Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)

Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5 бүлек
...Озак та үтмәде, күрше малайлары белән уйнарга дип чыгып
киткән Илһам кереп тә җитте. Нигәдер, кәефе кырылган. Башын аска
иеп кенә, Нурәхмәт карт каршына килеп басты. Нәрсәдер әйтергә
тели.
– Бабай, син төрмәдә утырдыңмыни? – диде ул, ниһаять, Нурәхмәт
карт кына ишетерлек итеп.
Көтелмәгән сорау картның күкрәк турын яндырып узды. Әллә
кайчан кичергән, инде вакыт-галиҗәнап шактый дәваларга өлгергән,
хәтер капчыгының иң төбендә яшеренеп яткан бу яралы истәлекләрне
бер дә кабаттан уятасы килми иде картның.
– Юк, улым... Төрмәдә булмадым мин, – дип кенә җавап бирде ул.
– Эдик сине төрмәдә булган диде. Аңа бабасы шулай дип сөйләгән.
Ә нишләп ялганлый ул?
– Төрмәдә түгел, сөргендә булырга туры килде...
* * *
Төркиядә бераз яшәгәннән соң, кичке аш вакытында, Нурәхмәт
янә туган илгә, әти-әнисе янына кайту турында сүз катты. Кат-кат
үгетләп тә күндерә алмаячагын аңлагач, Габдрахман сәүдәгәр аны
үз янына дәште.
– Күрәм, олан, илеңә бик кайтасың килә. Әлбәттә, мин сине бу
ниятеңнән тыймыйм, ләкин бик авыр сынаулар аша үтәргә туры
килер дип борчылам. Әллә ныклап уйлап карыйсыңмы соң кабат?
Ныклы карарга килгән Нурәхмәтне ниндидер кыенлыклар,
сынаулар гына туктатып кала алмый иде инде. Хуҗага да шулай
җавап кайтарды.
– Ярар соң, Аллага тапшырдык, алайса. Чик буена кадәр генә
булса да, юлдашларың да булыр. Ике көннән кузгалырсыз, – диде
Габдрахман ага.
Юлдашлар дигәне беркөнне кибеткә кереп хуҗаны сораган ирле-
хатынлы татарлар булып чыкты. Казаннан икән үзләре. Төркиягә
фәнни эш белән килгән булганнар. Нурәхмәт, шуларга ияреп, туган
иленә кайтыр юлга чыкты.
Советлар чиген үткәндәге беренче тикшерү вакытында ук
шикләнделәр аннан. Шикләнерлек тә: документлары бер карашка
тәртиптә булса да, әти-әнисез кая юл тота бу үсмер малай? Үзе берни
аңлатмый, сорауларга да өстән-өстән генә җавап бирә. Архивтан
алынган документлар барысын да ачыклады. Бактың исә, Нурәхмәт
исемле бу малай немец әсирлегендә булган, үз гомерен саклап калу
өчен аларга хезмәт иткән икән бит. Димәк, совет хөкүмәтенә каршы
гамәл кылган! Яшь булуына карамастан, мондый элементларны
иректә калдырырга ярамый!..

Әле Истанбулда ук килешенгәнчә, тикшерү вакытында Казанга
кайтучы пар Нурәхмәтне бөтенләй танымаганга сабышты. Тикшерү
үткәннән соң тиешле документлар юнәттеләр дә, малайны язмыш
кочагында калдырып, Татарстан башкаласына кайтып киттеләр. Ә
Нурәхмәтне тикшерү изоляторына ябып куйдылар.
Габдрахман сәүдәгәрнең сүзләре хак булып чыкты – аңа бу илдә
һич кенә дә җиңел булмаячак. Үзе белән бер камерада утыручы ир-
атлар белән аралашканнан соң, Нурәхмәт моның шулай икәненә янә
бер кат инанды.
Шулай итеп, судсыз-нисез генә «Ватанга хыянәт иткән» дигән гаеп
тагып, Нурәхмәтне туп-туры ерак Себергә алып киттеләр...
Барысы да кабатланган төсле. Алар утырган вагон кайчандыр бала-
чаганы төяп, Германиягә алып киткән поезд вагонын хәтерләтә: олы
һәм кече йомышны үтәү өчен бер почмакка куелган иске чиләк, юка
гына итеп идәнгә җәелгән коры печән, түшәмдәге рәшәткәле тәрәзә-
люк. Ул чактагы кебек үк вагон тулы халык. Бер генә аерма: бу юлы
вагонда иң яше – ундүрт яшьлек Нурәхмәт.
Поезд кечкенә станцияләрдә туктый-туктый барса да,
Нурәхмәтләрне вагоннан чыгармадылар. Дүрт тәүлек барганнан
соң, поезд Мәскәүгә килеп җиткәч кенә, акыра-бакыра, бар халыкны
перронга чыгарып тезделәр. Исемлек буенча барлап чыкканнан соң,
автомат белән коралланган солдатлар каршында берничә минут
аякларын яздырып алырга рөхсәт иттеләр.
Ун-унбиш минуттан, барысы да үз вагоннарына кереп урнашкач,
поезд тагын кузгалып китте. Тагын тугыз тәүлек барганнан соң, әллә
ни зур булмаган шәһәргә тукталдылар. Кайсыдыр: «Иркутскига килеп
җиттек», – дип аңлатты. Вагонның авыр ишеген тар гына итеп ачып,
биш кешегә төшәргә куштылар. Ул кешеләр баштанаяк коралланган
хәрбиләр озатуында каядыр китеп югалды.
Ярты сәгать чамасы вакыт узгач кына, вагон ишеге тагын ачылып
китте. Чираттагы биш кешелек төркемгә Нурәхмәт тә эләкте. Аларны,
аркаларыннан этә-төртә, вокзал бинасындагы «Комендатура» дип
язылган ишектән кертеп, һәркемне аерым бүлмәләргә чакырдылар.
Нурәхмәт кергән бүлмәдә ике кеше утыра иде. Берсе хәрби киемнән.
Кулында – камчы.
– Фамилияң ничек? – диде гади гражданнар киемендәгесе коры
гына.
– Нурәхмәт Кәримов.
Тикшерүче алдында ятучы папкаларны актарырга кереште.
Ниһаять, кирәклесен тапты, беренче битен ачты. Нурәхмәт анда
ябыштырылган үз фотосурәтен танып алды.
Габдрахман сәүдәгәр дә, чик буендагы тоткыннар камерасында
утыручылар да кисәткән иде аны. Ләкин үсмер үзен ни өчен ике атна буе газап чиктерә-чиктерә монда, салкын котыпка китерүләрен
барыбер аңлый алмады. Шуңа күрә:
– Гафу итегез, мине нигә монда китерделәр? – дип сорарга
батырчылык итте.
Тоткын йолкыш малайдан мондый әрсезлекне көтмәгәннәр иде
булса кирәк, бу сорау тегеләрнең ачуын чыгарды.
– Авызыңны яп! – дип кычкырды хәрби киемдәгесе һәм камчысы
белән селтәнеп алды. – Күрсәтермен мин сиңа! Монда без бирәбез
сорауны.
– Төркиягә ничек килеп эләктең? – диде граждан киемендәге
тикшерүче тыныч кына.
Нурәхмәт Габдрахман сәүдәгәр өйрәткәнчә җаваплады:
– Германиядән, немецлардан качып, шунда киттем.
– Әсирлектә булганыңны раслыйсыңмы?
– Әйе.
– Ничек исән калдың? Сатылдыңмы?
– Юк, нишләп сатылыйм...
– Аларга хезмәт итүеңне раслыйсыңмы?
Нурәхмәт җавап бирергә ашыкмады. Бу исә, үз чиратында, сорау
алучыларны тагын җенләндереп җибәрде.
– Әйт тизрәк! – дип җикерде хәрби киемле, камчы сабы белән
өстәлгә сугып.
Куркып калган үсмер елап җибәрер дәрәҗәгә җитте.
– Немецларга хезмәт итмәдем мин...
– Күр әле бу маңканы! – Хәрби киемле өстәл артында утыручы
иптәшенә карап куйды. – Бездән көлеп маташа бит бу.
Нурәхмәт елый ук башлады.
– Тукта, капитан, ашыкма, – диде граждан киемендәге тикшерүче
иптәшенә һәм кабат үсмергә таба борылды. – Менә монда барысы
да язылган бит, малай. Син Гомель өлкәсе Круки авылыннан. Унбер
яшьтә Германиягә озатылгансың. Исән калу өчен немецларның бөтен
йомышларын үтәп йөргәнсең. Аннары Советлар Союзына хыянәт
итеп, чит илгә качкан бер байга хезмәт иткәнсең, аңа әсирләрнең
яшерен оешмасын фашистларга сатуда ярдәм иткәнсең. Дөресме?
Үсмер куркуыннан калтырана ук башлады.
– Ничек? Нинди оешма? Ничек саткан? Юк...
Нурәхмәт Габдрахман ага йортына килеп йөргән татар ирләре
турында уйлап куйды. «Әллә шулар яшерен оешма кешеләре
булдымы икән? Мөгаен, шулайдыр. Ләкин бит Габдрахман абый
аларны немецларга сатмады, мин дә беркемгә әләкләмәдем...»
– Юк, дөрес түгел! Габдрахман абый андый кеше түгел. Ул
аларга булышты. Аннары ул абыйлар килми башлады. Габдрахман
абый да немецлардан качып, Төркиягә китте. Мине үзе белән алды, «Монда калсаң, немецлар йә җәзалап үтерәчәкләр, йә концлагерьга
ябачаклар», – диде...
Аларның әлеге мәгълүматларны каян алганлыгы Нурәхмәт өчен
мәңгелек сер булып калды.
Алдындагы папканың берничә битен ачып укыгач, тикшерүче
берара тын гына уйланып утырды. Нурәхмәт аның йөзендә аз гына
гаҗәпсенү билгеләрен дә чалымлады.
– Капитан! – Тикшерүче, күрсәткеч бармагын бөгеп, хәрби
киемдәгене үз янына чакырып китерде. – Кара әле монда.
Икәүләшеп папкадагы язуларны укырга тотындылар. Бераздан
хәрби тураеп басты. Тикшерүче аңа сораулы караш ташлады.
– Үзеңә кара инде, – диде хәрби, җилкәләрен сикертеп, һәм
бүлмәдән чыгып китте.
– Тәк! Кәримов! Болай итәбез... Бөтенесе дә ачыкланганчыга
кадәр монда, комендатура камерасында торып торырсың. Хәзер бар,
складтан үзеңә кием-салым, башка кирәк-яраклар ал. Аннан кабат
минем янга керерсең...
Ләкин Нурәхмәтне, нишләптер, комендатурада калдырмадылар.
Икенче көнне үк, берничә йөз кеше белән бергә, җәяүләтеп кенә,
Иркутскидан унбиш чакрым ераклыкта, урман эчендә урнашкан
лагерьга алып килделәр...
Ниндидер чокырда урнашкан лагерь капкасын үтүгә үк
Нурәхмәт бер баракның ишек төбендә куркыныч кыяфәтле малай-
шалайларның бер кыз баланы типкәли-типкәли кыйнаганын күреп
алды. Бераз читтәрәк авызларына тәмәке капкан кораллы кешеләр
битараф кыяфәттә аларны күзәтеп тора. Бераздан теге кыз бала җан
ачысы белән кычкырды да тынып калды. Ерткыч малайлар, берни
булмагандай, кызның хәрәкәтсез гәүдәсен яткан урынында калдырып,
читтән үзләрен күзәтеп торган хәрбиләргә кырын күз белән карый-
карый китеп бардылар.
– «Малолетка»лар, – дип куйды Нурәхмәт янәшәсеннән баручы
ир-ат.
Кайчандыр үзе тәртип сагында торган, бер куркыныч җинаятьчене
кулдан ычкындырган өчен аның белән әшнәлектә гаепләнеп хөкем
ителгән бу кеше «малолетка»лар турында байтак белә булып чыкты.
Аның әйтүенчә, бу үсмерләр арасында төрле кеше бар: яшь шәһәр
фахишәләре, җинаятьчеләр, кырда коелып калган башакларны
урлаганда тотылган гап-гади авыл малайлары-кызлары, балалар
йортларыннан качып кабат тотылган «профессиональ» карак-
талаучылар... Аларның лагерьга килеп эләгү тарихы да төрлечә.
Ләкин тиз арада барысы да бер төрлегә әверелә. Бер үк дәрәҗәдә
вәхши, кыргый, кансыз, үчле. Алар зур тоткыннар түгел, ни генә
кылсалар да, үлемгә хөкем ителмиләр. Һәм үсмерләр моны яхшы белә, шуңа күрә беркемнән, бернәрсәдән дә курыкмый. Андыйлар
аерым баракта яши. Надзирательләрнең дә яшисе килә, билгеле,
бу баракларга мөмкин кадәр сирәк керергә тырышалар. Шуңа күрә
биредә лагерь-төрмә кебек урыннарда булырга мөмкин иң кыргый,
иң явыз, иң җирәнгеч хәлләр еш кабатлана. «Пахан»нар тарафыннан
кем дә булса «акылга утырту» яки «ликвидация»гә хөкем ителсә,
бу эшне, гадәттә, бер кисәк ипи яки берничә тәмәке бәрабәренә
шушы «малолетка»лар башкара. Кызлар арасында исә «урман
кисүчеләр бригадасына хезмәт күрсәтүчеләр» хөрмәттә. Бу балаларда
кешелекнең әсәре дә калмаган.
Кол хезмәте, кулга алыну, тентүләр, төрмә, тикшерү, суд, этап
конвейерларын үтә-үтә, бу малайлар һәм кызлар лагерьга килеп
җиткәнче бернәрсәгә дә каршылык күрсәтми торган «тере мәет»
дәрәҗәсенә җиткән, күрәсең. Монда алар чын тәмугка килеп эләгә.
Һәм шушы тәмугта үзләреннән көчлерәкләр янына сыеналар.
Көчлеләр – «блатарьлар», хәтта надзирательләрне дә исәпкә алмый
торган җинаятьчеләр – аларны яклаячак, янәсе.
Яңа китерелгән кызлар һәм малайлар – алдан килгән җинаятьчеләр
өчен зур бүләк. «Блатарьлар» кызларны шофёрларга, надзирательләргә,
комендантларга сата. Ризыкка, консерва банкасына, иң кыйммәтле
нәрсә булган бер йотым аракыга. Кызларны сатар алдыннан
тикшерү гадәте дә бар – гыйффәтлеләр өчен күбрәк сорарга да була.
Малайлар «пахан»нарның колы, шамакае, ялагае, шымчысы булып
китә. Бу малайны нәрсәгә булса да алмаштырып алган «хуҗа» аны
үзе теләгәнчә мыскылларга, кыйнарга, ачлык белән интектерергә,
гомумән, үзенең бәхетсез тормышы өчен шул баладан үч алырга
хокуклы.
Тормыштан ваз кичкән, ирекле тормышка кайта алган очракта
гадәти кешеләр арасында яшәүләрен күз алдына да китереп булмый
торган катлау иде бу.
Тәмам куркуга калган Нурәхмәт, Аллаһы Тәгаләдән үзен андыйлар
белән бер түбә астына урнаштырмауларын үтенеп, белгән догаларын
укыды, әнисе өйрәткәнчә, хак юлдан китеп ялгышучыларның белеп
яки белмичә кылган гөнаһларын ярлыкауны сорады...
***
Лагерь башлыгы һәр яңа тоткын белән шәхсән аралашып чыкты.
«Сугыш чорында немецларга хезмәт итеп совет армиясенә әйтеп
бетергесез зыян салган» ундүрт яшьлек Нурәхмәт белән дә сөйләште
ул.
Өстәлдә әлеге дә баягы папка. Лагерь башлыгы аның эчендәге
кәгазьләрне кат-кат укып чыкты.
– Гаҗәп! Мондый данныйлар белән дә хөкем ителгән үсмерләрне моңарчы күргән юк иде, – дип куйды ул, үзалдына сөйләнгәндәй
генә. – Ну ярый, нишләмәк кирәк, үзләре белә торгандыр инде.
Лагерь башлыгы, күзләрен кыса төшеп, Нурәхмәткә карап куйды.
«Шулай да, ни өчен шулай каты хөкем карары чыгарганнар соң бу
балага? Ялгышканнар, билләһи, ялгышканнар...»
– Ярый, Кәримов, менә болай, – башлык Нурәхмәт турында
мәгълүматлар тупланган папканы ябып читкә этеп куйды. – Бер-ике
көн олылар белән бер баракта яшәргә туры килер. Аннан соң күз
күрер.
Үсмер аның тел төбен аңлап бетермәде.
– Һәм, аңлый торгансыңдыр, – дип дәвам итте лагерь башлыгы. –
Яшь булсаң да, эшләргә кирәк. Монда бер кеше дә тиктомалга киләп
сугып йөрми. Ниләр эшли беләсең?
Кыска гына гомерендә байтак эшләр башкарырга туры килсә дә,
Нурәхмәт өздереп кенә әйтә алмады.
– Төрле вак-төяк инде шунда...
– Аңлашылды. – Лагерь башлыгы бераз уйланып утырды да тәгаен
фикергә килде. – Итек басучыга ярдәмче булырсың!
Шулай итеп, Нурәхмәт киез итек басу цехында эшли башлады...
Көннәрдән беркөнне лагерьга бер төркем яңа балалар китерелде.
Алар барысы да сугыш чоры законы нигезендә «хәрби предприятиедә
эш урыныннан үз белдеге белән качып киткән өчен» биш елга хөкем
ителүчеләр булып чыкты. Әти-әниләре, абый-апалары сугышка
киткәч, бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә кичергән ундүрт-унбиш
яшьлек үсмерләр. Нурәхмәтне шулар барагына күчерделәр. Бер үсмер
белән озаклап сөйләшеп утырды ул.
Миша исемле бу малайның гаиләсе сугышка кадәр Украинада
яшәгән. Әтисе дә, әнисе дә бер үк тегү фабрикасында эшләгән.
Әтисе фронтка киткән, әнисен завод белән бергә көнчыгышка,
Ижауга эвакуацияләгәннәр. Анда барып урнашкач та, әнисе шул ук
фабрикада эшли башлаган, ә ундүрт яше тулган малайны снарядлар
әзерләү заводына алганнар.
– Тәүлегенә унбиш-уналты сәгать эшләдек, – дип сөйләде
Миша. – Яңа урында салкын, бернинди уңайлык юк, көн буена
бер тәгам ризык бирмиләр. Әнине дә айлар буе күргәне юк. Һич
югы әниемне күреп кайтырмын дип, көндезге ял вакытында тегү
фабрикасына киттем. Ләкин заводтан чыгуга тотып алдылар. Әнигә
хәбәр итеп тә тормыйча, камерага ябып куйдылар. Икенче көнне
«суд» биш елга хөкем итте. Ике ел Ижау төрмәсендә тотканнан соң
Иркутскига сөрделәр...
Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп сөргенгә китерелүче «илле
сигезенчеләр»нең үз тормышы. «Малолетка»лар сәяси тоткыннар
төркемен бернинди хөрмәткә лаек түгел дип исәпли, көчсезләр, куркак лагерь тилеләре дип кенә йөртә. Чөнки алар беркайчан да
башкисәр «малолетка»лар кебек, меңәрләгән арестант колоннасы
күз алдында лагерь башлыгының күзләренә туп-туры карап:
«Төкердем мин синең эшеңә, боерыкларыңа, тәртипләреңә һәм
үзеңә!» – дип, тыныч кына карцер тарафына атлап китми. Куркудан
түгел, урам кануннарына таянып үскән әлеге кече яшьтәге
җинаятьчеләрдән аермалы буларак, аларда аз гына булса да ата-
ана тәрбиясе бар иде...
Башка тоткыннар кебек диярлек каты режим белән яшәсә-эшләсә
дә, Нурәхмәт «иреклеләр» исәбендә булды. Еш кына чагыштырмача
җиңел йомышлар кушкаладылар. Эштән бушаган араларда аңа хәтта
якындагы урманга чыгып керергә дә рөхсәт итәләр иде.
Кирәкле чималлары бетү сәбәпле, итек басу эше туктап калган
бер көнне Нурәхмәтне «командировка»га, цехка тиешле медицина
кирәк-яраклары алып кайтырга дип, лагерьның ерак почмагындагы
хастаханәгә җибәрделәр. Табиб – инде бер тапкыр срогын тутырып
иреккә чыккан, ләкин кабат ниндидер гаебе табылып, янә шушы ук
лагерьга җибәрелгән Александр Зотов дигән кеше. Аны күпчелек
лагерь халкы әтисе исеме белән «Кузьмич» дип кенә йөртте. Нурәхмәт
аның янына кереп, нинди йомыш белән килүен җиткергәч, Кузьмич
үсмер алдына ризыклар куйды да: «Тамак ялгый тор, мин сиңа кирәк
әйберләрне складтан алып киләм», – дип, хастаханәдән чыгып китте.
Нурәхмәтнең ашыйсы килми, тик әзер ризыкны әрәм калдыру
мәгънәсезлек булыр иде. Күзе тәрәзәгә төште. Саргылт чәчле яшь
кенә кыз бала ишегалды себереп йөри.
– Кил әле! – дип чакырды аны Нурәхмәт.
Кыз, башын аска иеп, сак адымнар белән генә аңа якынлашты.
– Кер монда, – диде егет.
Кыз бүлмәгә керде.
– Утырып ашап ал, – диде Нурәхмәт һәм Кузьмич калдырып киткән
бөтен ризыкны аның алдына этте.
Кыз ризыкларны сүзсез генә, ашыкмыйча гына ашап бетерде дә
тәлинкә белән стаканны тавыш чыгарырга курыккан шикелле саклык
белән генә агач подноска куйды. Аннан соң... итәген күтәрә төшеп,
эчке киемен салды. Аны кулында тоткан килеш Нурәхмәткә таба
борылды да:
– Миңа ятаргамы, әллә башкачамы? – дип сорап куйды.
Егет мондый нәрсәне күз алдына да китерми иде, кызның
сүзләреннән тәмам югалып калды.
– Нишлисең син?!
Кыз егетне кыен хәлгә калдыруыннан үзе үк куркып китте булса
кирәк, күзләреннән берничә бөртек яшь тамчысы саркып чыкты.
– Мине шуннан башка ашатмыйлар бит, – диде дә читкә йөгерде…

Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә
чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач
та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын
күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы
исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде. Әлбәттә, үз
күзләре белән күргән, үз башыннан кичергән үз акылындагы бер
генә кеше дә мондый куркыныч нәрсәләрне оныта алмый. Үткән
эшкә – салават диләрме әле? Бәлки шулайдыр да, тик нишләтәсең,
әле физик яктан гына түгел, рухы да ныгып өлгермәгән үсмер
чагында ук булган бу хәлләр аның хәтерендә мәңге төзәлмәслек
яра булып калды. Ул вакыйгаларны оныту мондый вәхшилекләрне
гафу итү булыр иде. Юк, Нурәхмәт онытмады, оныта алмады,
онытырга теләмәде. Аз гына булса да, кешелек сыйфаты сакланып
калган беркем дә мондый нәрсәне оныта, гафу итә алмастыр. Хәтта
бик тырышып караса да…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев