Драматургия тег белән яңалыклар
-
27 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Әтиең сезне ник ташлаганны әйткәнең юк. К ә р и м . Сәбәбен белмим. Әнинең дә әйткәне булмады. Кызганыч, әтине җирләргә барып булмады. Армиядән җибәрмәделәр. Югыйсә әни белән үги әти ул вакытта Чиләбедә яшиләр иде. Алып кайтып җирләсәләр була иде дә. Идел буенда туган кешенең кабере Сургут җирендә. Н а д и я . Ташлап киткән ирне кайсы хатын алып кайтып җирләп йөрер икән? -
19 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
К ә р и м . Сез – 90 нчы елларны узган кеше... Күпне күргәнсез… Күпне үткәнсез... Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм – миңа комачаулаучы кеше бар, аны юлымнан алып атарга булышмассыз микән? Р о б е р т . Безнең шәһәр кешесеме? К ә р и м . Юк. Питерда ул. Монда филиал ачуга комачауларга маташа. Пычрак кеше. Миңа компроматлар җыймакчы була. Үзе булдыксыз. Р о б е р т . Монда бер генә юл бар – аны юк итәргә кирәк. -
17 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Д и н ә . Балачак дустың бит ул синең. Үсмер вакытта бик күркәм йөрдегез, бик матур пар идегез. Синең өчен башка егетләр белән сугышканы да исемдә. Р о з а . Әйе... Тәбриз алдында да читен инде... Д и н ә . Тәбризе ярар... Син Роберт Марсович белән кылтый-пылтый тотма үзеңне. Түз. Аның кебекләр җирдә аунап ятмый. Сабырлыксыз булмый. Менә минем дә җаным бизгән чаклар еш була. Әмма яшибез бит. -
13 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Минем бит бик бәхетлеләрне күргәнем бар. К ә р и м . Син бит аларны тыштан гына күрәсең. Бәхет гади нәрсә түгел. Аны үзеңдә табуы бик авыр. Ә башка җирдә табу – бөтенләй мөмкин түгел. Әкиятләрдә генә ак атка атланып принц килә дә бәхет диңгезенә алып китә. Синең кебекләр күп. Һәммәгезгә принц табылмаячак. Р о з а (куырылып). Сез кырыс сөйләшәсез минем белән. К ә р и м . Мин синең белән үчтеки-үчтеки уйный алмыйм. Р о з а (пауза тотып). Мин сезгә ошыйммы? -
11 ноября 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драма)
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз? (Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.) К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист. Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый. -
3 октября 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
22 февраля 2024 - 09:00
Чия тавы (ахыры)
А л с у. Илдар, нишләдең син? И л д а р. Аттым этне. Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра... А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында... М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.) -
20 февраля 2024 - 09:00
Чия тавы (дәвамы)
Л ә й с ә н. Әллә мин сезгә Регинаны алыштырыр өчен генә кирәкме? Син бит, ул үлгәч кенә, минем арттан йөри башладың. Мине аңа охшатканга гынамы? М а р с е л ь. Әкият сөйләмә инде. Л ә й с ә н. Мин Регина түгел. -
24 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (ахыры)
Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак! -
23 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. -
22 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул. Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә. -
21 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим. -
20 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс. -
19 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль
Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда. -
14 апреля 2022 - 09:00
Мәдинә (ахыры)
Бер әрсез тап булып калыр бары хисең – Җилләр куып каралтырлар аның төсен...