29 май 2026 яңалыклары
-
29 май 2026 - 17:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде. -
29 май 2026 - 15:00
Сары чәчәк җыйдым
Кеп-кечкенә кояш, ул – хозур! -
29 май 2026 - 13:00
Ул бит… ямьсез! (хикәя)
Кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме?.. -
29 май 2026 - 11:00
Шагыйрь шигырь сөйли
Шагыйрь шигырь сөйли. Аны гүя Күккә чөя илаһи рух шул мәл. Кулларын ул җәя, суза, болгый... Сүзләрендә – иң югары кимәл. -
29 май 2026 - 10:34
Язучы, журналист һәм педагог Закир Әкбәров вафат
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! -
29 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
«Дөньяны матурлык коткара...» Кайсыдыр чит телдән тәрҗемә. Татар алай әйтмәс, чөнки ул «эш аты», эш коткара дияр. Күңелемдәге бушлыкны биләргә маташкан дошмани адәм турында уйламас өчен бакчада җир казыйм. Эш белән юанам, янәсе. Гомердә дә көрәк тотмаган Айбикә югыйсә үзем. Чөнки табиблар өчен язылмаган кагыйдә бар: кулны нәфис килеш сакларга. Мин, шәфкать туташы, кытыршы һәм ямьсез бармакларым белән ничек авыруларның тәненә орыныйм, ди