Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)

Урманга качуына төп-төгәл ике ай вакыт үткәч, Нурәхмәт авылга, әнисе янына кайтып килергә булды. Ләкин... Махсус көтеп торганнар диярсең – авыл читендә үк кулга алынды. Нәтиҗәдә, Афанасий-Панас Семёнов җитәкләгән партизаннар отряды белән авыл халкы арасында элемтәче булып йөргән, шактый хәрби операцияләрдә шәхсән катнашкан Нурик-Нурәхмәт, әнисе белән күрешеп тә өлгермичә, кырык өченче ел башында Германиягә озатылды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3 бүлек

...Дүшәмбе көнне, өйләрендә яшәүче немецлар чыгып китүгә,
Галимә Нурәхмәтне үз янына дәште.
– Улым, бакча башына барып, кычыткан җыеп кер әле. Кичә дә
җыймадың. Картайгач бәрәкәте бетә бит аның. Ичмасам, кычыткан
ашы пешерермен үзеңә...
Малай, култык астына арыш капчыгы кыстырды да, борын
астыннан гына: «Немецларга – бөтен тәмле ризык, ә миңа – кычыткан
ашы, – дип сөйләнә-сөйләнә, бакча башына юл алды. – Әнигә бигрәк
авыр инде. Сугышы да бетми бит аның тизрәк, әти кайтса, җиңелрәк
булыр иде, ичмасам...»
Нурәхмәтләрнең бакча башында ике кыз бала мәш килә иде.
Малайның шундук «эченә корт керде». Үзеннән өч яшькә өлкән
күрше кызы Василисага дәште:
– Нишлисез сез безнең бакча башында?
Кыз, бер мизгелгә югалып калган кебек тоелса да, үзен тиз кулга
алды.
– Күрмисеңме әллә, кычыткан җыябыз бит... Нәрсә карап каттың,
җый, әйдә!
Кызның соңгы сүзләре Нурәхмәттән куркып хәрәкәтсез калган
Настяга атап әйтелде.
– Кызык син, әй, – диде ачуы кабарган малай. – Безнең кычытканны
җыеп баемакчы...
– Нишләп сезнеке, ди, әле ул? Әллә үзең утырткан идеңме?
– Безнең бакча башы булгач, безнеке инде.

Нурәхмәт елап җибәрер хәлгә җитте. Василисаның кәрҗиненә
үрелде.
– Би-ир, бир кычытканны...
– Карале, кара, хәзер, бирделәр, ди, сиңа кычыткан! Ычкын
моннан, әнә үзең җый!
– Миңа... калдырмагансыз бит инде-е-е, – Нурәхмәт чын-чынлап
еларга кереште.
– Соң, бик кирәк булгач, йоклап ятмыйлар аны. Шытып чыкканына
өч көн бит инде, нигә җыймадың соң?
Василиса, кычыткан тутырылган капчык белән кәрҗинен алып,
сеңлесен тизрәк өйләренә әйдәкләде.
Шулвакыт талгын гына йомшак кар ява башлады...
Нурәхмәт, яшь кычыткан эзләп, ярты авылны әйләнде. Табарсың,
әйе... Тагын буш кул белән кайтырга туры килүен әнисенә ничек
аңлатырга белмичә, озак кына өйләренә кайтмый йөрде. Оят бит:
әнисе ничә көн элек кушкан йомышны үти алмады, егет башы белән
кызлар алдында югалып калды, алай гынамы, балавыз сыгып торды...
Көн кичкә таба авышкач кына кайтып керде ул.
– Кайда йөрисең инде тагын? – дип каршы алды аны Галимә. –
Әйткән сүзеңне гел онытасың. Алай ярамый бит инде... Әйдә, аш
суынганчы ашарга утыр. Василиса кереп чыккан иде, кычыткан алып
кергән, рәхмәт төшкере...
...Кырык икенче елның көзе. Авылга немецлар килеп төпләнгәнгә
бер ел булды. Кичке эңгер-меңгер вакыт. Нурәхмәт ишегалдында
әтисе кайдандыр алып кайтып биргән кечкенә балта белән утын яра
иде. Өйдән, киерелә-киерелә, обер-лейтенант Браун чыкты. Кәефе
яхшы күренә. Ун яшьлек кенә булса да, балта белән «ут уйнатучы»
малайга елмаеп карап торды да:
– Эй, малчик, ком! Суда! – дип, аны үз янына дәште.
Нурәхмәт, балтасын утын тумранына кадап, башын иеп кенә немец
офицерына якынлашты.
Браун малайга йодрык зурлыгындагы кып-кызыл алма сузды.
– Кущай, ам-ам, – дип көлде немец.
Нурәхмәт алманы яшен тизлеге белән аның кулыннан тартып
диярлек алды да кабалана-кабалана ашый да башлады. Ачлыктан
түгел, күз төшерүгә үк авыз суларын китереп торган алмадан,
Браунның хатыны Эмма күреп алганчы, авыз итеп калу теләге көчле
иде. Чөнки яхшы белә: обер-летейнант кечкенә балаларга ярыйсы
гына мөнәсәбәттә булса да, хатыны – аның капма-каршысы.
Браун малайның җилкәсенә сугып алды.
– Молодьес, малчик, иди, арбайтн, – дип, янә шаркылдап көлеп
җибәрде.
Аның көлгән тавышын ишетеп булса кирәк, өйдән Эмма да чыкты. Гадәттәгечә, кулында – каештан үрелгән камчы. Чыкты да, аны-моны
уйлап тормастан, Нурәхмәткә селтәнде.
– Дуңгыз малае.
Аның бу кыланмышы иренә ошап бетмәде булса кирәк – немец
телендә үзара әйткәләшеп алдылар.
Ир белән хатын сүз көрәштергән арада Нурәхмәт тизрәк
ишегалдыннан чыгып шылу ягын карады. Кулына ике чиләк тотып,
авыл уртасындагы коега юл алды...
– Нурик!
Кинәт үз исемен ишетеп, малай сискәнеп китте. Як-ягына
озак кына каранып торса да, якын-тирәдә бер кеше дә күзенә
чалынмады.
Бераздан кабат: «Нурик!» – дип дәште серле тавыш.
Былтыргыдан калган, корыган кычыткан сабаклары, шайтан
таягы сырып алган читән буенда яшеренеп утыручы бу кешене
Нурәхмәт шундук танып алды. Сугышка кадәр авыл советы рәисе
булып эшләгән Афанасий Семёнов. Авыл халкы аны «Панас» дип
кенә йөртә иде.
Уңга-сулга күз төшереп алганнан соң, Панас Нурәхмәткә якынлашты.
– Ничек хәлләр, улым? – диде Афанасий. – Әниең таза-сау гынамы?
– Әйбәт кенә әле, Панас абый, – диде малай. – Ә син кайчан
кайттың?
Афанасий бу сорауга җавап кайтарып тормады.
– Нурик, улым, менә бу төенчекне әниеңә алып кайтып бир әле,
яме, – дип, малайга саргылт чүпрәккә төрелгән кечкенә генә әйбер
тоттырды. – Башка беркем дә күрмәсен, әниеңә бир.
– Нәрсә соң ул? – диде Нурәхмәт, төргәкне кулларында әйләндерә-
әйләндерә.
Афанасий кинәт төргәкне аның кулыннан тартып алды.
– Улым, бу – бик кирәкле әйбер. Төенен сүтәсе булма, яме, кара
аны! Син зур малай инде, минем сүзне тыңларсың бит?
Серле төргәк янә Нурәхмәт кулына күчте.
– Яра-ар, – дип сузды малай канәгатьсез генә һәм, төргәкне
куенына кыстырып, юлын дәвам иттерде.
– Берүк әниеңнән башка кешегә күрсәтмә, – дип кабатлады
Афанасий аның артыннан һәм читән буйлатып кына авылга терәлеп
үк диярлек торган урман ягына таба китте...
– Панас абыйны очраттым, – дип пышылдады Нурәхмәт, өйалды
җыештырып йөргән әнисе янына килеп.
Галимәнең йөзе җитдиләнеп калды.
– Нәрсә әйтте соң Панас абыең? – дип сорады ул шулай ук
пышылдап кына һәм Нурәхмәтне, җилкәсеннән кочып, бүлмәгә
әйдәкләде.

Бәхеткә, немец офицеры да, аның хатыны да каядыр чыгып киткән
иде.
– Менә моны сиңа бирергә кушты, – дип, Нурәхмәт куеныннан
теге кечкенә төргәкне тартып чыгарды.
Галимә, улының кулындагы төргәкне саклык белән генә алып, кая
куярга икән диптер инде, тирә-ягына каранып алды.
– Бар әле, улым, чыгып карап кер, – диде ул, ниһаять. – Тегеләр
күренмиме анда?..
Нурәхмәт бер минут чамасы капка төбендә басып торды да өйгә керде.
– Юк, күренмиләр...
Әнисенең кулында теге төргәк юк иде инде.
– Улым, утыр, әйдә, алайса, тиз генә чәй эчеп алыйк, – диде Галимә
тыныч кына.
Нурәхмәткә бер чынаяк чәй ясап бирде. Улы чәй эчкән арада
ашыга-ашыга бер кәгазь кисәгенә нәрсәдер язды.
– Чәй эч тә урманга барырсың, – диде ул һәм әлеге кәгазьне улының
яшерен кесәсенә тыкты. – Урман читендә сине тагын Панас абыең
каршы алыр. Бу язуны шуңа бирерсең.
Куанычыннан Нурәхмәтнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды.
Көне-төне «Кое сиртмәсе»нең кыланмышын күреп, иреннән дә
уздырып кычкыруын ишетеп туйган малай урман турында күптән
хыяллана иде. Кычкырып кына калса бер хәл әле, ул Эмма бит,
каршысында кем булуын аерып тормастан, камчысын уйнатырга да
күп сорамый. Нурәхмәт бервакыт бөтенләй качып китәргә дип тә
уйлаган иде, әнисе туктатып калды. «Миңа синнән башка авыр булыр
бит», – дигән булды Галимә. Газиз әнисенең бердәнбер таянычы
булган Нурәхмәт, әлбәттә, аны ялгыз калдыра алмады.
«Их, әтием өйдә булса, – дип уйлады малай. – Күрсәтер иде ул
«Кое сиртмәсе»нә...»
...Инде әллә ничә тапкыр аркылыга-буйга иңләп чыккан, җәен-
көзен җиләк, гөлҗимеш, чикләвек, гөмбә җыеп йөргән урман бу юлы
никтер бик шомлы, бөтенләй серле тоелды. Урман авызына килеп
керүгә ниндидер ят авазлар колагына чалынып, малай сагаеп калды.
Иптәш малайлары белән бергәләшеп шау-гөр килеп йөрү – бер нәрсә,
бүген бит ул берүзе. Шомландыра...
– Нурик!
Таныш тавыш. Панас абый тавышы!
Афанасий яшеренгән җиреннән чыгарга ашыкмады. Аның:
– Эчкәрәк кер, – дигән тавышы гына ишетелде.
Нурәхмәт сукмак буйлап урман эченәрәк атлады.
Афанасий янында кулларына автомат тоткан тагын ике кеше бар
иде. Афанасий урман авызына таба ым каккан иде, тегеләр шул
юнәлештә китеп бардылар.

– Беркем дә күрмәдеме монда килгәнеңне?
Малай, «юк» дигәнне аңлатып, башын гына селкеп куйды.
Афанасий Нурәхмәтне кулыннан җитәкләде.
– Киттек, улым.
Сукмак буйлап бераз атлагач, читкә тайпылдылар. Бер авыз сүз
дә сөйләшмичә бик озак бардылар. Ниһаять, зур булмаган аланга
чыктылар.
Аланда өчме, дүртме куыш корып куелган иде. Йөзләрен сакал-
мыек баскан кешеләр тыз-быз йөрешә. Карап торышка куркыныч
кыяфәттә булсалар да, нигәдер, яннарыннан үтеп киткәндә, барысы
да Нурәхмәткә елмаеп калалар...
Афанасий малайны куышларның берсенә әйдәкләде.
Нурәхмәт соңрак аңлаганча, бу куыш штаб ролен үти иде. Эчендә
яфрак түшәп ясалган бер ятак белән уртага, утын тумраны өстенә
куелган ниндидер яшькелт тимер тартмадан гайре берни юк.
Нурәхмәтнең карашы шул тартмада тукталып калды.
– Рация бу, кирәкле урыннарга хәбәр җибәрү өчен, – диде
Афанасий, малайның сүзсез соравына җавап итеп. – Утыр, әйдә.
Малай ятакка урнашты да, яшерен кесәсеннән әнисе җибәргән
кәгазьне чыгарып, Афанасийга тоттырды.
Карт партизан кәгазьдәге язуга күз йөртеп чыкты да, куыш авызына
килеп, кул изәп кенә, кемнедер үз янына чакырды.
– Вася, – диде ул куышка кергән яшь кенә егеткә. – Нурикны сиңа
тапшырам. Сөйләшкән идек бит...
– Сәлам, Нурик, – дип кул биреп күреште Вася. – Әйдә, капкалап
алабыз.
Нурәхмәт бу егетне яхшы белә. Вася – күршедәге Гришаның
бертуган абыйсы, быел унынчыны тәмамлады булса кирәк.
Куыштан чыгып, аланның каршы як читендәге икенче чатыр ягына
атладылар. Малайның борынын кайнар аш исе кытыклап алды. Аның
алдына бәрәңге измәсе белән ниндидер кош ите салынган мискә
китереп куйдылар.
– Син бүген авылга кайтып йөрмәссең инде, – диде Вася, Нурәхмәт
ашаган арада. – Иртәгә үзем озатып куярмын.
– Ә әни? – диде малай ашавыннан туктап һәм еш-еш суларга
кереште. – Ул мине көтә лә.
– Юк, үзе Панас абыйга шулай дип язган...
Нурәхмәтнең күңеле тулды. Елап җибәрергә әзерләнеп, борынын
тарткалый башлаган иде инде, Вася дустанә елмаеп куйды.
– Син нәрсә, егет, балавыз сыгып утырмакчы мәллә? – диде ул һәм
Нурәхмәтнең җилкәсенә төртеп алды. – Авылга кайткач, немецлар
алдында елап утырма тагын.
Немецлар дигәч, малай Эмманы күз алдына китерде.

– Нинди кешеләр соң ул немецлар? – дип сорады ул Васядан. –
Безнең авылда нишлиләр?.. Безнең өйдә яшәүче теге Эмма дигән
хатын хәтәр әшәке.
– Менә без шул Эммаларны авылдан куарга әзерләнәбез инде,
энекәш, – диде Вася.
Нурәхмәткә рәхәт булып китте. Үзенә, әнисенә, авыл халкына
көнозын камчы белән селтәнеп йөрүче Эммадан коткару эшендә
аның да катнашасы килә иде.
– Ә кайчан куасыз? Мин дә сезнең белән барыйм әле, – диде ул,
канатланып.
– Әле болай гына булмый шул, ныклап әзерләнергә кирәк, – дигән
булды Вася. – Ә бүген нишләргә икәнен Панас абый сиңа үзе әйтер,
яме. Тукландыңмы, әйдә, киттек шуның янына...
Алар кергәндә, куыш эчендә дүрт кеше бар иде. Афанасий рация
аша кем беләндер сөйләшә. Вася белән Нурәхмәтне күреп алды да
сүзсез генә ятакка ишарәләде.
– Ярар, Илья Степанович. Ярты сәгатьтән шунда булырбыз...
Малайлар яшел имән ботаклары түшәлгән урынга чүгәләде.
– Иван, Пахомыч, Стёпа! Ишеттегез, Федосеенко белән
сөйләштем. Эш бар. Җыеныгыз, тимер юлга барып кайтабыз. Боевая
комплектация номер один. Калганын юлда сөйләшербез, – диде
Афанасий, куыштагы партизаннарга дәшеп.
Нурәхмәт: «Ә мин?» – дип сорарга авызын ачкан иде, Афанасий:
– Вася, Нурикны бөтенесе белән таныштыр, кайбер нәрсәләргә
өйрәтә башласаң да була...
Шушы сүзләрдән соң дүрт партизан, урман караңгылыгына кереп,
күздән юк булдылар.
...Бөтен урманны шартлау тавышы яңгыратканда, Вася Нурәхмәтне
мина көйләргә өйрәтеп маташа иде. Урман аланындагы барча халык,
унбер яшьлек малай минага шартлады дип уйлаптыр, мөгаен, алар
янына йөгерешеп килде. Көтелмәгән тавыштан куркып, Нурәхмәт
үзе дә он төсенә кереп агарып каткан иде.
Вася белән нәни малайның исән-имин икәнлеген аңлап алгач, халык
дәррәү көлешеп алды. Барысы да үз мәшәкатьләре белән таралыштылар.
Озак та үтмәде, зур-зур төенчекләр күтәреп, Афанасийга ияреп
киткән кешеләр дә кайтып җитте. Тик алар арасында Пахомыч карт
юк иде. «Шартлаткычны рельска Пахомыч көйләде. Вакытны дөрес
чамаламаганбыз, поезд тиз килеп җитте, Пахомыч читкә качып өлгерә
алмый калды», – дип аңлатты отряд башлыгы.
Птичь елгасы аша сугыш башланыр алдыннан гына салынган
күперне, тимер юлны шартлатканнар булып чыкты. Ул галәмәт озын
күперне Нурәхмәтнең дә күргәне бар. Бресттан Гомельгә йөрүче
поездлар шуннан үтә иде…

Урман аланы тынып калды.
– Боларны кухняга илтегез, – диде Афанасий бераздан, алып
кайткан төенчекләргә ишарәләп. Үзе куышка кереп китте. –
Командование белән элемтәгә керим әле...
Нурәхмәт төнне шул куышта үткәрде. Төне буе немец поездын
шартлатканда һәлак булган авылдашы, сугышка кадәр урман
каравылчысы булган Пахомыч карт турында уйланды. Шәп кеше
иде ул. Очраган саен Нурәхмәткә уч тутырып чикләвек бирә торган
иде. Һәм менә бүген шушы Пахомыч һәлак булган. Иң кадерле
кешеләреннән берсен югалткандай тоелды малайга...
Афанасий Нурәхмәтне таң атуга ук уятты. Кулына урман чикләвеге
салган төенчек тоттырды.
– Улым, исеңдә тот, андый-мондый сораучы булса: «Чикләвек
җыярга барган идем, адаштым, төне буе кайтыр юлны эзләдем», –
дип әйтерсең. Башка бер сорауларына да җавап бирмә, яме, – диде ул.
Нурәхмәтне урман читенә кадәр Вася озата барды.
Әнисе аны ишегалдында ук көтеп тора иде. Төсе качкан.
– Әни, нәрсә булды? – дип сорады Нурәхмәт, күңелендә туган
борчулы уйдан тизрәк арынырга теләп. – Чирләдең мәллә?
Галимә ялт-йолт кына як-ягына карап куйды.
– Юк, улым, барысы да әйбәт. Әйдә, өйгә кер әле.
Бик иртә булса да, обер-лейтенант каядыр чыгып киткән иде. Юка
такта белән бүлеп алынган бүлмәдә «югары раса» вәкиле Эмманың
мес-мес йоклап ятканы шәйләнә. Галимә, аны уята күрмик дип, имән
бармагын иреннәренә тигереп алды. Тавыш-тынсыз гына, улына
салкынча чәй ясап бирде.
Нурәхмәт тамак ялгаганнан соң, кабат ишегалдына чыктылар.
– Улым, Эмма торганчы суга барып кайт әле, – диде Галимә апа
пышылдап кына. – Коедан алма, чишмә суы алып кайт.
Әле генә урман хәтле урманнан җәяүләп кайткан, нык кына
талчыккан малайның әллә кайда, авыл читендәге чишмәгә кадәр үк
барып йөрисе килми иде, әлбәттә. Мизгел эчендә улының йөзенә
чыккан канәгатьсезлекне әнисе дә сизеп алды. Нурәхмәт артыннан:
– Чишмәдән алып кайт, ишетсен колагың! – дип калды.
Чишмә суын кайнатып пешерелгән чәй Эммага бик ошады.
– Кагашо, – диде ул, русчаны вата-җимерә.
Немец хатынының тәмләп чәй чөмереп утыруына Нурәхмәтнең
җен ачулары чыкты.
«Их, тизрәк үсәсе иде дә үзенең камчысы белән ярасы иде
шуны, – дигән уй белән каш астыннан гына ишек катындагы чөйдә
эленеп торган каеш камчыга карап куйды малай. – Әни урынында
булсаммы...»
Эмма Нурәхмәтне хыялыннан арындырып, җиргә тартып төшерде.

– Малчик! Дуңгыз! Тизрәк бул!
Малай кыюсыз гына «Кое сиртмәсе»нә карады. Эмма, чыгып
китәргә кушып, аңа кул изәде.
Нурәхмәт тизрәк ишегалдына чыгып китте...
...Күп тә үтмәде, салада ыгы-зыгы купты. Авылдагы бердәнбер
коены агулаганнар! Шул су белән әзерләнгән иртәнге ашны ашап,
авылда яшәп ятучы байтак немец солдаты җан тәслим кылган.
Үлүчеләр арасында гади авыл кешеләре дә шактый, ди.
Исән калган бар халыкны клуб янына җыйдылар.
Уртага полицай Клементий чыкты.
– Коены кем агулаганын әйтегез, юкса...
Клуб тирәсе шау-шуга күмелде.
– Молчать! – дип кычкырды полицай. – Кичкә кадәр гаеплене
тотып китермәсәгез, үзегезгә үпкәләгез.
Бер-берсе белән фикерләшә-фикерләшә, кешеләр кайсы кай якка
таралышты. Галимә дә, Нурәхмәтне җитәкләп, беркем белән дә
сөйләшеп тормыйча, өйләренә таба атлады.
– Әни, – диде Нурәхмәт, бераз атлагач. – Нәрсә булды соң?
Клементий абый ник шулай котыра ул? Коега агу салганнар диме?
Аның сораулары җавапсыз калды. Галимә, үз капка төпләренә
кайтып җиткәч кенә, телгә килде.
– Урманда ничек соң, улым? – диде ул, Нурәхмәтнең тузган
чәчләреннән сыйпап. – Панас абыең нәрсә диде?
Нурәхмәт урманда күргән-ишеткән нәрсәләрне әнисенә бәйнә-
бәйнә сөйләп бирде. Үзенең шартлаткыч көйләргә өйрәнүен дә, Панас
абыйларның ниндидер поезд шартлатуын да әйтергә онытмады.
– Әни, мине гел чикләвек белән сыйлый торган Пахомыч абый
да шулар белән иде, – дип тәмамлады ул хикәятен. – Тик поезд
шартлатырга баргач, кире кайтмады...
***
...Кич җитмәгән иде әле. Нурәхмәтнең бакча башында былтыргыдан
калган корыган алабутаны урып йөрүе. Эмманың ирләрнекедәй калын
тавышы ишетелде:
– Дуңгыз баласы!
Нурәхмәт башын күтәреп карады. Немец хатыны аңа дәшә икән.
Малай: «Әү?» – дип кенә җавап кайтарды да эшен дәвам итте. Ул да
булмады, Эмма кызу адымнар белән аның янына килеп җитте.
– Швайн, – дип, камчысы белән Нурәхмәткә кизәнде.
Малайның сырты нык кына әчетеп куйды. Читкә тайпылды.
Ләкин камчының нечкә очы малайның юка күлмәк астына яшеренгән
аркасын тагын эзләп тапты. Авыртудан Нурәхмәтнең күзләреннән
яшь бөртекләре атылып чыкты. Камчыдан сакланырга теләп, йөзен учлары белән каплады да җиргә чүгәләде. Авыртудан аңын югалтыр
дәрәҗәгә җиткән иде инде, кинәт кырынды куаклары артыннан ике
кеше чыгып, Эммага ташланды. Икенче мизгелдә немец хатыны
әле генә Нурәхмәт урган коры алабута өстенә гөрселдәп ауды. Теге
кешеләрнең берсе Эмма кулындагы камчыны тартып алды да «югары
раса вәкиле»нең үзен кыйнарга тотынды...
Авыртудан кычкырырга да хәле калмаган, корыган алабута
өстендә яр буена чыгарып ташланган елан балык кебек сыргаланып-
боргаланып ятучы Эмманы кыйнауларын карап торган нәни
Нурәхмәтнең күңелендә баштарак үч алу шатлыгы тантана итте. «Шул
кирәк сиңа, «кое сиртмәсе»! Нигә ыңгырашасың, мине кыйнаганда,
бер дә ыңгырашмый идең бит. Рәхәтме инде?» Ләкин бераздан, немец
хатыны бөтенләй тынып калгач, малай үзендә кызгану хисе уянуын
сиземләп алды. Теләр-теләмәс кенә башын читкә борды...
Таң атуга бар халыкны тагын авыл уртасындагы мәйданга
җыйдылар. Бер читтә – автоматларын иңнәренә аскан бер дистә немец
солдаты. Һәрберсенең янәшәсендә – һөҗүмгә ташланырга атлыгып
торучы овчаркалар. Обер-лейтенант үз телләрендә зәһәрләнеп,
нидер кычкырган иде, моңа кадәр берсен-берсе уздыра-уздыра өреп,
сикергәләп торган этләр телсез калды. Мәйданда шомлы тынлык
урнашты.
– Обер-лейтенантның хатынын үтерүчеләр! Өч адым алга! – дип
җикерде полицай Клементий.
Халык үзара шаулашып алды, ләкин алга чыгып басучы күренмәде.
– Кич белән аны ниндидер бала белән күрүчеләр булган. Эмма
Браунны кем үтергәнен ул белергә тиеш. Кайда ул кеше һәм кайда
ул бала?
Клементий Нурәхмәт каршысына килеп басты да төкерекләрен
малайның йөзенә чәчә-чәчә җикерүен белде:
– Син идеңме? Сезнең өйдә яшәде бит ул. Әйт хәзер үк, кем үтерде?
Малай, полицайның ни турында сораштыруын да аңламаган
кыяфәттә, иңнәрен генә сикертеп алды.
Әллә кем турында сүз барганын аңламыйча, әллә нәфрәт йөзеннән,
авыл халкы арасында да әлеге баланы немецларга сатучы табылмады.
– Ярар соң, алайса, үзегезгә үпкәләгез, барыгызны да Германиягә
озатабыз, – диде Клементий һәм «лачт» иттереп төкереп куйды...
Ул да булмады, бер карчык халык арасыннан чыкты да, титак-титак
атлап, аңа таба юнәлде. Ниндидер хәвеф сизеп алгандай, этләр тагын
берсен-берсе уздырып өрергә тотынды.
– Ша! – дип кычкырды Клементий. Этләр янә тынып калды.
Карчык полицайның колагына нидер пышылдады.
Клементий, бәхет кошы тоткандай канәгать елмаеп, обер-лейтенант
янына йөгерде һәм, шулай ук пышылдап кына, аңа нидер әйтте.Офицердан ниндидер йомыш алды булса кирәк, көр тавыш белән:
«Әйе, офицер әфәнде!» – дип җавап кайтарды да янә халыкка таба
борылды.
– Кайсыгыз Фрося?
Тагын тынлык.
Әлеге дә баягы карчык алгы рәттә басып торучы үсмер кызга таба
атлады. Чәченнән өстерәп, аны мәйдан уртасына алып чыкты.
– Фрося, Фроська, әйдәле, минем белән, әйдәле...
Халык янә шаулаша башлады.
– Молчать! – дип җикерде Клементий. – Германия офицеры
хатынын үтерүчене яшергән өчен, партизан-бандитлар командиры
Афанасий Семёновның кызы Ефросинья үлем җәзасына хөкем
ителә...
Ике немец бәйдәге этләрен ычкындырды. Овчаркалар шундук
мәйдан уртасында басып торучы кызга ябырылды...
Әлеге хәлләр партизаннарга сәгате-минуты белән билгеле булды.
Шул ук кичне авылга һөҗүм оештырылды. Иң беренче эш итеп
Клементийның йортына бәреп керделәр. Ату тавышлары яңгырады.
Бераздан йорттан чыктылар, ә Афанасий, шырпы кабызып, тәрәзә
уемыннан полицайның өй эченә ыргытты. Керосин сибелгән иде,
күрәсең – Клементийның каралты-курасын мизгел эчендә ялкын
чорнап алды.
Бу кичтә моңарчы Крукида хуҗаларча иркенләп яшәп яткан
немецларның берсе дә исән калмады.
Хәбәр ничек шулай тиз барып ирешкәндер, иртән иртүк авылга
баштанаяк коралланган карательләр отряды килеп җитте. Бөтен авыл
халкы каршында җиде кешене атып үтерделәр. Анысы шулай ук
Клементий кебек берәр сатлыкҗан эше булырга охшаган – корбаннар
барысы да авылның хөрмәтле кешеләре, күмәк хуҗалык идарәсе
әгъзалары иде. Аннан соң өйләр буйлап киттеләр – авыл халкының
тавыкларын, чучкаларын, кием-салымнарын, йорт кирәк-яракларын
талап алдылар. Хәтта савыт-сабаларны да калдырмадылар. Яшергән
әйберләрне эзләүгә сылтап, мичләрне җимерделәр...
Авыл халкы бу төндә балаларның бик азын гына урманга качырып
өлгергән иде. Немецлар исә аларны эзәрлекләп, партизаннар
яшеренгән куе урман эченә керергә батырчылык итмәде. Күп кенә
хатыннарны, балаларны әсирлеккә озаттылар. Авылда берән-сәрән
генә карт-коры, хатын-кыз калды...
Нурәхмәт урманга качып өлгергән балалар арасында иде.
Партизаннар отрядындагы тәртипне, «урман кагыйдәсен» шактый
үзләштергән үсмер буларак, аны әле генә авылдан китерелгән балалар
өчен җаваплы итеп билгеләделәр. Ул нәни авылдашларын вак-төяк
эшләргә – җиңел әзерләнешле ризыклар пешерергә, учак ягу өчен корыган чытыр-чатыр җыярга өйрәтте. Еш кына хәрби операцияләрдә
катнашты.
Урманга качуына төп-төгәл ике ай вакыт үткәч, Нурәхмәт авылга,
әнисе янына кайтып килергә булды. Ләкин... Махсус көтеп торганнар
диярсең – авыл читендә үк кулга алынды. Нәтиҗәдә, Афанасий-Панас
Семёнов җитәкләгән партизаннар отряды белән авыл халкы арасында
элемтәче булып йөргән, шактый хәрби операцияләрдә шәхсән
катнашкан Нурик-Нурәхмәт, әнисе белән күрешеп тә өлгермичә,
кырык өченче ел башында Германиягә озатылды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев