Амур Хан автор яңалыклары
-
20 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә, әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания. -
18 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга… -
14 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
«Әни! Әнием исән!» Үзалдына сөйләнә-сөйләнә йөгерде малай. Юлында очраган кешеләрнең аптырашлы карашларына да игътибар итмичә йөгерде дә йөгерде ул. Комендатурага! -
12 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде. -
10 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Ике-өч ай вакыт үтүгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр таралды. Эшләре җайлы гына барган Габдрахман сәүдәгәрнең Истанбул шәһәренең ерак бер почмагында тагын бер кибете ачылды. Озакламый анысының да чыгымнары тулысынча капланды, әкренләп керем китерә башлады. -
7 ноябрь 2025 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Урманга качуына төп-төгәл ике ай вакыт үткәч, Нурәхмәт авылга, әнисе янына кайтып килергә булды. Ләкин... Махсус көтеп торганнар диярсең – авыл читендә үк кулга алынды. Нәтиҗәдә, Афанасий-Панас Семёнов җитәкләгән партизаннар отряды белән авыл халкы арасында элемтәче булып йөргән, шактый хәрби операцияләрдә шәхсән катнашкан Нурик-Нурәхмәт, әнисе белән күрешеп тә өлгермичә, кырык өченче ел башында Германиягә озатылды. -
16 гыйнвар 2025 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
7 октябрь 2024 - 13:00
Потап (хикәя)
Нәтиҗәдә, туплаган баллар аермасы буенча республика Сабан туе баш батыры исеменә Мамадыш районыннан килгән, моңарчы спорт сөючеләргә бөтенләй таныш булмаган яңа көрәш йолдызы – Рафаил Мөхәммәтшин лаек дип табылды. Барлы-юклы ике атна эчендә өч Сабан туе батыры булуга ирешеп, үзенең гаҗәеп матур көрәше белән бар халыкны таң калдырган Түбән Ушмы авылы егете!..