Логотип Казан Утлары
Драма

БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)

К ә р и м . Сез – 90 нчы елларны узган кеше... Күпне күргәнсез… Күпне үткәнсез... Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм – миңа комачаулаучы кеше бар, аны юлымнан алып атарга булышмассыз микән? Р о б е р т . Безнең шәһәр кешесеме? К ә р и м . Юк. Питерда ул. Монда филиал ачуга комачауларга маташа. Пычрак кеше. Миңа компроматлар җыймакчы була. Үзе булдыксыз. Р о б е р т . Монда бер генә юл бар – аны юк итәргә кирәк.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

4 күренеш

Офис. Роберт кабинеты. Р о з а керә – шат күңелле. Килеп, Робертка сарыла. Р о б е р т аны кочып үбә.
Р о з а . Хәерле көн.
Р о б е р т. Хәерле көн, гүзәлем! Тынычландыңмы?
Р о з а . Күрәсең бит.

 Р о б е р т . Бүген миңа кайтасыңдыр инде?
Р о з а . Әйе.
Р о б е р т . Кәрим – искиткеч кеше. Инде сине дә тынычландыра алгач, чын табиб ул.
Р о з а . Кәрим сине бик мактады. Ышанычлы кеше ди сине. Роберт белән гомер юлыннан атла диде.
Р о б е р т (йөзе көләчләнеп). Мин әле генә аның белән телефоннан сөйләштем. Хәзер монда килә ул.
Р о з а . Ярый, мин үземә киттем. (Чыгып китә.)
Роза чыгып киткәч, Роберт күтәренке кәефтә кабинет буйлап йөри.
К ә р и м керә.
К ә р и м . Исәнмесез.
Р о б е р т . Исәнмесез. Хуш к и л д е г е з . Б и к  ш а т  с е з н е күрүемә.
К ә р и м . Сезнең баскыч төбендә сакчы тора. Чырае – шикаятьченеке.
Р о б е р т . Әйе, шикаятьче икәнендә шигем бар. Нинди чалымнарыннан күрдегез сез моны?
К ә р и м . Күз карашыннан, хәрәкәтләреннән, сөйләшү тоныннан. Өстәвенә, ниндидер кайгысы бар – чырай төсе шундый.
Р о б е р т . Әйе, дөрес әйтәсез, кайгысы бар. Узган атнада абыйсы вафат булды.
Роберт шкафтан виски ала, бокалларга сала.
Р о б е р т . Шундый шәп виски.

Виски эчкәндә, Кәрим өстәлдә
яткан чакыру билетына күз сала.
К ә р и м . Хәзер утыз биш яшь тулуны да зурлап уздыралар.
Р о б е р т . Бу – минем яңа урынбасарым, әйе, аңа 35 яшь тула. Нишлисең бит, үткәрергә кирәк. Бик абруйлы нәселдән. Миңа кирәк кеше.
К ә р и м (фотосурәтне карап). Урынбасарың – карьерист, бик саран.
Р о б е р т (таң калып). Нәкъ шундый. Кәрим, сез – гений!
К ә р и м (елмаеп). Бераз бар. Сезнең хәлләр ничек?
Р о б е р т . Нормада дип әйтсәм дә була. Бизнес бара. Роза киреләнми башлады.
К ә р и м . Барысы да яхшы булыр.
Р о б е р т . Миңа эшкә керү турында ничек?.. Риза булуыгызны түземсезлек белән көтәм.
К ә р и м . Күренеп тора – сез төпле, эшлекле, ышанычлы кеше. Минем сезгә кирәк икәнем дә аңлашыла. (Җитдиләнә.) Башта миңа сездән ярдәм кирәк. Кичектермичә.
Р о б е р т . Нинди ярдәм? Әйтегез.
К ә р и м . Сез – 90 нчы елларны узган кеше... Күпне күргәнсез… Күпне үткәнсез... Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм – миңа комачаулаучы кеше бар, аны юлымнан
алып атарга булышмассыз микән?
Р о б е р т . Безнең шәһәр кешесеме?

 К ә р и м . Юк. Питерда ул. Монда филиал ачуга комачауларга маташа. Пычрак кеше. Миңа компроматлар җыймакчы була. Үзе булдыксыз.
Р о б е р т . Монда бер генә юл бар – аны юк итәргә кирәк.
К ә р и м . Үземдә дә андый уй бар иде. Сез киллер таба алмыйсызмы?
Р о б е р т . Киллер кирәкми. (Роберт, саклыкны онытып, шундук шкафтан кечкенә пакет бирә.) Менә моны ризыгына яки эчемлегенә салсаң, ул кеше китеп
бара. Комачаулаган кешене алып ташларга кирәк. Андыйларны юкка чыгарсаң гына, алга китеп була. Дөнья шулай корылган, башкача булмый.
К ә р и м . Килешәм. (Пакетны алып, барсеткасына тыга.) Исеме ничек бу әйбернең?
Р о б е р т . Бу – яңа препарат. Махсус службалар өчен эшләнгән. Ул дошманың белән очрашырга, аралашырга җай бармы?
К ә р и м . Шушы көннәрдә Питерда зур киңәшмә була. Соңыннан банкет...
Р о б е р т . Менә шунда берәр официант моны эшли ала. Кайчан китәсез?
К ә р и м . Иртәгә үк очам.
Роберт. Монда кайчан кире киләсез?
К ә р и м . Бер атнадан, мөгаен.
Р о б е р т . Бу атнада үзем дә Казанда булмыйм. Тиз генә Төркиягә барып кайтам. Элемтәдә торыйк. Сезне үзебез каршы алырбыз.
К ә р и м . Рәхмәт.
Р о б е р т . Туктагыз әле. Ничек сез кешене бер күрүдә «укый» аласыз?
К ә р и м (елмаеп). Кешенең чыраена барысы да язылган. Аны укыр өчен минем аңымда махсус әлифба бар. Кеше ялганчы булырга мөмкин, әмма аның
йөзе барыбер дөресен әйтә. Кемдер әйткән бит: «Авыз кешенең фикерен сөйли, ә йөзе – табигать фикерен әйтә». Хушыгыз! (Чыгып китә.)

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев