Логотип Казан Утлары
Драма

БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)

Р о з а . Минем бит бик бәхетлеләрне күргәнем бар. К ә р и м . Син бит аларны тыштан гына күрәсең. Бәхет гади нәрсә түгел. Аны үзеңдә табуы бик авыр. Ә башка җирдә табу – бөтенләй мөмкин түгел. Әкиятләрдә генә ак атка атланып принц килә дә бәхет диңгезенә алып китә. Синең кебекләр күп. Һәммәгезгә принц табылмаячак. Р о з а (куырылып). Сез кырыс сөйләшәсез минем белән. К ә р и м . Мин синең белән үчтеки-үчтеки уйный алмыйм. Р о з а (пауза тотып). Мин сезгә ошыйммы?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

2 күренеш
Икенче көн. Кунакханә номеры. Н а д и я белән К ә р и м кайтып керәләр. Надия киң тахтага чалкан сузылып ята.
Н а д и я . Ямьле шәһәр.
К ә р и м . Син янәшә булганда, миңа бөтен нәрсә ямьле.
Н а д и я . Бүген бүтән беркая да бармыйк.
К ә р и м . Ярар.

Кәрим кәнәфигә утыра. Надия кырын ятып аңа карый.
Н а д и я . Син бүген төнлә саташтың.
К ә р и м . Кайберәүләр өндә дә саташып яшиләр әле.
Н а д и я . Хәтерлисеңме, балалар бакчасында бер малай йоклаганда каты саташа иде. Табибларга да йөрттеләр әле аны.
К ә р и м . Самир исемле.
Н а д и я . Әйе. Ул хәзер танылган рәссам икән.
К ә р и м . Тикмәгә саташмаган инде ул.
Роза шалтырата. Кәрим телефонына карый.
Н а д и я . Кем?
К ә р и м . Кичәге Роза.
Н а д и я . Димәк, чиертә башлады.
К ә р и м (телефоннан). Исәнме, Роза. Бик әйбәт. Сөйләшергә уңайлы. Ник дәшмисең? Кәеф кичәгечәме, әллә бераз яхшырдымы?
Алай икән. Бирешмә. Үзеңнән тора. Бу халәттән чыгарга кирәк. Юкса чүл чәчәгенә әверелүең ихтимал. Юк, чүлдә Роза чәчәге үсми. Чүлдә минераллар очрый, Роза чәчәгенә охшаган кристаллар. Чүл Розасы. Мин кунакханәдә. Юк, әле генә кайттым, бүген беркая чыкмыйм. Очрашырга? Кунакханәгә кил. Ватсап аша язып җибәрәм хәзер. Кайчан? Хәзер үк?.. Ярый, көтәм.
Надия капылт кына тахтадан тора.
Н а д и я . Монда киләме?
К ә р и м . Әйе. Тиз генә әйберләреңне сумкага тутырып яшер. Кичә кармак салган клиентка, чынлап та, чиртә башлады бугай.
Н а д и я . Мин кафеда булам. Надия чыгып китә. Кәрим пинжәген кия, чәчен тарый.
Р о з а керә.
Р о з а . Исәнмесез.
К ә р и м . Исәнме, Роза.
Р о з а (каушап). Гафу итегез… Сезне күрәсем, сөйләшәсем килде.
К ә р и м . Аңлыйм.
Р о з а . Нәрсәне аңлыйсыз?
К ә р и м . М и н е  к ү р е р г ә теләвеңне аңлыйм.
Р о з а . Зинһар, ярдәм итегез миңа.
К ә р и м . Проблеманы юк итәр өчен, аны тудырган сәбәпне аңлау зарур. (Кәнәфигә күрсәтеп.)
Утыр. (Үзе тахтага утыра.)
Р о з а . Хәлемне аңлата алмыйм. Күңел тыныч түгел. Бөтен нәрсә бар, бер нәрсәгә кытлык кичермим. Әмма каядыр китәсем, барысыннан качасым килә.
К ә р и м . Каядыр качсаң, күп нәрсәдән колак кагачаксың бит. Төс-бит, буй-сын матур булгач, барысы да сине иркәләргә тиеш дип уйлыйсың. Әмма рәхәт чигеп
яшәү өчен, түлисе, җавап бирәсе дә була.
Р о з а . Ник, хатын-кызның чибәрлеге бәһасез кыйммәткә ия түгелмени?
К ә р и м . Кыйммәткә ия булса да, бәхетле булуның шарты ул гына түгел.

Чибәрлек – табигатьнең казанышы. Аны ничек кулланасың бит әле. Кызлар күп очракта ирләрнең акылы белән ярәшми. Синең кебек кызлар ирләрнең түбән
сыйфатлылары белән якынлык кыла. Гадәттә, тәннәр бер-берсенә тартыла. Акыл, күңел, холык – болар әһәмиятен югалта.
Р о з а . Минем бит бик бәхетлеләрне күргәнем бар.
К ә р и м . Син бит аларны тыштан гына күрәсең. Бәхет гади нәрсә түгел. Аны үзеңдә табуы бик авыр. Ә башка җирдә табу – бөтенләй мөмкин түгел. Әкиятләрдә
генә ак атка атланып принц килә дә бәхет диңгезенә алып китә. Синең кебекләр күп. Һәммәгезгә принц табылмаячак.
Р о з а (куырылып). Сез кырыс сөйләшәсез минем белән.
К ә р и м . Мин синең белән үчтеки-үчтеки уйный алмыйм.
Р о з а (пауза тотып). Мин сезгә ошыйммы?
К ә р и м . Син курчак кебек матур, әмма үзем өчен синдә сокланырлык бер генә чалым да әлегә абайламадым.
Р о з а . Бетереп ташладыгыз мине.
К ә р и м . Син әле яшь. Әллә ниләр ишетергә әзер бул. Син сөяркәң белән араны өзәргә дә телисең, аның опекасыннан мәхрүм буласың да килми. Икесенең берсе инде. Елганың берьюлы ике ярында да тору мөмкин түгел – йә бер ярында басып торасың, йә икенче ярында.
Р о з а . Миңа нишләргә, киңәш бирегез, зинһар.
К ә р и м . Мин инде киңәшемне әйттем. Башта хәзерге ир белән араны өзәргә тырыш. Бәхетсез икәнсең, сәбәпне үзеңнән эзлә. Менә әйт әле, нишләп бөтен
нәрсәң була торып, син үзеңә урын таба алмыйсың? Аның олы яшьтә булуы үзен сиздерәме? Киләчәктә картлач куенында калу куркытамы?
Р о з а . Белмим. Ул эштән китәсем килә. Әмма ул мине җибәрми.
К ә р и м . Сезнең арада ир белән хатын проблемасы гына түгел бугай... Тагын ниндидер бер нюанс бар шикелле.
Р о з а . Иремне харап итүчеләрне хөкемгә тарттырырга теләмәде ул никтер... Шуңа да эчем поша.
К ә р и м . Аңа кадәр кияүгә чыккан идеңмени?
Р о з а . Әйе. Идрис исемле егеткә. Бер ел гына яшәп калдык. Уңышлы бизнесмен, чибәр иде… Гашыйк булдым да чыктым. Ә беренче мәхәббәтем Тәбриз – классташым – башка кешегә чыгуымны бик авыр кичерде. Үзе теләп сугышка китте. Яши башлагач, Идрис белән аллы-гөлле тормыш булмасын аңладым. Бурычка батты. Аңа яный башладылар. Өйдә гауга башланды. Беркөнне ресторанда зур банкет булды. Роберт дусларын җыйды. Көндез Идрис
акча даулаучы кредиторлары белән очрашуда иде. Ул соңрак килде. Бик кәефсез иде. Кредиторлар белән вино эчкәннәр. Хәле начарайды. Скорый алып китте.
Кредиторлар агулаганнар инде аны. Шуларны җавапка тартып булмады. «Нишләдең син? Нәрсә булды?» – дигәч, «Кредиторлар агулады бугай, вино эчкән
идек», – диде.
К ә р и м . Ул вакытта Робертта эшли идеңме инде?
Р о з а . Әйе. Идрис Робертны яхшы белә иде. Минем аның белән интим якынлыкны да белде. Көнләште. Шуңадыр инде, Идрис белән безнең ара тиз салкынайды.
К ә р и м . Димәк, син иреңне кем агулаганны беләсең?
Р о з а . Әйтәм бит, хәле начарайгач, үзе әйтте. Роберт, шундук скорый чакыртып, аны бүлнискә алып китте, үзе дә барды. Таныш табиблар ярдәме белән аерым палатага салды. Аның бик абруйлы бер танышы эшли анда, Клара исемле, бүлек мөдире.
К ә р и м . Фронттагы егетең белән хат алышмыйсызмы?
Р о з а . Тәбриз белән... Язышмадык. Ул кайтты. Мин аны кичә күрдем. Без бер посёлоктан, күршеләр идек, бер класста укыдык. Беренче мәхәббәт... Чыгарылыш кичәсендә бер-беребезне ташламаска ант та биргән идек.
К ә р и м . Синең күзләреңнән томанлы пәрдә юкка чыкты. Эчеңне ешрак бушатырга кирәк икән.
Р о з а . Чынлап та, сезгә боларны сөйләгәч, җиңел булып китте.
К ә р и м . Ярый, тагын сөйләрсең. Бүгенгә җитеп торыр.
Р о з а . Көн саен шалтыратсам, ачуланмассызмы?
К ә р и м . Шалтырат.
Пауза. Розаның монда каласы килә, моны сизеп, Кәрим елмая.
К ә р и м . Мин сине бүген монда калдыра алмыйм.
Р о з а . Гафу итегез. Рәхмәт. Сау булыгыз. (Чыгып китә.)
Кәрим, уйланып, бүлмә буйлап йөргәндә, Надия керә.
Н а д и я . Ну, ничек?
К ә р и м . Кармакны капты инде ул. Ычкынмас дип ышанам.
Н а д и я . Кызыл блузкалы блондинка кафега кереп, сок эчте, шул идеме ул?
К ә р и м . Шул.
Н а д и я . Чибәр ул, зараза!
К ә р и м . Алар – барысы да чибәр. Аларның бәхетләре дә чибәрлектә, бәхетсезлекләре дә. Тумыштан бирелгән чибәрлек бәхетле итәргә тиеш дип саныйлар. Төп фаҗигаләре шунда.
Н а д и я (шаярып). Минем чибәрлегем турында нәрсә әйтә аласың?
К ә р и м . Син берәү генә.
(Кочып үбә.)
Ишек шакыйлар. Р о б е р т керә.
Кыяфәте киеренке һәм усал.
Р о б е р т . Хәерле көн, дөресрәге хәерле кич.
К ә р и м . Хәерле кич.
Р о б е р т . Минем исемем Роберт. Роберт Марсович.
К ә р и м . Кәрим булам. Ни йомыш?

 Р о б е р т . Сезнең номерда әле генә Роза исемле кыз булды...
К ә р и м . Әйе, булды.
Р о б е р т . Аның монда ни йомыш белән керүе кызыксындыра.
К ә р и м . Тагын ниләр кызыксындыра? Монда кем кермәс тә кем чыкмас.
Р о б е р т . Мин...
К ә р и м . Аңладым инде. Сез аның сөяркәседер.
Р о б е р т . Мин – аның ире.
К ә р и м . Никахсыз гынадыр. Гадәттә, олы яшьтәге ир яшь сөяркәсен законлы хатыны итәргә хыяллана, әмма яшь кыз тулысынча аның хатыны булырга барыбер бик атлыкмый.
Р о б е р т. Монда ник керде ул?
К ә р и м . Консультациягә. Түләүле түгел, бушлай. Депрессияләре турында сөйләштек.
Р о б е р т (шундук тынычланып). Ул да миңа шулай диде. Каршыма очрады. (Кәнәфигә утыра.)
К ә р и м . Розаның монда икәнен ничек белдегез? Гел күзәтеп йөрисезмени?
Р о б е р т . Таныш администратор: «Роза безнең кунакханәгә килде», – дип шалтыратты. Миңа әйтмичә генә психотерапевтлар белән очрашу дөрес түгел бит
инде. Сез кайда, ничек таныштыгыз соң?
К ә р и м . Мин үзем аның янына килеп сүз башладым. Банкеттан качкан иде ул. Төп рестораныгыз ишегалдында сөйләшеп утырдык. Профессиям буенча ул
миңа кызык типаж булып күренде.
Н а д и я . Иркенләп сөйләшегез. Мин душка киттем. (Ванна бүлмәсенә китә.)
Р о б е р т . Хатыныгызмы?
К ә р и м . Хатын дип түбәнсетәсем килми. Андый төшенчәләрдән күпкә югарырак. Ул – минем иң кадерле кешем. Хатыннар гомер агышында күп очрый, ә гомерлек юлдаш ул берәү генә була.
Р о б е р т . Гомерлек юлдаш әйбәт инде ул... Булсын иде андый юлдашың.
К ә р и м . Мондый Розалар белән чуалып, сез юлдаш таба алмаячаксыз.
Р о б е р т (кинәт боегып). Мин яратам аны.
К ә р и м (көлемсерәп). Мөлаем йөзенме? Тулы күкрәкләренме? Зифа буен, төз аяк-ботларын-
мы? Биш-алты елдан сезнең тәнегез аныкына тәңгәл булмаячак. Кеше, матур әйбер күрсә, гел аны үзләштерергә омтыла инде ул.
Р о б е р т (пауза тотып). Сез Петербургтанмы?
К ә р и м . Әйе. Психоневрология үзәгенең филиалын монда ачарга йөрим. Мин – медицина фәннәре кандидаты, докторлык диссертациясен якларга җыенам.
Р о б е р т . Роза соңгы вакытта әллә нишләде. Мин аңа бөтен нәрсәне эшлим, акчаны кызганмыйм. «Порше» машинасында йөри, ни тели, шуны бирәм. Эше
дә авыр түгел. Дөресен әйткәндә, эштә санала гына инде ул. Кинәт үзгәрде – холкы, үзен тотышы...
К ә р и м . Бәлки көнләшүегездән җаны бизәдер?

 Р о б е р т . Көнләшми торган кеше юктыр инде ул. Мин үземне алай чамадан артык көнче дип санамыйм.
К ә р и м . Көнче кеше беркайчан да үзен көнчегә санамый. Күренеп тора, сез – чамадан тыш көнче. Үз-үзеңә ышнмаудан ул. Табигатьне алдап булмый.
Р о б е р т . Безнең мөнәсәбәтләр яхшы иде бит.
К ә р и м . Акча түккәч, рәхәт яшәткәч, сез аны үзегезнең милкегез дип саныйсыз. Хатын-кызны балда-майда йөздереп кенә яраттырып булмый шул.
Р о б е р т . Белмим инде, тагын нәрсә җитми соң аңа?
К ә р и м . Берәр тетрәндергеч вакыйга булмадымы соң? Туганнары белән, үзе белән? Бәлки сезнең белән мөнәсәбәтләрдән тыш, тагын берәр хәсрәте бардыр?
Р о б е р т (уйга калып). Ярты ел элек ирен җирләде. Әмма моңа бик кайгырмады ул. Иренә минем белән хыянәт итә иде. Яратмый иде ул аны. Болай кайгы-хәсрәт күргән кыз түгел инде ул.
К ә р и м . Аның халәтендә кичеп чыккысыз бәла күрмим. Ихлас әңгәмә белән, бераз медикаментлар ярдәмендә тынычландыру мөмкин. Петербург губернаторының аппаратында эшләгәндә, мондый очраклар күп булды. Яшь кызлар әти җылысы, ата иркәсе, әти кирәклектән олы яшьтәге ирләргә тартыла. Гади «папа» гына түгел, бай «папа» кирәк шул аларга.
Р о б е р т . Губернатор аппаратында кем булып эшләдегез?
К ә р и м . Аналитик булып исәпләндем, асылда исә психолог эшен башкардым. Мине төрле киңәшмәләргә йөртәләр иде.
Шефка кемнең нинди кеше икәнен тасвирлап бирә идем. Кешенең теге яки бу ситуациядә нинди адым ясаячагын алдан күрәм мин. Тора-бара власть үзгәрде. Ирекле буласым килә башлады. Питердан китәргә булдым, анда минем дошманнарым күп. Дөресрәге, элекке шефның дошманнары. Алар анда миңа зур зыян сала алмасалар да, гел эчне пошырып торалар. Мине
үзләренә эшкә чакыралар, әмма мин теләмим, элекке шефыма тугры булып калам.
Р о б е р т . Сез кайда укыдыгыз?
К ә р и м . Медуниверситеттан соң мин Лондонда психиатрга укыдым. Анда калырга өндәгәннәр иде. Монда үзәк ачып булмаса, Лондонга китәм.
Р о б е р т (чырае яктырып). Менә бит нинди кешеләр очрап куя... Роза монда килгәч, мин инде әллә ниләр уйлап бетергән идем. Кәрим әфәнде, миңа да сезнең кебек кеше кирәк. Әйдәгез, миңа эшкә. Үзәкне ачарга үзем ярдәм итәрмен. Монда мин бик әукатле, абруйлы кеше.
К ә р и м . Рәхмәт, уйлашырбыз. Миңа Роза шалтыратса, ачуланмагыз, яме. Мин аның өчен табиб кына. Аннары... Миңа андый «тәти»ләр ошамый. Зәвыгым башкарак минем. Мин аңа психологик ярдәм күрсәтермен.
Р о б е р т. Пациенткалар барысы да гашыйк булалардыр сезгә… 

К ә р и м . Көнче кеше булганга шулай уйлыйсыз. Мин пациенткаларга беркайчан да кызыкмыйм. Ниндидер эчке блокировка тора. (Елмая.) Менә, инде тагын көнләшә башладыгыз. Курыкмагыз.
Р о б е р т (читкә карап). Курыкмыйм ла мин.
К ә р и м . Куркасыз. Менә сез хәзер, янтаеп, терсәк белән кресло кырына таянгансыз. Бу бит үз-үзегезгә ышанмаудан, эчке киеренкелектән.
Р о б е р т . Сез – каушата торган кеше.
К ә р и м . Кафега төшеп, берәр нәрсә эчмибезме?
Р о б е р т . Рәхәтләнеп. Кәрим (чыгып барышлый, кычкырып). Надия, мин кафеда булам.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев