КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң?
Катнашалар:
Х а т ы н
И р
А н а
К ы з
Е г е т
Д у с
Х а н ы м
Сәхнә идәне шахмат тактасын хәтерләтә. Вакыйга шушында, бер генә урында бара. Катнашучылар – әйтерсең лә шахмат фигуралары, алар тамаша дәвамында кереп-чыгып йөрмиләр, һәрчак сәхнәдә, «тактада». Арткы планда ярым түгәрәк рәвешендә капма-каршы куелган ике карават, ул урталай киселгән алма рәвешендә. Пәрдә ачылганда, үзәкләрне өзеп бишек җыры ишетелә, ул җанны иркәли, колакны иркәли.
Бераздан аны күмәргә теләгәндәй, ерактан заманча, дөбер-шатырга корылган музыка кушыла. Ул көчәйгәннән-көчәя, бермәлне бишек җырын бөтенләй күмеп китә.
Алгы планда е г е т планшетта уйнап утыра, к ы зның колагында колакчыннар, ул җыр тыңлый. Музыка тавышы тына.
Хатын (караватта яткан җиреннән башын күтәреп). Су... Берәрегез су гына бирсә...
Җавап кайтаручы юк. Хәлсезләнеп, кире ята. Бераздан көч-хәл белән торырга маташа. Егет аны күреп ала.
Егет (канәгатьсез генә). Нәрсә?
Хатын. Су... Тамагым яна...
Егет (Кызның колагындагы колакчынын йолкып ала). Бар әле, су алып чык.
Кыз. Нигә мин? Сиңа әйткән бит.
Егет. Кулың каламыни инде? Уйнап бетерәсе иде.
Кыз. Күреп торасың бит, мин җыр тыңлыйм.
Егет. Синең шул булыр. (Тавышын йомшартып, ясалмалык белән) Бар инде.
Кыз. Үзеңә кирәктә нинди тон белән эндәшәсең, ә?
Егет. Дура.
Кулын селтәп, карават башындагы стаканга үрелмәкче була. Хатын инде торып чыгып киткән. Егет ишеккә барып карый да кире утыра.
Х а т ы н көч-хәл белән чыгып, урынга ятмакчы була, кулындагы стаканы төшеп ватыла.
Егет. Үзем алып чыга идем бит инде. Ну вот... (Кызның колагындагы колакчынын йолкып ала).
Кыз. Нишлисең соң син? Па гына кайтсын, яме?
Егет. Себереп ал. Минем уен бетә...
Кыз (чыраен сытып). Ма, ну кайчан тереләсең инде син? Туйдырды инде. Чәйне мин яса, өстәлне мин җыештыр.
Егет. Син кыз кеше, эшең шул.
Кыз. Егет кешегә идән себерергә ярамыймы әллә?
Егет. Кыенмыни инде? Себерке, соскы аласың да...
Кыз. Менә, менә, бер кыенлыгы да юк. Үзең дә себерке, соскы аласың да...
Әйләнеп карыйлар. Х а т ы н көч-хәл белән идәндәге стакан ватыкларын соскыга җыя.
Кыз. Үзем түгәрмен, шунда торып торсын.
Егет. Да, тагын берәр атнадан.
Кыз. Бәйләнмә әле. Кая соң бу әти? Таң ата бит инде.
И р алгы планга уза.
Кыз. Чё шулай озак?
Ир. Эшләр, кызым, эшләр.
Егет (мыскыллы елмаеп). Иртәнге өчкә хәтлеме?
И р хатын яткан якка текәлеп карый.
Ир. Дару эчтеме?
К ы з белән е г е т иңсәләрен җыералар.
Кыз. Эчкәндер.
Егет. Бездән сорамады.
Ир. Нигә йокламыйсыз?
Кыз. Ә минем йокы килми.
Егет. Канишны. Көндез бердә тор да.
Кыз. Үзеңне бел. Миннән ун минутка алдан торган икән берәү.
И р карап-карап тора да кәчтүмен салып киерелә, йокларга җыена.
Кыз. Па, акча калдыр әле.
И р кесәсеннән шактый акча чыгарып, к ы зга суза.
Егет. Ә миңа?
Ир. Син кая барасың?
Егет. Курыкма. Анда йөрмим. Беләсең, завязал...
Ир (акча биреп). Сез анда чамалап... Тәртип булсын, яме?
Кыз, Егет. Все о ,кей, па!
Караңгылана. Ут яктысы х а т ы нга төшә. Ул көчкә торып, сөялеп утыра.
Хатын. Нишләп шулкадәр салкын? Тышта яз. Җылыткандыр бит инде.
Тормакчы була. Урындык аркасына тотына, урындык авып китә. Тавышка и р торып утыра.
Ир. Нәрсә, су кирәкме?
Хатын. Юк. Салкын.
Ир. Соң, юрганыңны бөркән.
Хатын. Җылы керми. Дөньясы салкын.
Ир. Тагын башлана инде... Мә, җәймәне бирәм.
Хатын. Кирәкми. Шкафтан мамык шәлне генә табып бирсәң.
Ир. Төн уртасында шәл эзлимме инде?
Хатын. Өске киштәдә. Уң як почмакта.
Ир (кулында шәл. Эченнән тәмәкеләр төшә). Монысы нәрсә тагын?
Хатын. Тәмәке. Көя төшмәскә.
Ир. Болай да кортлап беткән иске шәл түгелме соң?
Хатын. Иске түгел. Әнкәйдән калган.
Ир. Моның ни җылысы булсын.
Хатын. Бар. Әнкәй шәле ул.
Ир. Бүтән кирәк нәрсә юкмы? Бер торганда әйтеп кал да... Хатын. Тынычлап йокла. Берни дә кирәкми.
Ир. Тынычлап, имеш. Йокларсың...
Ята, җәймәсен башыннан бөркәнә.
Хатын (шәлне кулында таратып). Кәҗә мамыгыннан. Әнкәй
үзе бәйләгән иде. Бакчы, күзе киткән. Югыйсә, элегрәк күргән идем бит, шунда эләктереп кенә куясы бит. Бу кадәр үк сүтелмәгән дә булыр иде. Юк инде, башында ук кул җитмәгәч... Сүтелә-сүтелә кая кадәр җиткән диген. Башында ук кул җитмәгәч, вакытында текмәгәч...
Исеңдәме, теге чакны әйтәм. Син институттан каникулга кайткан идең. Әкәмәт салкын иде ул кыш. Әнкәйдән кич чыгыйм әле дип сорыйсы килә – әткәйнең талканы коры, аннан куркам. Шушы шәлне башыма урадым да, олы ападан печенье табасы алып кайтам дип чыгып киттем. Коймак пешергән идем ул көнне. «Камыры калды, шуннан печенье пешерәм әле», дигән булдым. Коймак камырыннан кем печенье пешерсен инде, йә? Әнкәй сизенгәндер, аягыңа киез итек ки, катасың бит, дип кычкырып калды.
И р урынында бөтерелеп, борылып ята.
Хатын. Табага чынлап та бардым. Шуны күтәреп, олы апалардан чыгып килгәндә, пәлтә җиңеннән эләктереп алдың, исеңдәме?
Х а т ы н шәлне башына урап, алгы планга килә. Аның яшь чагы. И р урыныннан тора. Аның да е г е т чагы. Шул чорлардан үзәк өзгеч дәрәҗәдә һәркемгә таныш көй ишетелә...
Хатын. Әлләй, котымны алдың бит!
Ир. Чү-чү, башымны яра күрмә. Мине эзләп чыктыңмы?
Хатын. Кайтканыңны да ишетмәгән идем.
Ир. Шулайдыр. Әйтәм җирле бер алдыңа, биш артыңа карый-карый йөгердең.
Хатын. Әллә артымнан күзәтеп килгән инде?
Ир. Эндәшми түздем. Атлауларыңа тиклем сагынган идем, рәхәтләнеп күзәттем.
Хатын (бәхетле елмаеп, аңа сыена). Ә мин сине сагынырга өлгермәдем.
Ир. Юкмы? Мин синеме, мин сине....
Хатын. Күтәрмә, төшер, кеше күрсә...
Ир. Синнән коймак исе килә.
Хатын. Шәлгә сеңгәндер. Төшер инде.
Ир. Төшермим әле. Шулкадәр сагындым, саташырлык булып сагындым үзеңне.
Хатын. Мин дә... Үзем сагынам, үзем әнкәйләр күрмәгәндә елыйм. Шәһәргә киткәч, мине оныткансыңдыр, әллә нинди фыртавай кызлар очраткансыңдыр дип уйлап, хыялланып беттем.
Ир. Фыртавай кызлар?
Хатын. Алардан коймак исе дә килмидер.
Ир. Кәнишне. Алар коймак пешерә белә, дисеңме әллә?
Хатын. И, көлә берәү... Озакка кайттыңмы?
Ир. Әллә куасың да инде?
Хатын. Сакалың бар бугай, битемне кытыклый.
Ир. Кулларың боз булган. Туңдыңмы әллә?
Хатын. Юк ла, җылы бит.
Ир. Җылы? Әйе шул, утыз градус кына дигәннәр иде бүген. Хатын. Ә миңа салкын түгел.
Ир. Мин яныңда булганга ул, беләсеңме?
Хатын. И, телгә остарган берәү. Шәһәрдә ярты ел укыдым дигәч тә.
Ир (пышылдый). Шулкадәр сагындым. Көзгә син дә укырга килсәң, мин сине бер минутка да үземнән калдырмыйм, белеп тор.
Хатын. Ярар. Култык астыңа кыстырырсың да гел үзең белән йөртерсең.
Ир. Син минем күлмәк кесәсенә дә сыясың. Йә куенымда, җылыда гына йөрерсең. Менә бүгенге кебек.
Хатын. Кызык булыр иде, әйеме, күз нурым. Бар дөньясы салкыннан калтырап торганда, мин синең куеныңнан башымны чыгарыр идем дә, «миңа җылы, миңа рәхәт» дип кычкырыр идем.
Ир. Ә нигә көләсең? Чынлап та, мин сине беркайчан да туңдырмам, сылуым. Ышанасыңмы?
Хатын. Ышанам. Мин сиңа ышанам, күз нурым.
Ут х а т ы нга төшә. Ул артка чигенә, шәлне сала, сабый бала кебек тотып, кулында тирбәтә.
Хатын. Улыбызны алып кайткан көнне онытмагансыңдыр. Дөньясында бер бәхетле идек, әйеме? Тулай торак бүлмәсендә торабыз, дөньябыз шып-шыр. Өстәл, ике урындык, караватыбыз бар. Әллә ниткән еллар булды бит ул. Әткәйләр ел буе хезмәт хакы күрми эшләде. Безгә тигән стипендия өч-дүрт көн тамак ялгарга җиткәндер. Әйтергә оят, кашык-чәнечкене дә аскы каттагы ашханәдән кыстырып мендек бит, адәм көлкесе. Ә пычакны үзебез сатып алдык! Каршы яктагы «Хозмаг»тан. Исеңдәме? Бәбәй алып кайттык – бишек тә, коляска да юк. Әнкәй кунакка килгән иде, жәлләгәндер инде – башына бәйләгән шәлен калдырып китте.
А н а алгы планга уза. Шәлне иңбашына сала. Урындыкта утырган е г е тнең башыннан сыйпап сөя.
Ана. Бәхеткәйләре булсын берүк. Ата-аналы, алтын канатлы, бәхетле, тәүфыйклы булсын!
Хатын. Әнкәй, карый белерменме икән?
Ана. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр, кызым. Карамый ни... Хатын-кызның төп эше шул инде ул – бала карау, аны тәрбияләү.
Хатын. Син безнең бишебезне ничекләр үстергәнсеңдер, хәзер генә шаккатам, әнкәй! Бер төндә кырык уянырга кирәк бит.
Ана. И балам... Төнлә уянулары гына ни аның?! Бала тездә чакта сөйдерә, менә тездән төшкәч көйдерә шул ул... (Түшәмгә текәлеп тора). Таш калада бишек асарга да җай юк, әй. Аста да таш, өстә дә таш дигәндәй.
Ир. Әби, хәзер бишек модада түгел. Киләсе атнада коляска алып кайтам.
Хатын. Бишектә рәхәтрәктер кебек.
Ир. Урамга чыгам дисәң, барыбер коляска кирәк.
Ана (иңбашындагы шәлен сүтеп, шуңа бала төргәндәй итә). Бала алдында дилбегәне берегез уңга, икенчегез сулга тартмагыз берүк.
Ир. Безнең әби әллә нинди галимнәрне бәреп ега, әйеме, сылуым?
Хатын. Әнкәйнең тел сандыгын актарсаңмы...
Ана. Сандык дип... (Көлә). Сөйләнелә инде, балалар, тел сөяксез бит.
Хатын. Шәлеңне нишләтүең, әнкәй?
Ана. Бәләкәй чакта сине гел шуңа төреп үстердем. Ябыграк идең бит, җил тимәсен, туңмасын ди торган идем. Ике башын төйнәп бәйли идем дә, шулай үземчә бишек ясап, үзем белән бер тотам калдырмый йөртә идем.
Ир. Әби, кызың хәзер дә шулай иркә, җылы куенда гына яши. Хатын. Әнкәй алдында... Мине оятка калдырып тагын...
Ана. Бәхетегезгә күз тимәсен берүк, балалар. Икегез бер сүздә булсагыз, арагызга сүз дә, күз дә кермәс, иншалла!
А н а арткы планга уза. И р белән х а т ы н бер-берсенә сыенып торалар. Шәлнең ике башын төйнәп, бишек рәвешенә китерәләр.
Хатын. Бу катыргысы нигә инде?
Ир. Аркасы бөкрәймәсен дим. Болай җайлырак бит.
Хатын. Каты булмасмы?
Ир. Бала-чаганы бәләкәйдән үк катыга күнектерергә кирәк аны. Хатын. Ул шундый нәни, шундый йомшак! Кул аркаларын кара әле, пешкән кабартма кебек, әйеме, күз нурым?
Ир. Коймак кебек диген, сылуым. Син бит коймак яратасың. Хатын. Сиңа көләргә генә булсын.
Ир. Бәхетемнән көләм. Янымда – син, алдымда – баһадирдай улым. Тагын ни кирәк?
Хатын. Кирәктән күп әйбер юк анысы.
Ир. Киләсе атнада зарплата булырга тиеш, вәгъдә иттеләр. Хатын (авыр сулап). Инде өченче ай вәгъдә итәләр.
Ир. Авыл булганда, ач утырмыйбыз анысы.
Хатын. Әйтмә дә. Әле дә ярый ике яклап әткәй-әнкәйләр булыша. Ите, бәрәңгесе, оны дигәндәй... Мес-мес килеп йоклый, әллә елмая да инде?
Ир. Төш күрәдер. Елмаюы синекенә охшаган.
Хатын. Борыны тач синеке.
Ир. Кашларын кара әле, алары – синеке.
Хатын. Колаклары – синеке.
Ир. Ә син – минеке.
Хатын (ирнең кочагына сыенып). Бәхет шушыдыр инде ул, әйеме, күз нурым?
Ир (хатынны кулларына күтәреп). Улыбыз янына кап-кара күзле бер кыз да алып кайтсак, бәхетебез дә түп-түгәрәк булачак, сылуым!
Хатын. Бар почмак та түгәрәкләнсә, берәр җире кителә генә башламасын дип куркам, күз нурым!
Х а т ы н арткы планга уза. Кулында – бала биләве итеп тоткан шәле.
Хатын. И, бәхетле чак булган да инде, әйеме? Малыбыз юк иде – җан җылысы бар иде...
Д у с һәм х а н ым алга узалар. Икесе дә затлы киенгәннәр.
Дус. Шушындый дырада яшәп ятасыңмыни? Кем уйлаган... Безнең группада иң башлы егет идең түгелме? Кызыл диплом һәм эт оясы чаклы бүлмә.
Ир. Олырагы да булыр. Эшләп торам бит.
Дус. Эшләп? Ха-ха-ха... Заводта инженер булыпмы?
Хатын. Әйдәгез, утырыгыз, урнашыгыз әле. Монда бераз кысанрак инде, гаеп итмәссез.
Ханым. Да-а... Шушында ике бала үстерәсезме?
Хатын (бәхетле елмаеп). Тәгәрәп үсеп киләләр күз нурларым. Ханым. Без бала дип ашыкмадык. Үзең өчен яшәп калырга кирәк.
Хатын. Шулар белән әвәрә килә-килә яшибез, зарланмыйбыз.
Дус. Кичә сине очраткач, кызык булып китте. Укып бетергәнгә ничә, биш ел үттеме? Дөресен әйткәндә, беркемне күргәнем, сөйләшкәнем юк. Вакыт җитми, дөнья куабыз. Бүген җай чыкты. Тукта, мин әйтәм, килеп күреп китим, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз дим (як-ягына карана).
Ир. Күңел киң булса, сыябыз, борчылма. Безнең үзебезчә, барысы да бик гади инде...
Ханым. Минеке өйдә сирәк була. Кайчак атналар буе күрмим үзен.
Хатын. Читкә йөреп эшлимени?
Ханым (ирен чите белән ачы елмаеп). Кайсы читтә йөргәнен этем белсен... Үзенең салоннарына баш-аягы белән чумган. Хатын (төшенеп җитмәсә дә). Ә-ә-ә...
Ханым. Ярар, акчаны учы-учы белән кайтарып бирә, минем нишләгәнемә, нәрсә алганыма кысылмый – шунысына рәхмәт. Дус. Шуңа аптырыйм: нинди шәп момент булды, кем күпме каера алды – чумырды гына. Син нишләп болай йоклап калдың ул, ә?
Ир. Нишләргә тиеш идем соң мин?
Дус. Нишләргә, нишләргә... Бераз гына мозгаларыңны селкетергә кирәк иде. Акча алышынган моментта мин никадәр кредит алдым, күпме техника, фатир эләктереп калдым. Бер төн эчендә ул кредитым тиеннәргә әйләнде дә куйды. Айн момент илтеп түләдем ул копейкаларны. Шул чакта милеккә әйләндереп калмаган булсам, мин дә бүген синең шикелле шымытыр кочаклап утырыр идем.
Ир. Бөтен кешегә андый сәләт бирелмәгән шул....
Дус. Минем кебекләр әле ул балыкның эресе түгел. Менә андыйлар йотты инде, акулалар, китлар... Завод-фабрикаларны тиеннәргә эләктереп калдылар. Завод нәрсә, олы бер илне кабып йоттылар, хаха-ха... Ярар, безгә эләккәне дә җитә, зарланмыйбыз...
Хатын. Минем юньләп эшкә дә чыга алганым юк әле. Малай да, кыз да бер-бер артлы тудылар да... Бакча да алып булмый үзләренә, урын юк, диләр.
Ханым. Төртә белмәгәнсеңдер....
Хатын. Нәрсәне?
Ханым. Нәрсәне булсын? Майларга, берәрсен җайларга диюем...
Хатын. Бүтәннәрне майлау түгел, үз балаларыма ак май ашатырга да җай чыкмый кайчак. Әй, ирем исән булсын (ире ягына җылы караш ташлый. Ир дә аңа текәлә. Елмаеп, бер-берсенә күз кысалар). Барысы да рәтләнер.
Ханым. Һавага карап, булыр дип авыз ачып көтеп утырсаңмы? Беркем дә болай гына китереп тоттырмый, матурым.
Хатын. Түшәмеңнән биегрәк сикереп булмый инде.
Ханым (иргә текәлеп карап тора). Иреңнең куллары көчле күренә... Дәртледер, назлыдыр... (Үз иренә карап ала).
Ир. Дөньясы гел болай болганып тормас әле. Бер рәтләнер.
Дус. Син кайсы илдә яшәгәнеңне белмәгән кеше шикелле сөйлисең. Болганудан туктаса, хәзер таяк тыгучысы табыла аның.
Ир. Шулай. Мәңгелек кризис иле диген.
Ханым. Минем дә назда коенып яшисем килә. Янып, кайнарланып! Көчле кулларда тибрәлеп.
Х а т ы н аптырап, д у с ягына ымлый.
Ханым. Аның тормышы үз эзендә – эш, акча, дуслар, сауналар, кызлар... Әй, чукынып кына китсен лә. Күнектем инде. Кесәсендәге акча янчыгы, счёт номерлары, машина ачкычы, хатын – һәр ир кешедә булырга тиешле нәрсәләр барысы да бармы – бар. Аңа шул җитә. Минем тормышыма тыкшынмаса – миңа шул җитә. Ул үзенчә, мин үземчә дөньяның артына типтереп яшибез, ха-ха-ха...
Алгы планда д у с, х а н ы м.
Ханым. Тыңлале...
Дус (кесәсенә тыгылып). Күпме кирәк?
Ханым. Акча түгел. Рәтлерәк эшкә урнаштыр шушыларны. Балалары жалко.
Дус. Ха! Тапмасыннар иде. Минем проблема түгел.
Ханым. Бергә укыган, дус дисең бит.
Дус. Безнең группада егерме дүрт кеше укыды. Мин аларның барысын да кайгыртырга тиешме?
Ханым. Барысын да димим. Менә боларны.
Дус (кыланып). Әллә берәр хәйрия фонды ачып җибәрәсеңме? Сиңа килешә икән бит.
Ханым. Маймылланма. Аны гына эшли аласың бит.
Дус. Мин барысын да эшли алам. Тик үз теләгем белән генә. Яки... алдыма ялынып килсәләр... Ха-ха-ха.
Ханым. Килмәячәк. Андый сорттан түгеллеге йөзенә чыккан. Дус. Тә-ә-к... Хәзер турысын әйт: сиңа балалар жалкомы, әллә аларның аталарымы?
Ханым. Турысын әйтергә? Мин үземне кызганам.
Дус. Кы-зык... Нигә алай булды әле ул?
Ханым. Син бит мин барында да үзеңнең пычрак уйларыңнан арына алмыйсың, шулай бит?
Д у с дәшми.
Ханым (елмаеп). Башыңны җүләргә салма. Ул хатынны күзең белән ничә чишендердең, ә? Хыялыңда син инде аның белән... Дус. О-о! Ир затыннан булсаң, синнән менә дигән Отелло чыгар иде.
Ханым. Тик бу хатын – каты чикләвек. Хәтта синең дә тешең үтмәячәк.
Дус (елмаеп). Мине бөтенләй бетереп ташлавыңмы?
Ханым. Булыш син аларга. Үз эшләрен ачалармы, башкасымы. Ә мин сиңа булышырмын.
Дус. Аптыратыйммы-тинтерәтимме уйныйсың, ә?
Ханым. Син ул чикләвекне ватарсың. Ә мин сиңа булышырмын.
Ут сүнә. Яктыра. К ы з һәм е г е тнең балачаклары. Чүпрәк сумкага уенчыкларын җыялар.
Кыз. Әнием, курчагымны алсам ярыймы?
Егет. Әнием, ә мин машинаны алам.
Хатын. Алыгыз, ал, күз нурларым. Болай сөйләшәбез: еламыйсыз, сугышмыйсыз, тәрбияче апаларны тыңлыйсыз.
Егет. Ә сез безне кайчан килеп аласыз?
Ир. Атналык бакча дип аңлаттым бит, улым. Атна азагында.
Кыз. Әтием, ә атна нәрсә ул, күпме?
Хатын (елмаеп). Менә, бармакларыңны кара әле. Атнада җиде көн. Ә сезне биш көннән соң ялларга алып кайтабыз, яме.
Егет. Нигә шулай озак?
Ир. Кем шыңшый анда безнең? Олы егетебезме, оялмыйчамы? Кыз. Ә мин шыңшымыйм. Минем анда курчакларым кү-үп булачак, әйеме, әнием? Уйныйм да уйныйм, уйныйм да уйныйм...
Хатын. Без әтиең белән эшләребезне җайга салгач, сезне бүтән бакчага күчерербез, яме. Иртән илтеп куярбыз, кич өйгә алып кайтырбыз. Бераз гына түзегез инде, күз нурларым. Ә монысы нигә?
Кыз. Курчагымны төрәм. Өшемәсен өчен.
Хатын. Әбиеңнең иске шәле бит бу, кызым. Калдыр (алып читкә ыргытмакчы була. Шәлне сүтә). Күр әле, бер элмәге ычкынган, күзе киткән. Ярар, бер җай белән эләктереп куярмын (караватка ыргыта).
Егет. Әнием, минем өйдә каласым килә!
Кыз (абыйсына карап торгач). Минем дә, минем дә! Минем сезнең янда буласым килә, әнием! Бакчага барасым килми минем!
Ир. Тавышны бетердек. Киттекме?
Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда ак яулыклы, озын ак күлмәкле
ана. Х а т ы н башын күтәрми генә акча санап, калькуляторда чутлап, кәгазьгә нидер язып утыра. И р киемнәрен сумкага җыя.
Ана. Иртән чабасыз, кич чабасыз. Нәрсә инде бу, кызым?
Хатын. Тагын бер кибет ачтык, әни. Чапмый нишлисең.
Ана. Авылга да юлыгыз сирәгәйде. Балаларны да юньләп күргән юк.
Ир. Аларны атналык лицейга урнаштырдык бит, әби, үзебез дә сагынып кына күрешәбез.
Ана. Башта атналык детсад дидегез, хәзер атналык мәктәп... Хәерле булсын. Хөкүмәт тәрбияли хәзер балаларны, ата-ана түгел.
Ир. Эш бит, әби, эш. Әз генә тукталдыңмы, башкалар таптап китә дә бара. Тәк, мин дә киттем. Берсекөнгә кайтам.
Хатын. Берсекөнгә?
Ир. Мәскәүгә очам. Сәгать өчтә самолёт.
Ир чыгып китә.
Ана. Ала-ай.. Иреңнең кая барганын чыгып китәр минутында гына беләсең түгелме, балам?
Хатын. Бер-береңә хисап биреп торыр чакмы, әнкәй? Башта дустына булган бурычларын түләп бетерик дип чаптык – эш башлаганда ул ярдәм итте бит, хәзер үзебез өчен... Борчылма, күнектек инде. Тормышыбыз бөтен булсын дип тырышабыз. Балалар үсеп килә. Бүтәннәрдән ким булмасыннар, дибез.
Ана. Фатирыгыз болын кебек. Бер-береңне эзләп тапмалы түгел. Ишек төбегездә ике машина.
Хатын. Шәһәр читендә йорт җиткереп киләбез, әнкәй. Осталар икенче ай эшли инде. Анысы хан сарае кебек булачак!
Ана. Хәерле булсын, балам, хәерле булсын!
Хатын. Әллә сөенмисең дә инде, әнкәй?
Ана. Балаң өчен ничек сөенмисең. Ата-ананың бөтен куанычы – балалар бәхете бит инде ул, кызым... Күгәрчен тавында җиләк өлгергән. Син тәгәри-тәгәри, ята-ята җыя торган идең.
Хатын. Нинди җиләк, әнкәй?
Бер генә минут та буш вакыт юк, үзең күрәсең. Җиләк... Күктәге кояшны да күргәнем юк минем хәзер, әнкәй! Товар алып кайтабыз, товар сатабыз, тагын товарга китәбез...
Ана. Авылга кайткач, кич мунчадан чыгып, йолдызларга карап тора торган идең...
Хатын. Мондагы сауналарның үз йолдызы, әнкәй.
Ана. Балаларыңның теле катыланган. Бәләкәй чакларында әтием, әнием дип өзелеп торалар иде, хәзер «па» белән «ма»га әйләнгәнсез икән... Татарча әйткәнне аңлап та бетермиләр. Хатын. Аңлавын аңлыйлар, рәтләп сөйләшмиләр генә.
Ана. Бая кызыңа «күз нурым» дигән идем, кашын җыера. «Нәрсә дигән сүз ул?» – ди. Глазаның лучы дигәч, көләрме дисәм, тагын кашын җыерды.
Хатын. Сораган бар нәрсәләре алларында. Әтиләренең акчадан өзгәне юк. Киемнәре – энә-җептән чыккан.
Ана. Хәерле булсын, балам. Талны яшь чагында бөгеп калсаң гына...
Хатын. Аларны күрергә вакыт та юк, әнкәй. Менә эшләрне җайлап бетерсәк...
Ана. Ай-һай, балам... Дөньяның койрыгын тота алырсыз микән? Барыбыз да шулай дигән булабыз: менә моны бетерсәк, тегене бетерсәк... Яши башларбыз кебек. Керфегеңне күтәреп карасаң, аһ итәсең. Шәм кебек сызыла да төшә шул гомеркәйләр, сизми дә каласың.
Хатын (елмаеп). Ә безнең барысы да алда әле, әнкәй.
Ана. Мин исән чагында сүземә колак салам димисең...
Хатын. Әнкәй, алай димә, сиңа яшәргә дә яшәргә.
Ана. Әнкәйләр мәңгелек түгел, балам...
Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда и р һәм х а н ы м. Ханым матур нәзек эчке күлмәктән.
Ир. Син унсигез яшьлек кызлар кебек!
Ханым (мут елмаеп). Син дә егетләрдән ким түгел!.. Бу юлы нәрсә уйлап чыгардың?
Ир. Мин Мәскәүдә. Берсекөнгә генә кайтам.
Ханым. Ә мин хатыныңа шалтыратсам? Ирең минем янда, борын төбеңдә генә дип әйтеп ташласам?
Ир. Өлгермәячәксең. Син шалтыратканчы, мин сине тотып ашап бетерәм. Менә болай...
Ханым. Кулларың көчле. Дәртле син, артык кайнар. Мин моны беренче күрүдә үк аңладым. Хатының бәхетле.
Ир. Сине дә бәхетле итеп кенә торам түгелме?
Ханым. Чөнки мин шулай теләдем. Беләсең: мин буйсындырырга яратам.
Ир. Беләм. Мине дә туры юлдан син генә тайпылдырдың. Ханым. Үрнәк ир. Тәртипле ата. Әүлиядай гаилә башлыгы... идең.
Ир. Бер күз сирпүең җитте.
Ханым. Бер түгел, алдашма. Бирешмичә байтак түздең.
Ир. Сезгә баргач, үзең өскә ташландың бит.
Ханым. Ә нишләргә кушасың? Минеке атна ярым югалып йөрде, ләх булып кайтып егылды. Нәкъ шул чагында килеп кермәсәң. Ир. Ә син үтә күренмәле эчке күлмәктән муеныма сарылмасаң... Ханым. Каным кайный минем, аңлыйсыңмы, каным кайный!
Ир. Хәзер суытабыз аны!
Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда х а т ы н һәм д у с.
Дус. Эшләр гөрлиме?
Хатын. Зарланмыйбыз.
Дус. Хуҗа күренмиме әллә?
Хатын. Ул Мәскәүдә, берсекөнгә генә кайта.
Дус. Мәскәүдә? Һы... Шушындый сылу хатынын ялгыз калдырыпмы?
Хатын. Кирәкми. Кырык кат әйттем. Миңа бәйләнергә кирәкми. Дус. Аптырыйм мин сиңа. Укаң коеламы инде, йә? Бер генә булса да яратасым килә үзеңне.
Хатын. Меңенче тапкыр кабатлыйсың бугай. Телеңне юкка әрәм итәсең.
Дус. Да-а... Эт симерсә, хуҗасын тешли, ди.
Хатын. Мине эткә, үзеңне хуҗага тиңләвеңме бу?
Дус. Юк. Просто шулкадәр яхшылыкларымнан соң бер генә тапкыр булса да якты чырайга лаектыр бит инде мин?
Хатын. Үз вакытында булыштың, рәхмәт. Синең ярдәм белән аякка бастык. Бурычларыбызны акчалата гына түләп бетерү җитмәдеме, инде мин дә кирәкме?
Дус. Ачы телле син. Турыдан ярып сөйләшәсең. Шуңа күрә ошыйсың да.
Хатын. Кызларны пирчәткә урынына алыштырып торырга мөмкинлегең бар.
Дус. Бар. Алыштырам да.
Хатын. Шулай булгач? Мин нәрсәгә кирәк сиңа?
Дус. Бәлки, кызык өчендер. Моңарчы үземне кире какканнарын күргәнем булмады бит.
Хатын. Минем ирем сине үзенең дусты дип саный.
Дус. Санасын. Дөрес эшли.
Хатын. Ә бит син җирәнгеч кеше.
Дус. Ир-атлар барысы да шулай.
Син әллә үз иреңне башка камырдан әвәләнгән дип саныйсыңмы?
Хатын. Ул хамелеон түгел.
Дус. Их, бу хатын-кыз. Чәче озын, акылы кыска... Син аны бу минутта чыннан да Мәскәүдә дип уйлыйсыңмы?
Хатын. Ул Мәскәүдә.
Дус. Әгәр мин сиңа ул Мәскәүнең шәһәрнең теге очындагы өч бүлмәле фатирда икәнен расласам? Кем белән икәнен дә әйтеп бирсәм?
Х а т ы н дәшми.
Дус. Беләсеңме, син ике гасыр арасында адашыбрак калгансың бугай. Берьюлы ак та, кара да булырга исәп, ә? Юк инде, җаныңны акчага саткансың икән, синең табынганың, сәҗдә кылганың – бары тик акча, акча, акча гына була ала, җанкисәгем. Ә акча ул – сине кол итә, үз кубызына теләгән көенә биетә. Аһ, ничек дәртле, ничек сихерле аның көе?! Елан кебек, телләреңне асылындыра-асылындыра биисең. Хәлең бетеп туктарга уйласаң да, ул көй сине мәрткә киткән җиреңнән кабат торгызып биетә. Ач күзеңне, дөнья бу, җанкисәгем!
Хатын. Миңа салкын. Мин туңам. Миңа шулкадәр салкын. Артка барып, мамык шәлне ала. Аны тарата. Бая аз гына булып күзе киткән өлеш шактый зурайган.
Алгы планда к ы з. Колагында колакчыннар. Шул көйгә селкенә. Кыз. Ма, син чё? Елыйсың штоли?
Хатын (аңа текәлеп карап тора). Син кайда булдың?
Кыз. Что за вопрос? Кайда булсам да, барыбер түгелмени? Хатын. Мин сиңа сорау бирдем: син кичәдән бирле кайда йөрдең?
Кыз. Мин җавап бирдем. Кайда йөрсәм дә, какая разница? Синең ни эшең бар?
Х а т ы н кисәк кенә К ы зның яңагына сугып җибәрә. Үзе дә куркып китә. К ы з аңа акаеп карый.
Кыз. Одурела штоли? Мин бөтенесен пага сөйлим!
Хатын. Гафу ит. Үзем дә сизми калдым.
Кыз. Минем юклыкны әле генә күрдеңмени? Ә бит мин бөтенләй юк, мин, чыннан да, юк бит, юк!
Хатын. Кызым, тыңла әле...
Кыз. Син миңа «кызым» дидең? Ма, ты чё? Каян килгән сентиментальлек?
Хатын. Мин – синең әниең. Бераз булса да тоныңны үзгәрт.
Кыз. Мин нормальный тон белән сөйләшәм. Һәрвакыт шушы тонда.
Хатын (кызына бик озак текәлеп тора). Синең берәрсенә гашыйк булганың бармы?
Кыз. Мин синең алдыңда отчитываться должна, да?
Хатын (кычкыра). Кызым, мин – синең әниең...
Кыз. Ә мин белми идем. Хаха-ха...
Егет. Чё это с ней?
Хатын. Кемнәр белән, кайларда йөри синең сеңлең?
Егет. Мин каян белим.
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч.
Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? Х а т ы н хәлсезләнеп, караватка утыра.
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: хикәя драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев