БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Д и н ә . Балачак дустың бит ул синең. Үсмер вакытта бик күркәм йөрдегез, бик матур пар идегез. Синең өчен башка егетләр белән сугышканы да исемдә. Р о з а . Әйе... Тәбриз алдында да читен инде... Д и н ә . Тәбризе ярар... Син Роберт Марсович белән кылтый-пылтый тотма үзеңне. Түз. Аның кебекләр җирдә аунап ятмый. Сабырлыксыз булмый. Менә минем дә җаным бизгән чаклар еш була. Әмма яшибез бит.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
3 күренеш
Динә фатиры. Р о з а кайтып керә.
Р о з а . Апа, тагын синдә куныйм инде.
Д и н ә . Кунасың инде. Урамга куып чыгара алмыйм бит. Сеңлем бит чүтеки, яхшымы-начармы. Роберт Марсович белән ничек?
Р о з а . Әй, әйтмә әле шуны отчествосы белән! Исеме исем түгел.
Д и н ә . Бүләкләре, акчасы ошый бит әле үзеңә.
Р о з а . Апа, ярар инде! Бүген күренмәде ул. Уфага киткән. Озаграк шунда булса ярар иде.
Ишек кыңгыравы чыңлый.
Р о б е р т керә. Кулында пакет белән күчтәнәчләр. Розаның сөмсере коела. Динә, киресенчә, шат.
Р о б е р т . Хәерле кич! (Пакетларны Динәгә тоттыра.)
Д и н ә . Рәхмәт, Роберт Марсович. Гел күчтәнәч белән киләсез. 200 ел яшәрсез, Роберт Марсович. Әле генә сезне сөйләштек.
Р о б е р т. Ачуланыпмы, әллә...
Д и н ә . Юк, сезне ничек ачуланырга мөмкин!
Р о з а (йөзен чытып). Үзе гел ачулана торган кешене ничек ачуланырга мөмкин?
Д и н ә (җикереп). Роза! Телеңне тый.
Р о б е р т . Соңгы вакытта менә шулай кылтый-пылтый сөйләшә инде ул.
Р о з а . Уфага китәм дип алдаган. Мине тикшерергә теләгән ул.
Р о б е р т . Әле генә Уфадан мин. Сезгә башкорт балы, бальзам, казылык, кымыз алып кайттым.
Р о з а . Рәхмәт, Роберт Марсович. (Кухняга китә.)
Р о б е р т . Әйдә, кайтабыз.
Р о з а . Кая?
Р о б е р т . Кая булсын, миңа.
Р о з а . Берничә көн аерым торыйк.
Р о б е р т . Кәрим шулай тәкъдим иттеме?
Р о з а . Куркыныч кеше син. Аңа ниләр сөйләп бетердең икән инде...
Р о б е р т . Юк, без әйбәт кенә әңгәмә кордык. Ул кеше миңа ошады. Бик акыллы ул. Андый кеше миңа да кирәк. Барысы да тәртиптә булачак. (Розаны битеннән үбеп ала.) Әйдә, шушы арада берәр җирдә ял итеп кайтабыз.
Д и н ә кухнядан чыга.
Д и н ә . Хәзер өчпочмаклар пешеп җитә.
Р о б е р т (Динәгә елмаеп). Мәктәптә каникуллар...
Д и н ә . Әйе. Кызганыч, ярты җәй үтеп китте. Тиздән тагын шул балалар белән чиләнү башлана. Укытучыга бик авыр хәзер. Бигрәк тә минем тарих фәне хәзерге
балаларга бөтенләй кызык түгел.
Р о б е р т . Директор белән ничек соң мөнәсәбәтләр?
Д и н ә . Ярыйсы.
Р о б е р т . Алай-болай кыерсытса, миңа хәбәр бир.
Д и н ә . Рәхмәт. Мәктәптә читтән ярдәм сорарлык зур конфликтлар булмый ла ул.
Р о б е р т . Димәк, Роза, син монда каласың?
Д и н ә . Роберт Марсович, Камил белән улым авылда. Бу көннәрдә Роза миндә кунсын инде. Үземә генә ямансу.
Ишек кыңгыравы чыңлый. Т ә б р и з керә. Бер кулында зур пакет, икенчесендә чәчәк бәйләме.
Д и н ә . О, Тәбриз! Уз, әйдә. Рәхмәт чәчәкләрең өчен. (Роберттан куркып, тиз генә чәчәк бәйләмен ала.) Бу – безнең посё-
локтагы күрше малае. Фронттан кайтты. (Акланган сыман итеп.)
Безнең нәселләр элек-электән тату булды.
Т ә б р и з . Безнекеләр сарык суйды, сарык ите китердем сезгә.
Д и н ә . Рәхмәт. Мактап йөрисең икән – өчпочмаклар пешергән идем.
Т ә б р и з (Робертка текәлеп). Син кем?
Р о б е р т (кырыс). Куркыныч кеше. Нишләп «син» дип эндәшәсез миңа? Мин бит сезнең белән сарык көтүе көтмәдем.
Д и н ә . Роберт Марсович –рестораннар челтәренең гендиректоры. Роза анда бухгалтер булып эшли.
Т ә б р и з . Анда әниегез кызларым кайтмый дип зарлана.
Д и н ә . Әйе шул, кайтып килергә кирәк. Минекеләр авылдан килсеннәр инде, кайтырбыз. Әйдәгез, табынга.
Р о б е р т (Тәбризгә ямьсез карап). Мин ашыгам. Уфадан кайтып, туп-туры сезгә кердем. Кичектермичә күрәсе кешеләрем бар. (Чыгып китә.)
Р о з а (тәмам кәефсезләнеп). Көнләшергә тагын шәп сәбәп булды инде.
Т ә б р и з . Кем ул?
Р о з а (кинәт кызып). Туйган инде мондый сораулардан – кем ул, бу кем, ник сиңа карый, ник сиңа елмая?.. Кем икәнен апа әйтте бит инде! (Елый.)
Т ә б р и з . Әйе, әйе, аңладым, аңладым.
Д и н ә . Туктагыз әле, юктан да талашмагыз.
Т ә б р и з . Посёлокта шундый рәхәт. Әйдәгез, алып кайтам. Бүген үзем рульдә.
Д и н ә . Хәзер булмый. Розага иртәгә эшкә. Түргә уз, өчпочмак ашыйбыз.
Т ә б р и з (сөмсере коелып, Розага карап). Рәхмәт, Динә апа, кайтам мин. Сау булып торыгыз.
(Чыгып китә.)
Пауза.
Р о з а . Берәр ничек әйт әле Тәбризгә, аңлат, минем янга килеп йөрмәсен.
Д и н ә . Балачак дустың бит ул синең. Үсмер вакытта бик күркәм йөрдегез, бик матур пар идегез. Синең өчен башка егетләр белән сугышканы да исемдә.
Р о з а . Әйе... Тәбриз алдында да читен инде...
Д и н ә . Тәбризе ярар... Син Роберт Марсович белән кылтый-пылтый тотма үзеңне. Түз. Аның кебекләр җирдә аунап ятмый. Сабырлыксыз булмый.
Менә минем дә җаным бизгән чаклар еш була. Әмма яшибез бит.
Р о з а (Динәгә сыенып). Апа, ярый, син бар әле.
Д и н ә (сеңлесен кочып). Кайгы килсә генә, мин исеңә төшәм, бәхетле чакта, шалтыратып, хәлемне дә белмисең.
Р о з а . Бәхетле чагым бармы соң минем?
Д и н ә . Алай димә. (Ачусыз гына.) Авызыңа сугам хәзер. Ходайга шөкер итеп, артыңны кысып кына яшә.
Р о з а (кинәт җанланып). Апа, мин бер кеше белән таныштым.
Д и н ә . Син гел танышып торасың инде. Һәрбер танышуың матавык белән тәмамлана.
Р о з а . Кәрим исемле. Психотерапевт. Петербургтан.
Д и н ә (үчекләп). Ерактанрак юк идеме?
Р о з а (илһамланып). Син аны күрсәң... Ул шундый... Менә андыйлар ышанычлы була. Аның белән сөйләшкәч, әллә нишләдем... Өметем уянды.
Д и н ә . Әллә гашыйк булдыңмы аңа, Ходаем?
Р о з а . Апа, Кәрим монда килсә, син каршы түгелме?
Д и н ә . Ирем кайтып керсә?.. Яхшы түгел, оят. Болай да инде аңа синең хакта дөресен сөйләмим, гел ялганларга туры килә.
Р о з а . Шалтыратып карыйм. Әллә килә, әллә юк бит әле. (Телефон номерын җыя.) Алло, Кәрим әфәнде! Безгә килә алмыйсызмы? Апа өчпочмаклар пешерде... Адресны ватсапка язам. (Роза үзе сөенә, үзе курка. Телефоннан адресны язып җибәрә. Динәгә карап тора.) Килә.
Д и н ә (каушап). Тиле! Ник чакырдың инде аны?!
Роза кинәт канатлана. Кыяфәтен рәткә китерә башлый. Динә борчыла.
Р о з а . Табынны залда әзерлик. (Үзе залга ризык ташый башлый.)
Д и н ә . Камил кайтып керсә?..
Р о з а . Минем янга килә бит ул, ник куркасың?
Д и н ә . Бигрәк җиңел уйлыйсың. Башсыз. Күпмедер вакыт узгач,
К ә р и м килә. Роза шат.
Р о з а . Апа, бу – Кәрим әфәнде, Петербургтан. Бу – минем апам Динә.
Д и н ә . Әйдәгез, узыгыз.
К ә р и м (Розага). Күрәм, синең йөзең якты. Күзләрең балкый. Мин бик шат. Димәк, аралашуыбызның файдасы бар. Болай булгач, алга китәчәкбез.
Депрессиядән чыгабыз.
Д и н ә . Сез килгәч, Роза бөтенләй башка кешегә әйләнде. Юкса соңгы вакытта мин аны танымый башлаган идем.
Р о з а . Апа, биш-ун минутка икебезне генә калдыр әле, яме.
Д и н ә . Ярар. Кирәк булсам, эндәшерсез. (Кухняга чыга.)
Кәрим, Роза ризык куелган кечкенә өстәл янына утыралар.
Р о з а . Роберт белән танышкансыз икән...
К ә р и м . Таныштык. Ул –нәкъ мин күзаллаганча. Синең өчен аның иң җанбиздергеч сыйфаты нинди?
Р о з а (уйланып). Күп аның андый сыйфатлары. Иң ямьсезе нинди икәнне аерып әйтә дә алмыйм.
К ә р и м . Иреңне бүлнискә Роберт озата барган... Анализларда шикле матдәләр тапмадылармы?
Р о з а . Җентекле анализлар ясамаска булдылар. Роберт шулай теләде. Инфаркт дип кенә яздылар. Миңа шик төшәр дип уйлады ул. Әмма агу салган кешеләр җәзасыз калу җанымны ашый. Мин аңа әйттем, ярдәм ит, ул өч кешене болай калдырырга ярамый дидем. «Сине тикшереп интектерәчәкләр», – диде. Минем ирем белән соңгы вакытта мөнәсәбәтләр начар иде.
К ә р и м . Нишләп син иреңне кредиторлары агулаган дип саныйсың?
Р о з а . Алар аңа янап йөрде.
К ә р и м . Ышанмыйм. Кредиторларга акча кирәк. Нишләп алар бурычлы кешене үтерерләр икән? Банкетка килгәч, Идрис синең янда гына утырдымы?
Р о з а . Күбесенчә минем белән. Кәрим. Кемнәр белән аралашты?
Р о з а . Барысын да хәтерләмим инде.
К ә р и м . Роберт аның банкетка килүен ничек кабул итте?
Р о з а . Әйбәт. Публика биегәндә, алар әле читтә чәкештереп коньяк эчтеләр.
К ә р и м . Кайсы төштә?
Р о з а . Сәхнә кырыенда. Официант Марат поднос белән алып килде.
К ә р и м . Син дә алар белән идеңме?
Р о з а . Юк. Мин бу вакытта өстәл янында күзәтеп утырдым.
К ә р и м . Марат һаман шунда эшлиме?
Роза. Марат хәзер күтәрелде. Роберт аны башта үзенең ярдәмчесе итеп тотты, хәзер бер ресторанның директоры итеп куйды. Марат миңа бәйләнеп теңкәгә тия. Бер күрүдә гашыйк булдым ди. Инде өйләнде югыйсә. Һаман: «Әйдә, очрашыйк», – дип бәйләнә. Хатыны бар килеш. Аның хатыны Клара – бүлнистә бүлек мөдире. Иремә үлем таныклыгын төзегән хатын.
К ә р и м . Клара белән Маратның телефоннарын миңа бир әле.
Р о з а (сагаеп). Сезгә нигә аларның телефон номерлары?
К ә р и м . Кирәк.
Р о з а . Ярар, телефоныгызга җибәрермен. Идрис өчен Роберт та бик кайгырды. Скорый белән үзе барды. Аннары шул Клара Вадимовна бүлегенә яткырды.
(Курка.) Сез әллә аңа шалтыратмакчы буласызмы?
К ә р и м . Борчылма, сиңа хилафлык булмас. Син тагын уйга баттың...
Р о з а . Әллә нинди уйлар килә башыма.
К ә р и м . Баш шуның өчен инде ул.
Р о з а . Сез мине ташламагыз инде... (Читенсенеп елмая.) Әллә ничек яңгырады – ташламагыз...
К ә р и м . Пациентларымны ташлый торган гадәтем юк. (Паузадан соң.) Роберт мине үзе янына эшкә чакыра.
Р о з а . Чын әйтәсезме? (Җанлана.) Киләсезме?
К ә р и м . Килүемне телисеңме соң?
Р о з а . Әлбәттә.
К ә р и м . Алайса, игътибар белән тыңла. Роберт белән, вакытлыча булса да, араларны яхшырт. Минем белән консультациядән соң кәефең әйбәт икәнне күрсәт. Робертка әйт: Кәрим сине бик ышанычлы кеше дип мактады диген. Синең белән араны җылытырга һәм киләчәктә бергә булырга тәкъдим итте дип ялганла.
Р о з а (сөенеп). Без сезнең белән бергә эшләячәкбезме, чынлап та?!
К ә р и м . Күз күрер. Ишек кыңгыравы чыңлый. Динә ишекне ача. Пакет тотып,
Т ә б р и з керә. Роза каушый.
Т ә б р и з . Мин бит чия калдырырга онытканмын. (Пакетны Розага бирә.)
Д и н ә . Онытуың әйбәт булган. Әйдә, уз табынга. Бу – күрше егете Тәбриз. Розаның классташы. Бу – Кәрим абый, табиб, Петербургтан. Табынга утыралар.
Т ә б р и з . Сезгә кунаклар еш йөри икән. Гендиректорлар, табиблар...
К ә р и м . Син дә килгәнсең бит әле менә. (Тәбризне җентекләп күзәтә.) Сугыштан кайттыңмы?
Т ә б р и з (туры карап). Әйе, кайттым.
К ә р и м . Миңа алай карама, мин дошман түгел. (Урыныннан тора.) Рәхмәт сый-хөрмәт өчен. Миңа кайтырга вакыт. Роза, элемтәдә торыйк. (Чыгып китә.)
Динә, Роза белән Тәбризне үзләрен генә калдырып, кухняга китә.
Р о з а (пауза тотып). Посёлокта калырга уйлыйсыңмы?
Т ә б р и з . Әйе. Абый белән машина рәтләү пункты ачарга җыенабыз. Икебезгә дә техника җене кагылганны беләсең бит.
Р о з а . Чия үзегезнекеме?
Т ә б р и з . Үзебезнеке.
Р о з а . Хәтерлисеңме, сигезенче класска күчкән җәйне Гомәр абыйның бакчасына төнлә кереп, чия урлап ашаган идек?
Т ә б р и з (елмаеп). Хәтерлим.
Р о з а (көлеп). Ишегалдына кемдер чыккач, куркып, бакча артына йөгердек. Бөтен киемебез тигәнәк белән чуарланган иде.
Т ә б р и з . Тигәнәкләр исемдә түгел, синең иреннәреңдәге чия тәмен хәтерлим. Сине уйлаганда, кайвакыт әле хәзер дә шул тәмне тойган кебек булам. Мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш кичәсеннән соң, Ташлы тауга бардык. Шуннан офыкка карап, гомергә бергә булырга ант биргән идек.
Р о з а (моңаеп). Якты көннәр иде ул. Кире кайтарып булмый инде.
Т ә б р и з . Син калага укырга киткәч, сине югалтасымны сизендем мин. Яныңа килеп йөрүемне теләми башладың. Бер тапкыр килгәч, булачак ирең белән култыклашып баруыгызны күрдем.
Р о з а (йөзен чытып). Нигә боларны сөйләп утырасың?
Т ә б р и з . Белмим. Мин сине күңелемнән алып ташлый алмыйм.
Р о з а . Мин инде ул Роза түгел. Бозылдым, кайвакыт үземнән үзем җирәнәм.
Т ә б р и з (Розаның кулын тотып). Алай димә инде.
Р о з а . Минем бик катлаулы чор. Тынычланып, зиһенемне рәткә китерергә кирәк. (Кулын ычкындыра.)
Т ә б р и з . Минем сине гел күрәсем килеп тора. Мин сине гел сагынам. Мин сине яратам! Үсмер чагымдагы кебек. Бәлки, көчлерәктер дә әле.
Р о з а . Син бала чагыңны, үсмер чагыңны сагынасың.
Т ә б р и з . Минем ул елларымда син дә бар бит. Син үсмер чагыңны сагынмыйсыңмыни?
Р о з а . Сагынам. Әмма ул чактагы якты хисләргә тугрылыкны саклый алмагач, минем сагынуым синекеннән аерыладыр.
Т ә б р и з . Син соң хәзер кем белән – теге Роберт беләнме, бу Кәрим беләнме?
Р о з а (кинәт торып). Беркем белән дә түгел. Син бар, кайт инде.
Тәбриз китә. Д и н ә Роза янына чыгып утыра. Пауза.
Р о з а (бер ноктага карап).
Кәрим ничек сиңа?..
Д и н ә . Затлы кеше икәне күренеп тора. Әмма күңелемә шом керде.
Р о з а . Нишләп?
Д и н ә . Аңлата алмыйм. Күңелем сизә, куркыныч кеше бугай.
Р о з а . Психотерапевт бит ул.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев