БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Мин гаеплемени? Р о б е р т . Бөтенләй чит-ят кешегә барысын да ачыктан-ачык сөйләмәгән булсаң, мондый хәл килеп чыкмый иде.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
5 күренеш
Роберт кабинеты. Р о б е р т шактый исерек. Ноутбукка карап утыра. Кискен хәрәкәтләр белән өстәлдәге документларны читкә ташлый. Р о з а керә, әкрен генә килеп, киңәшмәләр өстәле янындагы урындыкка утыра.
Р о б е р т . Бик зур кәнәтил чыгардың син. (Виски салынган бокалын тотып, Роза каршысына килеп утыра.)
Р о з а . Мин гаеплемени?
Р о б е р т . Бөтенләй чит-ят кешегә барысын да ачыктан-ачык сөйләмәгән булсаң, мондый хәл килеп чыкмый иде.
Р о з а . Мин ышандым аңа. Син үзең дә аңардан мөкиббән киттең, әле эшкә алмакчы идең.
Р о б е р т (кыҗрап). Ничек булса да, сатлыкҗан син!
Р о з а (текәлеп). Идрисне син үтердеңме?
Р о б е р т . Син нәрсә! Ни сөйлисең син! Нишләп мин үтерим аны?! Син болай да, аның хатыны була торып, минем белән йоклый идең. Нигә миңа аны үтерергә?! Син үзең аны кешегә санамадың. Хәзер балавыз сыгып утырган буласың. Син аңа минем белән хыянәт иткән себерке! Мине гаепләргә маташасыңмы? (Чыраен сыта, эчен тота.) Бәдрәфкә барып килим әле. (Чыгып китә.)
Роза дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән сумкасыннан кечкенә пакет алып, Робертның бокалына агу сала.
Р о б е р т керә. Түрдәге кәнәфиенә барып утыра.
Р о б е р т . Бер кешегә ышанырлык түгел. Һәрвакыт сак булырга кирәк. Кайвакыт, артык ихласланып, кешеләргә ышанам. Кичә кабинетымда видеокүзәтү
аппараты куйдырдым. Киңәшмәдән соң карап, хезмәткәрләремнең мимикаларын, хәрәкәтләрен анализларга әйбәт.
(Компьютерыннан видеоязмаларны карый.) Менә кичәге җыелышта утыралар, кабахәтләр...
Менә бүгенге кадрлар – җыештыручы тумбочка тартмасын ачып карады. Ник карый ул? (Сискәнеп куя.) Стоп! Менә әле хәзер генә, мин бәдрәфкә чыгып
киткәч, син бокалыма нидер салдың. (Нәфрәтләнә.) Золушка моя ненаглядная, нәрсә салдың минем бокалга?
Р о з а (котсыз калып). Бернәрсә дә салмадым.
Р о б е р т . Менә бит, мин чыгып киткәч, нәрсәдер салдың.
Р о з а . Юк! (Урыныннан тора.)
Р о б е р т (якын килеп, бокалны алып). Алайса, эч.
Р о з а (читкә тайпылып). Юк! Роберт эчемлекне түгә. Бокалны стенага бәреп, чәлпәрәмә китерә. Шаркылдап көләргә тотына. Аннары Розага текәлеп карап тора.
Р о б е р т (елмаеп). Син –мразь! Ярар, сиңа ниндидер хисләрем бар иде... Аңлатып була. Ә теге докторга... Мин акыллы, уяу, сизгер кеше... Ничек шул
кешегә ышандым икән! (Башын салындыра.) Хәер, ул ышандыра белә. Кыска гына вакыт эчендә барыбызны да алдады.
Р о з а . Ә мин ул кешегә рәхмәтле. Синең белән араны өзәргә ярдәм итте.
Р о б е р т (кинәт башын калкытып, чыраен сытып). Фу, синең авызыңнан сасы ис килә. Роза кызу-кызу атлап чыгып китә. Роберт шкафтан шешә белән яңа бокал ала. Бер мәлгә уйга кала да бокалны тотып ата һәм шешә борыныннан эчә.
6 күренеш
Т ә б р и з ресторан янындагы койма буенда утыра. Телефонында Кәримнең номерын җыя.
Т ә б р и з . Кәрим абый, сәлам! Син Питерга кайтып җиткәнсеңдер инде... Никтер, синең белән сөйләшәсем килде.
К ә р и м . Син кайда хәзер?
Т ә б р и з . Ресторан янында. Шул ресторан янында.
К ә р и м . Шунда бул. Хәзер килеп җитәм.
Т ә б р и з . Син китмәдеңмени?
К ә р и м . Китмәдем. Көт. Хәзер киләм.
Р о б е р т үтеп бара. Туктап, Тәбризгә карап тора.
Р о б е р т . Розаны көтәсеңме?
Т ә б р и з . Әйе.
Р о б е р т . Бәхетле булыгыз.
Т ә б р и з (торып). Туктагыз әле. Роза гаепле түгел бит иренең үлемендә, шулаймы?
Р о б е р т . Ә кем гаепле?!
Т ә б р и з . Сез бит яхшы беләсез кем икәнне.
Р о б е р т . Роза кушкан бит официантка агу салырга.
Т ә б р и з . Моны кем әйтте?
Р о б е р т . Анысы сиңа нигә? Шуңа күрә кан анализларын да яшерттем, мәетне ярдырмаска куштым. Розаны кызгандым.
(Китә.)
Тәбриз боегып тора.
К ә р и м килә. Иңенә спорт сумкасы аскан. Сүзсез генә, кул биреп күрешәләр. Читкәрәк китеп, эскәмиягә утыралар.
К ә р и м . Мин Питердан түгел. Монда тудым, монда үстем, монда яшим.
Т ә б р и з (авыр сулап). Кәрим абый, миңа бик авыр.
К ә р и м . Аңлыйм. Әмма бер нинди фаҗига күрмим. (Сумкадан бер төргәк алып бирә.) Менә монда йөз мең доллар. Абыең белән эшегезне ачып җибәрегез.
Т ә б р и з (акчаны алып). Бу Роберт акчасымы?
К ә р и м . Юк. Үземнеке. Мин үзем дә бизнесмен. Буш вакытта гына психотерапевтка әйләнәм.
Т ә б р и з . Мондый жуликны мин беренче тапкыр күрәм. Бу чын акчамы соң?
К ә р и м . Чып-чын.
Т ә б р и з . Ә нишләп бу кадәр акча бирергә булдың?
К ә р и м . Абыең белән машина рәтләүче пункт ачасыгыз бар бит.
Т ә б р и з . Димәк, син – бик бай кеше...
К ә р и м . Акчаны мин беркайчан да байлыкка санамадым. Минем бер-беребезгә бала чакта ук ант биргән хатыным бар, улыбыз үсеп җитте, Лондонда укый. Менә шулар – минем байлыгым. Ярдәм кирәк булса, шалтырат. Бәлки, кунакка өемә чакырырмын. Вәхши кешеләр арасында йөреп, синең кебек әйбәт кешеләр сирәк очрый миңа. (Урыныннан кузгала.)
Т ә б р и з . Рәхмәт, Кәрим абый!
К ә р и м . Исән бул. (Китә.) Тәбриз, нишләргә белми торганнан соң, әкрен генә китеп бара. Розаны күрмәмме дип, як-ягына карана. Ул киткәч, Р о з а пәй-
да була. Ресторанга керергә куркып, бер урында басып тора.
М а р а т, рестораннан чыгып барышлый, Розага ямьсез караш ташлап китә.
Р о б е р т чыга.
Р о б е р т (үтеп барышлый). Нишләп торасың? Гаризаңа кул куйдым, расчёт алдың... Тагын ни кирәк?
Р о з а . Берни дә кирәк түгел. Бүлмәдә әйберләрем калды.
Р о б е р т . Әйберләреңне җыялар, хәзер чыгарып бирерләр. Ал да күздән югал! (Китә.) К л а р а ресторанга кереп
бара.
К л а р а . Әйдә, кофе эчәбез. (Мыскыллы елмая.) Ә-ә-ә, син үз акчаңа эчәргә күнекмәгәнсеңдер. Ә минем сине сыйлыйсым килми.
(Китә.) Бераздан Тәбриз күренә. Роза аның янына йөгереп килә.
Р о з а (канатланып). Тәбриз! Әйдә, посёлокка кайтыйк.
Т ә б р и з (коры тавыш белән). Мин әле кайтмыйм. Ә син кайт. Соңгы вакытта сине анда күргәннәре юк. Ничек кайтырга уйладың әле?
Р о з а . Әнине сагындым. Алып кайт мине посёлокка. Хәзер, кереп, әйберләремне алам да... Син машина беләнме?
Т ә б р и з (илтифатсыз). Машина белән. Мин бүген кайтмыйм.
Р о з а . Син мине күрергә теләп килдеңме?
Т ә б р и з . Әйе. (Туры карый.) Күзләреңә соңгы тапкыр карар өчен килдем.
Р о з а (аптырап). Ни дигән сүз инде бу?
Т ә б р и з . Мин синең хакта коточкыч сер беләм.
Р о з а . Нинди сер? (Уйланып торганнан соң.) Аборт ясатканымнымы?
Т ә б р и з . Син ничек болай адаштың? Синме бу?
Р о з а . Әйе, адашканмындыр… Күпләрнең сөяркәсе булдым...
Т ә б р и з . Син бу йөк белән ничек яшәрсең?
Р о з а . Яшәрмен әле. Борчылма.
Т ә б р и з . Мин синең өчен кайгырам. Кызганыч, бик кызганыч. Син кылган җинаять сине беркайчан ташламаячак.
Р о з а . Җинаять? Нинди җинаять? Минем ялгышуларым җинаятьмени? Бер мин генәме мондый? Ичмаса, син мине битәрләп торма,
Тәбриз! Әйдә, посёлокка кайтабыз.
Т ә б р и з . Синең белән кайтмыйм. (Китә башлый.)
Р о з а . Туктале...
Т ә б р и з . Мин ашыгам.
Р о з а . Кая?
Т ә б р и з . Фронтка. (Китә.) Роза нишләргә белми. Телефонын алып, Кәримгә шалтырата.
Р о з а . Кәрим! Мин куркам. Син мине читкә этмә. Ярдәм ит, зинһар. Мин синең яныңда булырга телим. Минем сиңа кирәк булуым ихтимал. Яныңа... Яныгызга
Петербургка килим әле.
К ә р и м . Кирәкми. Синең кебекләр күп монда. Роза өнсез кала. Кемдер ресторан ишегеннән сумка чыгарып ташлый.
К е м н е ң д е р т а в ы ш ы .
Бүлмәңдә әйберләрең калмады. Гомумән, бу тирәдә сиңа берни калмады! Роза беркавым һушсыз калып чайкалып тора да аңын җуеп егыла.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев