Драма рубрикасы буенча яңалыклар
-
11 ноябрь 2025 - 09:00
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драма)
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз? (Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.) К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист. Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый. -
5 октябрь 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)
Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? -
3 октябрь 2025 - 13:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
12 апрель 2025 - 17:00
Мин сине мәңге сөярмен
Миңа – ишеккә таба күрсәттеләр. Авырып түшәк өстендә ятканда, берәү дә күренмәде, мал-мөлкәт бүлешергә көтү кебек җыелдылар. Алар талашып калды, мин чыгып киттем. Бәхет күрмичә, бу дөньядан китәрмен дип уйлый идем... -
25 декабрь 2024 - 15:00
Хәтер хөкеме
Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем... -
22 февраль 2024 - 09:00
Чия тавы (ахыры)
А л с у. Илдар, нишләдең син? И л д а р. Аттым этне. Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра... А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында... М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.) -
21 февраль 2024 - 09:00
Чия тавы (дәвамы)
И л д а р. Тере кеше кайтыр да, китәр дә, анысы хак, үлеләргә генә кирегә юл юк... Чияле тауга кайтасы иде. Кыш көне чана шуа идек, агач араларындагы сукмаклардан... Елгага кадәр шуып төшә яза иде... -
20 февраль 2024 - 09:00
Чия тавы (дәвамы)
Л ә й с ә н. Әллә мин сезгә Регинаны алыштырыр өчен генә кирәкме? Син бит, ул үлгәч кенә, минем арттан йөри башладың. Мине аңа охшатканга гынамы? М а р с е л ь. Әкият сөйләмә инде. Л ә й с ә н. Мин Регина түгел. -
17 февраль 2024 - 17:00
Чия тавы (драма)
А л с у. Без шул бер көе инде. Илдар гына: әле кан басымы күтәрелә, әле шикәре... Эшеннән нигә чыгардылар соң? Л ә й с ә н. Чыгардылар, дип... Мин аның кая эшләгәнен дә белмим... Иртән чыгып китә, кич кайта торган иде... Акчасы да әллә ни... А л с у. Ай Аллам... Нинди акчага яшәдегез соң, балам? -
1 август 2023 - 13:00
Туганнар-тумачалар (татар тормышыннан сәхнәләр)
Әйе, ялгыз хатын булгач, төрле сүзләр дә ишетергә туры килә, явыз телләр ни әйтмәс... Син борчылма... Тынычлан... Малайлар да, үзем дә башкалардан ким-хур түгел. Азмыни безнең кебекләр... Син борчылма... -
1 апрель 2023 - 17:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (ахыры)
Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым... -
31 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Хафиз такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала... -
30 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда. - Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы? -
28 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк... -
27 март 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Нишләдең син бу көннәрдә? Мондый түгел идең син. - Кеше үзгәрә инде ул. Һәр кеше гел бер шаблоннар буенча яшәргә тиеш дип уйлыйсың син. Дөньяны бер төсләрдә генә күрәсең бугай. - Әллә рәссам кыз янына кергәч башка төсләр абайладыңмы?