Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
1 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Кайберләренең иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән иде, җир йөзендәге мондый мәрхәмәтсезлеккә – тарихтан сабак ала белми әледән-әле кабатланып торучы сугыш афәтенә, адәм баласы булып туганнар йөзендәге вәхшилеккә шаккатып туймагандай, кайсы шомырттай кара, кайсы күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шыр ачып катып калган иде. Алар арасында күпме якташларын, күпме татарларны күрде Гарифҗан! -
30 ноябрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Таң атканда гына өй эче кинәт тынлыкка күмелде. Тынычланып, башын мендәргә терәгән Мөкәррәмәгә генә йокы кермәде. Сыер саварга иртәрәк икәнен чамалап, черем итеп алырга җыенса да, күзләре шыр ачык иде. Үрмәкүч пәрәвезедәй чолгарга иткән уйлар ятьмәсеннән котылырга теләп, әле уңга, әле сулга әйләнде – йөрәгенә тынгылык иңмәде. -
29 ноябрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Сабыйларына күз-колак булырга вакытлары да, хаклары да җуелган әниләрнең кул-аягын колхоз эше тышаулаган: алар кем өчендер бары тик эш аты... Шуның аркасында төзәтеп булмас үкенечләре дә җитәрлек шул. Кәүсәр абыйсының язмышын гына кара... Аны күреп белмәсә дә, әти-әнисе өчен мәңгелек яра икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан... Эштән кайтып килешләренә унбер яшьлек улларының үле гәүдәсе генә каршы алсын әле... -
28 ноябрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (повесть)
Бу афәт башланганнан бирле кешеләрнең күпләп-күпләп урын өстенә егылуы, ис тә, тәм дә тоймыйча, сулыш алалмыйча интегеп, бүлнискә озатылуы, көн саен кемнеңдер вафат булуы турындагы хәбәрләргә колак хәтта күнегеп килә иде инде. Әлеге коточкыч хәлләр бик якында, янәшәдә генә булса да, миңа кагылмас, читләп үтәр дигән өмет уты вакыт-вакыт пыскып янса да, кайчак бик ялкынланып дөрләсә дә, ул ут бар иде. Гаҗәп, аңа сүнәр өчен күп кирәкми икән... -
5 октябрь 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)
Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? -
3 октябрь 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
16 сентябрь 2025 - 15:00
АБАГАЛАР ЧӘЧӘК АТСА...
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Абага алмасы ачы була» (Р.Сабыр) спектаклен кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул. -
18 август 2025 - 13:00
Ошбу җиһанда якты юл...
«Аллаһы Тәгалә – сабырлык итүчеләр белән» «Бәкара», 249 нчы аять -
9 июль 2025 - 17:00
Яшәү җыры
Бер, бары тик бер сүз – «Әфганстанда» дип хәбәр итүең җитә, әнкәң дә сиңа кушылып шул ук ялкыннарда яна... Әнә, янәшәдәге егетләрнең берсе хатка: «Мин Монголиядә», дип язып маташа – конверттагы кыр почтасы номерына карап, чит илдә икәнен барыбер чамалаячаклар... «Әни авыру минем, Әфганда дисәм, шунда ук үләчәк» -
1 июль 2025 - 17:00
ЖУРНАЛНЫ ТАТАР ЯШӘТӘ
Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без яратабыз юанырга һәм бер-беребезне юатырга, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да. Ләкин милләт язмышы бервакытта да шомартуга мохтаҗ түгел һәм безнең алдагы мәсләгебез – еракка китеп карау. -
12 май 2025 - 11:00
Бу хыяллар нигә якты дисәң...
Түбән Кама шәһәренә беренче тапкыр аяк баскан кеше яшеллеккә күмелгән урамнарга, матурлыгы белән күзне камаштырган дүрт манаралы Җәмигъ мәчетенә, Тукайның әкият геройлары белән каршы алган гаҗәеп ял паркына игътибар итми калмый. -
6 май 2025 - 17:00
«Кеше бәясен халкы билгели...»
Татар халкы – Тукайлы халык. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасен иҗатында чагылдырырга өлгергән олуг шагыйрьне, үзе үк әйткәнчә, маңгаеннан сыйпап, шул ук милләте үстергән, Арчаның Кушлавычы, Өчилесе, Кырлае, өзелергә торган гомер җебен ялгап, яшәү суты биргән. -
21 март 2025 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
15 декабрь 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның ахыры)
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап кына күрсәтер идем. -
14 декабрь 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар, тавыш-тыннары юк. Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган тавыклар янына торып чаптык.