Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)

...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6 бүлек
...Ике атна дигәндә, Нурәхмәт авылга кайтып та җитте. Кичке
эңгер-меңгер чак булганлыктан, урамда кеше-фәлән күренмәде. Авыл
уртасындарак бер тыкрыкка җиткәндә генә, кәкре тал чыбыгына
таянган бер карчык очрады. Ерак юлда йончыган, өстендәге киемнәре
сәләмәгә әверелгән үсмерне күреп алгач, әби байтак кына сүзсез
торды.
– Бу вакытта нишләп йөрисең монда, олан, караңгы төште бит
инде.
– Бик ерактан киләм, әби, ерактан. – Нурәхмәт тыкрык
борылышындагы чүп өеме читендә яткан зур ташка чүгәләде.
Ниһаять, ял итеп алу мөмкинлеге чыгуга куанып, иркен сулап куйды.
Уен эшмени, район үзәгеннән егерме чакрым тирәсе җәяүләп кайтты
бит ул.
– Үзең безнең авылныкы буласыңмы соң? – диде әби, күзләрен
кыса төшеп.
– Бик кечкенә чагымда шушында яшәдем. Шушында туганмын.
Моннан киткәнгә ун елдан артык инде, әби.
Үсмер тәненә бераз хәл керүен тойды.
– Бәрәкаллаһ, шулаймыни?! Кем баласы буласың инде?
– Укытучы Ахун малае мин, әби, белә идеңме аны?
Карчыкның йөзе яктырып китте.
– Ә-ә, шулаймыни? Менә бит! Әтиең сугышта югалып калган
диделәр, бик кызганыч. Әйе, бик күпләрне ятим итте бу сугыш дигәне.
Бик күпләрне... Әниеңә бик авыр инде хәзер...
– Әбекәй, – дип бүлдерде аны үсмер. – Әйтергә дә оят. Мин
үзебезнең өйнең кайдалыгын белмим. Биш яшьтә чыгып киттем бит
бу авылдан. Әни кайда тора соң ул?
Карчык күрсәткән тыкрыктан кереп, китеп бераз гына барды Нурәхмәт. Монда инде буталырлык түгел. Әнә! Араталары
череп, койма такталары кубып-каерылып бетә язган ихата. Вакыт
галиҗәнаплары белән көрәштә җиңелү ачысы татырга мәҗбүр булган,
тәмам искереп, җиргә сеңеп барган йорт. Урам як тәрәзәдән тонык
кына яктылык күзгә чалына. Малай җилкапканы, тавыш чыгармаска
тырышып, саклык белән генә ачты да ишегалдына үтте. Йөрәге, менә
чыгам, менә чыгам дигәндәй, еш-еш тибәргә тотынды. Нурәхмәт
биштәрен өй ишеге янына куйды да болдырга утырды.
Тавыш чыкмасын дип тырышса да, ишегалды тарафында ниндидер
хәрәкәт сизеп булса кирәк, өйдән Нурәхмәтнең әнисе Галимә чыкты.
Чыкты да... Каршында елмаеп торучы сәләмә киемле үсмергә текәлеп,
катып калды.
Берара тын гына бер-берсенә карашып тордылар. Аннары малай,
әле кырык яшьләрдә генә булуга карамастан, чәчләре чаларган, йөзен
җыерчык баскан әнисен кочаклап, элеккечә, нәни чактагыча үксеп
елап җибәрде. Аңа әнисе дә кушылды. Әле улының тузган чәчләрен
сыйпый, әле җилкәләреннән этеп, күзләренә текәлә, тагын улының
кочагына сыена.
– Улым! Улым!..
Шул рәвешле байтак вакыт торганнан соң, ниһаять, өй эченә
керделәр. Әле бик соң да түгел. Һәрхәлдә, малай-шалай йоклап ята
торган вакыт дип булмый. Шулай булуга карамастан, мичкә терәп
диярлек көйләп куелган агач ләүкәдә алты яшьлек бала йоклап ята.
Нурәхмәт әнисенә сораулы караш ташлады.
– Бу – синең энең Марат, улым. Хәтерлисеңме, әтиең яуга китәр
алдыннан әйткән идем, боерган булса, гаиләбездә артым булыр дип.
Әтисен генә бер тапкыр да күрми калды балакай. – Галимә, алъяпкыч
итәгенең бер читен күтәрә төшеп, яшьләнгән күзләрен сөртеп алды.
– Әйдә, улым, йокласын, без тегендә, өстәл янында сөйләшеп
утырыйк әзрәк...
Галимә тиз генә самавырына утлы күмер салды да искереп беткән
күн итек белән өрдереп алды, өстәлгә мичкә тәгәрәтеп пешерелгән
бәрәңге чыгарды, ипи турады, каядыр мич артына кереп, ике чокыр
белән чәй тәлинкәләре алып чыкты. Хуш исле бөтнек яфраклары
салып пешерелгән чәй исе борынын кытыклый башлагач, мич
артында йоклап яткан Марат та түзмәде – күзләрен ачты, әкрен генә
ятагыннан торып утырды да күзләрен угалап алды. Аш өстәле янында
аның әнисе белән уналты-унҗиде яшьләр чамасы бер егет утыра.
Әкрен генә алар янына килеп басты.
– Тордыңмыни, улым? Әйдә, битеңне юып ал да чәй эчәргә утыр.
Зур шатлык бездә, улым. Менә абыең кайтты! Нурәхмәт абыең!
Галимә бер кулы белән нәни улының аркасыннан сөйде, икенчесе
белән Нурәхмәтне кочты.

«Абый?! Шәп! Борын чөеп, теләсә кемгә яшәргә комачаулап йөрүче
Нәкыйп бүтән бәйләнеп кенә карасын!»
Кечкенә энекәше тууына, исән-имин булуына Нурәхмәт тә чиксез
шат иде...
***
Галимә, теләр-теләмәс кенә, Нурәхмәтне Германиягә алып
киткәннән соң кичергәннәрен сөйләде.
...Күп кенә бала-чаганы, хатыннарны җыеп, әсирлеккә алып
киткәннән соң ике тәүлек үттеме икән, төн җитеп килә иде инде,
кемдер ишетелер-ишетелмәс кенә Галимәнең ишеген шакыды.
Сугышка кадәр авыл советында җыештыручы булып эшләгән күрше
Марфа түти. Галимәнең колагына пышылдады:
– Артыгын сораштырып торма, Галка, кирәк-яракларыңны ал да
киттек урманга...
Урман аланында дистәдән артык хатын җыелган иде. Марфа агач
төбенә утырды, башындагы яулыгын сыпырып куйды да:
– Йә, нәрсә, иптәшләр, нишлибез?
Тәкъдимнәр күп һәм төрле булды. Кемдер куе урман эчендәге
партизаннар отрядына китәргә тәкъдим итте, кемдер партизаннарга
булдыра алганча ярдәм итү өчен элеккечә авылда яшәү яклы булды.
Ахыр чиктә күпчелек тавыш белән авылда калырга, немецлар алга
таба да талауларын дәвам итә калса, бергәләшеп каршы чыгарга
дигән фикергә килделәр.
Берничә көн үтте. Нурәхмәтләрнең уң як күршесендә яшәүче
Наталья исемле хатын ундүрт яшьлек кызын мыскылларга маташкан
исерек немец ефрейторының ике бот арасына утын тумраны белән
сукты. Натальяны кулга алдылар һәм урам уртасындагы баганага
бәйләп куйдылар. Ике тәүлек буе ач-ялангач тотканнан соң атып
үтерделәр.
Хатыннар тагын урманга җыелды. Төп сөйләшү әлеге фаҗига
турында булды.
– Нәрсә, иптәшләр, нишлибез? – дип башлады Марфа сүзен. –
Безнең Наташаны, безнең дустыбызны тиктомалга атып үтерделәр.
Тыныч кына йотып җибәрәбезме? Әллә кулыбызга сәнәкләр алып
сугышабызмы?..
Фашистларның штабы авыл советы бинасында. Ике кеше саклый:
берсе – капка төбендә, икенчесе – ишегалдында.
Төн уртасында алты хатын-кыз авыл советы янына килделәр.
Бераз тыңлап тордылар. Бар да тәртиптә: әрле-бирле йөрүче
каравылчыларның аяк тавышыннан башка бернинди аваз ишетелми.
Башта өчәүләп урам капкасын саклаучыга ташландылар.
Егып салдылар да, башына капчык кидереп, сәнәкләр белән чәнчеп үтерделәр. Ярдәмгә чакырып кычкырырга да өлгермәде
немец солдаты. Икенчесе белән катлаулырак килеп чыкты. Төнге
караңгылыкта нәрсә дә булса шәйләп алган булса кирәк: тукталып,
мылтыгын җайлап тотты да атарга җыенды. Ләкин Марфа түти
аның артыннан килеп, балта белән сыртына сугып өлгерде. Немец
егылды. Хатыннар, өстенә ташланып, аның авызын капладылар.
Немец пистолетына үрелде, ләкин хатыннар җитезрәк булып чыкты,
кулларын каерып, сәнәк белән чәнчеп үтерделәр.
Каравылчылар белән эш бетте. Хатыннар тагын тын калып
тыңлап тордылар. Йорт эчендә бернинди тавыш та ишетелмәде.
Авылда да тынлык хөкем сөрә. Кайдадыр бер эт кенә, әллә төшендә
генә саташып, әллә авыл советы янындагы хәлләрне сизеп, уларга
тотынды. Аның тынычланганын көтеп тордылар да, йорт янына
килеп, төрле яклап керосин сиптеләр. Ягулыкны кызганмадылар.
Дүрт яктан ут төрттеләр. Ялкын йортны бик тиз ялмап алды. Моңа
җавап иткән кебек, авылның башка почмакларында да башка хатын-
кызлар тырышлыгы белән берничә йорт ялкын эчендә калды.
Дөрләп янган штабтан бер офицер йөгереп чыкты. Кулындагы
пистолеттан кая туры килсә шунда ата-ата чыккан немецның
сыртына унтугыз яшьлек Василисаның сәнәге килеп кадалды. Икенче
офицерның бер аягы гына чыгып өлгерде, анысын Марфаның балтасы
куып җитте. Ул арада солдатлар килеп чыкты, автоматлардан ут
ачтылар.
– Чаптык тизрәк урманга! – дип кычкырды Марфа.
Әле анда, әле монда яңгыраган мылтык, автомат тавышлары
астында, хатыннар урманга кереп, күздән юк булдылар. Ә төнлә,
урманда яшеренеп ятучы балаларны, карт-корыны ияртеп,
көнчыгышка, партизаннар отряды булырга тиешле урынга китеп
бардылар.
Көн яктысында урман-куаклыкларда качып торып, төнлә генә
хәрәкәт итәргә туры килде. Башлыча каен җиләге, чи гөмбә белән
тукландылар.
Бервакыт чират буенча кизү торган Василиса урманда немецларны
күрүен хәбәр итте:
– Юлда немецларның йөк машинасы тора. Ватылган бугай.
Шофёрын күрдем, күрше авыл полицае Степан. Һәм өч солдат.
Марфа түти хатыннарга карап куйды.
– Нәрсә, иптәшләр, сәнәкләрне тагын эшкә җигәбезме?
Хатыннар, кача-поса гына йөк машинасы янына барып, тирә-
юньгә төнге караңгылык иңгәнче качып тордылар да немецларга
ташландылар. Тегеләр төрле якка качып китәргә маташтылар. Ләкин
хатыннар аларны бик тиз куып тоттылар һәм сәнәкләр белән чәнчеп
үтерделәр. Немецларның автоматларын җыеп алдылар да, арбасында кирәге чыгардай әйберләр юклыгына инангач, йөк машинасына ут
төрттеләр.
Бик озак янды машина. Аның янып беткәнен көтеп торудан мәгънә
юк иде, хатыннар үз юлларын дәвам итәргә булдылар. Ләкин, ни
хикмәт, бөтенләй көтелмәгән хәл килеп чыкты. Адашып, сазлыкка
килеп керделәр. Аны көч-хәл белән генә үтеп, ниһаять, олы юлга
чыга алдылар.
Урманга якын гына бер авыл тора. Караңгы төшкәнен көтеп алып,
өч хатын разведкага китте. Тавыш чыгармаска тырышып кына, авыл
читендәге йортка шакыдылар. Хуҗабикә аларга икмәк, сөт бирде,
авылга әледән-әле немецлар килеп китүен әйтте.
– Безнең авылда кунып ятмыйлар алар, көн саен диярлек килеп
талап кына китәләр, – диде хуҗабикә.
Авылдан кайтышлый, хатыннар мотоциклчы немецка тап булдылар.
«Күрше авылда яшибез, печән җыярга барабыз», – дип аңлатырга
тырышты хатыннар. Ләкин немец аларның сүзенә ышанмады булса
кирәк, үз телендә нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, мотоциклына көйләп
куелган автомат белән янап, аларны урман читенә әйдәкләде.
Хатыннар, кинәт һөҗүм итеп, немецны балта белән чабып үтерделәр.
Аннары мотоциклны тураклап ташладылар.
Унбер көн дигәндә, авыл хатыннары фронт сызыгын үтеп, совет
гаскәрләре урнашкан урынга килеп җиттеләр. Һәм бик вакытлы:
алар ияртеп киткән балалар, карт-коры тәмам арып, талчыгып
беткән иде...
Унсигез белорус хатынының сугышчан юлы шулай башланып
китте. Берничә ел элек кенә Белоруссиягә күченеп килергә мәҗбүр
булган, ире Ахунны, унбер яшьлек улы Нурәхмәтне югалткан татар
хатыны Галимә дә шулар арасында иде...
Бик каты тикшереп, кемлекләрен ачыклаганнан соң, хатыннарның
кайсын кая тараттылар – күпчелеге тылга җибәрүләрен сорады,
ә Марфа, Галимә һәм тагын өч хатын, үзләре теләп, партизаннар
отрядына киттеләр. Һәм шунысы кызык: партизаннар отрядының
бер базасы аларның үз авыллары Крукидан ерак түгел, Афанасий
җитәкчелегендәге отряд яшеренеп яткан куе урманда урнашкан
булып чыкты.
Берничә хатын белән җыелып, партизаннардан авылга илтүләрен
сорадылар. Кара күмергә калган йортларына кайтып, кайбер
урыннарында әле дә булса пыскып яткан күмер арасыннан казынып,
кем нәрсә тапкан – шуны төенчеккә төенләделәр дә янә урманга,
партизаннар янына киттеләр. Афанасий хатыннарның барысына да
җирле авыл советы мөһере сугылган документ язып бирде.
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде
инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак
интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә,
Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган
баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар.
Туган якларга…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмыштан узмыш бар !