БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Тормыш иптәше. (Стаканнарга сок сала.) Без балалар бакчасыннан ук, өч яшьтән бергә. Бергә үстек, бер партага утырып укыдык. Армиядән көттем. Яшь чакта ук бизнес белән шөгыльләнә башлады. Фирмада синең кебек бер сылу кыз бар иде – бухгалтер. Кәримгә гашыйк булды. Кәрим аны үзенә якын китермәде. Кыз, ачу итеп, аңа подстава ясады. Документларда шефның махинацияләрен Кәрим ясаган дип оештырган. Кәримне дүрт елга хөкем итеп төрмәгә утырттылар. Мин Кәрим өчен көн-төн көрәштем. Мәскәүләргә барып җиттем, ул гаепле түгел икәнне исбатладым. Срогыннан алдан азат иттеләр. Кәрим мине үзенең саклаучы фәрештәсе дип саный.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
3 күренеш
Роберт кабинеты. Түрдәге кәнәфидә Р о б е р т башын салындырып утыра. К ә р и м керә. Бер сүз дәшми шактый вакыт уза.
Р о б е р т . Сез дошманыгызны юк итүдә ярдәм сорадыгыз. Мин сезгә препарат бирдем...
К ә р и м . Минем дошманнарым юк. (Өстәл янындагы урындыкка утыра.)
Р о б е р т . Сез кем? Прокуратураданмы, тикшерү комитетыннанмы, угрозысктанмы?
К ә р и м . Каян булсам да, кем булсам да, сезгә барыбер түгелмени?
Р о б е р т . Нәрсә әйтмәкче буласыз?
К ә р и м . Аудиоязмаларны тиешле органнарга тапшырсам, кеше үтерү статьясы буенча сез шактый вакыт төрмәдә утырачаксыз.
Р о б е р т (кинәт торып). Туктагыз әле! Мин кеше үтермәдем.
Розадан шикләнеп, аны тикшереп йөдәтмәсеннәр өчен, таныш табиблар ярдәмендә тәфсилле анализлар ясатмадым. Кеше инде үлгән. Сезгә нигә бу эштә казынырга? Хәзер инде гаепле кешене эзләүдән мәгънә юк. Гаепле кешене табу да мөмкин түгел. Соң инде.
К ә р и м . Соң түгел. Мәетне казып алалар да эксгумация, җентекле анализ... Нәрсә белән агуланган? Миндәге аудиоязмаларны тыңлагач, сездән сорау
алу башланачак. Бик шәп следовательләр бар. Ялган детекторы аша үткәрсәләр, тикшерү изоляторында күпмедер яткач, барыбер барысын да сөйләтәчәкләр. Башта Клара белән Марат дөрес күрсәтмәләр бирәчәк. Ә инде сезнең гаепне исбатлау – кем әйтмешли, дело техники.
Р о б е р т (якын килеп). Мин сезгә нинди начарлык эшләдем?
К ә р и м . Бернинди начарлык та эшләмәдең. Ямьсез кеше син.
Р о б е р т (югалып калып). Бу эшне башламыйча, тыныч кына хәл итә алабыздыр бит? Миндә гаеп юк, әмма уголовный эш матавыгы бер дә кирәк нәрсә түгел.
К ә р и м . Тыныч кына хәл итү мөмкин. Бәясе 300 мең доллар тора.
Пауза.
Р о б е р т (артка чигеп). Курыкмыйсызмы?
К ә р и м (көлемсерәп). Нәрсәдән? Кемнән? Аудиоязмаларның копияләре ышанычлы кешемдә бар. Әгәренки минем белән бер-бер хәл булса, ул аларны тиешле органнарга тапшырачак.
Р о б е р т . Ә мин сезгә акча биргәч, бу эш кузгатылмас дигән гарантия бармы?
К ә р и м (туры карап). Мин әйткән сүземдә торам! Роберт сейфны ачып, пакетка пачкалап акча тутыра. Пакетны өстәлгә куя.
Р о б е р т . Монда ике йөз мең доллар. Бәлки шушы суммага килешербез?
К ә р и м . Йөз меңне кайчан бирәсең?
Р о б е р т . Бер атнадан. Кәрим, акчаны алып, бер сүз әйтмичә чыгып китә. Роберт, кәнәфигә утырып, уйга кала. Эчке телефоннан Розаны чакыра.
Р о б е р т . Роза, кер әле.
Р о з а керә. Роберт шактый вакыт тәрәзә ягына карап тора.
Р о б е р т . Нишләп атна буе эшкә йөрмәдең?
Р о з а . Авырдым.
Р о б е р т . Кәрим белән следствие алып бардыгызмы?
Р о з а . Бу көннәрдә мин аның белән хәтта телефоннан да аралашмадым.
Р о б е р т . Каян, ничек шул кадәр мәгълүмат туплаган ул, нишләп иреңнең үлемендә мине гаепли?
Р о з а . Аны син үтергәнсең бит.
Р о б е р т (торып, Роза янына килеп). Юк! Роза, юк! Мин бит Идрис белән бик яхшы мөнәсәбәттә идем. Ничек шундый уй килергә мөмкин башыңа?! Ай-яй, хәтәр
кеше булып чыкты синең докторың. Мине беркайчан болай төп башына утыртканнары булмады. Син табып ялладыңмы әллә аны?
Р о з а . Юк, очраклы килеп чыкты. Әмма аның очравына мин бик шат.
Р о б е р т . Ышанма син аңа! Миңа коточкыч яла ягып маташа. Мин бит әле аңа ярдәм итәргә җыенган идем. Роза! Син миңа ышанасыңдыр бит?
Р о з а (хәлсезләнеп). Минем бухгалтериядә эшем күп җыелган. Аннары сөйләшербез, яме.
(Чыгып китә.)
Р о б е р т (борын төбенә). Хайван!
Роберт шкафтан шешә ала, бокалга тутырып сала, берничә йотуда эчеп бетерә. Кабинет буйлап әрле-бирле йөри.
4 күренеш
Кунакханә номеры. К ә р и м белән Н а д и я кофе эчәләр. Ишек шакыйлар. К л а р а белән М а р а т керәләр.
К л а р а (кыюсыз тавыш белән). Исәнмесез.
К ә р и м . Хуш килдегез.
М а р а т (пакет биреп). Монда йөз мең доллар. Һәр икебездән иллешәр.
К ә р и м (Надиягә ымлап). Менә минем бухгалтер. Аңа бирегез.
Кәрим, кәнәфигә утырып, бүлмә уртасында каңгыраеп басып торган парны күзәтә. Пауза.
К ә р и м (мыскыллы елмаеп). Сәер һәм кызыклы пар сез.
К л а р а . Шуның белән тәмамдыр бит инде?
К ә р и м . Тәмамын тәмам. Сез Идрисне мәңге хәтерләячәксез. Ул гел сезнең белән булачак. Менә анысының ахыры булыр дип гарантия бирмим.
К л а р а (өзгәләнеп). Без кеше үтерүчеләр түгел! (Маратка ишарәли.) Бу ахмак йокы даруы дип уйлаган.
М а р а т . Телеңне тый!
К л а р а . Ә мин... Инфарктан үлгәч, «инфаркт» дип дөресен яздым бит инде... Кеше үлгәч, аның анализларын җентекләп тикшерү нигә?!
К ә р и м . Ярар, ярар, минем алда аклануыгызның мәгънәсе юк.
М а р а т . Без инде сезгә кирәк булмабыздыр?
К ә р и м . Юктыр.
М а р а т . Безгә хәзер бернәрсә дә янамыйдыр бит?
К ә р и м . Бу дөньяда кешегә көн саен нәрсәдер яный.
М а р а т . Без җинаятьчеләр түгел.
К ә р и м . Аңладым инде нинди кешеләр икәнегезне. Хушыгыз!
Клара белән Марат чыгып китәләр.
Н а д и я . Карап торуга, кыяфәтләре болай затлы инде үзләренең.
К ә р и м . Дөньяда затлы кыя-фәтле кешеләр гади кешеләргә караганда зуррак бәлаләр китерә.
Н а д и я . Кешеләр соңгы ике дистә ел эчендә нык үзгәрде, әйеме?
К ә р и м . Без дә егерме ел элек башка идек.
Н а д и я . Без синең белән иң мөһим нәрсәне саклап кала алдык. Кәримнең телефоны зеңгел-ди. Розаның тавышы аермачык ишетелә.
Р о з а . Алло! Кәрим! (Ялварулы тавыш белән.) Мине Казанда калдырмагыз, үзегез белән алып китегез!
К ә р и м . Мине Питерда зур эшләр көтә. Миңа артык кеше кирәкми. Сине асрарга башка берәүне тап. Минем янда буласың килсә, акча түләргә тиеш буласың.
Р о з а . Күпме?
К ә р и м . Роберт хәзер эштәме?
Р о з а . Әйе.
К ә р и м . Синдә фатирының ачкычы бармы?
Р о з а . Бар.
К ә р и м . Өйдә акчасы бармы?
Р о з а . Сейфында йөз егерме мең доллар бар икәнен беләм.
К ә р и м . Сейфны ача аласыңмы?
Р о з а . Кодны беләм.
К ә р и м . Тиз генә алып кил. Һәм бергә китәбез. (Телефонын сүндерә.)
Н а д и я . Килер микән? Көтәбезме?
К ә р и м . Килә. Көтәбез.
Н а д и я . Роберт аны эзәрлекләр микән, ничек уйлыйсың?
К ә р и м . Ю кт ы р . Кот ы очты аның. Аны тагын бер нәрсә борчый хәзер – Роза аның берәр хезмәткәренең сөяркәсе булмагае дип курка. Мин белештем – кайчандыр Робертны хатыны ике баласын алып ташлап киткән, Робертның якын танышына чыккан. Хәзер аңарда комплекс бар – хатын-кыз белән аерылышуны кеше алдында хурлык дип саный. Репутация бит ул акчаң күп булудан гына тормый. Байларның тиз җәрәхәтләнә торган урыннары күп була. Аларның иң-иң йомшак урыны – хатын-кыз. Яшь, чибәр кыз бай кешегә күбрәк башкалар алдында масаеп горурланыр өчен кирәк.
Н а д и я . Дөрестән дә, Роберт агулады микән Идрисне?
К ә р и м . Белеп булмый. Бәлки, чынлап та, йоклата торган дару салгандыр. Бәлки, Идрис гади инфаркттан үлгәндер. Әмма хәзер Роберт барыбер курка. Чөнки йоклата торган дару булган сурәттә дә аны җавапка тартып була.
Р о з а ишекне шакымыйча гына килеп керә. Кулында пакет. Надияне күреп, баскан урынында катып кала.
Р о з а (Надиягә текәлеп).
Исәнмесез.
Н а д и я . Исәнмесез.
Р о з а . Алып килдем. (Пакетны өстәлгә куя.) Сез китәсезме? Кәрим... абый! Кәрим әфәнде! Мине үзегез белән алыгыз!
К ә р и м (битараф). Юк, мөмкин түгел. Надия каршы.
Р о з а (еламсырап). Куркам. Миңа монда калырга ярамый. Роберт үтерә мине.
К ә р и м . Юк, үтерми. Хәзер ул үзе курка. Мин аңардан 300 мең доллар сорадым, ә аның 200 мең генә иде. Син күпме алып килдең?
Р о з а . Сейфта булганның барысын да. 120 мең доллар.
К ә р и м (пакеттан ике пачка акча алып, Розага бирә). Егерме меңе артык.
Р о з а (акчаны сумкасына тыгып). Калдырмагыз мине монда.
К ә р и м . Сиңа кызыгып йөрүчеләр күптер, берәрсенә барып сыен.
Р о з а . Сезнең белән очрашканнан соң берсе белән дә аралашасым килми. Идрисне кем харап иткәнне белгәч, минем монда беркемне дә күрәсем килми.
К ә р и м (кесәсеннән кечкенә пакет алып). Робертка кире бирергә онытканмын.
Р о з а (пакетны сумкасына тыгып). Сез мине бу шәһәрдә калдырмагыз!
К ә р и м . Мин бит синең язмышың өчен җаваплы түгел.
Р о з а . Нигә соң сез миңа консультацияләр үткәрдегез, киңәшләр бирдегез, өметләндердегез?
К ә р и м . Минем яшәү рәвешем шундый. Йөзе кайгылы кызларны эзлим мин. Аларның проблемасына кереп, зур табыш алып була. Чөнки сезнең проблемалар
һәрвакыт бай, хәлле кешеләр белән бәйле.
Р о з а . Сез бит миңа бәйләнмәдегез, киресенчә, инкарь иттегез. Сезнең максатыгыз табыш алырга тырышканга охшамаган иде бит.
К ә р и м . Ә бу – психологик алым. Башта мин серле, затлы булып, клиентта кызыксыну уятам, үземә тартылырга мәҗбүр итәм. Аннары мин аның белән
эшли башлыйм, барлык серләрен сөйләттерәм. Шуннан соң инде нишләргә икәне үзеннән-үзе ачыклана.
Р о з а (шаккатып). Димәк, сез аферистлар?
К ә р и м . Бу дөньяда һәрбер кеше – бераз аферист. Мин кешеләрне яхшы аңлыйм. Син яши торган мохитне беләм.
Р о з а (кинәт усалланып). Миңа акчаны кире бирегез!
К ә р и м . Юк. Синең акча түгел ул.
Р о з а . Сезнеке дә түгел.
К ә р и м . Без аны эшләп алдык.
Р о з а . Полициягә шалтыратсам?..
К ә р и м . Нәрсә дип шалтыратасың? Иремне агулаучылар табылды дипме? Акча талап алдылар дипме? Роберттан син урлаган йөз меңне дә әйт. Ул акчаны миңа биргәнеңне белгәч, иреңне син агулагансың дип шикләнәчәкләр. Тегеләр дә син агулаган итеп күрсәтмә бирәчәкләр...
Р о з а (елап). Миңа нишләргә соң хәзер? Кызганыгыз инде мине.
Н а д и я . Сок эчәсеңме?
Р о з а . Эчәм.
К ә р и м . Мин балконга чыгып тартып керәм.
Р о з а . Сез Кәримнең хатынымы?
Н а д и я . Тормыш иптәше.
(Стаканнарга сок сала.) Без балалар бакчасыннан ук, өч яшьтән бергә. Бергә үстек, бер партага утырып укыдык. Армиядән көттем. Яшь чакта ук бизнес белән
шөгыльләнә башлады. Фирмада синең кебек бер сылу кыз бар иде – бухгалтер. Кәримгә гашыйк булды. Кәрим аны үзенә якын китермәде. Кыз, ачу итеп, аңа
подстава ясады. Документларда шефның махинацияләрен Кәрим ясаган дип оештырган. Кәримне дүрт елга хөкем итеп төрмәгә утырттылар. Мин Кәрим өчен
көн-төн көрәштем. Мәскәүләргә барып җиттем, ул гаепле түгел икәнне исбатладым. Срогыннан алдан азат иттеләр. Кәрим мине үзенең саклаучы фәрештәсе дип саный.
Кәрим керә.
К ә р и м . Шундый матур көн бүген!
Р о з а (Кәримгә). Хәзер сез бухгалтер кызлардан үч алып йөрисезме?
К ә р и м . Ю к , ү ч а л у –көчсезләр эше. Мин фәкать аларны үз файдама кулланам гына.
Р о з а . Димәк, сез – профессиональ мошенниклар.
К ә р и м . Юк, сеңлем, бу безнең хобби гына. Шактый керемле кәсеп. Надия – фармацевт, аптекалары бар. Мин – евроремонтлар ясый торган фирма хуҗасы.
Р о з а . Оятсыз кеше син. Син бит миңа дөрес сүзләр сөйләдең. Ничек шулай алдарга мөмкин? Мин бит сиңа ышандым, Кәрим абый! (Чыгып китә.)
Н а д и я . Бу бөтенләй беткән кыз түгел. Өмет бар.
К ә р и м . Тагын нинди мохиткә күңеле тартыр – шуннан тора.
Күрәм, син аны кызганасың.
Н а д и я . Ничек инде кызганмыйсың. Кемнеңдер газиз баласы инде ул. Рәхәт яшәргә, бәхетле булырга теләү һәркемгә хас. Мин кызларның шундый башсыз булуларына гаҗәпләнәм. Югыйсә шәһәр кызы да түгел бит инде, табигать баласы. Тәрбиясе дә булырга тиеш.
К ә р и м . Провинциядән зур калага килгән кызлар хәтәррәк кыланалар әле алар. Күрми күргән – күбенеп үлгән дигәндәй, бөтен нәрсәне берьюлы тизрәк
тәтеп карарга телиләр, ары сугылалар, бире бәреләләр.
Н а д и я . Кузгалабызмы?
К ә р и м . Әйберләрне җыя башла. Моннан китәр вакыт җитте.
Т ә б р и з керә. Кыяфәте усал.
Т ә б р и з . Миңа Роза барысын да сөйләде.
К ә р и м . Кайчан очраштыгыз?
Т ә б р и з . Телефоннан сөйләде.
К ә р и м . Шуннан?
Т ә б р и з . Болай ярамый.
К ә р и м . Ә ничек кирәк?
Т ә б р и з . Сез кем?
К ә р и м . Һәр кеше үзенә: «Мин кем?» дип сорау бирергә тиеш. Башкаларга түгел.
Т ә б р и з . Мин үземнең кем икәнемне яхшы беләм.
К ә р и м . Мин дә үземнең кем икәнемне беләм.
Т ә б р и з . Мин сине зур кеше дип уйлаган идем. Ә син...
К ә р и м . Әйт, әйт. Мин сиңа ачуланмыйм. Соңгы вакытта аралашкан кешеләр белән чагыштырганда, син – якты күңелле кеше. Синең йөзеңдә нур бар. Ни
әйтсәң дә, кабул итәм.
Т ә б р и з . Син Розаны авыр хәлдә калдырдың.
К ә р и м . Аның өчен борчылма. Күп тә үтмәс, аны берәр бай кеше куенына алачак.
Т ә б р и з (кайнарланып). Мин аны беркемгә дә бирмим!
К ә р и м . Ул синнән сорап тормаячак. Оныт син Розаны. Син – утны-суны кичеп кайткан егет. Абыең белән эшегезне башлап җибәрегез. Син әле
үзеңә лаеклы кызны табачаксың.
Т ә б р и з . Мин Розаны яратам. Аны яраткан кебек беркемне дә ярата алмаячакмын.
К ә р и м . Мин сиңа хәзер бер коточкыч серне ачам. Ире Идрисне Роза үзе агулаган. Бу йөк белән аның үзенә дә авыр, сиңа да җиңел булмаячак.
Тәбриз шактый вакыт һушсыз калып тора. Аннары бер сүз әйтмичә чыгып китә.
Н а д и я . Кәрим! Болай ук кирәкми иде. Коточкыч яла яктың.
К ә р и м . Бу егетнең ул иркә кыздан азат булуын телим.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев