Логотип Казан Утлары
Драма

БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)

К ә р и м . Агуны үзе салдымы, синме? М а р а т . Мин аның агу икәнен белмәдем. Роберт Марсович ул вакытта ук Розаның сөяркәсе иде. Идриснең бокалына йоклата торган дару салырга кушты. Коньяк күбрәк салынган бокалга салдым. Бокал да зуррак иде. Алдан шулай сөйләшкән идек – ялгыш Роберт үзе эчмәсен өчен.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
2 күренеш
Динә фатиры. Р о з а купшы итеп киенгән, өстәл әзерләгән.
Ишек кыңгыравы чыңлый. Чәчәк тотып, күчтәнәчләр күтәреп,
М а р а т керә. Марат дулкынлана, бу очрашуга әле һаман тәгаен ышанып җитә алмый.
М а р а т (чәчәк бәйләмен, күчтәнәчләрне биреп). Хәерле кич! Һаман ышанып җитә алмыйм. Мин бит бу көнне әллә кайчаннан зарыгып көттем.
Р о з а (чәчәкләрне вазага утыртып). Бокалларга шәраб сал.
М а р а т . Әйе, әйе. Мин каушадым бераз. Әйдә, очрашуыбыз хөрмәтенә. (Шәраб эчә.)
Р о з а (ягымлы итеп). Каушама. Безгә бит беркем дә комачауламый.
М а р а т . Комачаулаучы бар. Хәзер ул Төркиядә. Шушы көннәрдә кайта бугай инде. Картлач. Ул бит сиңа лаек түгел. Үзең дә моны аңлыйсыңдыр.
Р о з а . Илле яшь ир кеше өчен күп түгел инде ул анысы...
М а р а т . Әйе, яше түзәрлек, әмма холкы... Синең кебек затлы кыз аныкы булырга тиеш түгел.
Р о з а . Нинди булса да, ул сиңа яхшылыкны күп эшләде, сине күтәрде.
М а р а т . Ә мин аңа күпме яхшылык эшләдем, күпме хезмәт иттем. Әллә нинди йомышларын үтәдем. Мин бүгенге урынымны лаеклы рәвештә алдым. Әй, ярар, аның турында сөйләшмик әле. (Елмая.) Романтик кич безнең бүген. Көтмәгәндә, күрше бүлмәдән К ә р и м пәйда була. Марат котсыз кала.
К ә р и м . Хәерле романтик кичләр сезгә!
М а р а т (сискәнеп). Роза! Аңламадым? Бу кем?
К ә р и м . Хәзер аңлатам. Мин Россиянең тикшерү комитетыннан. (Диктофон белән колакчыннар бирә.) Менә бу язмаларны тыңла. Монда Роберт тавышы.
Аннан соң хатының Клара сөйли.
М а р а т . Ә минем монда ни катнашым бар? (Калтырана.) Роза, нәрсә бу?! (Диктофондагы язмаларны тыңлаганнан соң, котсыз кала.)
К ә р и м . Син ул вакытта официант булгансың. Һәм дә син поднос белән коньяк алып килгәнсең. Агуны бокалга кем салды – синме, Роберт үземе?
М а р а т (ачыргаланып). Нинди агу? Ни сөйлисез?
К ә р и м . Исеңә төшер. Розаның мәрхүм ире Идрис белән Роберт сөйләшеп торганда, поднос белән ике бокал алып килгәнсең. Бер бокалда агу була. Дөресен
сөйлә. Безгә беркем дә комачауламый. Юкса мәетнең эксгумациясеннән соң, следователь барыбер сөйләтәчәк.
М а р а т . Мин белмәдем... Роберт коньяк алып килергә кушты.
К ә р и м . Агуны үзе салдымы, синме?
М а р а т . Мин аның агу икәнен белмәдем. Роберт Марсович ул вакытта ук Розаның сөяркәсе иде. Идриснең бокалына йоклата торган дару салырга кушты. Коньяк күбрәк салынган бокалга салдым. Бокал да зуррак иде. Алдан шулай сөйләшкән идек – ялгыш Роберт үзе эчмәсен өчен.
К ә р и м . Маладис. (Куен кесәсеннән диктофон ала.) Чисто-сердечное признаниеңне менә бу диктофонга яздырдым. Күрәм,  син – йомшак кеше. Зонада алты-җиде ел утыру бик авыр булыр сиңа...
М а р а т . Нинди зона?! Кирәкми! Мин гаепле түгел! Мин белмәдем!
К ә р и м . Бу эшне онытырга була. 50 мең доллар.
М а р а т (торып). Табам, табам.
К ә р и м . Иртәгә көндезге икедә алып кил. Адресны хатының белә. Аудиоязмаларның копиясе минем кешеләремдә саклана. Миңа каршы көрәшергә маташсаң, харап буласың.
М а р а т (ялварып). Зинһар, харап итмәгез! Ни кушсагыз, шуны эшлим.
К ә р и м . Булды. Свидание окончено. Барыгыз.
М а р а т . Рәхмәт. (Тиз генә чыгып китә.)
Пауза.
К ә р и м . Менә, иреңне кем ничек үтергәне хәзер аермачык аңлашыла.
Р о з а (Кәримгә текәлеп). Сез кем?
К ә р и м . Кем булсам да, барыбер түгелмени? (Әрле-бирле йөри.)
Р о з а . Болай булгандыр дип уема да килмәгән иде. Моңарчы кредиторларыннан шикләнеп йөрдем. Сез Мараттан акча сорадыгыз... Аларны закон буенча
хөкем итәргә кирәк бит.
К ә р и м . Хөкемгә тартсалар, сиңа да күләгә төшәчәк. Роберт судта агуларга син куштың дип әйтәчәк. Исбатлый алмасалар да, бу хәбәр таралачак, сине каргаячаклар. Һәркем үз урынында эшләсен, яшәсен. Ә акча таләп итүемә килгәндә... Мөмкинлек булганда, ник әле акча суырмаска?
Р о з а . Мин сезне мондый кешедер дип уйламаган идем.
К ә р и м . Нинди?
Р о з а . Комсыз, гаделсез, җансыз кешеләр арасында, ниһаять, зыялы, намуслы кеше очрады дигән идем.
К ә р и м . Безнең илдә гадел булу мөмкинме соң ул? Юк, намус белән эш итеп, син гомер юлың кырыенда тузан эчеп, пычракка
батып торачаксың. Бездә гадел булу мөмкин түгел. Изге булырга мөмкин. Әмма бик сирәк кеше изге санала. Намус, гаделлек, рухи затлылык – болар сине абруйлы итми.
Р о з а . Сез хәзер башкалардан аерылмый башладыгыз.
К ә р и м . Менә син Роберт куенына кергәнсең. Аңарда намус, күңел байлыгы таптыңмы?
Р о з а . Аны телгә алмагыз, зинһар. Мин шуңа шаккаттым – сез хәзер башка кешегә әверелдегез.
К ә р и м . Роза, тәтием! Бездә беркайчан да игелекле омтылышлар ерткыч инстинктларын җиңә алмаячак. Дини кеше барысын да Аллаһ эшләр дип уйлый, Аллага ышанмаган кеше миңа башкалар эшләргә тиеш дип көтә.
Р о з а . Шаярасыңдыр шикелле... Болай булгач, безгә эшкә урнашмыйсыңдыр инде?
К ә р и м . Роберт белән очрашып сөйләшкәч, күз күрер.
Р о з а (авыр сулап). Берсекөнгә кайта инде ул.
К ә р и м . Ярый, миңа китәргә вакыт. Зур эш башкарылды бүген.
Р о з а (Кәрим каршысына килеп). Кәрим! Бу көннәрдә мин гел синең турында уйлыйм. Кал монда бүген минем белән.
К ә р и м (ягымлы елмаеп). Бала чакта әтиең сине бик нык иркәләгән...
Р о з а . Әйе. Ул иртә вафат булды. Миңа алты яшь иде. Миңа ул һәрвакыт җитми. Мин аны аермачык хәтерлим. Мине аның кебек яратучы бүтән юк.
К ә р и м . Син үзеңнән олырак ирләрдән әтиең назын көтәсең.
Р о з а (Кәримгә елышып). Каласыңмы минем белән?
К ә р и м (Розаны битеннән үбеп). Бүген түгел, яме.
Р о з а . Синең гаиләң бармы?
К ә р и м . Минем бөтен нәрсәм бар. Тыныч йокы. (Чыгып китә.)

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев