Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)

Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә, әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

7 бүлек
...Колхоз рәисе Фоат, үз бүлмәсенә сөргеннән кайткан яшүсмер
килеп кергәч, икеләнеп калды. Егетнең лагерьдан биреп җибәрелгән
мөһерле документын укып чыккач кына, йөзенә бераз алсулык
йөгергәндәй булды. Икеләнерсең дә! Уен эшмени, лагерьдан кайткан
кешене сүзсез-нисез эшкә алсаң! Юкка гына сөрәләрмени кешене
андый җирләргә?!.
Ни генә булмасын, Нурәхмәт тиз арада эшле булды. Дөрес, әле
унсигез яше дә тулып өлгермәгән булуына карамастан, шактый
авыр хезмәт туры килде – аңа күмәк хуҗалыкның сыер көтүен
тапшырдылар. Сиксәннән артык мал. Әче таң белән бөтенесен
көтүлеккә алып чыгасы. Кич, савымчылар үз эшләрен башкарып,
өйләренә таралышканнан соң, мал асларын чистартасы, салам-печән
таратасы, улакларга башак әзерләп саласы. Галәмәт озын абзарда эш
тәмамланганчы төнге берләр җитә. Өйгә кайтып ял итәр өчен нибары
ике-өч сәгать вакыты кала...
Баштарак мондый тыгыз эш графигына күнегә алмый интекте
үсмер егет. Ләкин башка чара юк, тора-бара ияләште тагын. Алай гына
да түгел, башка беркем дә ризалашмаган мондый галәмәт авыр эшне
алып барырдай кеше табуына хуҗалык рәисе хәтта шатланып куйды.
Колхоз җыеннарында, иртәнге «нәрәт» вакытларында Нурәхмәтнең
исемен мактап телгә алган чаклары да булды. Ныклы белем алып,
киләчәктә дәрәҗәлерәк эшкә урнашу хыялы белән янса да, Нурәхмәт
җиңелрәк эш сорап та, укырга җибәрүләрен үтенеп тә йөрмәскә
булды. «Бу эшне кем дә булса эшләргә тиеш бит инде. Киләчәктә күз
күрер әле, боерган булса...»
Алга китеп булса да әйтик, никадәр генә авыр булмасын, Нурәхмәт
гомере буе шушы хезмәттә булды. Җәмәгатен соңгы юлга озатканнан
соң да, яше җитеп, лаеклы ялга чыккач та, хәтта авылда мәчет ачылып,
анда мәзин вазифасын башкарганда да, егылып, умырткасына зыян
килгәнчегә кадәр, мал караучы булып эшләде...
***
Чын исеме Сания булса да, авылдашлары аны, ни өчендер, Гүзәл
дип йөртте. Дөрес, бер караганда, моңа әллә ни гаҗәпләнерлек тә
түгел. Төс-кыяфәте ягыннан да, эчке матурлыгы белән дә башка
кызлардан нык аерылып торды ул. Алтынсу төстәге озын чәчләре, чиста, тирән зәңгәр күлне хәтерләтеп торучы күзләре сафлыгы белән
һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Иртән иртүк аның яңгыратып көлгән
тавышына бөтен авыл җанланып китә. Шигырьләр яза, оста итеп
җырлый. Ә төрле әкиятләр, маҗаралар сөйләү буенча якын-тирә
авылларда аңа тиңләшерлек кешене таба да алмассың.
Тулысынча бәхетле булыр өчен аңа бер генә нәрсә җитмәде: йөри
алмый иде ул. Ун яшьлек вакытында, әти-әнисе белән бергә куркыныч
юл һәлакәтенә очраган. Әнисе бик каты авырый башлагач, ни чарадан
бичара дигәндәй, йөк машинасы әрҗәсенә утырып, хастаханәгә
барган җирдән юл читендәге чокырга төшкәннәр. Шартлау дулкыны
кызны шактый еракка ыргытып өлгергән. Аның гомерен саклап калу
өчен табиблар тугыз ай буе көрәшкән. Кыз исән калган, ләкин хәзер
инде инвалид коляскасыннан башка хәрәкәтләнә алмый.
Әбисе аны үз янына, авылга алып кайтты. Кыз гаҗәпләнеп,
шатланып туя алмады – шәһәрдә үскән бала кинәт өр-яңа, бөтенләй
таныш булмаган серле дөньяга килеп эләкте: урман, кырлар, инеш-
елгалар, һич курыкмыйча үзләрен иркәләргә-сыйпарга рөхсәт итүче
йорт хайваннары, аяк астында иркенләп йөрүче, учыңнан җим
чүпләүче кошлар...
Яңа танышлары тарафыннан күрсәтелгән ихтирам, игътибар,
иркәләүләр аңа авыр фаҗига турында онытып торырга, килеп туган
хәлгә күнәргә булышты. Еллар үтте, һәм менә авыл халкы каршында
инде алтын чәчле шаркылдык кыз бала түгел, ә унсигез яшьлек сылу
кыз!
Язмышның үз кануннары...
Җәй җиттеме, авыл яшьләре төннәрен ташландык ат абзарына
җыелып күңел ача. Анда искереп, акшарлары кубып беткән мич бар.
Аны көне-төне сүндермәскә тырыштылар, шунда чиратлашып алып
килгән бәрәңгеләрне тәгәрәттеләр. Төн үзенең караңгы җәймәсен
авыл өстенә япканнан соң, мичтәге утлы күмер өстенә утын өстәп,
янәшәдәге эскәмиягә урнашалар да күмәкләшеп җырларга тотыналар.
Көн буена җыелып килгән үпкәләр, борчулар юып алгандай юкка
чыга, күңелләргә җиңел, тыныч булып китә иде.
Гармун тавышы тынуга, барысының да игътибары Саниягә күчә:
аның чираты – кыз алдан әзерләп килгән хикәятләрен сөйли башлый.
Шундый бәгырьләргә үтеп керерлек итеп сөйли, вакыйгаларны
шундый итеп тасвирлый – малай-шалай, кыз-кыркын үзен ниндидер
ташландык абзарда түгел, каядыр, Сания сөйли торган вакыйга барган
урында итеп тоя башлый. Кайвакыт, хикәят нинди дә булса куркыныч
вакыйга турында барса, яшьләрнең нерв җепселләре шулкадәр нык
тартыла, һәр кыштырдаган тавышка сискәнеп утыралар.
Шулай шаярып-көлешеп, җырлап, Саниянең мавыктыргыч
хикәятләрен тыңлый-тыңлый, таңны каршылыйлар. Иртән исә, күмерләре сүнеп өлгермәгән мичне каплап, үзләре җыелышып
утырган бүлмәне тәртипкә китереп, ашыкмый гына өйләргә
таралышалар.
Ә кайвакыт, яшенле яңгырлар яуган төннәрдә, «Раймаг курчагы»ның
өендә җыелалар. Анда инде бик тавышланып, гармун уйнап утырып
булмый, төннәр күбрәк хуҗабикә хикәятләрен тыңлап уза.
Нәкъ шундый төннәрнең берсендә Саниянең тормышын тамырдан
үзгәрткән вакыйга булды да инде. Ни сәбәпледер, бигрәк караңгы
иде ул төн. Авыр кургашын болытлар авыл өстенә мәңгелеккә
килеп тукталды диярсең. Берөзлексез яңгыр коя, әйләнә-тирәне яп-
якты итеп, әледән-әле яшен яшьни. Саниянең чираттагы хикәяте дә
нәкъ шушы һава торышына ярарлык – өрәкләр турында. Бүлмәдә
ярымкараңгы. Керосин лампасы түгәрәк өстәл белән аның тирәли
утыручыларның йөзләрен генә яктырта.
Нерв киеренкелеге ахыр чигенә җиткән иде инде, Сания кинәт
сөйләвеннән туктап калды.
– Ишеттегезме? Капка шыгырдап куйды.
Яшьләр яңгыр тамчылары шыбырдавыннан башка берни дә
ишетмәде. Бераздан, бөтенесе дә бераз тынычлана төшкәч, Сания
хикәятен дәвам итте:
– Ул борылып караган иде, артында ук басып торучы кара
ханзадәне һәм утлы күмер кебек ялтырап торучы кып-кызыл күзле
алагаем зур этне күреп алды...
Ирексездән аны тыңлап утыручы яшләр дә артларына борылып
карады һәм... Куркудан катып калдылар. Ишек катында кап-кара
плащка төренгән озын гәүдәле ир-ат, аның янәшәсендә – күзләре
караңгыда янып торучы зур эт басып тора иде. Бүлмәдәгеләрнең
дулкынлануы шулкадәр көчле иде ки, хәтта егетләрнең берсе утырган
урыныннан мәтәлеп китте. Саниянең генә йөзендә бернинди үзгәреш
сизелмәде. Ул беренче булып сүз катты:
– Нишләп кеше куркытып, шулай бик соң йөрисез?
Кара плащлы йөзен яртылаш каплаган капюшонын салды. Ишек
катында чем-кара чәчләре бераз дулкынланып торучы яшь егет басып
тора иде.
– Өегезгә тәкәллефсез килеп керүем өчен гафу үтенәм. Урамда
дөм караңгы, яңгыр коя, юлны дәвам итәр чамам юк. Сезнең тәрәзәдә
генә яктылык күрдем дә... Бәлки төнне сездә үткәрергә рөхсәт итәрсез
дип кергән идек...
– Безнең өйдә урын җитәрлек. Узыгыз, чишенегез, өстәл янына
утырыгыз. Хәзер егетләр капкалап алырга әзерләр, бергәләп пәрәмәч
белән кайнар чәй эчәрбез. Этегез ни кушаматлы?
– Пират.
– Ярар соң. Этегез белән таныштык. Ә үзегез кем буласыз?

Егет кыенсынып куйды.
– Зинһар, гафу итегез, онытканмын. Нурәхмәт минем исемем.
Нурәхмәт этен җибәрде һәм бүлмәгә керде. Пират Сания янына
килеп басты да аңа үзенең акыллы кара күзләре белән карады һәм
кызның аяклары янәшәсенә ятты.
– Аптырамагыз, шундый аз сүзле инде ул минем... – диде Нурәхмәт,
ихлас елмаеп.
Бераздан яшьләр барысы да самавыр җырлап утырган өстәл
артында җыелды. Анда каен җиләге кайнатмасы салынган касә, юкә
балы һәм әле генә куагыннан өзеп алынган җиләк-җимеш тутырылган
кәрҗин тора.
Нурәхмәт «компания җанлы», гади телле, күңелле егет булып
чыкты: чәй табыныннан соң бер читтә моңаеп үз чиратын көтеп ятучы
гармунны кулына алды да таңга кадәр үз җырларын башкарды...
Бу төндә Нурәхмәт белән Саниянең бер-берсеннән күз алмавын
сизми калучылар булмагандыр.
Иртән күк йөзе аязды, кояш чыкты, төнге кунак юлга ашыкты.
Саубуллаштылар. Нурәхмәт Сания янына килеп, кызның кулларын
үбеп алды. Аннары тиз генә плащын элде дә тышка чыгып китте. Төн
буе Сания янәшәсендә йоклаган Пират та хуҗасы артыннан йөгерде.
Шул истәлекле төннән соң ике атна узды. Авыл яшьләре
тормышында барысы да нык кына үзгәрде. Сания, ни сәбәпледер,
өйдән көндез дә, төнлә дә чыкмас булды. Көн буе ачык тәрәзә янында
утыра һәм тыныч кына җырлый. Яшьләр нинди дә булса чара күрергә
кирәклеген аңлады, әмма алар нәрсә эшли ала иде соң?
Күп кенә бәхәсләр һәм тәкъдимнәрдән соң, авыл яшьләре якын-
тирә авылларны йөреп чыгарга һәм Нурәхмәтне табарга кирәк дигән
карарга килделәр. Бурыч җиңелләрдән түгел иде, әмма башка юлны
күрмәде алар. Һәм шулай эшләделәр дә...
Төнлә барысы да Сания янына җыелды.
Төн уртасы якынлашып килгәндә, җилкапканың шыгырдап
ачылганы ишетелде, ә бер мизгелдән бүлмәгә Пират бәреп керде һәм
Саниянең кочагына ташланды. Аның артыннан Нурәхмәт тә күренде.
Ак күлмәк кигән, кулларында – ак һәм кызыл гөлчәчәкләрдән торган
зур гына чәчәк бәйләме.
Барысы белән дә исәнләшеп чыкты да егет Сания каршына килеп
басты, кулындагы чәчәкләрне аңа сузды.
– Исәнме, Сания! Бу – сиңа.
Берара кызның күзләренә текәлеп торганнан соң, өстәп куйды:
– Миңа синең белән сөйләшергә кирәк.
– Мин сине тыңлыйм.
– Аулакта...
Авыл фермасында мал караучы Нурәхмәт белән күрше авыл кызы – читтән торып бухгалтерлар курсында белем алучы Саниянең
уртак гаилә тормышы шулай башланып китте...
Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә
җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп
Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә,
әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары
чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания.
Ничәмә-ничә еллар буена утырган урындыктан торып басу, идәннең,
җирнең җылысын-суыгын, авыртуны үз аякларың белән тоюдан
да олы бәхет булырмы?! Өстәвенә, янәшәсендә – аны һич кенә дә
кимсетмәгән, читкә этәрмәгән, башкалардан ким-хур күрмәгән, ихлас
яраткан кешесе – ире бар...
Беренче тапкыр аягына баскан көннән әллә ни күп вакыт та үтмәде,
менә инде ул, култык таягына таянып булса да, курка-курка гына булса
да, үз аяклары белән ятагыннан өч адым читтә торучы өстәл янына
килеп утыра башлады. Инде курку хисе тәмам бетә яздымы, баскан
саен аяк табанында кан йөрешен сизеп, терелеп килүенә ышанычы
ныгыдымы – Сания өйдә үзе генә калган чакларында күнекмәләрен
дәвам итәргә тырышты. Әлбәттә, Ходайның биргәненә мең шөкер, бу
тырышлыклар көтелгән нәтиҗәләрен дә бирми калмады – көннәрдән-
беркөнне Сания ирен эштән култык таяксыз, аягүрә басып каршы
алды…

(Әсәрнең дәвамын журналның 11, 2025 ел саныннан укыгыз)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч эсэр!