Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь шигырь сөйли

Шагыйрь шигырь сөйли. Аны гүя Күккә чөя илаһи рух шул мәл. Кулларын ул җәя, суза, болгый... Сүзләрендә – иң югары кимәл.

Шагыйрь шигырь сөйли. Аны гүя
Күккә чөя илаһи рух шул мәл.
Кулларын ул җәя, суза, болгый...
Сүзләрендә – иң югары кимәл.
Аһәңендә шул мәл яшьнәп ала
Туры Тукай, Такташ гыйсъяннары.
Чагылып китә Зөлфәт, Мөдәррисләр,
Чүгеп куя күңел диварлары.
Дулкынлана күңел. Сүзләреннән
Чымыр-чымыр каз тәннәре чыга!
Шагыйрь шигырь сөйли
ялкынланып:
Түзалсаң – түз, чыдый алсаң – чыда!
Күзләргә яшь тула! Йөрәкләрдә
Парә-парә тибри сизрәгән кыл!
Туфан, зилзиләдәй айкый җанны
Нечкә хисләр сеңгән бакый гакыл!
Шигыренә шанлы тарих, чорлар,
Бүгенгебез һәм киләчәк сыя!
Күңел офыгының йолдызларын
Сүз энҗесе итеп җанга коя!
Җанга ургый ташкын булып гамьнәр,
Шигырь ярларыннан ямьнәр ташый.
Шагыйрь шигырь сөйли,
бар вөҗүден
Шигыренә салып ярсый-ярсый.

Әле тынып күчә пышылдауга.
Көтмәгәндә, кинәт туктап ала.
Шагыйрь шигырь сөйли!
Йөрәкләрне
Утка ташлый, кабат суга сала!
Җанны айкап уйный тойгыларда,
Нечкә лира гүя безнең җаннар.
Йокымсырап яткан йөрәкләрдә
Хөрлек булып калка гадел ханнар!
Һәр яңа сүз, карыш-карыш үсеп,
Биегәеп, җанны күккә тарта!
Сүздә түгел, хәтта ымында да
Бәйгеләргә чыккан тулпар ята.
Шагыйрь шигырь сөйли. Күрегез лә:
Рухы югарырак шагыйреннән!
Тын кал, дөнья! Канат ярып, шигырь
Күтәрелә шагыйрь калебеннән.
Калыбыннан чыгып, шагыйрь җаны
Яши читлегеннән биектәрәк.
Без дә шагыйрь сүзе белән бергә
Талпынабыз гүя биеккәрәк!
Шагыйрь шигырь сөйли!
Өнсез калып,
Без сеңәбез аның шигыренә.
Ул, үзе дә үз тәненнән ашып,
Иңә гүя халкы күңеленә!

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куллар болгап сөйләүчеләр җитәрлек, шөкер, бүген. ..................Тик бит алар җанны айкап үтәрлек шагыйрь түгел. .................. ...Авызыннан чәчрәп оча төкерек күбекләре. .................Әмма юк шул Зөлфәт, Роберт, Мөдәррис кебекләре... ................. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)