Драматургия тег белән яңалыклар
-
21 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим. -
20 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс. -
19 ноябрь 2022 - 09:00
Ля бемоль
Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда. -
14 апрель 2022 - 09:00
Мәдинә (ахыры)
Бер әрсез тап булып калыр бары хисең – Җилләр куып каралтырлар аның төсен... -
13 апрель 2022 - 09:00
Мәдинә (дәвамы)
Аһ, син, шайтан, китәсеңме? Мәдинәне Тезләндереп, яшьләренә буылдырдым Дияр идең бугай... Тукта! -
12 апрель 2022 - 09:00
Мәдинә (дәвамы)
Мин аңладым хәзер кара төндә Җәүдәт Күкрәгендә синең кыюлыкны йөрткән. -
11 апрель 2022 - 13:00
Мәдинә (дәвамы)
Онытмадым! Бүләк булсын миннән сезгә... Икегезгә! Җәүдәт килгән саен сезне Күзләрмен мин тынгы бирми җаныгызга... -
10 апрель 2022 - 13:00
Мәдинә (дәвамы)
Ярат мине, тик онытма син ант бирдең... Җәүдәт, син ант иттең, каның шаһит моңа... -
9 апрель 2022 - 13:00
Мәдинә
Ике нәрсә тик сәләтле кешелекнең Бөеклеген бер мизгелдә юк итәргә: Беренчесе – мәхәббәтнең җавапсызы. Кеше өчен кичә алмаслык ара тик шул – Ихлас сөю белән битарафлык арасы. Икенчесе – кылган гөнаһыңны аңлау ... -
6 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (ахыры)
Д а м и р ә (тирән сулыш алып). Егерме дүрт ел буе, һәрберебез үз тормышы белән яшәгәндә, сине сагынам, һаман яратам кебек иде... Сиңа да шулай тоелгандыр, бәлки. Менә очраштык. Ул мәхәббәт, ул сагыну юк икән бит инде – сизәсеңме? Күрәсең, асылда һәркем үзенең яшьлеген, үзенең хисләрен генә сагына һәм ярата. И л ф а т. Син акыллы кеше булып чыктың, Дамирә. Д а м и р ә. Тормыш бирә ул белемне. Егерме көн бәхетле булдык. Ул егерме көн безнең өчен – мәңгелек. -
3 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (дәвамы)
А з а т. Бездә телефоныңны, сумкаңны, яулыгыңны, тагын кайбер әйберләреңне онытып калдыр әле, яме. Син кайтып киткәч, Актүбәгә барып, сине күрергә сәбәп булачак. А л с у. Анда барырга сиңа хәзер җитдирәк сәбәп бар. Бер-берсенә якын килеп, тып-тын карап торалар. -
2 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (дәвамы)
А з а т . Нишләптер, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Кичә үк башымда шундый уй-теләк туды. Бүген, син йокыдан торган минутларда, ул теләк көчәйде. (Кызның кулын тота.) Иртән тагы да чибәррәк икән син. Яңа уянган сабый шикелле. Ник куркасың? А л с у (кулын ычкындырып). Кем курка? Курыкмыйм. (Кыю күренергә тырыша.) А з а т. Мин бит ихлас күңелемнән әйттем бу сүзләрне. А л с у (елмаеп). Шул ихластан әйтүең, бәлки, куркытадыр да. А з а т (читкәрәк китеп, сокланып). Тәти син! -
1 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (дәвамы)
И л ф а т. Минем хәлемне аңлыйсыңдыр инде. Шок! Ни уйларга, ни әйтергә белмәдем. Дамирәнең ялганыннан, мине гаепләргә маташуыннан нык тетрәндем, каты рәнҗедем. Тикшерү башланды. Актүбә белән Чалым арасында күрсәтмәләр биреп йөри-йөри, хәлләр бетте. А л с у. Ничек булып бетте соң? И л ф а т. Аптекадагы җимерекләр өчен шактый күп түләргә туры килде. Ярый әле эштә әҗәткә алырдай кешеләрем бар иде. Көчкә түләп бетердем. -
31 август 2021 - 15:00
Хаталы хат
Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк. А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер. Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш.