Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сары чәчәк җыйдым

Кеп-кечкенә кояш, ул – хозур!

Кояш нурларына коенган,
Яңгыр суларына туенган,
Минем кулларыма сыенган –
Сары чәчәк җыйдым болыннан.
Йөзләремә бирде якты нур,
Телләремә бирде матур җыр,
Күңелемә бирде шатлык зур –
Кеп-кечкенә кояш, ул – хозур!

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әй, сокланды чәчәгенә, мактады аны гына! ............Күп тә үтми шагыйрь чумды тузганак мамыгына... .............. ... Сәйлән