БӘХЕТ БӘЯСЕ (драма)
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз? (Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.) К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист. Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый.
Р о з а – 25 яшьлек кыз.
Д и н ә – Розаның апасы, 30 яшьтә.
К ә р и м – 40 яшьтәге ир-егет.
Н а д и я – 40 яшьлек хатын.
Р о б е р т М а р с о в и ч – 50 яшьтәге ир кеше.
Т ә б р и з – Розаның классташы, беренче мәхәббәте, 25 яшь.
К л а р а В а д и м о в н а – 35 яшь.
М а р а т – 35–40 яшләрдә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 күренеш
Җәй ае. Ресторан. Чак кына читтәрәк берничә эскәмия куелган.
Бу бинада рестораннар челтәренең төп офисы урнашкан. Ачык
һавада – җәйге өлеше, монда берничә өстәл администрация өчен
каралган. Р о з а, коктейль алып, шул өстәлләрнең берсе артына
барып утыра. Роза – төскә-биткә, буй-сынга искиткеч гүзәл кыз.
Уйга калып утыра. Янына затлы кием кигән мәһабәт кыяфәтле
ир-егет (К ә р и м) килә.
К ә р и м . Монда утырырга мөмкинме?
Р о з а (битараф). Мөмкин.
К ә р и м (кызның каршысына утырып). Сез бик боек...
Роза. Минем боеклыгымда сезнең ни эшегез бар?
К ә р и м . Мин моны үзалдыма әйттем, сезгә түгел. Сезне күзәтеп тордым да бер-ике сүз әйтәсем килде.
Р о з а . Сездә әллә нинди теләкләр тууы ихтимал, әмма минем сезнең белән сөйләшергә хәлем дә, теләгем дә юк.
К ә р и м . Ә сез сөйләшмәгез, минем киңәшемә генә колак салыгыз.
Розаның телефоны кат-кат зеңгелди, кыз җавап бирми. Бераздан ул урыныннан кузгала башлый.
К ә р и м . Киңәш кирәкми инде, алайса?
Р о з а . Нинди киңәш?
К ә р и м . Ник интегәсез аның белән?
Р о з а (янә урынына утырып).
Кем белән?
К ә р и м . Сез сөяркәгез белән ачуланыштыгыз, шулаймы?
Р о з а . Нидән чыгып алай дисез?
К ә р и м . Кыяфәтегездән, үзегезне тотышыгыздан күренеп тора.
Р о з а . Бәлки, ирем белән ачуланышканбыздыр...
К ә р и м . Юк, күренеп тора, сез – ир хатыны түгел. Өс киемегездән ниндидер банкеттан чыкканыгызны аңлап була. Үзегезне кая куярга белмичә, әрле-бирле
йөрдегез. Телефоннан кемгәдер берничә тапкыр җавап бирдегез. Конфликт булган, сез аңа әйтмичә генә чыгып качкансыз.
Р о з а (гаҗәпләнеп). Сез әллә аны беләсезме?
К ә р и м . Юк, аны да, сезне дә белмим. Мин бу шәһәргә берничә көн элек кенә килдем. Сез арыгансыз, ул кешедән туйгансыз,гарык булгансыз.
Р о з а . Минем белән төн уздырырга маташсагыз, барып чыкмаячак.
К ә р и м . Андый ниятем юк. Сезнең типтагы кызлар күңелемә ятмый.
Р о з а . Алайса, ник килдегез дә миңа бәйләнә башладыгыз?
К ә р и м . Мин сезгә бәйләнмим. Беренчедән, сез оригиналь дәрәҗәдә сөйкемле, икенчедән, буш урын сез утырган өстәл янында гына иде. Өченчедән,
никтер киңәш бирәсем килде.
Р о з а (күзләрен чекерәйтеп). Минем типтагы кызлар ошамый дидегез... Нинди төр ул?..
К ә р и м . Дөньяда үз урынын аңламаучылар. Хатын-кызга барыбер табигать буенча хаким кирәк. Ир. Ир булмаса – сөяркә. Олыгая төшкәч – зирәк акыллы
кеше. Картайгач – мулла...
Р о з а . Кызык кеше сез. Башкаларны үтәли күрәсез, ахрысы.
К ә р и м . Сезне аңлар өчен аерым сәләт кирәкми. Сез – пыяла кебек үтәкүренмәле, бөтен нәрсә болай да күренеп тора.
Р о з а (бераз җанланып).
Шулай да, халәтемне ничек аңладыгыз?
К ә р и м . Тормыш тәҗрибәм зур. Мин хәтта фото буенча да кешенең сыйфатларын әйтә алам. Сөйгән кешегез белән ара бозылды, шулаймы?
Р о з а (читкә карап). Сөйгән кешем дип... Әйе, ачуланыштык.
К ә р и м . Сезне аның белән ара бозылу борчымый. Сезне ситуациянең әсире булуыгыз бимазалый.
Р о з а (текәлеп). Сез психологмы?
К ә р и м . Һәркем – күпмедер дәрәҗәдә психолог. Мин психотерапевт.
Р о з а . Аңлашылды. Кем булсагыз да, безнең мөнәсәбәтләрне анык белми торып, ник интегәсең аның белән дияргә ни хакыгыз бар?
К ә р и м . Үз фикеремне әйтергә хакым бар дип саныйм. Хәзерге халәтегезнең сәбәпләре аермачык күренеп тора. Арагызны өзәргә әле соң түгел. Киләчәк
турында уйлагыз.
Кәрим китмәкче була.
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз?
(Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.)
К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист.
Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый.
К ә р и м . Нинди өлкәдә аның бизнесы?
Р о з а . Рестораннар челтәренең генераль директоры. Монысы төп ресторан. Аның офисы да шушында.
К ә р и м . Банкет башка җирдә булган, ахрысы.
Р о з а . Әйе, башка ресторанда. Берәүнең туган көне.
К ә р и м . Сез аның белән эшлисездер?
Р о з а (авыр сулап). Әйе, мин аның финанс-экономия бүлегендә бухгалтер ярдәмчесе. Икенче катта минем бүлмә. Әнә, уңнан икенче тәрәзә.
К ә р и м . Сизәм, сез эшегездән дә канәгать түгел. Ярый, гүзәлкәй, миңа кузгалырга вакыт.
(Тора.)
Р о з а (аны җибәрәсе килмичә). Туктагыз әле. Сез мине озатып куймассыз микән? Мин моннан ерак түгел яшим.
К ә р и м . Гафу итегез, озата алмыйм, ашыгам. Сезнең торак моннан ерак түгел дидегез бит.
Сау булыгыз. (Китә башлый.)
Р о з а (ияреп). Туктагыз әле. Сез кайсы клиникада эшлисез?
К ә р и м . Әлегә беркайда да түгел. Монда Петербургтагы психотерапия үзәгенең филиалын ачарга җыенам. (Елмая.) Проблемалар булгач, килерсез.
Р о з а . Аңарчы сезнең белән элемтәгә керергә мөмкинме?
К ә р и м . Язып алыгыз телефон номерымны. 89172605640.
(Роза үзенең телефонына номер- ны язып ала.) Кәрим атлы. Сезнең исемегез ничек?
Р о з а . Роза.
К ә р и м . Ярый, асыл кош, сау бул! (Китә.)
Роза аның артыннан аптырап карап кала. Телефон номерын җыя.
Р о з а . Апа, мин бүген кунарга сиңа кайтам. (Телефонын сүндерә.)
Роберт килә – кыйммәтле костюмнан, затлы галстук таккан. Кыяфәтеннән ярсу аңкый.
Р о б е р т (кызны беләгеннән тотып). Роза! Нишлисең син! Күпме киреләнергә була инде.
Р о з а (сыктанып). Роберт, юкка бәйләнүләреңнән туйдым.
Р о б е р т . Тагын мин гаеплеме?
Р о з а . Яныма килеп сөйләшсәләр дә, көнләшәсең. Болай да гел яныңда булырга тырышам, авызыңа гына карап торам бит инде. Кол түгел бит мин. Башкаларга елмаерга да куркам.
Р о б е р т . Ярар... Роза... Ни … Әйдә, банкет әле кыза гына бара.
Р о з а . Бармыйм. Шау-шудан бераз ял итәргә телим.
Р о б е р т . Яхшы түгел. Кеше әллә ни уйлар.
Р о з а . Кеше ни уйлар... Ә минем уйларым, минем хисләрем, минем халәтем берни түгелме?! Миңа үзеңнең милкең итеп карыйсың. Минем дә җаным бар, минем күңелем бар, минем йөрәгем бар.
Р о б е р т . Мәҗлестә үзеңне дөрес тотмыйсың! Аннары мин гаепле.
Р о з а . Менә бүген көнләшергә бер сәбәп тә юк иде, ә син тоттың да, мине әрләп, бөтен кәефемне боздың.
Р о б е р т (йомшарып). Әйдә, бераз банкетта булабыз да өйгә кайтабыз.
Р о з а . Юк, мин анда кире кермим.
Р о б е р т . Ни дигән сүз инде бу?!
Р о з а . Миңа анда рәхәт түгел.
Р о б е р т. Рәхәт түгел... Минут саен рәхәт була алмый инде ул.
Р о з а . Минут саен шелтә ишетү дөресме?! Каты кеше син. Таш бәгырьле.
Р о б е р т . Тагын нәрсәләр әйтерсең икән?..
Р о з а . Сөяк җелегеңә кадәр эгоист син!
Р о б е р т . Минем белән болай сөйләшкәнең юк иде әле.
Р о з а . Түземлекнең дә чиге бар. Син миңа күп яхшылык эшләдең, күп акча сарыф итәсең… Рәхмәт. Әмма мине бимазаларга барыбер хакың юк.
Р о б е р т . Роза, җаным, безгә мондый әңгәмә килешми. Сине ничек яратканымны беләсең бит. Барысы да яхшы. Әле алда безне якты, бәхетле тормыш көтә. Ярар, бүтән битәрләмәскә сүз бирәм.
Р о з а . Син инде әллә ничә тапкыр сүз бирдең.
Р о б е р т. Син дә мине аңларга тиеш. Әйдә, банкетта матур гына утырабыз да берничә тосттан соң кайтып китәрбез.
Р о з а . Юк, бүген апама кайтам. Безгә берничә көн бергә булмаска кирәк.
Р о б е р т . Ник?
Р о з а . Бер-беребездән ял итик.
Р о б е р т . Иртәгә эштә барыбер күрешәчәкбез бит.
Р о з а . Эштә бит ул.
Р о б е р т . Әйдә, минем кабинетка кереп, тыныч кына сөйләшик әле.
Р о з а . Бүген түгел.
Роберт, кыҗрап, борын төбенә генә сүгенә-сүгенә китеп бара. Роза янә өстәл янына утырып, уйга кала. Бу вакытта К л а р а белән М а р а т култыклашып ресторанга кереп баралар.
М а р а т . О, Роза, хәерле кич!
К л а р а . Сәлам, Роза!
Р о з а . Исәнмесез.
М а р а т . Син нигә үзең генә, нишләп туган көн бәйрәмендә түгел?
Р о з а . Булдым инде мин анда. Ә сез нишләп анда түгел?
К л а р а . Безне чакыручы булмады. Ярар, туйган инде ул банкетлардан. Марат, әйдә, керик, туңдым.
М а р а т . Бар, керә тор.
Клара ресторанга кереп китә.
Марат Розаның каршына утыра. Текәлеп карый.
Р о з а (уңайсызланып). Каян кайтып килешегез?
М а р а т . Концерттан. Клара үгетләгәнгә генә бардым. Яратмыйм андый концертларны. Нәрсә булды? Роберт белән тагын бозылыштыгызмы?
Р о з а . Син гел шундый сорау бирәсең.
М а р а т . Минем бит сине шат, көләч йөзле итеп күрәсем килә. (Мут елмая.) Беләсең бит инде сиңа мөнәсәбәтемне...
Р о з а (кашларын җыерып).
Беләм.
М а р а т . Мин барысын да аңлыйм. Роберт белән сиңа ничек авыр икәнне дә сизәм. Сиңа онытылырга, ял итәргә кирәк. Бер тәкъдимем бар. Клара ике атнага туганнары янына Мәскәүгә китә. Без синең белән бергә була алабыз.
Р о з а (йөзен сытып). Марат, бар, Клара көтә. Ни җитми сиңа?
М а р а т . Ни җитми дип... Син бит Роберт белән бәхетле түгел.
Р о з а . Анда синең ни эшең бар?! Белсәң иде ул кем белән бәхетле буласыңны. Бәхет бик кыйммәт нәрсәдер инде.
М а р а т. Мин сине бәхетле итә алыр идем. Нинди бәядә булса да.
Р о з а . Башта ирләрнең һәр-берсе шулай ди. Аннары...
М а р а т . Мин сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Ирең үлгәч, сине үземә каратырмын дип өметләнгән идем.
Р о з а . Туйдым мин барыгыздан, гарык булдым.
М а р а т . Мине читкә этмәсәң, Кларадан аерылып, сиңа өйләнер идем.
Р о з а . Роберттан курыкмыйсыңмы?
М а р а т . Нишләп мин аңардан куркырга тиеш? Мин аның кем икәнен яхшы беләм. Барлык кыңгыр эшләре дә мәгълүм.
Р о з а . Ул сине гади ярдәмчедән ресторан директоры итеп куйды. Сине кеше итте.
М а р а т . Үзеңдә булмаса, башкалар сине кеше итә алмый.Мин дә Робертка яхшылыкны күп эшләдем. Мин бүген үк әзер директорлыктан китәргә. Болай да инде үз компаниямне ачарга йөрим. Мин аңа караганда хәллерәк булачакмын. Мин яшьрәк, туганнарым да абруйлы кешеләр. Ә ул – 90 нчы еллар бандиты,
һаман шул еллардагыча эш итә. Роза! Мин яратам сине!
Р о з а . Шундый хатының була торыпмы?
М а р а т . Роза! Әйдә, киләсе атнада...
Р о з а (Маратның сүзен бүлеп). Бар инде. Хатының көнләшер.
М а р а т . Көнләшми. Синең Роберт Марсовичныкы икәнне белә бит ул. Клара ишек катына чыга.
К л а р а . Марат! Соң бит инде. Кайтасы да бар бит әле.
М а р а т. Керәм, керәм. (Китә.) Роза урыныннан кузгала. Китә башлый. Каяндыр матур җыр яңгырый. Роза, туктап, җырга кушылып шыңшый.
Т ә б р и з пәйда була. Ул фронттан кайткан. Гади киемнән, бераз аксый.
Т ә б р и з . Роза!
Р о з а (үз күзләренә ышанмыйча). Тәбриз?!
Т ә б р и з . Исәнме, Роза!
Р о з а . Син... Кайттыңмы?..
Т ә б р и з . Күрәсең бит. Исән калдым. Аксак булсам да, баш исән.
Р о з а (каушап). Монда ничек килеп чыктың?
Т ә б р и з . Кайда эшләвеңне белдем. Шушында очратырмын дип күңелем сизде. (Розадан күзләрен алмый.)
Р о з а . Бөтенләйгә кайттыңмы?
Т ә б р и з . Бөтенләйгә. Яраланып. (Розадан күзләрен алмый.) Үзгәргәнсең. Яу кырында да уемнан чыкмадың. Белсәң иде, ничек сагынганымны.
Р о з а (сагышлы т авыш белән). Син мине күралмаска тиеш югыйсә.
Т ә б р и з . Нишләп? Ни өчен?
Р о з а . Антыбызны боздым, сине ташладым. Башкага кияүгә чыктым...
Т ә б р и з . Ирең үлгәнне миңа хатта яздылар. Минем әле өметем бар – без бергә булырбыз.
Р о з а . Әй Тәбриз, син һаман бала-чага кебек. Мин бит инде бөтенләй башка. Элекке Розадан нәрсә калды икән миндә? Үзең теләп фронтка киткәнеңне белгәч, дөресен әйтәм, кайгырдым.
Т ә б р и з . Мин сезнең туегыз көнне үк военкоматка киттем.
Р о з а . Мин бик шат исән кайтуыңа.
Д и н ә килә.
Д и н ә (ерактан ук). Роза!
Кайтам дип шалтыраттың да, һаман юк та, юк. Борчылып чыктым. (Тәбризне күреп шакката.)
Йа Ходаем, әллә Тәбриз инде?..
Т ә б р и з . Динә апа, исәнме!
Д и н ә (шаккатып). Тәбриз кайткан! Отпускыгамы?
Т ә б р и з . Бөтенләйгә.
Д и н ә . Әйдәгез, әйдә, Тәбриз, безгә. Күрше малае бит син. Аллага шөкер, исән калгансың.
Т ә б р и з . Мине машина көтеп тора. Дустым белән килгән идек.
Д и н ә . Чакыр аны да.
Т ә б р и з . Юк, рәхмәт, посёлокка кайтырга кирәк.
Д и н ә . Кунакка кил. Адресны язып ал.
Т ә б р и з . Адресыгызны беләм. (Китә.)
Д и н ә (сыктанып). Җаныкаем, аксый...
Р о з а . Яраланган, комиссовать иткәннәр.
Д и н ә . Нинди әйбәт егет. Үзебезнең кеше. (Кырыс тавыш белән.) Сиңа сыйлы, зиннәтле тормыш кирәк булды шул.
Р о з а (гаепле кыяфәт белән елмаеп, апасына карап). Апа, син мине яратасыңмы?
Д и н ә (ясалма усаллык белән). Минем сине җенем сөйми!
Р о з а . Рәхмәт, апа. Шушы сүзләрең генә җитмәгән иде миңа.
Д и н ә . Нәрсә булды тагын?
Р о з а . Арыдым, туйдым.
Д и н ә . Арырлык нәрсә эшләдең соң син?! Бу Робертыңнан да аерыла күрмә инде. Җизнәң алдында оят.
Р о з а . Әй, шул Камилеңнән гел котың очып тора инде.
Д и н ә . Кот очу түгел ул. Ирем бит ул минем. Улымның әтисе.
Р о з а . Хуҗаң түгел бит инде ул синең.
Д и н ә . Ир булгач, хуҗа инде ул. Татарда шулай булырга тиеш. Сез генә ул ирекле яшәмәкче буласыз.
Р о з а . Өйдәме ул?
Д и н ә . Улыбызны алып, авылга китте. Минем дә барасым килгән иде, булмады – мәктәптә ремонт бара, директор никтер укытучыларны да чакыра. Нәрсә шәлперәеп торасың! Әйдә, кайтабыз.
Р о з а (иркәләнеп). Апа, хет син мине кызган инде. Мине барысы да кага. Ичмаса син ачуланма.
Д и н ә . Гел рәхәт чигеп кенә, бернинди авырлыксыз яшәргә телисең. Алай булмый ул.
Р о з а . Роберттан котыласым килә башлады.
Д и н ә (усалланып). Нәрсә-ә-ә? Бала чакта нык иркәләделәр сине. Шуңа мондый син. Роберт канаты астына эләккәнеңә куанып кына яшисе урынга... Ни җитмидер тагын?
(Китәләр.)
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев