Мәдинә (дәвамы)
Аһ, син, шайтан, китәсеңме? Мәдинәне Тезләндереп, яшьләренә буылдырдым Дияр идең бугай... Тукта!
(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)
Бишенче күренеш
Шул ук бүлмә. Биредә М ә д и н ә белән Җ ә ү д ә т . Алар йокы киемнәреннән. Җәүдәт артсыз урындыкта безгә алды белән утыра. Мәдинә аның аркасына рәсем ясый. Җәүдәт вакыт-вакыт тукыма белән томаланган Галиянең портретына карап ала.
Җәүдәт .
Яңа рәсем, мин күрмәгән. Нигә аны
Каплап куйдың? Ачып җибәр,
бер суласын.
Артык салкын аның тыны, җан өшеткеч,
Ә күзләре артык кайнар, тәмуг уты.
Җәүдәт .
Зинһар өчен, кабатлама шул сүзләрне.
Мәдинә.
Соравыңа җавап кына бирдем бары.
Җәүдәт .
Әйдә ачыйк!
Ни булса да, ул рәсемдә,
Безнең сөю яшәү гаме бирер аңа!
Мәдинә. Юк, кагылма!
Җәүдәт .
Калтыранасың син кабат...
Мәдинә.
Монда салкын.
Көз бит инде,тагын шул көз.
Җәүдәт .
Салкын диеп, көзгә нахак гаеп атма,
Урамнарда һаман пәрәвезләр оча,
Бер агачта сары яфрак күреп булмый,
Өйдә җылы, сиңа эчтән салкын бугай.
Бер почмакка кысып куйган
җанвар сыман
Чарасыздан ни эшләргә белмисең син.
Син сәламәттер бит? Күзләремә кара!
Мәдинә.
Урамда көз!
Ишетмисеңмени, тыңла!
Тыны белән җаны чыга яфракларның.
Җәүдәт .
Яшәр өчен яфракларын коя агач!
Язын кабат яфрак ярыр, яшим диеп.
Мәдинә.
Әйе, тугры түгел агач яфракларга,
Көзләр килгән саен кан тамырын төйнәп,
Җанын корыта яфракларның, ә яз җиткәч,
Яңалары белән бизи үзен, яши.
Җәүдәт .
Һич ошамый миңа синең сүзләр,
куркам...
Мәдинә.
Сине куркытырга авыр түгел икән!
Җәүдәт .
Синең өчен куркам мин, борчылам,
белсәң,
Берәр дәва кирәк түгел микән сиңа.
Йә булмаса, онытылып ял итәргә
Берәр кая китеп! Чынлап, уйлап кара.
Мәдинә.
Котылмакчы буласыңмы миннән,
бәгърем?!
Җәүдәт .
Рәнҗетәсең, мин яхшылык телим сиңа.
Мәдинә.
Сирәк килеп, тиз китәсең, купшы сүзең
Чирле тавис кошы булып калды, корыды.
Бәгърем дип әйтергә телең бармый
никтер,
Чит кешедәй тик Мәдинә булып калдым.
Җәүдәт .
Синнән аерылып тору – миңа газап!
Мин сабыйдай куанырмын
«бармыйм» дисәң.
Мәдинә.
Бергә барыйк.
Җәүдәт .
Мин эшемнән китә алмыйм.
Мәдинә.
Ник кызардың!
Беләм каян китә алмавың!
Йә, боекма, күтәр башың, эшем тәмам!
Җәүдәт .
Ни ясадың инде миннән, күрик әйдә!
Көзгегә барып карый.
Мәдинә аның аркасына канатлар ясаган.
Җәүдәт .
Димәк, мин кош! Юлым һәрчак ачык хәзер!
Мәдинә. Юк, фәрештә...
Җәүдәт .
Нишләп канатларым кара?
Фәрештәләр ак буладыр иде кебек?
Мәдинә.
Ак дип исбат итәр өчен соң аларны
Кемнәр күргән?
Җәүдәт .
Кемнәр күргән – шулар үлгән!
Ә без тере! Иңнәремдә ике канат!
Мин фәрештә! Явыз Иблис фәрештәсе!
Кояш нурын каплап, мәңгелек
төн ясыйм.
Мин төн фәрештәсе! Падишаһы төннең!
Әйдә сине бизик! Кем буласың килә?
Мәдинә. Үзем ясыйм...
Җәүдәт . Юк, бир, үзем!
Мәдинә. Үзем дидем!
Җәүдәт.
Ләкин тизрәк! Канатларым җәйсәм әгәр,
Төсләреңне аермассың караңгыда!
Мәдинә битен бераз агартып, күз астына кызыл күз яше ясый.
Җәүдәт . Кем инде син?
Мәдинә. Гади таш сын.
Җәүдәт. Исемең ничек?
Мәдинә. Мин – Елаучы...
Җәүдәт .
Тик нигә соң кызыл яшең?
Мәдинә.
Кан Елаучы – хәрәкәтсез таш сын
булам...
Җәүдәт.
Димәк, минем канатымның шәүләсеннән
Хәтта сыннар елый куркып! Газап чигә!
Мин – канатлы шайтан! Ахырзаман
килә!
Канат каксам, давыл чыгар, тузан кубар,
Таш сын авып, чәлпәрәмә килер шундук!
Мин кубарам агачларны, түбәләрне...
Мәдинә сын булып басып тора.
Җәүдәт портрет өсләреннән тукымаларны алып-алып ата. Шуннан Галиянең портретын танып ала.
Җәүдәт. Галия?
Мәдинә. Яп!
Җәүдәт .
Тукта. Бу бит аның рәс(е)ме...
Син фотодан карап язгансыңдыр аны?
Тик ни өчен? Аңлат! Нигә кирәк булды!
Мәдинә.
Күрмисеңме, миңа карый... яп, үтенәм...
Җәүдәт .
Соравыма җавап көтәм, йә, әйт тизрәк!
Мәдинә.
Кызганмыйсыңмыни мине аз гына да...
Җәүдәт.
Җүләр булып кылануың баштан ашкан.
Кара бу портретка һәм әйт:
син фотодан
Күреп яздың аны, шулай диген, көтәм!
Мәдинә
Салкын бөрки аның җансыз карашыннан,
Мине эзли күзендәге ак таплары,
Миңа суза сыман корган кулларын ул.
Җансыз тәнен камчылаган тамырлары
Мине буа кебек сорап җанымны.
«Үз кулларың белән мине ясадың син,
Җан өрмәдең ләкин, моңа син сәләтсез,
Үз җаныңны хәзер таләп итәм шуңа,
Йөрәгеңне туракла да, җылы каның
Зәм-зәм булсын корып-кипкән бу тәнемә!»
Иш(е)тәсеңме, ул җанымны таләп итә!
Юри куркынычрак итеп яздым аны,
Тик аткан ук атучыга кире кайтты...
Беләм, мине саташтырыр өчен махсус
Үз сурәтен миңа бүләк итеп китте.
Җәүдәт .
Бүләк итте? Димәк, ул биредә булды?
Мәдинә.
Булды! Булды! Күрмисеңме,
һаман монда!
Җәүдәт портретны каплый.
Җәүдәт .
Тукта... Димәк, Галия...
ул барысын белә?
Мәдинә.
Ярат әле мине, Җәүдәт, салкын миңа...
Җәүдәт .
Минем исә эчтә ялкын дөрли! Нигә
Син әйтмәдең миңа ул килгәнен? Сөйлә!
Ул портретын ясатырга килде...
Җәүдәт .
Шуннан...
Мәдинә.
Ясап тәмамлагач, акча бирде миңа
Һәм, өстәмә бүләк итеп, үз портретын.
Җәүдәт . Тик ни әйтте?
Мәдинә.
Икебезгә бүләк, диде... Җәүдәт...
Җәүдәт .
Икәүләшеп миннән яшергәннәр...
Ишеккә шакыйлар.
Җәүдәт .
Бу кем? Нәфисәнең ачкычы бар!..
Мәдинә.
Белмим...
Җәүдәт . Ачма!
Мәдинә. Куркасыңмы?
Җәүдәт . Ачма, диләр сиңа!
Мәдинә.
Ишетмисеңмени, бик керергә тели!
Бәлки, безгә җәза китергәндер күктән.
Җәүдәт. Ачма...
Мәдинә ишекне ача. К ә р и м керә.
Җәүдәт .
Әткәй... Ә син монда ничек килдең?
Кәрим.
Бар, чыгып тор. Безгә сөйләшергә кирәк.
Җәүдәт .
Нигә килдең?
Мин барын да үзем
җайлыйм...
Кәрим.
Канатларың җәймә, малай.
Ике әйтмим.
Өстеңә ки, адәм мәсхәрәсе.
Җәүдәт . Әти...
Кәрим.
Әллә мине көттермәкче буласыңмы?
Җәүдәт киемнәрен алып чыгып китә.
Кәрим.
Сөрт битеңне, кәмит тәмам!
Тыңла сүзем.
Мәдинә.
Сүзегезне тыңлыйм.
Тик кем дип
эндәшим?
Әткәй дияр идем, ошамастыр
бу сүз сезгә.
Кәрим.
Син ашыкма кызым булып язылырга,
Минем балам берәү генә, киленем дә.
Һәм улымны мин яратам, аңлыйсыңдыр.
Мәдинә.
Ышанасым килә шулай булуына
Һәм начарлык теләмисез диеп аңа.
Кәрим.
Син хөрмәтле кеше кызы һәм ялгышың
Аңларсың дип өмет итәм.
Яшьлек юләр –
Аңа бераз ташламасыз карап булмый.
Тик сез инде яшьлек чорын
үткән кебек,
Бу чалбардан үскән сезнең аяк, шуңа
Туктатыгыз бу кәмитне, вакыт җитте.
Мәдинә.
Беләсезме, безнең кәмит чалбарларсыз,
Шуңа күрә, ничә яшьтә уйнасаң да,
Ул килешә!
Кәрим.
Тешләшергә киңәш итмим.
Мәдинә.
Сезнең йөрәк тимер дип ишеткән идем,
Тешләремне җимерергә теләгем юк.
Кәрим.
Уртак фикер, димәк, бик тиз табарбыз без.
Мәдинә.
Фикеремне сез аңларга теләсәгез.
Кәрим.
Монда тик бер фикер була ала һәм мин
Мәдинә.
Машинадан төшкән Алла ролендә сез,
Чуалчыклы финалларны хәл итүче.
Кәрим.
Җирәнгәндер Алла сезнең арагызга
Тыкшынырга, шуңа күрә үзем килдем.
Атаң-картны хурлык буып үтергәнче
Акылыңа син кил, онытылсын бу хәл.
Мәдинә.
Ник мәхәббәт читтән карап торучыга
Һәрчак акылсызлык булып күренәдер?
Кәрим.
Янган утка очкан күбәләкләр сиңа
Ничегрәк тоелалар? Уйлап кара!
Бармы акыл шул бөҗәкләр гамәлендә?
Мәдинә.
Ләкин алар караңгыдан качып оча.
Кәрим.
Әмма ул ут алар өчен үлем генә.
Мәдинә.
Сукыр караңгыда тормыш итү газап.
Кәрим.
Тормыш – төнге юлдан чапкан
автомобиль,
Яктылыгы – тик эчендә баручыга.
Ә калганнар – бөҗәк, каршыдагы нурга
Өмет итеп, пыялага сытылучы.
Мәдинә.
Димәк, сез Җәүдәтне шушы машинага
Утыртырга ният итеп килдегезме?
Кәрим. Әйе, шулай...
Мәдинә.
Тик нигә соң янәшәдә
Аның белән бергә мин бармаска тиеш?
Кәрим.
Ул өйләнгән.
Мәдинә.
Әгәр ул бәхетсез икән?
Кәрим.
Бәхетсезлек күрмәгәнгә, ул бәхетнең
Ни икәнен белми.
Күрәсеңме, бу баш
Бик күп кышлар күреп,
карлар төсе сеңгән.
Нәсел матур агач булып үссен өчен
Корыган ботакларын кисеп ату кирәк.
Мәдинә.
Димәк, шуңа сез беренче хатыныгыз
Авыргачтын, аны тизрәк аергансыз?
Кәрим.
Чирле хатын ничек юньле нәсел бирсен?
Мәдинә.
Тик мин чирле түгел, сау-сәламәт...
Кәрим.
Күрәм.
Чибәрлегең дә җитәрлек,
буй-сын да бар,
Дәртле икәнлегең күзләреңә чыккан.
Сине күргәч, мин Җәүдәтне
аңлап куйдым,
Тик азгынлык корты яши синдә, беләм.
Ул авыру тиз йогышлы,
нәсел корыткыч.
Миңа чаклы бөтен бабам тамыр булып,
Баш күтәрми, кара җиргә җәелгәннәр,
Ә мин исә, җирдән шытып чыгып,
өскә,
Гел кояшка таба суздым кәүсәбезне.
Шуннан Җәүдәт, тиздән туар
аның улы.
Кысылма син алар арасына, югал!
Мәдинә.
Димәк, Галия дә бәби көтә? Котлыйм!
Кәрим. Син ни дидең?
Мәдинә.
Котлыйм, дидем. Чын күңелдән!
Кәрим.
Галия дә дидең, димәк, тагын кемдер?..
Мәдинә.
Мин булмыйча, кем булсын ди?!
Нәселегез Тармакланыр, үсентеләр җибәрәчәк!
Кәрим.
Юньле агач үсентеләр җибәрми ул.
Аһ, син явыз! Мәкерлегең җиткән икән –
Тапкансың егетне бәйләп куяр ысул.
Зинһар, алай уйламагыз, карынымда
Чын мәхәббәт җимешләре үсеп килә.
Кәрим. Җимешләре?
Мәдинә. Әйе, икәү!
Кәрим.
Булган икән...
Син егетне эләктердем, дисең инде?
Мәдинә.
Җәүдәт белми әле, мин әйтмәдем.
Кәрим.
Башың эшли, соң булганын көтәсеңдер.
Мәдинә.
Уемда юк аны бала белән бәйләү.
Кәрим.
Бу авырың – яман бер шеш,
корткыч гөмбә.
Кәүсәсенә таралганчы аны тизрәк
Шәҗәрәбез агачыннан кисү кирәк.
Мәдинә.
Зинһар, бу сүзләрне кире алыгыз сез,
Балагызның балалары! Сез бит бабай.
Кәрим.
Азгынлыкның суы тамган бу туфракта
Үскән онык кирәк түгел миңа, ишет.
Мәдинә.
Каршыгызга мин тезләнеп, яшәү
сорыйм,
Каралтмагыз, зинһар, сүзләрегез белән
Сезнең каннан туар ике нарасыйны.
Кәрим.
Менә акча, юк иткән бул көчекләрне!
Мәдинә ачыргаланып кычкыра.
Җәүдәт йөгереп керә.
Җәүдәт . Нәрсә булды?
Кәрим.
Сине кем чакырды монда?
Мәдинә.
Юк, ишетсен һәм хәл итсен Җәүдәт үзе:
Күзләремә карап, миннән ул
баш тартсын.
Кәрим.
Бары бер сүз әйтәм сиңа, улым, тыңла!
Улым, димен сиңа, шуңа әйтер сүзең
Башта ныклап уйла. Минем тик бер
балам,
Әмма синең сүзең ялгыш булса әгәр,
Ант итәмен кылган хезмәтләрем белән,
Мин телемне аркылыга тешләп өзәм,
Тик «Улым» дип сиңа
эндәшмәмен бүтән.
Җәүдәт . Мәдинә...
Мәдинә. Җәүдәт?
Җәүдәт . Без...
Мәдинә. Җәүдәт...
Җәүдәт .
Бутаганбыз
Мәхәббәтне дәрт уены белән...
Мәдинә.
Уен?
Синең өчен бу тик уен булдымыни?
Син бит антлар иттең
кызыл каның белән...
Җәүдәт .
Гөнаһ эшкә биргән антлар
саналмыйдыр...
Мәдинә.
Шулай җиңел генә китәсеңме ташлап?
Җәүдәт .
Син аңларсың мине бераз вакыт үткәч.
Мәдинә. Җәүдәт! Китмә!
Кәрим.
Кырт кисәргә кирәк, улым!
Мәдинә.
Аһ, син, шайтан, китәсеңме?
Мәдинәне
Тезләндереп, яшьләренә буылдырдым
Дияр идең бугай... Тукта!
Ишет башта!
Тимер битлек кисәң дә йөзеңә, беләм,
Кабыргаңа йөзләп мәче тырнак
кайрый.
Тоз сибимче шул яраңа акрын гына:
Тугры түгел иде сиңа, Мәдинәкәй!
хәзер...
Җәүдәт, мин авырлы...
Чыгып киттем дигән җиреннән
борылып.
Җәүдәт
Кемнән? Башта белеш!
Кәрим.
Ана эт янында иснәнүче бетмәс.
Чыгып китәләр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 12, 2020
Фото: pixabay
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев