БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың ахыры)
К ә р и м . Син хәзер бөтенләй башка кеше... Р о з а . Аның каравы, сез Надия белән элеккечә бәхетле кешеләрдер. Моңарчы белгән кешеләрем арасында сез иң куркынычлары – син һәм Надия. Өч яшьтән бергә, ант, тугрылык, имеш... Сезнең иблисләрегез өч яшькә кадәр, тумыштан ук ярәшкән булганнардыр. К ә р и м . Берәр ярдәм кирәкмиме? Р о з а . Синнән кирәкми. Минем хәзер ярдәм итүчем бар. Син намазымны бүлдең. Хуш!
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
7 күренеш
Бер ел вакыт узган. Ярымкараңгы сәхнә. Н а д и я кемнедер көтә. Д и н ә килә.
Д и н ә . Сезме Надия?
Н а д и я . Әйе. Сез Динәме?
Д и н ә . Әйе.
Н а д и я . Исәнмесез. Телефоннан түгел, очрашып сөйләшәсем килде.
Д и н ә . Ни турында сөйләшеп булыр икән? Ник кирәк булдым?
Н а д и я . Тәбризнең телефоны җавап бирми. Кәрим аның белән сөйләшергә тели.
Д и н ә . Бер ел узгач, нигә ул сезгә? Розага тагын берәр яла ягарга җыенасызмы әллә?
Н а д и я . Юк, юк, киресенчә, Кәрим Роза турында нахак сүз әйткәненә гафу үтенмәкче иде.Кәрим бик үкенә, хафалана.
Д и н ә . Шул нахак сүздән соң Тәбриз, үзе теләп, фронтка кире итте. Нишләп сез Розаның хәле белән кызыксынмыйсыз, ник аңардан гафу үтенергә теләмисез?На д и я . Ул да безгә телефоннан җавап бирми. Ничек соң аның хәлләре?
Д и н ә . Әйбәт. Ул дин тота хәзер.
Н а д и я . Кайда яши, кайда эшли?
Д и н ә . Посёлокта. Әниебез вафат булды. Роза туган йортыбызда яши. Районның балалар бүлнисендә санитарка булып эшли. Мин аңламыйм, Роберт
кылган җинаятьне Розага сылтау нигә кирәк булды?
Н а д и я . Кәрим Тәбризне кызганды. Роза белән харап булачак дип уйлады. Үзегез дә беләсез бит, Роза кулдан-кулга йөргән, бозык кыз иде.
Д и н ә (ярсып). Анда сезнең ни эшегез бар?! Сез кем кеше язмышына тыгылырга? Ә сезнең яшәү рәвешегез нинди? Роза –минем сеңлем! Яраткан, кадерле
сеңлем! Минем сезнең белән сөйләшәсем килми. (Китә башлый.)
Н а д и я . Туктагыз инде. Әле хатаны төзәтергә соң түгел бит. Кәрим Тәбризгә Розаның гаепле түгел икәнен әйтеп гафу үтенергә тели.
Д и н ә . Тәбриз юк инде. Март аенда һәлак булды. Алып кайтып җирләделәр.
Н а д и я . Туктагыз инде бер минутка гына. Роза дин юлында булгач, шуны да әйтергә кирәк дип саныйм. Роберт, бәлки, чынлап та, йоклата торган дару салгандыр, агу түгел. Беркем дә төгәл белми Идриснең үлеме сәбәбен.
Д и н ә . Хушыгыз! Безгә бүтән очрамагыз. (Китә.)
Сәхнәдә дөм караңгылана. Прожектор нуры Р о з а намазлыкка баскан тарафка юнәлә.
К ә р и м пәйда була. Розаның намаз укыганын карап тора. Роза, Кәримне абайлап,
аңа таба килә.
К ә р и м . Исәнме, Роза!
Пауза. Роза дәшми.
К ә р и м . Гафу ит мине.
Р о з а . Мин үзем гаепле. Бер ел дәвамында, бик күп уйланганнан соң, моны аңладым. Ә сез һаман кайгылы кешеләрне үз бәхетегезгә хезмәт иттерәсезме?
К ә р и м . Һәркем үз бәхете өчен көрәшә, һәркем бәхетне үзенчә бәяли.
Р о з а . Хәзер бәхетнең ни икәнен чамалыйм, бәхетсезлекнең ни икәнен анык беләм.
К ә р и м . Син, һичшиксез, бәхетле булачаксың.
Р о з а . Синең әйткән сүзләрең миңа һич кенә дә мөһим түгел. Мин инде хәзер үк бәхетле. Үзеңне табар өчен башта үзеңне югалтырга кирәктер инде. Мин
хәзер беләм – бәхетне башкалардан көтәргә кирәкми. Бәхет үзеңдә йә була, йә юк. Аның бәясе дә юк. Чөнки аны сатып та алу мөмкин түгел. Булса, сата да алмыйсың.
К ә р и м . Син миңа бик рәнҗисеңдер инде.
Р о з а . Юк. Мин сиңа әле бераз рәхмәтле дә. Әмма син – начар кеше. Мин үзем гаепле. Чөнки мин үзем төрле мошенникларга, бандитларга, пычрак күңелле
ирләргә тартылдым. Ә кабахәт кешеләр көчле була. Аларның көче хатын-кызны үзенә тарта. Әмма ул чын көч түгел. Югыйсә дөнья тәмам сезнең ишеләр кулына калыр иде. Яшәешнең мәгънәсе калмас иде.
К ә р и м . Син хәзер бөтенләй башка кеше...
Р о з а . Аның каравы, сез Надия белән элеккечә бәхетле кешеләрдер. Моңарчы белгән кешеләрем арасында сез иң куркынычлары – син һәм Надия.
Өч яшьтән бергә, ант, тугрылык, имеш... Сезнең иблисләрегез өч яшькә кадәр, тумыштан ук ярәшкән булганнардыр.
К ә р и м . Берәр ярдәм кирәкмиме?
Р о з а . Синнән кирәкми. Минем хәзер ярдәм итүчем бар. Син намазымны бүлдең. Хуш!
Роза намазлыкка баса. Кәрим боек кыяфәттә әкрен генә чыгып китә.
Тәмам.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев