Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
2
Шул ук күренеш. С а ф и я пианинода салмак кына уйный.
Р ә ү ф ә диванда тыңлап утыра.
Сафия (уйнаудан туктап). Нотаның ярты тоны чирек тонга бүленә алуын күзаллап була, ә чирек тонның тагын бүленгәнен ишетүче юктыр инде.
Р ә ү ф ә . Колак ишетмәгән өлешләргә бүленүе аның ник кирәк?
С а ф и я . Алайса төгәл җырларга омтылырга кирәк микән дигән сорау туа. (Паузадан соң.) Фальшны ишетүчеләр бар шул.
Ә с ә д кайтып керә. Папкасын телефон янындагы утыргычка куя.
С а ф и я . Әти, ничек уйлыйсың, нишләп ярты тонны урталайга бүлмәгәннәр икән?
Р ә ү ф ә . Юк белән баш катырма инде.
Ә с ә д . Кызым, аны тагын-тагын бүлә башласаң, бик озын пианино ясарга кирәк булыр иде – өйгә сыймаслык итеп.
С а ф и я . Әйткәнеңдә логика бар. Димәк, бу инструмент уртача алынган, уртача ишетүче кешеләр өчен генә.
Ә с ә д . Ә тормыш, гомумән, уртача алынган, уртакул кешеләр өчен җайланган. Пианиноны көйләп киткән егеткә әниеңнең дә, Бәхтиярның да ачуы килде, алар настройщикны шундук өнәми башладылар. Син дә, кызым, үпкәләдең аңа. Ә бит ул синең берничә урында фальш җибәргәнеңне генә әйтте.
С а ф и я . Мин үпкәләмәдем.
Ә с ә д . Башкалар ишетмәгәнне ишетүе аркасында аңа күпме кеше үпкәлидер дә, күпме кеше аны күралмыйдыр.
С а ф и я . Нишләп инструментлар көйләп йөри икән ул, музыка буенча укытучы булып эшләми икән?
Ә с ә д . Ә инструментларны кем көйләр?
Р ә ү ф ә . Син ул настройщикны чистый Алланың кашка тәкәсе урынына күрдең инде.
Сафия (үпкәле тавыш белән). Колагы яхшы ишетсә дә, музыкада үзе тупицадыр әле. Барыбызның да кәефен җимереп чыгып китте... Чыннан да, карагыз әле, һаман тора салып шуны искә алабыз. Бәхтиярга авыр сүзләр әйтте... (Тагын әкрен генә пианинода уйный башлый.)
Ә с ә д . Сүз күтәрә алмау да начар сыйфат. Ул аңа дөресен әйтте. Р ә ү ф ә . Бер-берсенә гел дөресен әйтә башласалар, кешеләр үзара сугышып, берсен-берсе үтереп бетерерләр иде.
Ә с ә д . Юк! Киресенчә, гармония булыр иде кешеләр арасында. Бер-берсенә купшы, төче комплиментлар әйтеп, лаек булмаган килеш мактап, кешеләр бер-берсенә начарлык кына эшлиләр. Бу – бер-берсен алдауның бер техник алымы.
Сафия (клавишларга каты басып). Син мактаган мастер пианиноны дөрес көйләмәгән. Пианиноны тагы да төгәлрәк көйләргә кирәк.
Ә с ә д . Кит аннан!
С а ф и я . Төзек түгел. Менә, строить итми. (Клавишларга баса.) Рәүфә (борчылып). Нишлибез?
С а ф и я . Тагын чакырырга кирәк.
Ә с ә д . Чын әйтәсеңме, кызым?
Сафия (үҗәтләнеп). Пианино көйле түгел!
Ә с ә д . Көйләвендә шигең бармыни?
С а ф и я . Әйе. Мин аермачык ишетәм – төзек түгел.
Р ә ү ф ә . Шикле кеше ул. Тагын шуны чакырабызмы?
С а ф и я . Шуны, шуны. Акчаны аңа түләдек бит. Үзе белән йә камертон, йә тюнер алып килсен.
Әсәд (телефоннан шалтырата). Алло! Надир! Бу – Әсәд абыең. Кенәген пианинобызны көйләп киткән идегез. Сафия әйтә, имеш, көйләнеп бетмәгән, ди. Кайчан килә алырсыз икән? Берәр сәгатьтәнме? Бик әйбәт. Без өйдә.
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Әсәд барып ишекне ача. Б ә х т и я р керә. Кулында чәчәк бәйләме.
Б ә х т и я р . Хәерле көн!
Әсәд (кул биреп). Сәлам, сәлам.
Р ә ү ф ә . Исәнме, Бәхтияр.
С а ф и я . Исәнме. Уз әйдә. (Бәхтияр аңа чәчәкне бирә.)
Б ә х т и я р . Сафия, хәзер студиягә музыкантлар килә. Синең җырга аранжировканы бергәләп ясарга булдылар. Син әзерме?
С а ф и я . Хәзер пианиноны көйләүче киләчәк. Ул килеп киткәч кенә студиягә барам.
Бәхтияр (аптырап). Кичә көйләмәгәнмени?
Р ә ү ф ә . Синең шикләнүең урынлы булган – дөрес көйләмәгән.
Б ә х т и я р . Аның жулик икәне чыраена чыккан. Шуңа бик кәефсезме син?
Сафия (боегып). Әллә тагы. Җан тыныч түгел.
Әсәд белән Рәүфә, аларның икесен генә калдырып, күрше бүлмәгә чыгып китәләр.
Б ә х т и я р . Фестивальдә илле җырчы катнашачак. Бик авыр булачак оештыруы.
С а ф и я . Җырчылар шулкадәр күп. Мине эстрадага кертергә маташып йөрмәсәң дә була инде.
Б ә х т и я р . Ярар, ярар, синең мондый шаяруың бер дә кызык түгел. Барыбер сиңа беренче урын булачак.
С а ф и я . Алай гадел түгел бит, Бәхтияр. Алдан инде хәл итеп куйгансыз икән, нигә ул конкурсларны оештырып торырга? Син үзең яраткан, үзеңнең күңелеңә хуш килгән җырчыларны гына күтәрәсең булып чыга бит. Ә кемдер бик талантлы җырчы була торып та, синең күңелеңә хуш килмәсә, димәк, ул бу конкурста уңышка ирешмәячәк.
Б ә х т и я р . Бөтен җирдә шулай. Мин уйлап чыгарган кагыйдәләр, принциплар түгел бит бу.
С а ф и я . Миннән шәбрәк җырлаучы булса?
Б ә х т и я р . Барыбер иң шәбе син булачаксың.
С а ф и я . Ә бит дөресен әйткәндә, миңа караганда матуррак җырлаучы берничә җырчы катнашачак анда. Син җырлау осталыгына карап билгеләмәссеңмени җиңүчеләрне?
Б ә х т и я р . Мин сине яратам, Сафия. Минем сине иң югары урында күрәсем килә. Үзем оештырган конкурста яраткан кешемне күтәрү гаепмени?!
С а ф и я . Ярый, мин беренче булдым ди... Ә икенче, өченче урыннарны син нинди принциплар, нинди сыйфатлар буенча билгеләячәксең? Тамашачының кул чәбәкләве буенчамы?
Бәхтияр (иреннәрен юкартып). Кичә миңа настройщик әйткән сүз бит бу.
С а ф и я . Шулаймыни?..
Б ә х т и я р . Мин җырны аңламыйм дип уйлыйсыңмы?
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Күрше бүлмәдән Ә с ә д чыга.
Ә с ә д . Настройщик килгәндер. (Ишекне барып ача.) Н а д и р керә.
Н а д и р . Исәнмесез.
Ә с ә д . Исәнмесез. Бәхтияр (чәнчүле тавыш белән). Абсолют слух белән дә абсолют нәтиҗәгә килмәскә мөмкин икән, ә.
Надир, клавишаларга, басып, пианино төзеклеген тикшерә. Рәүфә чыгып Надирга нидер әйтмәкче була, Әсәд аны беләгеннән тотып күрше бүлмәгә алып китә. Бәхтиярның телефоны зеңгелди. Бәхтияр (телефонын колагына куеп). Әйе. Бушатмый торыгыз. Башта үзем килеп тикшерәм – документларны, тегесен-монысын. Хәзер. Ярты сәгатьтән мин шунда булам. (Телефонын кесәсенә тыга.) Сафия, сәхнә бизәр өчен җиһазлар алып кайтканнар. Мин шунда булырга тиеш.
С а ф и я . Ярар. Мин тиздән үзем студиягә барырмын.
Б ә х т и я р . Алайса, җиһазларны кабул иткәч, мин синең яныңа студиягә килермен. Пока! (Чыгып китә.)
Надир (Сафиягә таба борылып). Пианино төзек. Сезгә көйсез булып тоелган гына.
Сафия (чак кына усалланып). Бәлки, аның көйсез икәнен мин генә ишетәмдер. Бәлки, сезнең колагыгыз ул дәрәҗәдә үк нечкә ишетмидер?
Н а д и р . Мин тюнер алып килдем. Һәр клавишны тикшерә аласыз.
С а ф и я . Ә тюнерлар яртышар тонга гына бүленгән инструментларны тикшерергә ясалган. Алар инде чирек тонга ялгышканны тотмыйлар.
Н а д и р . Мин тоям чирек тоннарны. Аннары... инструменттагы клавишлар барыбер ярты тоннардан ары бүленми.
С а ф и я . Ә нишләп мин сезнең слухка ышанырга тиеш? Теге көнне фальш җибәргәнменме, юкмы – моны ничек исбатлый аласыз?
Н а д и р . Аны исбатлау кирәкми. Миңа да аны исбатлау кирәкми. Сезнең үзегезгә бигрәк тә. Сез җырларга гына тиеш. Сез чын күңелдән, җан авазы белән җырлыйсыз. Тавыш тембрыгыз искиткеч матур. Кешенең күңелен ике нәрсә күрсәтә – күз карашы һәм тавыш тембры. Бик якты күңелле, җылы җанлы кеше сез. Сафия (кинәт йомшарып). Сез сәер кеше.
Н а д и р . Пианино төзек.
Сафия (туп-туры карап). Ә мин сезне юри чакырттым. Сезгә ачу итеп.
Н а д и р . Ачу итеп?
С а ф и я . Әйе. Сез минем җырлауда фальш сизгәч, мин дә сезнең эшегездә гаеп тапкан булып кыландым.
Н а д и р . Ник кирәк булды бу сезгә?
С а ф и я . Белмим.
Ә с ә д пәйда була.
Н а д и р . Ноталарны төгәл алмау бар инде ул. Ник минем әйткәнемә шулкадәр хәтерегез калды? Гомумән, җырны ноталап тикшерү дөрес түгел. Җырлаганда кайвакыт ноталар белән билгеләп булмас авазлар ишетелә. Елауны нотага салып булмый. Ә моңлы җыр елаудан башланган. Әнә, әтиең монда чыкканда, ишек шыгырдады. Башта аермачык «до диез» ишетелде дә «ля»га хәтле глиссандо белән күтәрелде. Ник андый тавыш чыгара ишек? Кеше ноталар уйлап чыгармаган булса, мин ишек шыгырдавының тонына игътибар итәр идемме?
Ә с ә д . Син, энем, бик сәләтле кеше, шуңа ишетәсең син аны. Син әйтмәсәң, әле мин ишекнең шыгырдаганына да игътибар итмәгән булыр идем. Күптән майларга тиеш идем мин аны, онытылган, аннары күнегелгән.
Н а д и р . Миннән дә яхшырак ишетүчеләр бардыр. Әмма иң сәләтле кеше дә чикле итеп яратылган. Үзеңнән дә сәләтлерәк булу мөмкин түгел. Ноталар язу, төрле системалар буенча эш итү – болар барысы да шартлы нәрсәләр, кирәк, әмма төптән уйлаганда, әһәмиятле түгел. Җан газабын нинди нотага салмак кирәк?!
Әсәд (уйга калып). Җан газабын...
Р ә ү ф ә пәйда була.
Ә с ә д . Рәүфә, чәй китер әле. (Рәүфә чәй әзерли башлый.) Ә нигә аны нотага салырга? Җан газабы нотага салмыйча да кирәгеңне бирә ул. Утыр әле, утыр, чәй эчәбез хәзер. (Өстәл янына утыралар.)
Н а д и р . Җырны да нотага салу зарур түгел. Музыкантлар өчен партитураны язарга кирәктер... Фәкать техник яктан кирәк ул. Ә җырның үзен кәгазьгә ничек кенә төгәл төшерергә маташма, барыбер җырчының интонациясен, сулышын язып куя алмыйсың. Ә с ә д . Тынычландыңмы инде хәзер, кызым?
С а ф и я . Фальш җибәрүне акларга маташу түгелме соң бу?
Н а д и р . Юк. Камил рәвештә тотрыклы тон була алмый.
Рәүфә (чәй ясап). Шулай булгач, кызым, башыңны катырып утырма. Сине талантлы дигәннәр икән, зур җырчы булачагыңны әйткәннәр икән, ярдәм итүче иптәшең бар икән – җырла да җырла. С а ф и я . Камил тон булмауны ничек аңларга? (Чәй эчәләр.)
Н а д и р . Вибрация төп-төгәл булалмый. Колак ишетмәгән дәрәҗәдә барыбер як-якка тайпыла ул. Табигатьтә, гомумән, төгәл фиксация юк, булса да ул мизгелләр эчендә генә. Һава температурасын үлчәп әйтсәң дә, ул төп-төгәл булалмый. Төсләрнең чиген билгеләү мөмкин түгел. Салкын белән җылының арасы кайда – кем төгәл әйтә ала?
Р ә ү ф ә . Музыка бит башка нәрсә...
Ә с ә д . Рәүфә, ишекне майларга кирәк, шыгырдавының атасы-анасы юк ди, ноталары чалош-молыш икән. Надир энем, чыннан да шулай. Менә инде аңлашылган нәрсәләрдә дә җавап бирмәслек сораулар туа. Предметлар атомнарга, электроннарга бүленгәннән соң да бүленәләр бит, аннан да тирәнгәрәк бүленүләр дәвам итәдер, аны күрүгә генә ирешә алмыйбыздыр. Электричествоны «поток отрицательно заряженных частиц» дип аңлатабыз, ә ничек алар шундый тизлек белән, нинди көч тәэсирендә хәрәкәткә киләләр – беркем белми. Мин күптән түгел бер галимнән сорадым: мәйтәм, ялкынның молекуляр структурасын билгели аласыңмы? Бу уйга калды. Ялкын ул – плазма, ди. Мин әйтәм, мин аны син әйтмәсәң дә беләм. Ялкын материаль нәрсә – утын агачының кислород белән кушылу процессы булса да. Материаль булгач, аның молекуляр структурасын язып бир миңа. Ә ул аны беркайчан белмәячәк.
Р ә ү ф ә . Музыканың монда ни катнашы бар?
Н а д и р . Әсәд абый әйберләрнең, төшенчәләрнең асылына барып җитә алмау турында әйтә ул.
Ә с ә д . Без сөйләшкән арада син, Рәүфә, бар ишекне майла әле. Р ә ү ф ә . Артык тирән казынып, кирәгеннән артык аңларга тырышып, күңелгә шом гына керә түгелме?
Ә с ә д . Тирән казынучылар, нечкәлекләрне аңлаучылар цивилизацияне ясадылар.
Н а д и р . Әйе, цивилизация барлыкка килде. Әмма дөньяның асылын, аерым әйбернең нәрсә икәнлеген, кешенең үзенең кем икәнен аңлатучы юк. Музыкада да тавышны тоннарга чиксез бүлергә мөмкиндер, бәлки, әмма моңа ирешеп булмый, ирешкән сурәттә дә музыканың асылын аңлата алмаячак.
С а ф и я . Музыканың асылын аңлап булмыймы?
Н а д и р . Минемчә, юк. Күз яшенең химик составын аңлатып була, әмма аның асылына төшенү мөмкин түгел.
Р ә ү ф ә . Ничек инде?! Кайгыдан елау бар, шатлыктан елау бар, кино караганда, сентиментальлеккә бирелү бар.
Н а д и р . Бу – сәбәпләр, Рәүфә апа. Ә асылына төшенү мөмкин түгел.
Ә с ә д . Менә шушылай фәлсәфи темаларга сөйләшкәч, мин үзем эшләгән берләшмәгә дә икенче күзлектән карый башлыйм. Кайвакыт цехларыбызда сузылып-сузылып яткан пластик торбаларга карыйм да, бер генә уй килә: бөтен эшебез, бөтен гомеребез ниндидер бер торба буйлап әллә кая чыга да оча. Шуның белән вәссәлам. «Ни мәгънә?!» – дигән бер сорау эленеп тора баш миендә.
Б ә х т и я р килеп керә, нык дулкынлана.
Б ә х т и я р . Мин иртәрәк бушадым да килергә булдым. Студиягә бергә барырбыз.
С а ф и я . Бүген студиягә бармасам ярыймы?
Б ә х т и я р . Нишләп алай?
С а ф и я . Илһамым юк. Җыры да әллә нинди.
Б ә х т и я р . Ярар, иртәгә язылырсың. Пианино ничек?
Н а д и р . Тәртиптә.
Б ә х т и я р . Сафия төзеклегендә шикләнгән иде.
Н а д и р . Шикләнү ярый... чама белән.
Б ә х т и я р . Мин пианиноны көйли алуыңда шикләнәм.
Н а д и р . Мә, тюнер. Тикшер. (Кесәсеннән тюнер чыгара.)
С а ф и я . Пианино көйләнгән. (Тюнерны ала, әйләндергәләп карый.)
Н а д и р . Шунысы кызык: кешегә ышанмыйлар, тюнерга ышаналар. Кешегә ышанмыйча, кеше ясаган әйбергә ышану бар. Ә с ә д . Әйе шул. Кешегә ышанмау, кешедән шикләнү – үзе дөрес булмаган кешеләргә хас. Мин, Бәхтияр, Сафия, хәзер әле сезне күздә тотып әйтмим. Мин җитәкчеләребезгә турысын әйткәч, урлау, алдау мисалларын китергәч, үземнән шикләнәләр, үземнән гаеп эзләргә маташалар.
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс.
Р ә ү ф ә . Кеше гармониягә омтылганда ялгыша, адаша кайвакыт...
Н а д и р . Ә бит гармония хакына җирдә күпме кан, күз яше. Күпме фаҗига туа.
С а ф и я . Ә музыкадагы гармония...
Н а д и р . Нәрсә ул музыкадагы гармония? Нәрсә ул матур көй? Синең фибраларыңа аваздаш, тәңгәл булганга гына матур ул. Аккордтагы берничә нота колакка ятышлы булып яңгырый икән, сезне кызыксындырмыймы – нишләп менә бу ноталар бергә аһәңләшә, башкалар түгел? Мәсәлән, нишләп «До мажор» аккордында «до», «ми», «соль» ноталары катнаша? Нишләп «Фа мажор»да «фа», «ля», «до» ноталары? Кем аңлатыр? Физикага төртелеп кала. Ә физика барыбер метафизикага барып тоташа.
С а ф и я . Абсолют төгәл җырлауга омтылу кирәкме икән соң алайса?
Н а д и р . Күңелеңдә фальш булмаса, ничек җырласаң да матур яңгыраячак. Күңел халәте дә тотрыклы түгел, мизгел саен кыймылдый, үзгәрә. Бер үк җырны җырлаганда, төрле чакта төрлечә. Эчке кичерешне төп-төгәл итеп тасвирлау мөмкин түгел – әйткән сүз белән дә, көй белән дә. Синең уй-фикерең, хис-кичерешең башкаларга ишетелсә, ул инде фальш. Шуңа күрә, бер дә аптырама, Сафия, җырла гына.
Б ә х т и я р . Менә сез монда акыллы сүзләр белән гәпләшәсез. Ничек казынсаң да, җырчыны халык үзе сайлап ала. Халыкка нинди нотаның нишләгәне кызык түгел. Халыкка җырчы үзе кызык. Н а д и р . Продюсерлар кемне тәкъдим итә бит халыкка – бу заманда зур рольне шул уйный. Тәкъдим итүчеләрнең зәвыгы нинди бит.
Б ә х т и я р . Менә мин Сафияне күтәрергә маташам, нәрсә, шәп җырчы түгелмени?
Н а д и р . Сүз бит башка нәрсә турында бара. Дөрес җырлап, төзек коралда уйнап, профессиональ, камил дәрәҗәдә концерт куелды ди... Аның тирәсендә күпме ямьсез ыгы-зыгы, күпме матавык, күпме пычрак башланышлар... Нәрсә кыйммәт – җандагы гармонияме, әллә ыгы-зыгы аша куелган бер концертмы? Ә с ә д . Имәнгеч күренешләр һәркайда җитәрлек инде ул. Теге темага кайтасым килә. Менә син, Надир энем, тотрыксызлык турында әйткән идең. Әйе, нотаның үзен бер мизгелгә генә тотып буладыр, үтеп барышлый гына. Чөнки бу дөньяда барыбер бөтен нәрсә бер үк законнарга буйсына. Төн белән көн арасында сызык сызып аерып буламы? Бөтен нәрсә тирбәлеп, кыймылдап, хәрәкәтләнеп тора. Төсләр турында да дөрес әйттең. Баллы тәм кайчан башлана, тозлының башы кая? (Көлеп куя.) Шигырь килеп чыкты. Тотрыксызлык һәр нәрсәдә – правосудиедә, кеше белемен бәяләгәндә. Идеаль кешенең булмавы да мисал була ала. Тормыш үзе тотрыксыз тирбәлеп торган нәрсә, бернәрсә дә бер мизгелдән ары китми. Чөнки бүгенге син иртәгә инде башка кеше. Принциплар бер үктер, әмма синдә инде әллә нинди үзгәрешләр була. Шуңа күрә нота да гел бер урында кадалып тора торган нәрсә түгелдер.
Б ә х т и я р . Тюнерларны, камертоннарны тикмәгә уйлап чыгармаганнардыр бит.
Ә с ә д . Бәлки, шул ниндидер мизгелләрне тотып алыр өчен эшлидер аларны кеше.
Н а д и р . Миңа калса, үлчәп була торган нәрсә – вак нәрсә. Үлчәрлек әйбернең кыйммәте зур түгел. Тасвирлап бирерлек нәрсә – пүчтәк. Көйләп була торган нәрсә әһәмиятле булалмый. Сатып ала торган әйбернең бәһасе юк. Сатып булмый торган, үлчәп булмый торган, аңлатып булмый торган, үз көеңә салып булмый торган нәрсәләр кыйммәтле бу дөньяда.
Б ә х т и я р . Алайса ник инструментларны көйләп йөрисең?
Н а д и р . Тамагымны туйдырыр өчен. Ярый, сау булыгыз! Уңышлар сезгә!
Надир чыгып китә. Әсәд (сокланып). Мощный кеше бу!
С а ф и я . Мин фестивальдә катнашмыйм. (Торып, табын яныннан китә.)
Бәхтияр (сискәнеп). Син нәрсә!
Рәүфә (куркып). Кызым, тилердеңме әллә! Алда сине Мәскәү көтә, аннары чит илләргә чыгарсың.
С а ф и я . Алга таба күз күрер. Бәхтияр, мин студиягә бармыйм.
Б ә х т и я р . Ник?
С а ф и я . Бик примитив җыр бит ул. Барыбер беренче урынны миңа бирәчәкләр дип, андый затсыз җыр җырлыйсым килми.
(Дәвамы бар)
"КУ" 09, 2016
Фото: pixabay
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев