Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Ике-өч ай вакыт үтүгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр таралды. Эшләре җайлы гына барган Габдрахман сәүдәгәрнең Истанбул шәһәренең ерак бер почмагында тагын бер кибете ачылды. Озакламый анысының да чыгымнары тулысынча капланды, әкренләп керем китерә башлады.
4 бүлек
Ун яшьлек кенә булса да, Илһамның Бөек Ватан сугышы турында
кинолар караганы, кайбер китаплардагы хикәяләрне укыганы бар.
Мәктәп программасында каралмаган булса да, беркөнне китапханәдә
кулына Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән балалар
турында юка гына китап килеп эләккән иде. Партизаннар белән
бергә немец поездларын шартлатып йөргән Марат Казей, Валя Котик
исемле малайларга багышланган хикәяләрне шуннан укыды.
Илһам үзенең каһарман бабасы белән горурланып куйды.
– Бабай, син дә Валя Котик кебек булдыңмыни? Ә Германиядә
нишләдегез?
...Германиягә Нурәхмәтне сугышка кадәр мал ташу өчен
кулланылган эшелонга төяп алып бардылар. Кайдан җыеп
бетергәннәрдер – вагон тулы бала-чага. Аларны шулкадәр шыплап
тутырганнар ки, аякларны сузып утырырга да мөмкинлек юк. Тынчу,
сасы һавадан аңын югалтып егылучылар да булды. Кайбер балалар
шунда җан бирде. Мәетләрне кая куйганнардыр, Нурәхмәтнең исендә
түгел. Вагон идәнендә юка гына итеп салам җәелгәнен, кече һәм
олы йомышларны үтәү өчен бер почмакка куелган чиләкне, вагон
түшәмендәге тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәне генә хәтерли ул.
Көнгә бер тапкыр ашаттылар балаларны. Ашау дисәң дә инде...
Бер телем ипи һәм ниндидер болганчык су.
Дүрт көн барганнан соң, состав туктап калды. Көтмәгәндә,
Нурәхмәтләр төялгән поезд өстендә совет самолётлары пәйда булды.
Тышта – кычкырыш, автомат тавышлары. Ул да булмады, әсирләр
тутырылганлыгын белмәгәннәрдер, күрәсең, самолётлар поезд
янәшәсенә берничә бомба ташладылар да кинәт күздән югалдылар.
Түшәмдәге «тәрәзә» аша чәчрәп кергән бомба кыйпылчыклары тиеп,
Нурәхмәтләр вагонындагы балаларның байтагы яраланды, өчесе
җан бирде. Яралыларга ярдәм күрсәтүнең әсәре дә юк. Немецлар бу
вагонны ачып та карамады. Поезд юлын дәвам итте.
Германия чигенә килеп җиткәч, балаларны поезддан төшереп,
бер баракка кертеп тутырдылар. Чәчләрен кыркыдылар, фотога төшерделәр, бармак эзләрен алдылар һәм һәрберсенә номер тагылган
сырлы-сырлы кием кидерделәр. Аннан кабат вагоннарга төяп,
Германия буйлап алып киттеләр.
Сәгать ярым чамасы баргач, поезд бер станциядә туктады.
Нурәхмәтләрне вагоннан төшереп, перронга тезеп бастырдылар.
Алар янына өстенә затлы тун, башына куян тиресеннән тегелгән
бүрек кигән, кул таягына таянган олы гына яшьтәге берәү килеп
басты. Башта рәт булып тезелеп басып торучы балаларны күздән
кичерде. Бер кызның башындагы яулыгын тартып алды да, бет-мазар
юкмы икән дип, баш түбәсен тикшерде, малайларның беләкләрен
тоткалап карады. Ниһаять, «Айн, свай, драй» дип, өч балага төртеп
күрсәтте. Ике малай, бер кыз. Үсмерләрне теге немецның машинасы
тарафына алып киттеләр, ә калганнарны кабаттан үз вагоннарына
кертеп тутырдылар.
«Теге симез немецка кол итеп саттылар», – диде берсе.
Станция саен шушы хәл кабатланды. Потсдам шәһәренә килеп
җиткәндә, Нурәхмәтләр вагонында утызлап кына бала калган иде
инде.
Поезд белән китерелгән балаларны тимер юлдан ерак түгел генә,
колхозның мал абзары кебек озын таш корылмага кертеп тутырдылар.
Абзарның буеннан-буена ике катлы такта сәндерәләр тезелеп киткән.
Аларга салам тутырылган матрас җәелгән. Мендәр, юрган ише
нәрсәләр юк. Урамда ничек кенә булуга карамастан, таш абзар эчендә
галәмәт салкын. Әсир балалар өстендә – Германия чигендә кидергән,
номер тагылган сырлы-сырлы юка гимнастёрка. Барысына да агач
табанлы аяк киеме бирделәр. Нурәхмәтләр шак-шок килеп урамнан
атлаганда, җирле халык сүгенеп, таң тишегеннән аларның татлы
йокысын бозган «швайн-киндер»ларны каргап кала.
Яңгыр яуганын зарыгып көтеп ала балалар. Чөнки кул-битләрне,
киемне юып алырга мөмкинлек туа. Дөрес, «юып алу» димәсәң,
хәтере калыр – яңгыр суына чылатасың да сыгасың инде...
Балалар имән чикләвеге оныннан пешерелгән күмәч, мал
чөгендере белән тукланды. Сирәк кенә шулпа – бәрәңге кабыгы салып
кайнатылган болганчык су да биргәләделәр.
Абзарда барысы да диярлек ундүрт яшькә кадәрге балалар.
Аналары белән бергә китерелгән нарасыйлар аерым казармада яши.
Ә Нурәхмәт үз әнисенең кайдалыгын да белми – исәнме ул, авылда
яшәп калдымы, әсирлеккә озатылдымы...
Беренче кояш нурлары белән уятып, барысын да эшкә куалар.
Караңгы төнгә кадәр төзелештә эшлиләр. Кечкенә генә буйлы
Нурәхмәткә тачка белән җир ташуы галәмәт авыр. Ләкин беразга
гына да туктап хәл алырга ярамый – сакчылар шундук кычкырырга,
автомат түтәсе белән төрткәләргә, типкәләргә тотыналар. Бервакыт каравылчы Нурәхмәтне, гимнастёрка якасыннан эләктереп, стенага
томырды. Тыны кысылып, шактый ятты малай...
Ял вакытларында да тынгылыкта калдырмадылар аларны. Төн
уртасында казармага килеп керәләр дә көнозын авыр хезмәттән
йончып йокларга яткан нарасыйларны төрткәләп-типкәләп уяталар.
Төрлечә мәсхәрәлиләр, кыйныйлар. Елаган өчен, ятакларына пес
иткән өчен, үз кәефләрен күтәрер өчен...
Төзелеш эшләре тәмамланып килә иде инде. Бервакыт, хәлсезләнеп
беткән яшь колларның кирәге шулкадәр генә калган идеме, эшкә
чыгармыйча, барысыннан да кан алдылар. Бер атна дәвамында
урыннарыннан да тора алмыйча ятканнан соң, Нурәхмәтне һәм
чыгышы белән Гомель өлкәсенең Дятловка авылыннан булган
тагын бер малай белән кызны канцеляриягә китерделәр. Бик матур,
урман аланында урнашкан, Речица шәһәреннән унбиш чакрым
ераклыктагы бу авылның да бөтен халкын Германиягә алып
киткәннәр, ихаталарны, партизаннарга калдырмас өчен, ут төртеп
яндырганнар. Поездга төягән вакытта аларның да әниләрен аерым
вагонга куганнар. Бер үк состав белән барсалар да, әниләрен башка
бер тапкыр да күрмәгәннәр...
Нурәхмәтне, Антон белән Юляны, үз хуҗалыгында хезмәтче
итеп тотар өчен, Марта Бильке исемле бер немец хатыны унбишәр
рейхсмаркага сатып алган булып чыкты.
Хуҗалыкка барып җитүгә үк, балаларга бурычлар билгеләнде.
Малайлар коедан су ташырга, мал-туарны карарга, абзар-кура
тирәсен тәртиптә тотарга тиеш иде. Юляга хуҗабикәнең йорт эчен
җыештыру, ашарга пешерү кебек эшләр йөкләнде. Төннәрен өчесе
бергә мал абзары түбәсендә, печәнлектә үткәрделәр. Хуҗабикә
аларны көненә ике мәртәбә «ашата» иде. Балалар Клара һәм Роза
кушаматлы чучкалар белән бер улактан ашадылар.
...Көннәрдән беркөнне аларның капка төпләрендә башына кызыл
төстәге биек төрек түбәтәе, өстенә камзул кигән, кул таягына таянган
бер кеше пәйда булды. Ул вакытта Нурәхмәт Клара белән Розаның
улагына ботка тутыра иде. Үзен бик дикъкать белән күзәтеп торучы
бу абзыйга каш астыннан гына карап куйды. Ниндидер таныш йөз!
Ләкин, күпме генә тырышса да, Нурәхмәт бу кешенең кемлеген,
моңарчы кайда күргәнлеген исенә төшерә алмады. Үз уйларына артык
бирелеп киттеме, кайдалыгын да онытып, ачуыннан, аяк астында
буталып йөрүче бер чучкага тибеп җибәрде дә үзенчә, балаларча
сүгенеп куйды. Татарча сүгенде. Аңа карап торучы абзый сискәнеп
китте.
– Әстәгъфирулла! – диде ул, ниһаять. – Татар баласымы әллә син?
Менә кем икән бит бу абый! Татар икән. Татарстан җирендә үсмәсә
дә, Нурәхмәтнең дә кендек каны шунда, татар җирендә тамган бит. Соңгы биш елда Белоруссиядә яшәсәләр дә, әти-әнисе улларын, иң
беренче чиратта, татар кешесе итеп үстерергә тырышты. Димәк, бу
абзый да татар инде. Шуңа күрә таныш кебек тоела да...
Бераз капка төбендәге эскәмиядә үз уйлары хөкемендә утырганнан
соң, абзый янә телгә килде:
– Фрау Бильке өйдәме соң?
Хуҗабикәне соравы. Шуны гына көткәндәй, май кояшыдай елмаеп,
хуҗабикә дә чыгып җитте.
Хезмәтче малайдан бераз читкәрәк китеп, озаклап немец телендә
сөйләшеп алдылар. Аннары, кунак абзыйны Нурәхмәт янында
калдырып, хуҗабикә ашыга-ашыга каядыр китеп барды.
Бу кеше әйтүе буенча, хуҗабикә комендатурага киткән икән.
Нурәхмәт исә ул арада уртача буйлы, какча гәүдәле бу татар абзыена
үз башыннан кичергәннәрне бәян итте...
Хуҗабикә комендатурадан кайтып, кунак абзыйның кулына
ниндидер кәгазь тоттыргач, татар абзые Нурәхмәтне үзе белән ияртеп
алып китте.
Алтынчы дистәсен тутырып килүче бу Габдрахман дигән кеше
Берлинда яши булып чыкты. Берникадәр вакыт үткәч, Нурәхмәткә
әйтүләренчә, Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклардан качып
Оренбургтан Германиягә күчеп киткән булган. Алман иленең өч-дүрт
шәһәрендә кибет тота икән.
Аның шәһәр уртасында ук диярлек урнашкан ике катлы кирпеч
йортына кайтып керүгә, Нурәхмәтне мунчага озаттылар. Крукидан
немецлар алып киткәннән бирле мунча гына түгел, җылы су да
күрмәгән малай шатлыгыннан елый-елый юынды. Мунчадан чыгуга
чиста киемнәр кидерттеләр, төп йорттан читтәрәк торучы кечкенә
генә корылмага алып кереп, йомшак мендәр белән матрас җәелгән
караватка яткырдылар...
Нурәхмәт берни дә аңламыйча озак ятты. Инде бер ел чамасы
эт типкесендә, немец коллыгында булган, яшь кенә булса да, якты
киләчәккә тәмам ышанычы бетеп килгән малайның күңелен курку
биләп алды.
«Нишләтергә җыеналар икән мине болар? Ниндидер тәҗрибәләр
үткәрергә әзерләгәндә, балаларны яхшылап тәрбиялиләр дип лагерьда
сөйләгәннәр иде аны, мине дә шул көтәме? Теге немец хатынында
гына калдырмадылар...»
Ышанмаслык хәл: Нурәхмәтне бер тәүлек буена диярлек беркем
дә борчымады. Бары тик икенче көн уртасында гына аның янына
әнисе кебек түшенә ак алъяпкыч каплаган, башына яулык бәйләгән
бер апа керде һәм, җылы сөт белән ак күмәч калдырып, бер сүз дә
әйтми генә чыгып китте.
Нинди генә куркыныч уйлар кимермәде Нурәхмәтнең бәгырен. Ул инде үз язмышына күнгән, барысына да риза иде. Ичмасам, туйганчы
бер тамак ялгап калыйм әле дип, күз ачып йомганчы сөт белән
күмәчне ашап та бетерде. Бер генә нәрсә телгәләде аның күңелен.
Әтисен, әнисен тагын бер генә мәртәбә булса да күреп каласы иде.
Кайда икән алар?
Малайның бите буйлап кайнар яшь тамчылары йөгерде. Икенче
мизгелдә инде ул, кайдалыгын да онытып, үксеп-үксеп елый иде...
Шулвакыт аның янына Габдрахман абзый үзе килеп керде.
– Йә, йә, олан, нишләп балавыз сыгасың әле син монда? Әйдә, тор,
киттек, – дип, малайны үзе белән әйдәкләде хуҗа.
Нурәхмәт аш бүлмәсенә кергәндә, өстәл артында тагын дүрт ир-ат
чәй эчеп утыра иде.
– О-о, кунак бар икән бит әле монда, – диде аларның берсе
татарчалап һәм, эскәмиягә малай да сыйсын өчен иптәше янынарак
күчеп утырды.
– Утыр, улым, чәйләп алыйк, – диде Габрахман абзый. – Иркенләп,
үзебезчә сөйләшик әле.
– Нәрсә, Габдрахман абзый, үзебезнең халыктанмы әллә? Татар
малаен каян таптың? Әллә Татарстанга кайтып килдеңме?
Өй эче берничә секундка көлү тавышларына күмелде...
– Потсдамда, Марта Бильке хуҗалыгында хезмәт иткән. Анда
ничек килеп эләккәнен хәзер үзе сөйләп бирер дип уйлыйм, ә, егет?
Бильке дигәннәрен кунак абыйлар да белә иде булса кирәк,
артыгын төпченмәделәр.
– Татарча беләсеңме, олан? – диде кунакларның берсе.
Хуҗа, артына борылып, кемгәдер кычкырды:
– Кая, кем бар анда, егеткә капкалап алырга китерегез әле.
Нурәхмәт, инде күп гомер татар иленнән читтә яшәсә дә, туган
телен онытмады. Урамда, мәктәптә рус теле, дөресрәге, шуңа
охшаш белорус теле кулланышта булса да, аның теле татарча
ачылган, Крукида яшәгәндә дә, өйдә әти-әнисе белән, күршесе
Сәлим белән бары тик ана телендә генә аралаша иде бит. Шуңа
күрә тыныч кына:
– Татар бит мин, нишләп белмәсен, – дип куйды.
Бүлмәдәгеләр ихлас көлешеп алдылар.
Нурәхмәт үзенә унике яшь булуын, Татарстанда туганлыгын, утыз
җиденче елда Белоруссиягә күчеп китүләрен, Германиягә ничек
килеп эләгүен сөйләгән арада, бүлмәгә ул аерым корылмада ял итеп
ятканда, аны ипи-сөт белән сыйлаган олы гына яшьтәге апа килеп
керде һәм Нурәхмәт алдына бер тәлинкә тутырып ярып пешерелгән
кабыклы бәрәңге, ипи, сөт куйды.
– Бәрәкәтле ризык булсын, улым, – диде апа һәм, малайның
башыннан сыйпап чыгып та китте.
Нурәхмәт бу абыйларның барысының да татар кешесе икәнлеген
аңлады.
«Гаҗәп, ә үзләре нишләп монда икән болар?»...
Габдрахман абзый йортында Нурәхмәткә берәү дә кол яки
хезмәтче итеп карамады. Сугыш чорында яшәгән, әсирлеккә
эләккән миллионлаган кешеләр арасында аннан да бәхетле кеше
булмагандыр. Бай хуҗалар аны үз уллары кебек тәрбияләде. Көн
саен диярлек теге абыйлар килә, бергәләшеп кичке ашны ашыйлар.
Ләкин, бу йортта күпме генә яшәсә дә, Нурәхмәт аларның кем
икәнлеген тәгаен белә алмады. Гадәттә, өйдәгеләр белән бергәләшеп
тамак ялгап алалар да, бүлмәдә үзләре генә калып, нәрсә турындадыр
гәп коралар.
Габдрахман абзый Нурәхмәтнең кесәсенә, пөхтә итеп төреп,
мөһерле язу салып куйды. Урамда йөргәндә, немецлар бәйләнә-нитә
калса, малайның кем хезмәтчесе икәнлеген белсеннәр өчен кирәк
иде ул…
***
Сәүдәгәр Габдрахман абзый йортында яши башлаганга ел чамасы
вакыт үтеп китте. Ундүртенче яше белән барган Нурәхмәтнең күңеле
тора-бара сугыш афәтен, әсирлеккә эләккәч тә күргән михнәтләрне
хәтер дәфтәреннән тәмам сызып ташлады дисәң дә була торгандыр.
Германиядә яшәүче татар баеның улы кыяфәтендә, кем әйтмешли,
балда-майда йөзеп яшәгән малай, үзенә хәтта сугышка чаклы ирекле
тормышта да күрмәгән кадерне тойды. Ышанмаслык та шул: бай
балалары гына сыйлана торган татлы ризыклар, алар гына кия торган
матур, затлы кием... Бер генә нәрсә телгәләде бала күңелен: әти-әнисез
үсә. Нурәхмәт әнисенең исәнме-түгелме икәнлеген, кайдалыгын әле
дә белми. Шуңа күрә дә хуҗа аның кәефсез чакларын еш искәрә иде.
Ниһаять, көннәрнең берендә, Габдрахман абзый малайны үз янына
дәште.
– Улым, күреп-сизеп торам, сине һаман нидер борчый.
Авырмыйсыңдыр бит? Әллә нәрсәдән дә булса кимсенәсеңме?
– Юк, Габрахман абый. Барысы өчен дә рәхмәт. Бер генә борчуым
бар – әнием. Исәнме ул? Кайда? – Нурәхмәт хуҗаның күзләренә
ялварулы караш ташлады. – Ә сез... Белешә алмыйсызмы?..
Габдрахман абзый берара тын гына торды.
– Ай-һай, олан, авыр эш кушасың. Белмим шул, ярдәм итә
алырмынмы икән. Тик, ни генә булса да, бетеренеп, елап утырасы
булма. Егет бит инде син хәзер.
Шуның белән бу сөйләшүгә нокта куелды.
...Өлкәннәр сөйләшүеннән фронтта хәлләрнең нык үзгәргәнлеген,
совет гаскәрләренең илне фашистлардан азат иткәнлеген аңлады Нурәхмәт. Алга таба да шулай барса, тиздән Кызыл Армия Германия
чикләренә килеп җитәчәк икән. Яшүсмер күңеленә тагын өмет кереп
урнашты. Тиздән, бик тиздән ул туган иленә кайта алачак, әти-әнисен
күрәчәк!..
Сугышның ахырга якынлашып килү шатлыгын ямьсезләрлек
нәрсәләр дә юк түгел. Көн аралаш Габдрахман абзый өендә җыелыша
торган абыйлар соңгы арада күренми башлады. Соңрак кына белде
Нурәхмәт – Германия хөкүмәтенә каршы яшерен гамәлләре өчен
аларның барысын да кулга алганнар. Сәүдәгәр хуҗалыгында да
тынычлык бетте. Хәтта беркөнне өйдә тентү дә үткәрделәр.
Гитлерның дөньяны тез чүктерү нияте барып чыкмаячагы тәмам
билгеле булгач, Берлиндагы байларның да «эчләренә корт керде».
Бик күпләр, бала-чагасын, малын төяп, Көнбатышка күченеп китү
ягын карый башлады.
Көннәрнең берендә, кичке ашка җыелгач, Габдрахман абзый да
шул сүзне кузгатты.
– Китми булмас инде. Сәүдә эшләренең бер рәте калмады, – диде
ул.
Кай тарафка күченүне хәл итеп куйган иде инде ул. Төркия
якларына китәргә исәп тота.
Күченүнең икенче сәбәбе дә бар икән. Аның өендә җыелыша
торган теге абыйлар совет әсирләре булган. Хуҗа, концлагерьларга
йөреп, махсус сайлап алган аларны. Үз җаваплылыгына алып, иреккә
чыгарттырган. Нияте, чынлап та, шулай булганмы, әллә инде сылтау
гына тапканмы – янәсе, совет хөкүмәтен җене сөймәгән татар бае
буларак, шушы укымышлы әсирләрне туплап, ул алардан Германия
хөкүмәтенә тугры хезмәт итәчәк махсус төркем оештырырга сүз
биргән. Ләкин бу төркемнең совет хөкүмәтенә түгел, Германиягә
каршы эшчәнлек алып бара башлавы немецларның моңарчы
Габдрахманга карата булган ышанычын ялап алгандай юкка чыгарган.
Хөкүмәт хөрмәтен җуйган сәүдәгәргә башка җиргә күчеп китүдән
гайре юл калмаган...
– Олан, сорарга да онытып торам, син безнең белән китәсеңдер
бит? – диде Габдрахман ага көннәрнең берендә.
«Кызык сорау бирде бу хуҗа абый. Ә башка юл бармы?»
Үз соравына җавап ишетмәгәч, хуҗа, янына ук килеп, кулын
Нурәхмәтнең җилкәсенә куйды.
– Син, олан, аңларга тиешсең, – дип дәвам итте Габдрахман
абый. – Безгә моннан китмичә булмый. Син дә монда кала алмыйсың
инде. Юкса, кабаттан коллыкка эләгәчәксең. Безнең белән китсәң,
алга таба да шушы рәвешле яшәрбез, иншаллаһ.
– Ә әни? Ә әти? Мин аларны сагындым, – дип елап җибәрде малай.
Элеккечә, кечкенә чактагыча, рәхәтләнеп елады.
– Җае чыгып, сине анда кайтарып җибәрсәң дә инде... – Хуҗа авыр
сулап куйды. – Көн күрсәтмәсләр шул анда сиңа, улым. Ни дисәң дә,
немец әсирлегендә булганнар аларга хезмәт иткән исәпләнә. Син бит
шулар исемлегендә. Китик бергәләп. Кем белә, тормышлар җайлана
калса, әниләреңне дә күрерсең әле, боерган булса...
Ахыр чиктә, Төркия аша туган җиренә кайтарырга ышандырып,
Нурәхмәтне үзләре белән алдылар…
***
Кырык бишенче ел башы. Нурәхмәткә ундүрт яшь. Малай,
гомерендә беренче тапкыр пароходка утырып, Габдрахман
сәүдәгәр гаиләсе белән Төркиягә китте. Истанбулда төпләнделәр.
Инде алтынчы дистәсен тутырган, Нурәхмәтне хезмәтче түгел, үз
баласыдай күрүче Габдрахман ябык базардагы алтын кибетенә эшкә
керде. Соңыннан үзе дә шул ук базарда аерым кибет ачып, зәркән
эшләнмәләр, бизәнү әйберләре белән сәүдә итә башлады.
Атна-ун көн үттеме икән, Нурәхмәт үзен кая куярга белмичә
аптырады. Шәһәрнең ул булмаган бер почмагы да калмагандыр.
Борынгы заманнарда Рим, Византия, Госман империяләренең
башкаласы булып торган, һәр чорның тарихи истәлекләре буларак
гаҗәеп матур, күз явын алырлык биналарын, мәчетләрен саклаган
кала булса да, тиктомалга, берни эшләмичә көн уздырудан гаҗиз
яшүсмер, аптырагач, Габдрахман сәүдәгәр белән сөйләшеп карарга
булды.
– Миңа да берәр эш юкмы соң? – диде Нурәхмәт. – Бушка вакыт
уздыру тәмам туйдырды. Илгә кайтып китәргә ярамагач, әллә берәр
эш бирәсезме?
Хуҗа бу сөйләшүне күптән көткән диярсең, һич икеләнмичә,
шундук җавап та бирде:
– Ярар соң, иртәгәдән минем янга чыгарсың...
Шулай итеп, үсмер зәркән кибетендә йомышчы булып эшли
башлады. Кибет тирәсен тәртиптә тоту, кирәк була калса, кая да булса
барып килү кебек вак-төяк эшләр йөкләнде аңа.
Төрек шәһәрендә татарларның шактый күп булуы гаҗәпләндерде
Нурәхмәтне. Габдрахман сәүдәгәрнең зәркән кибетенә кереп,
алтын-көмеш, савыт-саба сатып алучылар арасында да байтак
иде алар.
Хуҗа, аз гына булса да, Нурәхмәткә хезмәт хакы билгеләде. «Үзең
эшләп алган акчаны үзеңчә сарыф итәрсең», – дигәч, малай аеруча
дәртләнеп эшләде. Акчаны юк-барга туздырмаска, җыеп барырга
тырышты. Кем белә, туган якларга кайту мөмкинлеге туа калса, бу
акчаларның кирәге чыгачак бит.
Һәр көнне иртә таңнан кибет тирәсе ялт итеп чистартылгангамы, һәр йомышлары җиренә җиткереп үтәлгәнгәме, сатудагы товарның
сыйфаты һәм бәясе кызыксындырганмы, – аларның кибетенә халык
күпләп йөрде. Габдрахман ага әйтүенчә, базар җирлегендә шундый
ук товар белән сәүдә итүче башка берәү көндәшенә – әле кайчан гына
Германиядән кайтып, үзендә хезмәт иткән картка хәтта үпкә сүзләре
дә ирештергән.
Ике-өч ай вакыт үтүгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр
таралды. Эшләре җайлы гына барган Габдрахман сәүдәгәрнең
Истанбул шәһәренең ерак бер почмагында тагын бер кибете ачылды.
Озакламый анысының да чыгымнары тулысынча капланды, әкренләп
керем китерә башлады.
Нурәхмәт әле бер кибеткә, әле икенчесенә барып эшләп йөрде.
Ә бервакыт яңа кибеткә ирле-хатынлы татар кешеләре килеп керде.
Габдрахман сәүдәгәр базарга, сатучы арткы якка, складка кереп
киткән иде. Ир белән хатын үз көенә генә идән себереп йөрүче
үсмерне күреп алдылар.
– Олан, кая, хуҗа урынында түгелмени? – диде ир-ат төрекчә.
Истанбулда яшәү дәверендә татарчага шактый охшаш төрек телен
ярыйсы гына үзләштереп өлгергән булса да, Нурәхмәт тегеләргә
татарчалап җавап кайтарды.
– Хуҗа? Ә, юк, хуҗа бүген базарда. Ә сатучы хәзер чыга, складка
гына кереп киткән иде.
Тегеләр бер-берсенә карашып куйдылар. Йөзләренә канәгатьсезлек
чаткылары иңде.
– Юк, сатучы кирәк түгел, хуҗа үзе кирәк, – диде ир-ат татарчалап.
– Белмим инде, бүген килер микән. Бер дә булмаса, кич кайткач
әйтермен, – диде Нурәхмәт, эшен дәвам итеп.
– Ярый, алайса, әйтерсең әле, олан, иртәгә шушы вакытларда тагын
керербез, – дип чыгып киттеләр.
Икенче көнне Нурәхмәт базардагы кибеттә эшләргә тиеш
иде, шуңа күрә Габдрахман сәүдәгәр белән теге серле кунаклар
очрашканмы-юкмы, нәрсә хакында сөйләшкәннәрдер – белми
калды. Кич белән өйгә кайткач та кызыксынып тормады: аның
эше түгел, кемнәрнеңдер үтенечен иясенә үз вакытында җиткерде,
калганы аңа кагылмый...
Кибеткә кергәләп йөрүче татарлар яки руслар белән аралашкан
саен, Нурәхмәтнең күңелендә сагыш, әти-әнисен, балачак дусларын
сагыну хисе көчәйгәннән-көчәя барды. Һаман саен бер сорау
бимазалады аны: «Әти-әни исәнме, кайда алар? Кайчан да булса күреп
булырмы аларны?» Еш кына ишегалдында хуҗалык эшләре белән
мәш килүче әтисен, мич каршында тәмле-тәмле ризыклар пешереп
йөрүче әнисен күз алдына китерде. Андый вакытларда малайның
күзләре яшьләнә иде…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев