Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
«Дөньяны матурлык коткара...» Кайсыдыр чит телдән тәрҗемә. Татар алай әйтмәс, чөнки ул «эш аты», эш коткара дияр. Күңелемдәге бушлыкны биләргә маташкан дошмани адәм турында уйламас өчен бакчада җир казыйм. Эш белән юанам, янәсе. Гомердә дә көрәк тотмаган Айбикә югыйсә үзем. Чөнки табиблар өчен язылмаган кагыйдә бар: кулны нәфис килеш сакларга. Мин, шәфкать туташы, кытыршы һәм ямьсез бармакларым белән ничек авыруларның тәненә орыныйм, ди
4
«Дөньяны матурлык коткара...» Кайсыдыр чит телдән тәрҗемә.
Татар алай әйтмәс, чөнки ул «эш аты», эш коткара дияр. Күңелемдәге
бушлыкны биләргә маташкан дошмани адәм турында уйламас өчен
бакчада җир казыйм. Эш белән юанам, янәсе. Гомердә дә көрәк
тотмаган Айбикә югыйсә үзем. Чөнки табиблар өчен язылмаган
кагыйдә бар: кулны нәфис килеш сакларга. Мин, шәфкать туташы,
кытыршы һәм ямьсез бармакларым белән ничек авыруларның тәненә
орыныйм, ди. Әрсез уйлар исә шултиклем кайный ки, аларның
кайнарлыгы көрәк сабына да күчә кебек: уч төбе янып, беләгемә кадәр
пешә. Беләк ни, аны салкын суда суытасың, ә йөрәктәге ялкынны
ничек сүндерергә? «Югалма...» Ә үзе кайда? Ник байтактан күренми?
Менә-менә, миндә дә сорау туды. Әкиятләрдә җеннәр таң атканчы
алтын сарайлар торгыза. Егет тә шулар кавеменнән, ахрысы. Кыска
гына арада ике катлы йорт төзеттерде. Өстән аска сузылган әкәмәт
зур пыяла тәрәзәләр томырылып безнең якка карый иде. Бу заманда
«баш җен» – ул акча, аның фәрманы белән күз ачып йомганда чүлләр
гөлбакчага әйләнә. Әмма аларның мөмкинлеген чикләүче Аллаһы
Тәгалә бар! «Баш җен» миллиардлар түксә дә үлем фәрештәсен сатып
ала алмый. Узган ай кизүдә идем, «Ашыгыч ярдәм» аллы-артлы
ике кешене китерде. Чабыштык-йөгерештек. Тазасын вип-палатага
(өстендә кыйммәт костюм-чалбар), ә ябыгын (урам хәерчесе, киеме,
эт талагандай, ертык-пыртык) коридордагы сәкегә урнаштырдык.
«Вип»тагысы түрәләрнең дә түрәсе иде бугай, төнге йокысын бүлеп
мөдиребез килеп җитте. Миңа аңардан боерыклар яуды гына:
– Сираева, тиз, кан басымын үлчә!
– Сираева, тиз, йөрәк тибешен тикшер!
– Сираева, тиз, система куй!
– Сираева, тиз, укол када!
Ә үзенең теленнән яңа гына аерткан бал тама.
– Фәлән Фәләнович, без сезне терелтәбез, сез ышанычлы кулларда!
Бездә ике профессор, өч доцент, дүрт медицина фәннәре кандидаты.
Ә коридордагы ябык бичара үзалдына оеган. Ул диварлары
акшарланган бинаны җәннәт дидеме икән? Кышкы зәмһәрир суыкта
өшеп үлгән идем, бәй, нинди изге җиргә эләктем, диядер, мөгаен.
Каты ятак аңа мамык мендәрдән дә йомшаграктыр. Урам хәерчесе
дигәч тә, Аллаһның яратып яралткан бәндәсе лә, мескенемә дә система
билгеләттердем. Иртәгәсен аны ун кешелек палатага күчерделәр.
Тормыш арбасы келтер-келтер үз җаена тәгәрәде. Түрә абзый янына и агылдылар, и агылдылар. Берсе министр әфәнде иде (исемен
әйтмим, Татарстанда танылган шәхес), дустына Мәскәүдән дару
кайтарттырды. Унысы унбиш миллион, ди. Әҗәлдән дарумыни, алай-
болай тигез җирдә сөрлегеп, ампулаларны ватмасыннар дип, табибны
ике ягыннан ике шәфкать туташы култыклап «вип»ка илтте. Түрәнең
хатыны «хастаханә ашы» иремнең саруын кайната дип ризыкны
рестораннан ташыттырды. Бер тапкыр мине дә җибәрделәр. Өч төрле
блюдо: сөләйман балыгы белән бәрәңге пюресе, кыздырылган диңгез
кысласы, коймакка төрелгән кара уылдык патшалар өстәлендәге тәгам
иде. Ә бомж Николай кухнядан ни бирсәләр, шуңа разый, төелә-
тыгыла рәттән сыпыртты. Туган-тумачасы кемгәдер күчтәнәч китерсә
– аны да сыйладылар. Бүлектәге бөтен авыру Николайны ашатты.
Көрәйде-тазарды дәдәй һәм терелеп, рәхмәтләр укып, безнең белән
саубуллашты. Ә дәвалау ысулларыннан канәгатьсез «вип»тагысын
бай дуслары вертолёт белән Мәскәүнең иң кәттә клиникасына озатты.
Әмма очкыч һавага күтәрелүгә үк түрә җан тәслим кыла. Их, акча
үлемнән коткарса, миллиардерлар һәр тиене белән гомерен озайтыр
иде. Бөек Кодрәт иясе менә кайда колларын тигезли! Аңа син ни бай
түрә, ни урам хәерчесе – барыбер.
Дөньясына ут капкандай Минталип ага керде.
– Бу кабахәт... – Карт Челә... Рамилнең өенә күрсәтте. Гүя хуҗасы
түгел, ызбасы кабахәт иде. – ...сине таптыра! Мин ләм-мим, аңардан
шөлләгән ди без. Сафуанның хатыны, сертотмас үрдәк, Айбикә
хастаханәдә дип ычкындырган тәки дә. Башкисәр, жулик, сиңа
бәйләндеме, наным? Җирегезне сат, дидеме? Их, абыең юк, муенын
борып атар иде. Туктале, тукта, наным, безнең батырларыбыз яудан
исән-сау гына кайтсын, моның ише байбетчәләрне кандала урынына
сытачак.
– Аның монысы да безнеке бит, Минталип ага! Без барыбыз да чи
камырдан әвәләнгән.
Әйе, без гавамның камырдан әвәләнгән умырткасыз балалары,
Адәм атабыз белән Хәва анабыздан кеше дигән исем-ат алганбыз,
ләкин күктә кош кебек очкан, диңгездә балык кебек йөзгән безләр
кеше булып кына яши белмибез. «Байбетчәләрне сытачак...» Әбрар
абый кисәткән инкыйлаб янә кабатланса, кемнәрне талап-үтереп,
асып-кисеп яки Себергә сөреп ләззәтләнербез икән? Куркы-ы-ыныч!
Күрше агаем аптырап:
– Бәрәч, әллә син шушы кабахәтне яклыйсыңмы, наным? – диде.
– Янадымы сиңа? Йортың-ниең белән сатмасаң, бандитлар яллыйм,
үкчәгезне бик тиз ялтыратырсыз, дидеме?
– Әй, арттырма инде, Минталип ага! Рамил алай димәде лә.
– Һе, Рамил икән берәүсе! Наным, үзгәрдең син, төсең дә бүтән,
сүзең дә бүтән.
Турсайды картлач. Аңа кушылып, яңа күршебезне тиргәсәм, күңеле
мәтәлчек атачак иде инде. «Буза куптарма» дип, үзен орышсам, артист
халкы – бәллүр савыт, кисәкләргә уалачак, шуңа күрә йомшак кына
аркасыннан кактым:
– Бүген дә даруланасың, кайтып әзерләнә тор, сәхнә остасы!
Башта авырыксынган идем. «Ялымда чирле халыктан ераграк
торыйм», – дигән туташ көненә өчәр система куярга әзер. Чөнки
һәр баруымда горур гына аның турысыннан узам. Ник яшерим:
аңа да күренәсем килеп күренәм. Юктан бар хасил булмый, диләр.
Ә язмыш әлеге мәңгелек канунны аркылы-торкылы сызып, миндә
«бар» ясады. Көтмәгән-теләмәгән, бөтен вөҗүдем белән карышкан
хис чытырманнар ерып, дәрьялар кичеп һәм дә куе томаннар эченнән
саркып, җаныма елышты. Әгәр хатын-кыз йөрәгенең капкасы ачык
икән, көрәш-көрәшмә, андагы бушлыкны теләсә кем тутырачак.
Әйбәте, начары, хәтта... кабахәте. Сокланып, яратып, алиһәләр
биеклегенә чөйгән ир-атның кочагына ауганын сизмәячәк тә
нечкәбил. (Юан биллесе дә!) Мәгәр идеал пар эзләсә, күпме кызлар
ялгыз саргаер иде. Өченче ел безнең бүлектә яшьтәшем Гадилә кияүгә
чыккач, өлкән шәфкать туташы Алия апаның күзе шарланды:
– Аллакаем, сукырдыр син, балакай. Гәзиттә яздылар, телевизордан
күрсәттеләр. Киявең банктан миллионнар урлаган ата карак ич!
Гадилә тамчы да кызармады, чатнатып:
– Акча ни, ул минем йөрәгемне урлады, – диде.
– Вәт җүләр! – Алия апа яшьләргә акыл өйрәтергә оста. Үзе
карт кыз тагы. – Шул төрмә чыпчыгына ни хаҗәтемә дип ашарга
ташыйсың?
– Ташыйм, атна саен ташыйм. Ни хәл итим, йөрәгем дә аның белән
бергә төрмәдә утыра бит, – диде Гадилә.
Без шаккатып баш чайкаган идек. Менә сиңа мә! Ничек шундый
кәкре куллы бәндәне яратасың, имеш.
«Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса» – бүген үзем хезмәттәшем
көймәсендә «йөзәм». Алда ярсыз-нисез елга! Әле башы гына, әле
ахырына хәтле ерак: «көймә»не кире борырга кирәк.
Челлә... Рамилнең йорты тирәсендә эшче кырмыскалар мыжлый:
турга таш җәяләр. Хөләпә дип көлгән койма да ике яктан да сүтелеп,
яңартылган. Байларча! Капкага «Сак булыгыз, усал эт» дигән такта
гына беркетәсе. Нәрсә генә эшләсәләр дә, мин дәшмим. Ә Минталип
ага ярсый:
– Өч сүәм җиремне кистертеп, коймасын куйдыртты, кабахәт!
Син үзегезнекен үлчәттеңме, наным? Үлчәт! Ике гаилә исеменнән
прокурорга жалу язып, штраф чәпәттерәм!
Өч сүәмгә өч кишереңне кимрәк чәчәрсең, агаем. Әнә, ачкүз
баскаклар илләр хәтле илләрне уптым куенына бөгәрләп тыга.
– Мине ваклама, Минталип ага, – дидем.
– Бәрәч, ник?
– Эре килеш яшим әле.
– Алай икән, мәйлең, наным.
Сафуан абзый кермәсә, без үпкәләшеп бетәчәк идек. Күршемнең
күршесе диванда яткан артистка шаяртып:
– Һаман дару чөмерәсеңме? Үлсәң – үл инде, – диде. – Без исән-сау,
вәйт. Сеңелем Айбикә, сиңа рәхмәт. Маладис син, без карт-корыга
вакытыңны жәлләмисең. Операция ясамыйбыз, ди, хирург, сез үгез
кебек таза ди, түлке башка психланмагыз, ди. Рубыт күкрәгеңне
актарса, валлаһи, нервыланырсың! Мин тагы бер сәнәк апкайттым,
туганкайлар. Үткенрәк җәплесен, килен икенчегә көмәнле батчи.
– Йә, сугыш чукмары, – диде Минталип ага, – һаман үзеңнекен
тыкылдама сана, мине тыңла чүт кенә. Кабахәт малай өч сүәм
җиремне урлады. Прокурорга жалу язсам, сине шаһит итеп күрсәтәм.
Судта мине якларсың.
Гаиләсендәге ызгыш-талашлардан да туйган «сугыш чукмары»
капылт кына урыныннан кузгалды.
– Ни диләр, өч кеше җыелса, шуның берсе – теге... шымчы,
диләр. Авызыңны кәгазь калынлыгы гына ачасы заман, артык сүз
ычкындырмагаем. Бәласеннән баш-аяк!
– Кем шымчы монда, кем?! – «Авыру» агам күршесе артыннан
бүртенә-бүртенә кычкырып калгач, рәхәтләнеп көлдем. Еларгамы
әллә! Миндә дә аһ-зар җитәрлек: көзге салкын җилләрдә өебезнең
бакча ягындагы почмагында җәй җылысы сакланган төсле иде.
Шунда сөялеп уйланырга ярата идем мин. Ә быел анда ышык, чөнки
яңа йорттагы зур тәрәзәләр кояш нурын каплый. Кемгәдер – «ите»,
кемгәдер – «сөяге». Тәрәзәләр, тәрәзәләр... Мин инде анда искиткеч
гүзәл сурәт «ясадым»: пыялаларда төнге күк йөзенең бизәкләре – ай
белән йолдыз шәүләсе... Хыялымдагы хаят! Тик әрсез хис дулкыны
гына йөрәгемә какмасын! Югалма, имеш.
«Югалма-а-а».
Минталип агаларның турында «сарай патшасы» йөренә иде. Менә
ул машинасыннан чәчәк бәйләме алып каршыма түнде. Без һаман ике
нокта: «А» белән «Б». Тиздән катлаулы арифметик мәсьәлә чишелер
дә, җавабы табылып, әлеге хәрефләр гамәлдән сызылыр. Һәр нәрсәнең
азагы бар! Әгәр сызылмаса? Икебездә дә берьюлы кабынган хис
акылдан шаштырса?
– Исәнме, Айбикә? – Рамил гәүдәсен «сындырып» чәчәген сузды.
– Котлыйм!
– Минеме?
– Юк, үземне! Бүген йортыма күченәм.
– Миңа соң, – дидем, битараф кына.
– Кунаклар җыела. Сине дә чакырам.
– Рәхмәт, вакытым тар.
– Нишлисең?
– «Аю тунап, тире эшкәртәм», – дигән ди бер тапкыр агай.
– Ул агаеңда эшем юк, – диде егет, кашын җыерып. Күр син,
аңа – сарай хуҗасына, карышалар. – Сәгать җидегә керәсең, и всё!
Только өстеңдәге арыш капчыгын сал! Давай, мин сине француз
бутигыннан киендерәм. Җаның теләгәнне сайларсың. Болай... – ул
буемны үлчәгән тегүче кебек миңа текәлде. – ...болай ни кисәң дә,
килешә сиңа. Чибәр син, Айбикә.
Рас икән, рас, хатын-кыз иң озын, иң буталчык җөмләләр арасыннан
күңеленә хуш килгәнен бик тиз «сөзеп» ала. Йа, дөньясы! Моңарчы
миңа бер генә ир заты да «син чибәр» димәде. Мин үземне «ямьсез
белән матур» уртасында буталган җан дип саный идем. Сәлимнән –
агач телдән, ишетерсең, ди!
– Киендермә, яме! – Рамилнең тәкъдименнән соң дәрәҗәдә
хурландым. – Мин синең сөяркәң түгел.
– Нишләп сөяркә? Булачак хатыным! Сиңа өйләнәм, Айбикә!
Шапырынган бу адәмне телем белән борып-борып «чеметер»
идем, капкасыннан җилләнеп, Минталип ага чыкты. Карт кулындагы
таягын оркестр каршысындагы оста дирижёр кебек селеккәләп егеткә
ташланды.
– Ух, кабахәт! Коймаңны өч сүәмгә миңа табан күчерттердең.
Прокурорга жалу язам!
«Илләр белән илләр халкы дәррәү сугыш башламый, әүвәл
җәнҗалны икәү куптара. Әйтик, ике кыйтга хуҗасы», – дияр иде
Әбрар абый. (Хуҗаны киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк.) Менә болар
да бөтен бистәне көрәшкә кузгатмакчы. Мине, Кәримә апаны, Сафуан
абыйларны һәм дә башкаларны.
– Абзый, хет Рим папасына яз! Төкердем синең жалуыңа! – Егет
тавышын бөердән алып сөйләшә иде. – Чакырт җир комитетыннан,
үлчәт, кем-кемгә кергән, тикшерсеннәр, шуннан соң претензия
белдерерсең!
– Айбикә, ишеттеңме, ни ди кабахәт?! Ишеттеңме?
Артист агаема дәва килеште, ничек гайрәтләнә!
– Безгә комачаулыйсың, абзый, тай әле моннан яхшы чакта. –
Рамил аны беләгеннән каптырып капкасына табан җилтерәтте. Бу
күренештән сыным катты. Егет яшь һәм көчле, ә артист агаебыз
бәләкәй һәм ябык, әйтерсең ләкләк мескен баканы ботыннан эләктереп
җир ягалый оча иде. Бая гына «син чибәр» дип әсәрендергән назлы
егет мизгел эчендә беренче көннәрдәге тупас халәтенә кайтты. Ә
мин җүләр хисләр өермәсендә бөтереләм, эчем тулы ялкын. Янам-
көям! «Кабахәтне яраталармы?» – монысы сорау. Яисә: «Кабахәтне яраталармы инде!» – монысы гаҗәпләнү. Акыл, сиңа боерам: хистән
кабынган учакны су сибеп сүндер. Сүндер!
Иртән үк капкамны Минталип ага дөбердәтте:
– Наным, мине ансамбльгә дәштерәләр. Ниндидер Мәскәү
шишкасы белән очрашабыз, ди. Знамы, төяп килми, төяп кенә китә
алар. Бездән бүләккә дип ике-өч мең теләнә аннан җитәкче. Дәваны
иртәгә калдырсак, ачуланмыйсыңмы, Айбикә?
– Юк, юк, ачуланмыйм! Минем дә эшем күп, – дидем. Нинди эш,
ди, бераз шәһәр паркында җилләнеп һәм шул җилдә кире җыймаслык
итеп хисләремне таратып кайтсам, шәт, басылыр идем. Такси
ялладым, чөнки гараждагы машинамның моторы искерде, Сәлим
яңасын куям дигәннән бирле ярты ел узды инде.
Гәрчә ял паркы бала-чага чыр-чуына күмелсә дә, анда миңа
дигән аулак урыннар күп иде. Агачтан агачка сикереп уйнаган көлтә
койрык тиеннәр мине һәрвакыт теләгән җиремә озатып барачак. Киң
сукмагым кисәк кенә тарайды... Нигә язмыш искәртмәгәндә генә
мондый тозак корды икән?! Юл кырыендагы кафедан көлешә-көлешә
төркеме белән яшьләр чыкты. Арада иң озыны Рамил иде. Куаклар
артына постым. Егет тирә-якка каранды да, җим салынган түләүле
савыт тишегеннән чикләвек койдырды. Алдыннан гына кеше сые
белән сыйланырга гадәтләнгән тиен малае чаба иде, ул аңа кулын
сузды. Әллә нишләдем шунда: йөрәгем кошка әверелеп, аның учына
«кунды»…
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Татар язучылары шуның хәтле надан булыр икән. Красота спасет мир дип Достоевский язган, чит ил кешесе түгел
0
0