Драма рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 декабря 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың ахыры)
К ә р и м . Син хәзер бөтенләй башка кеше... Р о з а . Аның каравы, сез Надия белән элеккечә бәхетле кешеләрдер. Моңарчы белгән кешеләрем арасында сез иң куркынычлары – син һәм Надия. Өч яшьтән бергә, ант, тугрылык, имеш... Сезнең иблисләрегез өч яшькә кадәр, тумыштан ук ярәшкән булганнардыр. К ә р и м . Берәр ярдәм кирәкмиме? Р о з а . Синнән кирәкми. Минем хәзер ярдәм итүчем бар. Син намазымны бүлдең. Хуш! -
12 декабря 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Мин гаеплемени? Р о б е р т . Бөтенләй чит-ят кешегә барысын да ачыктан-ачык сөйләмәгән булсаң, мондый хәл килеп чыкмый иде. -
11 декабря 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Тормыш иптәше. (Стаканнарга сок сала.) Без балалар бакчасыннан ук, өч яшьтән бергә. Бергә үстек, бер партага утырып укыдык. Армиядән көттем. Яшь чакта ук бизнес белән шөгыльләнә башлады. Фирмада синең кебек бер сылу кыз бар иде – бухгалтер. Кәримгә гашыйк булды. Кәрим аны үзенә якын китермәде. Кыз, ачу итеп, аңа подстава ясады. Документларда шефның махинацияләрен Кәрим ясаган дип оештырган. Кәримне дүрт елга хөкем итеп төрмәгә утырттылар. Мин Кәрим өчен көн-төн көрәштем. Мәскәүләргә барып җиттем, ул гаепле түгел икәнне исбатладым. Срогыннан алдан азат иттеләр. Кәрим мине үзенең саклаучы фәрештәсе дип саный. -
10 декабря 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
К ә р и м . Агуны үзе салдымы, синме? М а р а т . Мин аның агу икәнен белмәдем. Роберт Марсович ул вакытта ук Розаның сөяркәсе иде. Идриснең бокалына йоклата торган дару салырга кушты. Коньяк күбрәк салынган бокалга салдым. Бокал да зуррак иде. Алдан шулай сөйләшкән идек – ялгыш Роберт үзе эчмәсен өчен. -
27 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Әтиең сезне ник ташлаганны әйткәнең юк. К ә р и м . Сәбәбен белмим. Әнинең дә әйткәне булмады. Кызганыч, әтине җирләргә барып булмады. Армиядән җибәрмәделәр. Югыйсә әни белән үги әти ул вакытта Чиләбедә яшиләр иде. Алып кайтып җирләсәләр була иде дә. Идел буенда туган кешенең кабере Сургут җирендә. Н а д и я . Ташлап киткән ирне кайсы хатын алып кайтып җирләп йөрер икән? -
19 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
К ә р и м . Сез – 90 нчы елларны узган кеше... Күпне күргәнсез… Күпне үткәнсез... Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм – миңа комачаулаучы кеше бар, аны юлымнан алып атарга булышмассыз микән? Р о б е р т . Безнең шәһәр кешесеме? К ә р и м . Юк. Питерда ул. Монда филиал ачуга комачауларга маташа. Пычрак кеше. Миңа компроматлар җыймакчы була. Үзе булдыксыз. Р о б е р т . Монда бер генә юл бар – аны юк итәргә кирәк. -
17 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Д и н ә . Балачак дустың бит ул синең. Үсмер вакытта бик күркәм йөрдегез, бик матур пар идегез. Синең өчен башка егетләр белән сугышканы да исемдә. Р о з а . Әйе... Тәбриз алдында да читен инде... Д и н ә . Тәбризе ярар... Син Роберт Марсович белән кылтый-пылтый тотма үзеңне. Түз. Аның кебекләр җирдә аунап ятмый. Сабырлыксыз булмый. Менә минем дә җаным бизгән чаклар еш була. Әмма яшибез бит. -
13 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Минем бит бик бәхетлеләрне күргәнем бар. К ә р и м . Син бит аларны тыштан гына күрәсең. Бәхет гади нәрсә түгел. Аны үзеңдә табуы бик авыр. Ә башка җирдә табу – бөтенләй мөмкин түгел. Әкиятләрдә генә ак атка атланып принц килә дә бәхет диңгезенә алып китә. Синең кебекләр күп. Һәммәгезгә принц табылмаячак. Р о з а (куырылып). Сез кырыс сөйләшәсез минем белән. К ә р и м . Мин синең белән үчтеки-үчтеки уйный алмыйм. Р о з а (пауза тотып). Мин сезгә ошыйммы? -
11 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драма)
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз? (Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.) К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист. Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый. -
5 октября 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)
Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? -
3 октября 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
17 июня 2025 - 15:00
Минем Такташ (кечкенә опера өчен либретто)
Бүген дә менә ике хатыңны алдым. Алар, берсеннән-берсе уздырырга теләп, мине тиргиләр. Ниндидер ышанусыз хисләр белән тулы ул хатлар. Биш ел синең белән үткән сансыз минутлар мине сиңа өзелмәслек бәйләгән. Аларны син дә, мин дә өзә алмабыз... -
12 апреля 2025 - 17:00
Мин сине мәңге сөярмен
Миңа – ишеккә таба күрсәттеләр. Авырып түшәк өстендә ятканда, берәү дә күренмәде, мал-мөлкәт бүлешергә көтү кебек җыелдылар. Алар талашып калды, мин чыгып киттем. Бәхет күрмичә, бу дөньядан китәрмен дип уйлый идем... -
25 декабря 2024 - 15:00
Хәтер хөкеме
Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем... -
22 февраля 2024 - 09:00
Чия тавы (ахыры)
А л с у. Илдар, нишләдең син? И л д а р. Аттым этне. Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра... А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында... М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.)