БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Әтиең сезне ник ташлаганны әйткәнең юк. К ә р и м . Сәбәбен белмим. Әнинең дә әйткәне булмады. Кызганыч, әтине җирләргә барып булмады. Армиядән җибәрмәделәр. Югыйсә әни белән үги әти ул вакытта Чиләбедә яшиләр иде. Алып кайтып җирләсәләр була иде дә. Идел буенда туган кешенең кабере Сургут җирендә. Н а д и я . Ташлап киткән ирне кайсы хатын алып кайтып җирләп йөрер икән?
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 күренеш
Кунакханә бүлмәсендә К ә р и м белән Н а д и я. Надия телефоннан шалтырата.
Н а д и я . Клара Вадимовна! Минем исемем Эльза Николаевна. Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Берничә көнгә Казанга килдем. Россиянең һәр
төбәгеннән берничә табиб чакырып, чит илләрдәге клиникалар белән танышу проектын оештырабыз. Моның өчен дәүләттән бик күп акча биреләчәк. Бу төбәктә сезнең исемегезгә тукталдык. Мондагы бик абруйлы кешеләр сезне тәкъдим иттеләр. Сезнең белән кичектермичә очрашырга иде. Мин кунакханәдә. Килеп
китә алмассыз микән? Ватсап белән адресны язып җибәрәм хәзер. Ярый, көтәм.
К ә р и м (хатирәләргә бирелеп). Үсмер вакытта үги әтине агуларга хыялланып йөргән идем.
Н а д и я . Агуың бар идеме соң?
К ә р и м . Каян булсын инде.
Н а д и я . Әтиең сезне ник ташлаганны әйткәнең юк.
К ә р и м . Сәбәбен белмим. Әнинең дә әйткәне булмады. Кызганыч, әтине җирләргә барып булмады. Армиядән җибәрмәделәр. Югыйсә әни белән үги әти ул вакытта Чиләбедә яшиләр иде. Алып кайтып җирләсәләр була иде дә. Идел буенда туган кешенең кабере Сургут җирендә.
Н а д и я . Ташлап киткән ирне кайсы хатын алып кайтып җирләп йөрер икән? Аллага шөкер, минем әти дә, әни дә исәннәр.
Кәрим, алар янына кайтып килергә кирәк.
К ә р и м . Кайтырбыз, кайтырбыз.
Ишек шакыйлар. К л а р а керә.
К л а р а . Исәнмесез.
Н а д и я . Исәнмесез. Клара Вадимовнамы?
К л а р а . Әйе. Ә сез Эльза Николаевнадыр?
К ә р и м . Аның кем булуы мөһим түгел. Сезнең белән мин сөйләшәчәкмен. (Таныклык күрсәтә.) Следственный комитет
Российской Федерации. Менә бу аудиоязманы тыңлагыз әле. (Диктофонына колакчыннар тоташтырып бирә.)
К л а р а . Туктагыз әле... Нинди аудиоязма? (Тыңлый. Йөзенә курку чыга.)
К ә р и м ( д и к т о ф о н н ы алып). Робертның тавышын таныгансыздыр. Ул миңа агу бирде. Идрис Гарипов дигән кешегә үлем турында таныклыкны сез тутыргансыз. Анда сез инфарктан үлде дип кенә язгансыз. Канында, тәнендә нинди матдәләр булуын язмагансыз. Роберт кушуы буенча сез анализ
нәтиҗәләрен яшергәнсез.
К л а р а (котсыз калып). Ул, чынлап та, инфаркттан үлде.
К ә р и м . Мәетне казып чыгарып, эксгумация ясагач, анда агу барлыгын исбатлап булачак. Беләсезме моның өчен сезгә нәрсә була? Төрмә! Биш елдан да ким
бирмәячәкләр.
К л а р а (калтыранып). Розадан шикләнерләр дип курыкты ул. Роза Робертта бухгалтер булып эшли. Ул Идриснең хатыны иде.
К ә р и м . Роберт үтендеме анализларны җентекләп тикшермәскә?
К л а р а . Әйе. Мин үзем башта ук шикләнгән идем. Мәетнең төсен, кан анализларын күреп… Лабораториягә җентекле анализ өчен мөрәҗәгать итәргә җыенган
идем. Роберт: «Кирәкми», – диде.
Н а д и я . Роберт сезгә кем?
К л а р а . Без – дуслар. Минем ирем күптән аның белән эшли, хәзер дә аның бер ресторанында директор.
К ә р и м . Маратмы?
К л а р а . Әйе. К ә р и м . Аңа берни дә әйтми торыгыз.
К л а р а . Ярар.
К ә р и м . Роберт Марсович Төркиядә. Аңа да шалтырата күрмәгез.
К л а р а . Ярар.
К ә р и м (куен кесәсеннән икенче диктофон алып). Хәзер әйткәннәрегез менә бу диктофонга язылды. (Ачулы итеп елмая.) Миндә диктофоннар күп, әйеме...
К л а р а . Миңа хәзер нәрсә була? Мин бит абруйлы доктор… Мин – заслуженный работник медицины... Минем медалем дә бар...
Н а д и я . Сез авыр җинаять кылгансыз. Җәзаны суд хәл итәчәк.
К л а р а . Туктагыз әле. Бу эшне худка җибәрмәскә мөмкиндер бит?
К ә р и м . Дөрес чамалыйсыз. Мөмкин. 50 мең доллар белән котыла аласыз.
К л а р а . 50 мең доллар… 5 миллион сум бит ул!
К ә р и м . Йә биш ел төрмә, йә биш миллион. Сезнең сайлау иреге бар.
К л а р а . Аңладым.
К ә р и м . Иртәгә көндезге икедә монда алып килегез. Миңа каршы нәрсәдер эшләргә маташмагыз. Аудиоязмаларның копияләре ышанычлы кешемдә булачак. Миңа берәр хилафлык килсә, сезгә җинаять эше ачылачак.
К л а р а . Юк, юк. Мин акча алып киләм. Бу эшне кузгатмагыз, зинһар. Табам, җыям, алып киләм... Зинһар, кузгатмагыз...
(Чыгып китә.)
Кәримнең телефоны чылтырый.
К ә р и м . Алло. Тыңлыйм,
Тәбриз. Кунакханә янында? Кер, мин номерда. (Надиягә.)
Тәбриз – Розаның беренче мәхәббәте. Фронттан кайткан.
Ишек шакып, Т ә б р и з керә.
Т ә б р и з . Саумысыз.
К ә р и м . Сәлам. (Кул биреп күрешәләр.)
Т ә б р и з . Мин теге көнне бераз дорфа сөйләштем. Гафу итегез.
К ә р и м . Юк, бер дә дорфа сөйләшмәдең.
Т ә б р и з . Сез – табиб... Розаның җитди проблемасы бармы әллә?
К ә р и м . Аның проблемалары сәламәтлеккә бәйле түгел. Ул үзе – бик күп кешегә проблема ясый торган зат.
Т ә б р и з . Алай димәгез инде.
К ә р и м . Роза кебек чибәр тәти кыз – ир-егет өчен җан газабы. Ә сиңа тормыш иптәше кирәк.
Т ә б р и з . Мин яратам аны. Без бергә үстек. Яраттык бер-беребезне. Антлар бирдек. Әмма үзгәрде ул.
К ә р и м (елмаеп). Без дә Надия белән бергә үстек. Өч яшьтән бергә.
Т ә б р и з . Өч яшьтән?!
Н а д и я . Бер балалар бакчасына йөрдек, бер класста укыдык, бер парта артында утырдык.
Т ә б р и з . Бәхетле кешеләр сез.
Н а д и я . Бәхетебез өчен шактый авырлыклар да күрергә туры килде. Бәхетнең бәясе бик кыйммәт.
Кә р и м . Аның үзкыйммәте югары.
Т ә б р и з . Берәр киңәш бирә алмыйсызмы? Мин бөтенләй югалттым бугай аны.
К ә р и м . Син аны күптән югалттың инде. Ул антны бозган сәгатьтән бирле. Үзен югалткан кызны югалтканга сөенергә генә кирәк.
Т ә б р и з . Мин сездән өмет уятырлык сүзләр көткән идем.
К ә р и м . Без бит ирләрчә сөйләшәбез. Үз фикеремне ничек бар шулай әйтмәсәм дә, дөрес булмас иде.
Т ә б р и з . Әйе шул.
К ә р и м . Күренеп тора, син әйбәт егет. Әмма синдәге сыйфатлар хәзерге заманда кыйммәткә ия түгел. Хәзер сакчыл кешене саран диләр. Әдәпле, тыйнак кешене куркакка саныйлар. Әдәпле кешене булдыксыз диләр. Затлы машинада йөрмәсәң, ярлы диләр. Кемгәдер юл куйсаң, хәлсез диләр. Заманы шундый. Җенси акт өчен шәхес юк. Җенси мөнәсәбәтләр синең затлы сыйфатларыңны инкарь итә.
Т ә б р и з . Мәхәббәт тә бар бит.
Кә р и м . Ярый ла, ул ике кеше бер-берсен яратса. Бер яклы гына мәхәббәт нәрсә инде ул? Мәхәббәтме ул? Син хәзер нәрсә белән шөгыльләнергә җыенасың?
Т ә б р и з . Абыем белән машина рәтләү пункты ачарга тырышабыз.
К ә р и м . Менә бит, максат бар. Юкка башыңны катырып йөрмә, куйган максатыңа таба атла.
Тәбриз боегып кала.
Пауза.
Т ә б р и з (кузгалып). Сау булыгыз. (Чыгып китә.)
Н а д и я . Нык ярата белә торган егеткә охшаган.
К ә р и м . Әйе шул. Андый кешенең фаҗигасе, беләсеңме, нәрсәдә? Яраткан кызын пьедесталга менгереп куя да шуңа сокланып, табынып яши башлый.
Н а д и я . Роза турында кырт кистереп әйтмәскә идең. Кызганам бу егетне.
К ә р и м . Мин дә кызганганга күрә ул себеркене онытырга куштым.
Н а д и я . Бәлки...
К ә р и м . Булды! Эшләргә комачаулама. (Телефонын кабызып, Розаның номерын җыя.) Роза, хәерле көн. Мин дә тавышыңны ишетүемә шат. Нинди яңалыклар бар? Апаң ире белән улын сагынып, авылга кайтып китте? Ничә көнгә? Ике? Мине тыңла. Иртәгә Маратны кунакка чакыр. Романтик кичә вәгъдә ит.
Шулай кирәк. Хәзер, яныңа үзем килеп, барысын да аңлатам.
(Телефонын сүндерә. Надиягә.)
Мин Розага барып инструкция биреп кайтам.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: драматургия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев