Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)

«Әни! Әнием исән!» Үзалдына сөйләнә-сөйләнә йөгерде малай. Юлында очраган кешеләрнең аптырашлы карашларына да игътибар итмичә йөгерде дә йөгерде ул. Комендатурага!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Ике ел чамасы вакыт үтте. Күрше баракка әле ике көн элек кенә
китерелгән яңа «сәяси» тоткыннарны урнаштырдылар. Барысының
да Татарстаннан китерелгәнлеге ачыкланды. Нурәхмәт алар арасында
татар кешеләре дә булуын ишетте. Алай гына да түгел, тормыш
газаплары вакытлы-вакытсыз чәчләренә көмеш төс иңдергән бу урта
яшьләрдәге абыйларның берсе Нурәхмәтнең кендек каны тамган
туган авылыннан булып чыкты! Егет, җаен туры китереп, бер кичне
аның белән якыннан танышырга булды.
...Нурәхмәт килеп кергәндә, баракта ике ир заты гына иде.
Икәүләшеп диварга сөялгән эскәмияне рәткә китереп маташалар.
Эш белән мавыгып, тавыш-тынсыз гына кергән малайны башта
искәрми калдылар булса кирәк, үзара сөйләшә-сөйләшә, эшләрен
дәвам иттерделәр.
– Ничек уйлыйсың, монда озак тотарлар микән безне,
Хәмит? – диде берсе татарчалап, кулындагы чүкечне эскәмиягә
куеп, куеныннан чүпрәк кисәге тартып чыгарды да маңгаендагы тир
бөртекләрен сөртеп алды.
– Безнең ишене монда озак тотмаслардыр. Авыл җирендә
үскәннәргә иң авыр эш инде, – дип җавап кайтарды икенчесе. –
Урманда инде безнең урын, урманда, ахир.
– Их, Мамадыш якларын күрсәм икән бер. Аннары үлсәм дә, ул
кадәр үк үкенечле булмас иде, билләһи. Урманнарында, болында
йөреп кайтсам...
Колагына «Мамадыш» сүзе чалынгач, малайның да күкрәк турын
нәрсәдер кытыклап узгандай булып китте. Мамадыш! Аның да туган
авылы шул якларда бит... Нурәхмәтнең тамагына төер тыгылды. Шул төерне кузгатып җибәрергә теләгәндәй, малай тамак кырып, йөткереп
алды да эскәмия рәтләүчеләргә якынлашты.
– Исәнмесез, – диде Нурәхмәт.
Саф татар телендә әйтелгән бу сүзнең хуҗасын барактагылар
шунда гына күреп алды.
– Менә сиңа кирәк булса! Монда, җәһәннәм читендә дә безнең
кешеләр очрар дип кем уйлаган!
Өстендәге киеме белән дә, үз-үзен тотышы буенча да башка
тоткыннардан аерылып торган бу үсмернең үзләре кебек үк «сәяси
тоткын» булуын күз алларына да китерми иде алар. Берәр надзиратель
баласыдыр, йә булмаса, ялланып эшләүченекедер дип гөманладылар.
Тик татар баласы булуы гына аптырашта калдырды.
– Кем баласы син, олан, нишләп йөрисең монда?
– Танышырга кердем әле сезнең белән, – диде Нурәхмәт, ихлас
елмаеп.
– Әйдә соң, танышыйк, алай булгач. Мин Хәмит абыең булам. Ә
бу, – иптәшенә ишарәләде, – Василий. Вася абыең. Ә үзең соң... Монда
эшләүче берәрсенең малаемы? Бигрәк ямьсез урында яшисең икән...
Нурәхмәт соңгы елларда үз башыннан кичергәннәрне бәйнә-бәйнә
сөйләп бирде. Хәмит исемлесе малайның хикәятен тыңлаганнан соң
шактый вакыт тын гына утырды. Аннан корт чаккандай сикереп
торып басты да, күзләрен зур итеп ачып, малай янына килде.
– Олан! – диде Хәмит. – Беләсеңме нәрсә?! Син... Син бит... Синең
бит әниең авылга кайтты. Галимә авылда хәзер! Исән-сау! Ә әтиең
сугышта хәбәрсез югалган.
Нурәхмәт, үз колакларына ышанмагандай, ни әйтергә белми
аптырап калды.
«Әни! Әни исән?! Әни авылда?!»
Хәмиткә текәлгән үсмернең күзләреннән яшь тамчылары атылып
чыкты. Ишетелер-ишетелмәс кенә: «Рәхмәт!» – диде дә барактан
чыгып йөгерде.
«Әни! Әнием исән!»
Үзалдына сөйләнә-сөйләнә йөгерде малай. Юлында очраган
кешеләрнең аптырашлы карашларына да игътибар итмичә йөгерде
дә йөгерде ул. Комендатурага!
– Нәрсә, энекәш, артыңнан бүре куа киләме әллә? – дигән сүзләр
белән каршы алды Нурәхмәтне комендатура ишеге төбендә кизү
торучы егет. Һәм елмаеп өстәп куйды: – Берәрсе бәйләнә-нитә калса,
кыенсынып торма, шундук әйт, хәл итәрбез!
Нурәхмәт бина эченә узды. Комендант бүлмәсендә Нурәхмәткә
таныш булмаган юан гына гәүдәле яшь кеше утыра. Малай сүзен
нәрсәдән башларга да белмәде. Тын алышы рәткә килә башлагач,
ниһаять, телгә килде:

– Гафу үтенәм, бер соравым бар, рөхсәт итегез...
– Сора! – диде комендант коры гына.
– Мин кайтып китә аламмы моннан?
Бу кәнәфигә яңа гына утырган кеше буларак, яшь комендант
Нурәхмәтнең монда килеп эләгү нечкәлекләрен белеп бетерми иде.
Шуңа да малайга сәерсенеп, мыскыллы карап куйды.
– Нәрсә?! Ычкындыңмы әллә, малолетка?! Нинди кайтып китү?!
Мондый гамәлләрең өчен нишләтергә белермен мин сине! Мыскылларга
булдыңмы мине?! Хәзер, акылга утыртырбыз! Дежурный!
Җилкәсенә мылтык асып, ишек катында торучы баягы хәрби
килеп керде.
– Дежурный! Менә бу малолеткага тормышның ни икәнен аңлат
әле әйбәтләп, йөрмәсен баш катырып, – диде комендант, башын
күтәрмичә генә.
Дежурныйның җавабы ишетелмәгәч, ниһаять, күтәрелеп карады.
– Нәрсә катып калдың? Хәзер үк урамга алып чыгып, сабагын
укыт!.. Үтә боерыкны!
– Иптәш капитан, нәрсә өчен?
Дежур солдат боерыкны үтәргә ашыкмады.
– Үзенең кая эләккәнен аңламый. Аңлатып бир шуңа!
– Иптәш капитан! Ярамый...
Комендант, күзләрен акайтып, үз боерыгын аяк астына салып
таптаган солдатка текәлде.
– Ярамый?! Син нәрсә, рядовой, трибунал захотел?! Оештырырбыз! –
дип җикерде ул, ачуыннан шартларга җитеп.
– Иптәш капитан, – дежур егетнең тавышы калтырап чыкты. – Бу
малай... Аңлатырга рөхсәт итегез... Тоткын түгел ул, ирекле. Монда
ялгыш китерелгән.
– Ә нигә... – Комендант берара әле Нурәхмәткә, әле хәрбигә карап
утырды. – Ә нигә миннән рөхсәт сорый, алайса?
– Ирекле булса да, бөтен документлары бездә. Ялгышмасам, әнә
теге шүрлектә. – Дежур солдат бер як диварны тулысынча каплап
торган шкафка ымлады.
Комендант кәнәфиеннән авырлык белән генә торып басты да,
үзалдына нидер мыгырдана-мыгырдана, «дело»лар тезелеп торган
шүрлек янына барып басты.
– Ярар, ике сәгатьтән килерсең, – диде ул коры гына, Нурәхмәткә
таба борылып. – Пока вакыт юк.
Ике сәгать вакыт ярты гомер кадәр тоелды. Шактый озак көтәсе
булса да, Нурәхмәт беркая да китмәскә, шунда, комендатура ишеге
төбендә генә көтеп торырга булды. Ул арада үзе артыннан ук чыгып,
тәмәке кабызган кизү торучы егет белән дә сөйләшеп алды, шатлыгын
уртаклашты.

Ул да булмады, ишектән комендант чыкты. Күптәнге танышлардай
иркенләп сөйләшеп торучыларга сөзеп кенә карады да, бер сүз дә
әйтеп тормыйча, үз юлы белән китеп барды. Ә Нурәхмәт телсез
калды.
– Ип... иптәш капитан! – дип дәште ул инде ун-унбиш адым атларга
өлгергән комендантка.
«Ике сәгатьтән керергә кушкан идегез бит, кая киттегез?» – дип
сорарга уйлаган иде. Тик комендант артына борылып та карамады.
Малай аздан гына елап җибәрмәде. Кизү торучы солдат аны юатырга
ашыкты:
– Энекәш, борчылма, хәзер үзебезнең комендант кайта. Бу бит
алмашка гына килгән нәрсә. Безнең комендантны өлкә үзәгенә
чакыртып алганнар иде, төшке аштан соң кайтырга тиеш…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев