә арттарак торган Әбедигә
кычкыруы булды, Миртимернең тамак төбеннән ярылып чыккан
тавышы һаваны кисеп үтте. Балык кайгысы калмаган иде. Өч җайдак,
атларын тигез юырттырып, авыл ягына юл тотты.
***
Урамга борылып кергәндә, борынны ярып шомырт чәчәге исе
аңкыды. Табигатьнең кыз чагы: тирә-якта яз сафлыгы, башны
әйләндерерлек сусыл яшеллек. Иртән явып үткән яңгырдан соң бәбкә
үләне келәм шикелле күпереп күтәрелгән; арба юлы кибеп, ялтырап
ята; тымызык җил каяндыр учак исен алып килә.
Миртимер, үз ихаталары янына кайтып җитүгә: «Атларны эчерегез,
балыкны карагыз», – дип, теш арасыннан кысып кына әмер бирде дә,
улларына ак-карадан берни аңлатмыйча, урам буйлап ары атлады.
– Әбеди, чөгәләрне кычытканга төреп, кар базына төшерә тор! –
Атнаголга үзенең абыйлыгын күрсәтергә җай чыкты, ул да, энесенә
атасы кебек коры гына дәште дә ат сыртына ике яклап бәйләп
салынган капчыкларны җиргә ыргытты. Үзе атларны йөгәненнән
эләктерде дә тыкрык буйлап елгага таба төшеп китте.
Атасы Мотыйгулла янына киңәшкә дип юл тотуы иде Миртимернең.
Ямчылар тагын тегене-моны таптыра башлаганчы, томраеп торган
атларны үз олауларына тагып киткәнче, бер-бер чара күреп булмасмы
дип тинтерәгән башына һич адәм рәтле уй килмәде. Ишегалдында
кара-каршы салынган олы өй белән кече өй арасында кинәнеп талдан
кәрҗин үреп булашкан Мотыйгулла, улының бер-берсенә кушыла
язып җыерылган кашларын күрүгә, аның кәефе эт талагандай булуын
аңлады. Түрәлек дилбегәсен берничә ел элек улына тапшырса да,
гадәт канында иде: тора-салып каршысына атламады, янына килеп,
артсыз эскәмиягә уфылдап утыргач та, ни булды дип сорамады, яраткан шөгыленнән аерылмый гына вәкарь белән ияк каккандай
итте. Миртимернең өйләдән соң Агыйдел буена балыкчылар
артелен тикшерергә дип төшеп киткәнен белә иде, юлында бер-бер
уңышсызлыкка очраган булса кирәк. Ярар, авызын биктә тотмас,
ачуы сүрелгәч, җеген җеккә китереп сөйләп бирер...
Миртимер учын учка кушырып, эскәмиядә сүзсез утыруын белде.
Мотыйгулла исә, килешле итеп кыркылган, чал кунган сакал-мыегын
сыпыргалый-сыпыргалый, борын астыннан аңлаешсыз җыр көйләп
маташты. Тал кайрысы каезлап каралган бармаклары, шул көйгә
буйсынгандай, яртылаш үрелгән кәрҗин тирәсендә биештеләр.
Мәһабәт гәүдәле картның, яше байтак булса да, хәрәкәтләре җитез иде:
менә ул, кулым пычрак дип тормады, башындагы кәләпүшен җәлт кенә
турайтып куйды; муеныннан ук урап бәйләгән киндер алъяпкычының
бавын тарттырды; бармак йөзе белән кулындагы озын саплы пычакның
үткенлеген тикшереп алды; алга өелгән тал өеменнән берничәсен читкә
аерып куйды. Аның һәр ымы, һәр хәрәкәте «улыкаем, минем синдә бер
дәхелем дә юк» дип кычкырып тора иде сыман.
Тик бу һич кенә сүзсез көрәш тә, өнәмәү дә түгел, бары тик икесендә
дә башбирмәс холык яшеренгән ата белән улның шул рәвешле бер-
берсен тынычландыруы, юатуы гына иде. Мондый чакта, аларның
кайсы да булса дөрләп кабынырга әзер мизгелдә, икенчесеннән бары
беркадәр сабыр битарафлык кына таләп ителә иде. Моны ата да, ул
да бик яхшы тоялар, эчтән генә рәхмәтле була беләләр иде.
Сүз рәтләп башлана алмый калды. Капка төбенә өч ат җигелгән
арба килеп туктап, кучерның «тпруууу!» дип бик тәмләп кычкырганы
ишетелде.
– Кунак көтәсеңме әллә, атай? – Миртимер бая улы күргән арбаның
ямщиклар булмыйча, узгынчы кунаклар гына булуына өметләнеп,
сораулы караш белән әткәсенә төбәлде.
Гомер буе вулыс старшинасы булып торган, кунакларның әйтми-
нитми йөргәнен күп күргән, аларның һәрберсенә ачкыч таба белгән
Мотыйгулла, күзләрен хәйләкәр кысып, алъяпкычын чиште дә,
кулларын шуңа сөртә-сөртә, капкага юнәлде.
– Көтәсе кунак хәзер минем түгел, синең капкаңны кагарга тиеш,
улым, – диде ул, Миртимернең түрәлегенә төрттереп.
Озын торыклы, елкылдап торган атларга, аларның көмеш
дирбияләренә, чуклы пәрдәләр белән бизәлгән кибиткасына караганда,
ни җитте кунаклар түгел иде, ахрысы. Менә сакалы биленә җиткән,
чәч учмалары бөдрәләнеп, бер-берсенә ябышкан урта яшьләрдәге
кучер кибитканың ишеген ачып, тар гына баскычны җиргә сузды,
аннан карт кына берәүне кулыннан тотып төшерде. Аның артыннан
хатын-кызларныкы кебек ак юка башлыкны ияк астыннан бәйләгән
тагын бер ир заты күренде.
– Ужели приехали? – Ак башлык, керфексез күзләрен челт-мелт
китереп, тирә-якка карады, шуннан соң гына киерелә-сузыла җиргә
сикерде.
Чакырылмаган кунакларны күрүгә, Мотыйгулла сискәнеп китте,
әмма йөзенә чыгармады, үз күзләренә ышанмагандай:
– Котлымөхәммәт морза? Полковник? – дию белән чикләнде, алдан
төшкәненә күрешергә ике кулын сузып.
– Онытмагансың, картлач, молодец! – Сөенгәнен дә, көенгәнен
дә аңлый алмаслык таш чырай сөякчел кулы белән Мотыйгулланың
җилкәсеннән каккалады. – Но полковник түгел, генерал-майор
хәзер, узган елдан бирле, анысын да онытма! – дип өстәде, оныткан
очракта хәерлегә булмасын искәрткән тавыш белән... – Пайтәхеттән
кайтып киләбез. Эт булып арыдык. Минзәләгә җиткәч, искә төште.
Мин әйтәм, Мотыйгулла җиргә күмеп пешергән казларның,
балыкларның тәме авыздан югалмады микән, дим. Дай-ка загляну,
мин әйтәм.
Ул артына борылды да, әле дә булса кул-аякларын язып мәшәләнгән
иргә:
– Николай Петрович, это тот Мутя Янурусов, я как раз про него
говорил тебе, – диде.
– Да, понял я, Алексей Иванович, понял! – Тегесендә кеше кайгысы
юк, иелә-бөгелә билен турайтырга маташа иде.
Ул арада Миртимер дә капка төбенә чыгып басты, кунаклар белән
күрешкән уңайга сынаулы караш белән атасына карап алды: бу бәндәнең
авылда күренүен ничек аңларга, нинди җилләр ташлаган аны монда?
Мотыйгулла, улының ни уйлаганын бик яхшы аңласа да, сер
бирмәде. Күптән өзелеп көткән кешедәй, кунакларны өйгә әйдәкләде.
– Бездә, татарларда, кунак каршылау – олы бәйрәм. Пәйгамбәребез
заманында да озаграк кунак килми торса: «Әллә Аллаһы Тәгалә миңа
ачуланды микән?» – дип борчыла торган булганнар. Әйе. Шулай.
Йәгез, йә, узыгыз. Әлегә хәзинәдә бары белән чәйли торырбыз, аннан
балыгы да, мунчасы да булыр, әйе...
– Мин сездә кайчан кунак булдым әле? – Ишегалдына уза-
узышлый, Котлымөхәммәт морза, биленә таянып, бакча артында
кукраеп күренгән мунчага текәлде.
Мөгаен, узганында керә-чыга көн буе мунча кергәнен, бакчада учак
ягып, җиргә каз күмгәннәрен, шуны «аһ» итеп ашаганын хәтерендә
яңартып алгандыр. Каһәр, менә хәзер елның бу аенда каз таба торган
түгел шул, әле бәбкәләрнең йомыркадан гына чыгып килешләре...
– Ә-ә! Искә төште! Унөч ел элек! Точно! 1743 ел иде. Помню,
помню... Үтәгән Ичибаев дигән берәүдән жалоба алган идек. Старшина
Мутя Янурусовтан зарланган, ха-ха-ха... «Уртак вотчина җирләренә
рус крестьяннарын китереп урнаштырды; законсыз төстә оброк җыя; вотчина җирләре, балык тоту урыннары өчен 300 йорттан 120 сум акча,
20 пот чикләвек, 2 пот йон, 100 аршын киндер», ха-ха-ха...
«Минзәләгә җиткәч искә төште, имеш...» Мотыйгулланың чигә
тамырлары биешеп куйды. Бу жалоба аркасында Тәфкилевка теге
юлы ничә баш ат, никадәр акча, бал киткәнен үзе генә белә. Хәзер
тагын ни дауларга җыенуы? Картайдым дип тормый, һаман «ауда»
йөри, бу юлы да нәфесенә ияреп тукталуы, димәк.
– Төрле чак, төрле кеше була дөньяда, нишләтәсең, – диде ул,
тыныч булырга тырышып. – Менә хәзер олы улым Миртимер
старшина булып тора, әллә аннан зарланмыйлар дисеңме? Адәм
баласына ярап бетеп буламы? Әйе... Шулай...
Әллә кай арада ишегалдын, чәчәккә күмелгән җимеш бакчасын,
умарта тирәләрен урап, абзар тирәсендәге бәдрәфкә дә кереп чыгарга
өлгергән икенче кунак, биредәгеләрне аңламый дип уйлады булса
кирәк, Тәфкилевка русчалатып үзенең хис-тойгыларын чәчәргә
ашыкты. «Яши белә бу татар-магометаниннар, ә? Дөньяларын ничек
шулай чиста, төзек тоталардыр. Бәдрәфләре дә кечкенә өй шикелле.
Хәтта кувшин белән су тора!»
– Николай Петрович, Мутя әфәнде прекрасно знает русский язык!
Так что, миннән тәрҗемә иткәнне көтмә, – диде Тәфкилев, битендәге
бер генә мускулын да селкетмичә. – Ялгышмасам, Миртимер
Мутигулович та русча бик әйбәт аңлый.
– Аңлыйм да, сөйләшәм дә, Алексей Иванович, безнең эштә
башкача булмый, – диде моңа кадәр сүзгә артык кушылмаган
Миртимер. Бу кеше янында һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә, сак булырга
кирәклеген бик яхшы чамалый иде. Атасы Мотыйгулла шикелле үк,
кирәк чакта хәйләкәр булырга икәнен дә белми түгел.
Котлымөхәммәт – исемен Алексей Ивановичка алыштырган
Тәфкилев – кансызлыгы, мәрхәмәтсезлеге белән Уфа өязендә генә
түгел, бөтен Рәсәйдә танылган полковник иде. Ярый да, яраклаша
да белә, күрәсең, әнә бит, былтыр генерал-майор дәрәҗәсенә
күтәрделәр, ди. Казан юлында, Нугай юлында, Себер юлында аның
җәза отрядлары юк иткән, яндырган авылларның, җәзалап – суеп-
кадап үтергән крестьяннарның, бала-чага, хатын-кызларның санын
кем исәпләгән... Баш күтәргән меңнәрчә татар-башкорт ирләренең
кыелган җаннары шушы бәндә намусында булырга тиеш. Халык
арасында йөргән бәет үз колагына барып ирешсә, ни кыланыр иде...
Җил җилләми томанлы, ай, ачылмас,
Җыр җырламый күңел ачылмас.
Полковник Тәфтиләү түккән канның
Ачулары ук тиз басылмас.
Кайнап кына аккан Идел аша
Тәфтиләүләр кичү таба алмас.
Ир-егеткәйләрнең, ай, өметен
Тәфтиләүләр генә буа алмас.
Кара да гына урман кыя бите,
Шаулыйдыр да кичен, җил чакта.
Ташкайларга чокып яздым каргыш,
Җаннарым укыр бер чакта...
Өстәл янында, самавыр артында, җиңнәрен терсәгенә кадәр
сызганып, менә шушы «кунак» утырганда, нәрсә эшләргә, ни кылырга?
Егетлек күрсәтәм дип, уйлаганыңны йөзенә бәреп, ишекнең теге ягына
төртеп күрсәтсәң... Иртәгә бөтен авылыңны ут чолгап аласын белеп
торасың. «Тугыз ел Петербургта эшләп, янә Ырынбурга кайттым.
Губернатор Иван Неплюев белән бергә тартабыз һәр эшне», – дип
күкрәк сугып утыра. Димәк, бөтен документлар моның кулы аша
үтә? Актарынып караса, берничә ел элек аталы-уллы Мотыйгулла
Йанырысов, Миртимер Мутаевның Агыйдел буендагы балык тотардай
вотчина җирләрен, ел саен уналты сум түләп торырга килешеп,
Пирмәк авылы крестьяннарына унбиш елга арендага бирүен дә табып,
алдыңа китереп салыр. Дәкәлҗә күленең (Юрмалы да диләр үзен)
балыклы урыннарын Каракүл вулысы крестьяннарына ун елга дип
биргәннәр иде, алар елына бер сум илле тиен түләп торалар. Кемгәдер
ошамыйдыр, жалоба язучысы да табылыр – ни хәл итәсең, замана
һәрчак көчленеке. Кемнең кулында – шуның авызында, диләр...
Кичен, ике «кунак» тирләп-пешеп мунчадан чыкканда, яңа суйган
сарык итеннән аш өлгергән, кече өйдә бер төркем кызлар җептән
нечкә токмач кисеп, шулпада кабарткан; Мотыйгулланың карчыгы
Фатыйма киптерелгән корттан гөбәдия пешереп алган; Атнагол белән
Әбеди бүген генә Агыйделдән алып кайткан чөгәләрне учак өстендә
кыздырып куйган; Сәфәргали чишмәдән ике чиләк сап-салкын су
алып менгән; Миртимер үзенең энесе Күнүрдән чемердәп утырган
әче бал китерткән – кыскасы, ишегалдындагы озынча агач өстәл
патшалар табыны итеп әзерләнгән иде. Көтелмәгән кунакларның
атлары да тугарылып, алларына мул итеп солы салынган; көрәк
сакаллы кучерны Күнүр үзенең кече өенә илтеп урнаштырган иде.
Табынга дигән ризыкларны кайгыртып, әрле-бирле йөргән Атнагол
белән Әбеди олылар сүзенә артык катышмый гына Тәфкилевны
күзәттеләр: үзе Котлымөхәммәт, үзе Алексей Иванович булган бу
карт аларның бабакайлары кебек амин тотармы, әллә өч бармагы
белән чукынып куярмы? Ни кызыксынсалар да, сорауларына җавап
таба алмадылар, анысын да, монысын да эшләмәде кунак. Николай
Петрович дигәннәре – Тәфкилевның «памушнигы» – өч-дүрт чәркә
ачы балдан соң башын өстәлгә салып йоклап та китте, тегеләй итеп
тә, болай итеп тә уята торган булмады үзен. Тәфкилев исә исереккә
охшамаган – җай чыккан саен оста гына итеп мактанып утыруын белә.
– Мине бит заманында Пётр I патшабыз Һиндстанга үзе җибәрде,
алтын чыгаруны өйрәнеп кайтырга... Мин бит Чиләбе крепостен
төзегән кеше... Патша галиҗәнаплары миндәй илчеләрнең,
тылмачларның кадерен белә, мин бит Кече Җүзгә – Әбелхәер ханга
грамота илткән кеше...
Шулчак Миртимернең башына бер уй йөгерде. Нәҗеснең уртасына
бастың ни, читенә бастың ни – барыбер нәҗес исе килә, бер табында
болай кара-каршы утыргач, үзеңне генә сөттән ак, судан пакь итеп
тоя торган түгел... Шулай икән, нигә әле мөмкинлектән файдаланып
калмаска? Ярдәм итә икән, бәхилләтми калмаслар анысы...
– Алексей Иванович, – диде Миртимер, симез сарык ите салынган
табакны кунак алдына этәрә төшеп. – Сез булганыннан җитешегез.
Ит күп, балык күп – күчтәнәчкә дә алып китәрсез.
– Нәрсә, куасызмы әллә? Мин әле китәргә җыенмыйм! – Тәфкилев
сүзен уенга борып әйтәме, чынлапмы – өстәл уртасында торган сукыр
лампа яктысында күзеннән дә, йөзеннән дә аера торган түгел иде.
– Юк ла, ниткән китү... – Миртимер, «шулай бит» дигәндәй, башын
борып, Мотыйгуллага, аннан Күнүргә карап куйды.
– Әйтмә. Монда тиклем килеп, Агыйдел буенда балык та тотмагач.
Менә мондый җәеннәр, чөгәләр эләгә! – Күнүр, сүзен расларга теләп,
таза, нык беләген болгап күрсәтте.
Миртимер тимерне кызуында сугарга булды, уратып тормады:
– Алексей Иванович, – диде янә, бу исемнең кунак колагына
кулайрак ишетелгәнен чамалап. – Сезнең сүз кайда да үтә, безнең
гозеребезне Сенатка җиткереп, бер четерекле эшне хәл итәргә
булышыгыз, ә? Буш итмәбез.
Мотыйгулла чак кына аның күлмәк чабуыннан тартмады. Бу
тиклем турыдан ярмаса да ярар иде. Тегесе: «Ришвәт бирергә
җыенасыңмы?» – дип күтәрелеп бәрелсә?.. Илче булып йөреп
шомарган таш бит бу, бәяне ничек күтәрергә икәнен бик яхшы
белә!
Тыштан ялтырап күренмәсә дә, Тәфкилевның кәефе яхшы иде.
– Как минем сүз үтмәсен? Үтә! Ниткән гозер?
– Теләсә кайда ямчы станцияләре корып җәфалыйлар. Теңкәгә
тиюләре җитте. Аларга киткән ат, аларга киткән фураж... Ачуым
бер килмәгәе, ун чакрым саен чегән табуры шикелле оя ясыйлар...
– Миртимер, ярсый башлаганын үзе үк аңлап, ярдәм сорагандай
Күнүргә баш какты. Тез өстенә салынган киндер тастымалны
йомарлап, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды. – Менә мин
Гәрәй вулысы старшинасы булып, Җанҗегет түбәсе өчен дә, Әҗәкүл,
Такталачык түбәләре өчен дә җавап тотам. Вулыс җыенында да,
болай да авыл старосталары миңа зар елап килә. Куян, Актанышбаш,
Уразай, Шәрип, Мерәс, Гәрәй, Балтач, Ямалы авылларын үзем ат менеп урап кайттым. Патша хәзрәтләреннән пичәтле кәгазь булмый
торып, рәт чыкмый, Алексей Иванович.
Мотыйгулла да Тәфкилевның салпы ягына салам кыстырырга
ашыкты. Сарык кабыргасы кимереп майланган сакалын шундый ук
майлы кулы белән сыпыра-сыпыра сүзгә кушыласы итте:
– Уфа өязендә менә шуны тәртипкә салуны берәр боерык белән
закунлаштырып булмасмы дибез инде. Синең кулдан килмәстәй эш
юктыр шул, Котлымөхәммәт морза, юктыр.
Элекке полковникның сыңар кашы сизелер-сизелмәс кенә
сикереп куйды. Шулай, бераз җылы җил генә иссен, боз булып боз
эри. Ә монда, каршыңда тустаганы белән ачы бал торсын, аның
ымсындыргыч исенә бакча яклап борынга ягылган чәчәк исе килеп
кушылсын, алып гәүдәле ирләр синең бөеклегеңә дан җырласын...
– Сию минуту язып кулыма тоттырыгыз! Оренбург канцеляриясенә
үзем кертәм, Сенатка үзем җибәрәм. Хәл ителми торган эш түгел.
Грамотагыз җитеп, русча язсагыз әйбәт булыр иде дә... Алайса, гарәп
язулы төркичә хатларны русчага тәрҗемә иткәндә тинтерәп бетәбез.
Копиянең копиясен күчергәндә ул исем-фамилияләр хуҗалары үзләре
танымас хәлгә төрләнә кайчак, ха-ха-ха... – Тәфкилев кич дәвамында
беренче тапкыр авыз күтәреп, кычкырып көлде. – «Прошение
о отяготельном изнурении башкирцев учреждёнными по всему
Уфимскому уезду не в принадлежащих местах для содержания
подводной гоньбы станциями», диярсез.
– Һай, алай кулга ук тоттырып җибәрсәк, азагы хәерле буласына
өмет зур, шөкер. Язмадык түгел, яздык, әле вулысыбыз Казан
губернасына караган чакта да прошениелар җибәрдек, инде килеп
кырык дүртенче елда Оренбург губернасына кертеп куйдылар бит –
андагы кәнсәләриягә дә яздык. Әллә барып җитмәде, әллә караулары
шуның ише генә булды. Татарча язганны русчага аударып та җибәреп
карадык, фәтвәсе генә күренмәде... Болай үз кулың белән алып китәм
дип торгач инде...
Мотыйгулла картның тимерне кызуында суга торган гадәте элек-
электән килә, уртанчы улы Күнүрне тиз генә язу карасы, кәгазь алып
чыгарга дип өйгә ашыктырды. Ул эскәмиядән кузгалган мәлдә өстәл
башында әле дә булса җиденче төшен күрә-күрә йоклап утырган
памушник дертләп куйды, әмма уянмады.
– Алҗуы җиткән юлдашыңның, – диде Мотыйгулла, исәпкә
бар – санга юк «юлдаш»ны әдәп өчен генә телгә алып. – Кече өйгә
урын әзерләнгән, кертеп яткырыйкмы әллә?
Тәфкилев авызын кыйшайтып, кул гына селтәде. Бая өзелгән сүзне
онытмыйча, ялгап китәргә ниятләве булды бугай.
– Язуын татарча язасыз, сөйләшүен татарча сөйләшәсез, ну
җыеныгыз башкорт катламына кергәнсез, ә? – Картлачның күзләре сынаулы караш белән башта Мотыйгуллага, аннан Миртимергә
текәлде. Сукыр лампа яктысында бу ике күз таш балбалга уелган
чокырларны хәтерләтте.
– Кешегә җаны да, малы да кадерле бит, морза. Пётр патша заманында
җан башыннан бер сум ун тиен салым түләп торды татар, башкорт
булып дәфтәргә теркәлсә, йорт башыннан тиеннәр генә түләде. Йөгерә-
йөгерә язылырсың. Тирә-якта башкорт дип язылганнар да, татар,
типтәр дип йөргәннәр дә бергә укмашып яшәп ятабыз. Телебез бер,
динебез бер, бүлешәсе нәрсә юк. Барысы да бер Аллаһ биргән нигъмәт,
атабыз Адәм балалары без. Әүвәл бабабыз Гәрәйдән татар булып
киләбез, нәселебездә затлы кан ага, әлхәмдүлилләһ! – Мотыйгулла,
горурлануын көр тавышына чыгарып, уклау йоткандай болай да төз
аркасын турайтыбрак куйды. Мондый түрәләр белән бүгенгедәй кич
утыруларның, сүз алышуларның азагы ничек булырга мөмкин икәнен
бик яхшы белә ул; кул-кулны, ике кул битне юа дигәндәй, файдаланып
калырга җай бар икән, нигә кәнфитләнеп торырга? Әнәтерәк, дөньясы
болганган чак, яхшы аты, яхшы коралы булган башкорт-мишәр
ирләрен пахудка чакырып кына торалар. Миртимере әлерәк борылып
кайтты – патшабикәдән янә ым гына булсын, тәүлек эчендә тагын җыеп
китүләре бар. Әзер булып торыгыз, дигәннәр. Төркичәгә дә, русчага да
грамотасы булганнар аерата санда. Миртимернең тирә-якта исеме-даны
бар, сугыш кирәк-ярагына бирерлек малы бар – гади солдат исәбендә
йөрми-йөрүен. Алай да инде җилле егет чагы түгел, дуамаллыгы да
бар – кылыч күтәреп йөрмәсә дә ярар иде...
Ахырзаман алды дигәннәре шушы микән – аның уйларын
укыгандай, Тәфкилев сүз җебен нәкъ шул тирәгә борды. Ачы бал
үзенекен иттеме, теле чишелә төште.
– Татарларга таянырга була. Атлар шәп, җайдаклар шәп. Эчмәгәч,
тәртип тә бар. Менә Дон казаклары ут чәчеп торалар, аларда ук-
кылыч кына түгел, мылтык та күп. Нооо... Ял иткәндә яраталар инде
моның ишене, ай яраталар... – Тәфкилев алдында торган тустаганнан
бал уртлап куйды. – Императрица Елизавета Петровна янында
җыелдык. Барыбер бу пруссакларның, Фридрихның арт сабагын
укытмый булмас, диләр пайтәхеттә. Алайса, үзен «Җиңелмәс» дип
атап, дөньяны яулап алмакчы булып маташа. Рәсәйне саклаучы
казак гаскәрләренә кызу урак өсте башлана. Менә нәрсә, Миртимер
Мутигуллович... Синнән дә ярдәм кирәк. Волость старшинасы
буларак, гаскәргә атлар, акча, фураж мәсьәләсендә дим. Аннан,
аерым башкорт-мишәр отрядларын оештыру турында да сүз булды.
Җәйгәме, көзгәме – карарбыз. Волостьтагы егетләрнең иң асылларын
барлауны үз өстеңә алырсың. Атлары үшән булмасын. Икешәр ат
ияртерлекләрен чамала. Үзең җитәкчелек итәрсең. Дальше күз күрер.
«Кирәк, бир» дигәнгә гомер буе күнегелгән – бу сүзләр табын янындагыларга яңалык булып тоелмады. Ә менә «сугыш» дигән сүз
сискәндерде. Тагын халыкны «ду» китереп урыныннан кузгалтырлар
микән... Яхшы аты, яхшы коралы булган асыл егетләр аяк астында
аунап ятмый, алар – әнә, Миртимер кебекләрнең уллары. Кемдер акча
түләп, үзләре урынына кеше яллап, «наёмщик» итеп җибәрер, кемдер,
жалованьесына кызыгып, үзем барам, дияр... Йа Хода, ни көтәдер тагын...
Мәҗлес шактый озакка сузылды. Инде прошение да язылган, язу
карасы кипкән, Миртимернең култамгасын саласы, аннан Тәфкилевның
кулына тоттырасы гына калган иде. Миртимер берара уйланып торды
да, имзасын Миртимер Мутигуллин дип язып маташмаска булды. Бу
прошениены әллә ничә кат күчереп язачакларын, күчергәндә төркичә
исемне тудырган атаң да танымаслык итеп бозып бетерәчәкләрен
искәртте бит Тәфкилев. Шуңа, кыскартып, Тимер Мутаев дип язарга
ниятләде. Әле сотник чагында ук русча документларга шулай тамгалый
иде. Мутаев диюе шулай да күңеленә бер дә яткан ише түгел, әгәр
Мутин дип кенә калдырса? Шәт, атасы үпкәләмәс...
Иртәгәсен, Тәфкилев утырган кибитка авыл урамыннан узганда,
аның артыннан пар атлар җигелгән тагын ике арба Оренбург якларына
кузгалды. Юл уңаеннан сугылган бер генә җирдән дә буш кул белән
китәргә гадәтләнмәгән түрә өчен төн ката күчтәнәч әзерләгәннәр
иде: Мотыйгулла үз кулы белән талдан үргән кәрҗиннәр, елкылдап
торган кеш, ондатра тиреләре, таң алдыннан гына суеп, бозылмасын
өчен кычыткан яфраклары белән уратылган сарык ите, шулай ук
кычытканга төрелеп, агач кисмәккә тутырылган чөгә, карабалык, сыла,
җәен балыклары, ат казылыгы, тәпән-тәпән бал, кечкенә мичкәләргә
салынган сары май, катлы-катлы гөбәдияләр Котлымөхәммәт морзадан
гына түгел, татар сыйларын авыз итәргә, аннан ашаган табагына
төкерергә яраткан башка түрәләрдән дә артмый иде шул. Ярый инде,
эт күңеле бер сөяк – берникадәр вакыттан соң прошение буенча эш
кузгатылып, өяздәге ямчы станцияләре указ буенча җайга салыначак,
авыллар үзләрен изеп торган өстәмә йөктән котылачак иде...
Арбалар, авылдан чыгып, олы юлга төшкәндә, Өлкәр тавы ягыннан
янә козгыннар коңгылдаганы ишетелеп калды. Гүя аларның шушы
арбалар, атларның да күчтәнәч хисабыннан киткәнен, әмма алай
гына убыр авызыннан котылу һич мөмкин булмаслыгын, ул авызга
маллар гына түгел, бихисап җаннар да кирәклеген бик яхшы белеп,
үзләренчә каһкаһәләп көлүләре иде.
1 Садак – җәя һәм ук йөртү җайланмасы.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев