Логотип Казан Утлары
Драма

КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)

Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән?

(Әсәрне башыннан укыгыз)


Хатын. Синең берәрсенә гашыйк булганың бармы?

Егет. Ты чё, ма, мин синең алда отчитываться должен, да?

Хатын. Улым, мин – синең әниең...

Егет. Ә мин белми идем. Хаха-ха...

Х а т ы н шәлне иңбашына яба. Йөрәген тотып, авыр итеп тын ала. Ут  х а т ы нга төшә.

Хатын. Йоклыйсыңдыр инде. Тагын арып кайткансыңдыр. Мин дә ялкытканмындыр. Шактыйдан урын өстендә ауныйм. Ни алга, ни артка дигәндәй. Кыз да сорый, кайчан тереләсең инде, ди... Яшь бит әле мин, гомернең яртысы да яшәлмәгән кебек. Кем ышансын... Шундый матур яшәп киткән идек, әй. Кай мәлдә тормыш арбасын салуландырып җибәрдек? И, хаталарның җеп очын табып, киреләр сүтеп җыясыңмыни... Бернәрсәбез дә юк чагында бездән дә бай кеше булмаган лабаса... Хәзер бар нәрсәбез дә бар һәм берниебез дә юк... Гомернең узганын да, киләсен дә акчага сатып алып булмый икән бит...

Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда и р һәм х а т ы н. Ир бая алып киткән сумкасы белән.

Хатын. Юлларың уңдымы? (Иренә текәлеп карый.)

Ир. Барысы да нормально. Арытты гына.

Хатын. Шулайдыр. Самолёт белән дисәң дә, ерак юл. Арыгансыңдыр. Киемнәреңне машинага салыйм.

Ир. Алар пычрак түгел, борчылма.

Хатын. Алайса, үзең юын. Коенып чык.
Ир. Менә анысы комачауламас.

Х а т ы н үз-үзен кочаклап, башын ия.

Егет. Па, акча кирәк иде.

Ир (кесәсенә тыгылып). Соңгы арада күпкә китмәдеме? Көн саен акча, акча...

Егет. Хәзерге заманда акчасыз бер адым да атлый алмыйсың.

Ир. Синең кебекләр үзләре теттереп дөнья көтә. Ә син һаман әзергә бәзер.

Егет. Па, чё, үз улыңа акча жалко штоли? Хәер биргән кебек саранланасың.

Ир. Саранланмыйм. Әзрәк чаманы бел диюем.

Егет. Па, барыбер бирәсең бит инде. Давай сүзгә вакыт әрәм итмә.

Кыз. Па, миңа тоже акча кирәк!

Ир. Да-а, кесәң генә чыдасын... (Акча бирә.)

Кыз (алга килә. Әрнүле пышылдап, кулындагы акчаларга карап, үзалдына). Па, а чё син сорамыйсың, ул акчалар нигә кирәк, ничек туздырасың, нишлисең, ничек көн үткәрәсең дип нигә сорамыйсың, па?

Ут сүнә. Алгы планда и р һәм д у с.

Дус. Эреләнү җитте синең. Соңгы арада күзгә-башка күренмисең. Ир. Үзең беләсең, әле монда, әле тегендә йөгерәм.

Дус. Әле тегендә йөгерәм диген... Йә, ярый. Малаең белән сөйләштеңме?

Ир. Хы. Нәрсә турында сөйләшергә тиеш идем?

Дус. Ничек, ул сиңа бернәрсә дә әйтмәдемени?

Ир. Давай, боргаланып-сыргаланып тормыйча гына, яме. Ни турыда әйтергә тиеш иде ул миңа?

Дус. Минем салонда күпме акча оттырып, сине ялангач калдырырга җыенуы турында.

Ир. Ничек салонда? Каян барып кергән ул анда?

Дус. Җиргә төш, дустым. Син нәрсә, әллә уен салоннарына, казиноларга дүрт аяклы, алты куллы кешеләр йөри дип беләсеңме? Нәкъ синең-минем кебек гадәти җан ияләре килә анда.

Ир. Минем малай... Син шуны белә торып, аны упкынга этеп төшердеңме? Миңа берни дә әйтмәдеңме?

Дус. Ә синең сораганың булдымы? Миннән түгел, улыңның үзеннән. Нишли ул, син биргән акчаларны нәрсәгә туздыра? Ха-хаха... Инде икенче елын безнең даими кунагыбыз ул, ата кеше! Ир. Күпме?..

Дус. Ярыйсы (кәгазь суза).

Ир (башын тотып). Үтерәм!

Дус. Синең белән дуслык хакына бер атна вакыт бирдем мин аңа. Өч көне үтте. (Сарказм белән). Син Мәскәүдә чагында...

Ир. Башым эшләми. Бу хәтлене табарга... Банктагылар гына җитми дә җитми.

Дус. Күчемсез милкең бар. Кибетләрең, фатирларың, хан сарае кебек төзеткән коттеджың, машиналарың...

Ир. Син нәрсә, безне чыннан да ялангач калдырырга җыенасыңмы әллә?

Дус. Ә нигә? Кеше туганда да шыр ялангач туа, үлгәндә дә норковый тун кидереп күммиләр...

Ир. Туктале, уйларга бир..

Дус. Уйларга? Ха-ха-ха...

Алгы планда и р һәм х а н ы м.

Ир. Синең ирең мине пычаксыз  суярга җыена. Башны элмәккә генә тыгасы калды бугай.

Ханым. Бердәнбер акыллы юл шул дисеңме?

Ир. Тагын нишләп була?

Ханым. Эзләсәң табыла ул.

Ир (җанланып китә). Әллә башыңа берәр акыллы фикер килдеме?

Ханым. Син нәрсә, моңынчы мине тилегә саный идеңме әллә? Ир. Юк инде. Син дә һәр сүзгә бәйләнергә торма әле.

Ханым. «Син дә...» Тагын кем бәйләнә инде синең һәр сүзеңә? Хатыныңмы?

Ир. Юк. Аның миннән соңгы арада берни сорашканы да юк. (Сискәнеп китә). Тукта, безнең сөйләшкәнебез дә юк бугай бит... Минем аны юньләп күргәнем дә юк шикелле. Бүлнискә барам диде. Кайтты. Тагын китте. Кичә өйдә иде. Шайтан алгыры... Ханым. Сүзне башкага бордың...

Ир. Ә-ә... Йә, нинди вариант тәкъдим итмәкче буласың?

Ханым. Хатыныңны бир бер төнгә... минекенә.

Ир. Нәрсә-ә? Син нәрсә, ычкындыңмы әллә?

Ханым. Нигә кычкырасың? Бүре дә тук, сарык та исән.

Ир. Авызыңны яп! Ни сөйләгәнеңне колагың ишетми.

Ханым. Минеке инде ничә ел сыр тирәсендәге төлке кебек әйләнеп йөри. Хатыныңны алай ук каты чикләвек дип уйламаган идек. Хәтта синең минем янда кунып йөргәнеңне белгәннән соң да ярылып төшмәде.

Ир. Син... Сез... (Ярсый, кизәнә, кулын кире төшерә.)

Ханым (бик тыныч). Нигә гаҗәпләнәсең? Әйе, ул барысын да белә. Синең әледән-әле нинди Мәскәүдә, кем белән булуыңны да...
Ир (башын тотып). Аның бит берни дә сиздергәне юк.

Ханым. Син шулай уйлыйсың. Күзләренә күтәрелеп караганың бармы соң?

Ир. Нигә, ни өчен?

Ханым. Ни өченме? Дөресен әйтимме? Нигә әле мин, шушы кадәр матурлыгым, шушы кадәр байлыгым белән зар елап яшәргә тиеш идем? Мин дә бит хатын-кыз бәхетенә өметләнеп, иремә яратып чыктым. Ә ул... Бар җылысын акчага һәм сөяркәләренә таратып бетерә иде. Ана булу бәхетеннән дә ул мәхрүм итте мине. Өйләнешеп, авырга узгач, «үзебез өчен яшәп калыйк» дип, баламны төшерттерде. Шуннан соң инде башка бик теләсәк тә... Акчаның күлләрендә йөзеп яшим, баштарак, ай, ничек рәхәт иде. Тик соңыннан эчтән нидер кимерә башлады. Аннан сезне күрдем. Сез... шыр ялангач өйдә, иске шәлгә төренгән балаларыгызны үчтекиләп, бер-берегезнең күзенә генә карап, бәхет күлендә коенып яшәп ята идегез...

Ир. Адәм кыяфәтендәге иблис син...

Ханым. Бәлки шулайдыр да.

Ир. Ирең синең чын йөзеңне белсә, үз куллары белән буып үтерер иде, мөгаен.

Хатын. Ул барысын да белә.

И р дәшми.

Хатын. Син минем янда беренче һәм соңгы ир дә түгел, анысын да белә. Хатыныңны ризалат, бер төннән укасы коелмас.

Ир (башын тотып). Монысы сиңа нигә кирәк, аңламыйм?

Ханым. Шушы пычрак дөньяда нишләп әле ул гына чиста калырга тиеш ди? 
Алгы планда и р һәм х а т ы н.

Ир. Больницага барам дигән идең.

Хатын. Бардым. Соңгы арада әллә нишләп гел хәлем бетә.

Ир. Нәрсә диделәр?

Хатын. Әдәп өчен генә сорыйсыңмы?

Ир.  Нишләп инде? Син бит – минем хатыным.

Хатын. Шулай бит әле.

Ир. Дарулар кирәк булса, акча жәлләмә.

Хатын. Акча... Бер кочак дару алдым. Үтәр әле.

Ир. Син давай, чирләмә...

Хатын. Үзеңнең дә йөзең качкан...

Ир. Качар да...

Алгы планда к ы з, е г е т. Һәрберсе үзалдына сөйләнәләр.

Кыз. Гашыйк булу, имеш... Җир йөзендә йөргән тере мәетләргәме?

Егет. Кесә тулы акчаң булса, мәхәббәт аңлатып үзләре арттан йөгерәләр. Ха-ха-ха...

Кыз. Мин кешеләрне күралмыйм. Аеруча шат күңелле, елмаеп яшәгәннәрне. Кесәләрендә җил уйный – ә алар елмаялар. Бер-берсенә карап елмаялар! Ненавижу! Ни өчен мин елмая белмим? Ни өчен?

Егет. Бу дөньяның патшасы да, Алласы да – акча, акча, акча.

Кыз. Минем ярты гәүдәм ут-ялкында яна, яртысы туңып калтырана кебек. Елмая белгәннәрне күреп дөрләп янам. Ни өчен мин генә күңелемнән еларга тиеш әле, ни өчен башкалар шушы пычрак дөньяда елмаеп яшәргә тиеш?

Егет. Миңа срочно акча кирәк! Пага ничек әйтергә? 

Алгы планда ха т ы н һәм д у с.

Дус. Йә, нәрсә, җанкисәгем, барысын да тыныч юл белән хәл итәбезме?

Хатын. Нәрсәне инде ул? (Хәлсез генә елмаеп.) Тагын һаман шул ук балык башымы?

Дус. Шул ук балык башы. Миңа син кирәк.

Хатын. Минем башкалардан бер артык җирем дә, ким җирем дә юк.

Дус. Бәлки. Тик миңа син кирәк.

Хатын. Китим әле мин.

Дус. Син миңа бер төнеңне бүләк итәсең, ә мин шуның өчен улыңның бар бурычын сызып атам.

Хатын. Улымның? Нинди бурычын?

Дус. Ничек, ирең сиңа бернәрсә дә әйтмәдемени?

Хатын. Юк. Юк. Мин берни белмим.

Дус. Ну и семейка... Улың минем салонда, беләсеңме, күпме акча оттырды? (Колагына иелеп пышылдый.)

Хатын (йөзе агарынып китә, чайкалып куя). Йа Хода!

Дус. Кызык, әйеме? Башына бәла-каза килсә, кеше Ходайны исенә төшерә. Аңынчы ни уйлыйдыр...

Хатын. Син моны барысын да алдан уйлап эшләдең бит, шулаймы?

Дус. Бәлки. Мин артка чигенергә өйрәнмәгән шул.

Хатын. Ал. Бар акчабызны, мөлкәтебезне ал. Ә мине тынычлыкта калдыр.

Дус. Аңламыйм, ничек шулкадәр кире булырга мөмкин, ә? Мин сораган акчаларны китереп биргәч, сез дүртегез дә эшләпә тотып хәер теләнергә чыгып китәчәксез бит, ха-ха-ха... 
Хатын. Шулай да булсын. Мал дип, син миңа тәнемне генә түгел, җанымны сатарга кушасың. Ә минем җаным да, тәнем дә берәүгә генә никах белән береккән... Беләм, мин аның турында барысын да беләм. Артык сүз кирәкми (хәлсезләнеп тын ала).

Дус. Нинди хатын син, ә? Шундый диагноз куелганын белгәннән соң да...

Хатын (ярсып). Кабахәт син! Минем һәр адымымны күзәтеп йөрисеңме? Аны берәү дә белергә тиеш түгел, аңлыйсыңмы, берәү дә! Балаларым да, ирем дә!

Дус (тыныч кыяфәттә). Борчылма. Миннән чыкмас. Шуны гына әйт: берәр ничек ярдәм итә аламмы?..

Хатын. Аласың. Мине тынычлыкта калдыр.

Дус. Гаҗәп кеше син. Беләсеңме, мин сезгә беренче килгән көнне үк җаныңны үтәли күргәндәй булдым. Мин кайнаган дөньяда бер генә чиста кеше дә юк иде, ә монда – шулкадәр җылы, шулкадәр саф, бәллүр савыт кебек үтә күренмәле бер садә җан утыра. Иреңнән көнләштем. Аның бәхетеннән көнләштем.

Хатын. Һәм безнең тормышыбызга кеше кыяфәтендәге иблис булып үтеп кердең, шулаймы?

Дус. Шулай. Башта азарт биләп алды, тора-бара мин сине үлеп яратуымны аңладым.

Хатын (хәлсез елмаеп). Синең кебекләр ярата белми, үзеңне алдама.

Дус. Нәрсә, әллә минем эчемдә җаным юк дисеңме? Сине үземнеке итә алмаудан үз-үземне күралмас дәрәҗәгә җитеп, ай, ничек бәргәләндем мин. Әгәр бер генә тапкыр булса да минем кочагыма керсәң, син дә нәкъ башкалар кебеккә әйләнер идең дә мин синең дә калганнар кебек үк гап-гадәти икәнеңне аңлап, чирканыр, күңел түремнән чыгарып атар идем...

Хатын. Матур сөйлисең...

Дус. Чынын сөйлим. Синең хәлеңне беләм. Врачың янында булдым.

Хатын. Хәзер минем көчсезлегемнән файдаланмакчы буласыңмы? (Елмая).

Дус. Сиңа елмаю шундый килешә, сылуландыра...

Хатын. Ул да кайчандыр миңа сылуым дип эндәшә иде. Күптән инде, бик күптән...

Дус. Мин сине яратам. Кичер мине. Курыкма, бу яратуыма алмашка берни сорамыйм.

Ут сүнә. Яктыра. Х а т ы н урын өстендә ята. И р аңа иелеп карый.

Ир. Озакка китте түгелме? Врач ни ди?

Хатын. Үтәр, ди. Бераз аунап ят, ди.

Ир. Алай булса, ярый. Мин ни, киттем. Даруларыңны эчәргә онытма.

Хатын. Онытмыйм. Эчәм. Балаларны хәтергә ал әле.

Ир. Тагын проблема тудырып кына карасыннар! (Хатынга текәлә.) Хатын. Тагын нәрсә?

Ир. Юк. Берни дә юк. Барысы да хәл и-тел-де.

И р аңа карап-карап тора да артка чигенә.

Дус. Кузгалма, торма. Хәлеңне белергә генә сугылдым.

Хатын (башын читкә бора). Нинди кеше соң син?

Дус. Гап-гади. Мин сине киләсе атнада Израильгә алып китәм. Барысы да сөйләшенгән.

Хатын. Мин беркая да бармыйм.

Дус. Барасың. Яшисең килсә, барасың.

Хатын. Ә син каян беләсең, бәлки минем яшисем килмидер? Мин барысын да югалттым. Үземне дә, балаларымны да, иремне дә. Кай арада – шунысын гына сизми калдым.

Дус. Арттырасың. Алар барысы да синең янда.

Хатын. Улымның оттырган бөтен акчасын кичергәнсең. Ирем мине синең белән төн үткәргән дип уйлый.

Дус. Үзе шулай дидеме?

Хатын. Әйтмәде. Мин аны күзләреннән укыдым.

Дус. Каян килгән укымышлы кеше...

Хатын. Ни өчен? Югыйсә мин сиңа аңлаешлы итеп әйттем.

Дус. Беләм. Ә болай гына бер генә гамәл дә кылырга ярамыймы? Яратырга, кичерергә... Алмашка берни дә сорамыйча гына? Хатын. Гафу ит. Синең кебекләр, болай гынамы?

Дус. Минем кебекләр... Кызык әйттең.

Хатын. Аңлаешсыз кеше син. Тышкы кабыгың белән эчке дөньяң ярашмый димме?

Дус. Ә без бөтенебез дә битлек киеп яшибез. Без бөтенебез дә – артист-лар!

Хатын. Ә мин тормышта уйнарга җыенмаган идем. Тормышыбызны түгәрәкләп бетерербез дә, рәхәтләнеп яши башларбыз дип кенә өметләнгән идем. Шул ялган өмет белән үз-үземне алдап, чын тормышның янәшәдән узып барганын гына сизми калганмын.
Дус. Кыскасы, шул: киләсе атнада юлга. Билетлар алынган. Хатын. Мин беркая да бармыйм. Күрәчәктән җир читенә китеп тә котыла алмыйсың. Ул гомерне бер елга озынайттың ни, бер көнгә ни... Иртәме-соңмы, барыбызның да юл ахыры бер нокта.

Дус. Син болай тиз бирешергә тиеш түгел. Син көчле кеше, аңлыйсыңмы, көчле кеше! Күргәнең бардыр: инде бер генә өмете калмаган дигәннәр дә ил буйлап садака җыя, каядыр чит илдә дәва табарына, терелеренә ышана. Ә син?

Хатын. Кулыңнан килсә, авыру балаларга булыш. Хаталы булса да, яшәлде бит инде, миңа шунысы да җитәр. Дөньяның матурлыгын күрергә дә өлгермәгән авыру сабыйлар кызганыч. Нинди олы дәүләттә шуларга таяныч табылмасын инде. Үз башыңа төшкәч кенә уйлана башлыйсың икән ул.

Дус. Син яшәячәксең. Мин сине кулларымда күтәреп булса да алып китәчәкмен, менә күрерсең!

Хатын (хәлсез генә елмая). Мине кире дисең. Үзең миннән дә кирерәк.

Ут сүнә. Яктыра. Баягы вакыйга кабатлана. Е г е т планшетта уйнап утыра. К ы зның колагында наушник.

Хатын (башын күтәреп). Су... Берәрегез су гына бирсә...

Җавап кайтаручы юк. Хәлсезләнеп кире ята. Бераздан көч-хәл белән торырга маташа. Егет аны күреп ала.

Егет (канәгатьсез генә). Нәрсә?

Хатын. Су... Тамагым яна...
Егет (Кызның колагындагы наушнигын йолкып ала). Бар әле, су апчык.

Кыз. Нигә мин? Сиңа әйткән бит.

Егет. Кулың каламыни инде? Уйнап бетерәсе иде.

Кыз. Күреп торасың бит, мин җыр тыңлыйм.

Егет. Синең шул булыр. Бар инде.

Кыз. Үзеңә кирәктә нинди тон белән эндәшәсең, ә?

Егет. Дура.

Кулын селтәп, карават башындагы стаканны алмакчы булып үрелә. Хатын инде торып чыгып киткән. Е г е т ишеккә барып карый да кире утыра. Х а т ы н көчхәл белән чыгып урынга ятмакчы була. Кулындагы стаканы төшеп ватыла.

Егет. Үзем алып чыга идем бит инде. Ну вот... (Кызның колагындагы наушнигын йолкып ала.)

Кыз. Нишлисең соң син? Па гына кайтсын, яме?

Егет. Себереп ал. Минем уен бетә...

Кыз (чыраен сытып). Ма, ну кайчан тереләсең инде син? Туйдырды инде. Чәйне мин яса, өстәлне мин җыештыр.

Егет. Син – кыз кеше, эшең шул.

Кыз. Егет кешегә идән себерергә ярамыймы әллә?

Егет. Кыенмыни инде? Себерке, соскы аласың да...

Кыз. Менә, менә, бер кыенлыгы да юк. Үзең дә себерке, соскы аласың да... Әйләнеп карыйлар.

Х а т ы н көч-хәл белән идәндәге стакан ватыкларын соскыга җыя.
Кыз. Үзем түгәрмен, шунда торып торсын.

Егет. Да, тагын берәр атнадан.

Кыз. Бәйләнмә әле. Кая соң бу әти? Таң ата бит инде.

И р алга үтә.

Кыз. Чё шулай озак?

Ир. Эшләр, кызым, эшләр.

Егет (мыскыллы елмаеп). Иртәнге өчкә хәтлеме?

И р  х а т ы н яткан якка текәлеп карый.

Ир. Дару эчтеме?

К ы з белән м а л а й иңсәләрен җыералар.

Кыз. Эчкәндер.

Егет. Бездән сорамады.

Ир. Нигә йокламыйсыз?

Кыз. Ә минем йокы килми.

Егет Канишны. Көндез бердә тор да.

Кыз. Үзеңне бел. Миннән ун минутка алдан торган икән берәү.

Ир карап-карап тора да кәчтүмен салып киерелә, йокларга җыена.

Кыз. Па, акча калдыр әле.

И р кесәсеннән шактый акча чыгарып, Кызга суза.

Егет Ә миңа?

Ир. Син кая барасың?

Егет. Курыкма. Анда йөрмим. Беләсең, завязал...

Ир (акча биреп). Сез анда чамалап... Тәртип булсын, яме?

Кыз, Егет. Всё о ,кей, па!

Караңгылана. Ут яктысы  х а т ы нга төшә. Ул көчкә торып, сөялеп утыра.

Хатын. Нишләп шулкадәр салкын? Тышта яз. Җылыткандыр бит инде. Тормакчы була, урындык аркасына тотына, урындык авып китә.

Тавышка И р торып утыра.

Ир. Нәрсә, су кирәкме?

Хатын. Юк. Салкын.

Ир. Соң, юрганыңны бөркән.

Хатын. Җылы керми. Дөньясы салкын.

Ир. Тагын башлана инде... Мә, җәймәне бирәм.

Хатын. Кирәкми. Шкафтан мамык шәлне генә табып бирсәң.

Ир. Төн уртасында шәл эзлимме инде?

Хатын. Өске киштәдә. Уң як почмакта.

Ир (шәлне ала. Эченнән тәмәкеләр төшә). Монысы нәрсә тагын? Хатын. Тәмәке. Көя төшмәскә.

Ир. Болай да кортлап беткән иске шәл түгелме соң?

Хатын. Иске түгел. Әнкәйдән калган.

Ир. Моның ни җылысы булсын.

Хатын. Бар. Әнкәй шәле ул.

Ир. Бүтән кирәк нәрсә юкмы? Бер торганда әйтеп кал да...

Хатын. Тынычлап йокла. Берни дә кирәкми.

Ир. Тынычлап, имеш. Йокларсың...

Ята. Җәймәсен башыннан бөркәнә. Х а т ы н шәлне сүтә. Сөйләнә.

Хатын. Бигрәк тиз үтә икән шул кеше гомере. Ә менә шәл булып шәл ничә буынга чыдасын әле. Тик күзе киткән. Шуны башта ук эләктереп куйган булсам инде... Ничек чыгарып атмаганмын әле үзен... Безнең оныкларны моңа төреп тирбәтүче булмас шул. Иске, диярләр, кортлап беткән дип көләрләр. И-и, нинди шәл... Туу белән кулына телефон тоттырып куярлар. Заманасы шул. Дөньясы шул.

Ана (арткы планнан тавышы килә). Замананы гына гаепләү дөрес микән, балам? Дөнья пычрак түгел, бәндәләрнең күңеле керле. Нәфес каралта йөрәкләрне, нәфес. Матурлык күрергә яратылган күзләрне дә, Ходайдан иңгән сүзләрне ишетергә дип бирелгән колакларны да, иман белән мөлдерәмә булырга тиешле күңелләрне дә шул мәлгунь каплап тора.

Хатын (хәлсез тавыш белән үзалдына көйли).

Аһ, әгәр дә мин гөл булсам,

Ак чәчкә атар идем.

Атлап түгел, яшьлегемә

Йөгереп кайтыр идем...

Бу синең җыруың иде бит, әнкәй!

Ана. Кайтулар юк, балам, бер киткәч, үткәннәргә кайту юк. Юллар ябык, капкалар бикле.

Хатын. Кичер мине, әнкәй!

Ана. Син мине кичер, балам. Күңел күзләреңне ачарга җитешмәдем.

Хатын. Миңа салкын. Миңа синең җылың кирәк, әнкәй! Ташлама зинһар, калдырма ялгызымны!

Ана. Ашыктың, балам, һай, ашыктың. Ашыгуың белән соңга калдың...

Хатын (җан ачысы белән кычкыра). Әнкәй!

Алгы планда д у с һәм х а н ы м.

Ханым. Саунагамы?

Дус (бераз дәшми тора). Мәчеткә барып кайтам.
Ханым. Ка-а-ая?

Дус. Ишеттең бит.

Ханым (мыскыллы елмаеп). Гөнаһларыңны юдыртмакчы буласыңмы әллә?

Дус (үзалдына сөйләнгәндәй). Нәрсәдер дөрес түгел, дөрес түгел...

Ханым. Синең башың дөрес түгел бугай. Кичә, гадәттәгечә, артыграк җибәргәнсеңдер. Мәчет имеш...

Дус (хатынына текәлеп тора). Синең кайчан да булса уйлап куйганың бармы: кем син, нигә яшисең, җирдән киткәч, нәрсә көтә?

Ханым. Алай-болай берәр секта каптырып алмагандыр бит үзеңне?

Дус. Моңа хәтле минем өчен яшәүнең бөтен мәгънәсе – бүгенге тормыш иде.

Ханым. Ни үзгәрде?

Дус. Яшәү мәгънәсе – үлем икән ләбаса. Теләсә кайсы мизгелдә якаңнан тотып алырга әзер Әҗәл агай икән. Дөнья белән акча түгел, Аллаһ идарә итә?!

Ханым (куркынып). Син саташып сөйләнмисеңме ул?

Дус. Курыкма, саташмыйм. Нәрсә диде әле ул: барыбызның да юл ахыры бер нокта, дидеме?

Ханым. Кем әйтте? Точно эләктергәннәр икән үзеңне!

Дус (үзалдына уйлангандай). Гаҗәп. Шул бер ноктаны да атлап үтә алмагач, минем банк-банк долларларымның кодрәте дә шулкадәр генә, димәк?

Ханым. Шоколад төсенә кереп, кызынып кайтасым килә. Киттем әле мин.

Дус (кулын селти). Таш бәгырь син. Синең җаның юк кебек... (чыгып китә).

Х а н ы м, әле генә кызулап атлап чыгарга барган җиреннән, 
кисәк туктала, бик озаклап һәм бик дикъкать белән ире артыннан сүзсез карап тора. Куллары белән кисәк кенә изүен йомарлап тота. Үзалдына пышылдап, җан әрнүе белән сөйләнә.

Ханым. Бәгырь, имеш. Җан, имеш... (Ире киткән якка борылып, кычкырып ала.) Ә син каян беләсең? Берәр тапкыр минем җаным белән кызыксынганың булдымы? (Тагын әрнүле пышылдый.) Ул бәгырьнең ни сәбәпле таштан да катыракка әверелүен аңлыйсыңмыни син... Дөньяга туганчы ук бәгырьсезләрдән ярал да... Минем бит үз гомеремдә бер генә кешегә дә, бер генә тапкыр да әни дип эндәшеп караганым юк! Кем ул мине тудырган кеше, ни җаны белән үз сабыен язмыш кочагына ташлап калдырган? Нинди була ул әни төсе, әни исе, әни пешергән аш тәме – мин бит боларның барысыннан да мәхрүм идем... Шулай да мин әни дигән кешене кайчагында төшемдә күрәм. Чынлап. (Хыялый тавыш һәм мәҗүси елмаю белән.) Өнемдә йөз-кыяфәтен бер генә тапкыр да күрмәсәм дә, төшемдә барысы да аермачык кебек. Имеш, минем нарасый чагым. Әнкәемә сарылганмын да, алсу иреннәремне чупырдатып, шундый тәмләп күкрәк сөте имәм! Ул мизгелләрнең татлылыгы!... Ә бит минем бер генә тамчы да күкрәк сөте авыз иткәнем булмады! Мин дөньядагы иң олы бәхеттән мәхрүм үстем! (Истерикага бирелеп кычкырып ала). Ишетәсеңме, мин әни җылысыннан мәхрүм идем! (Тагын әрнүле пышылдый). Үзем дә әни була алмадым... Минем үземә дә беркем дә, беркайчан да, бер генә тапкыр да әни дип дәшмәячәк... Ә син җан дисең, бәгырь дисең... (Башын иеп тын кала.) 
Алгы планда к ы з. Колагындагы наушнигын муенына төшергән. Кыз. Мин үз атамның акчаларын талыйм (зәһәр елмая). Аның бер генә тапкыр да ул акчаларны кая куясың дип сораганы юк... Ә мин бүген тагын балалар йортында булдым. Пустышкалар, пелёнкалар, гөлҗимеш сироплары, памперслар илттем. Әти акчасына! (Тагын зәһәр елмая). Андагы балалар да минем кебек – алар да елмая-көлә белми (башын ия). Алар дөньяда әти һәм әни дигән затларның барлыгын да белми. Ә минем бит әтием дә, әнием дә бар!

Наушниктан х а т ы н тавышы ишетелә.

Хатын. Бу шәлне сиңа бирәм, кызым. Иске дип чыгарып ташлама берүк. Әбиеңнең дә, әзме-күпме минем дә җан җылысы сеңгән аңа. Син инде җиткән кыз, беркөн килеп үзең дә әни булырсың. Почык борынлы нарасыеңны шушы шәлгә төреп тирбәткәндә, бернәрсәне гомерлеккә күңелеңә салып куйсаң икән, кызым: бу дөньяда ана җылысыннан да кайнаррак берни юк. Шул җылы җитмәгәндә балалар каты бәгырьлегә, җансызга әйләнә икән. Балалар гына түгел, бар дөньясы бозга әверелә икән... Кызганыч, мин үзем моны соңга калып аңладым. Бик соңга. Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым...

Кыз (нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай). Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!

Егет (планшетта уйнаган җиреннән башын күтәреп). Миңа акча кирәк. Күп акча кирәк! Акча кирәк! Кичә безнең шофёрдан сорап торгач, ул мине өенә чакырды. Эт оясы чаклы бәләкәй генә өйләрендә шундый тәмле ис килә иде. Мин ул исне әле генә искә төшердем: коймак исе ул, без бәләкәй чакта әни пешерә торган коймак исе иде!

 Планшетта х а т ы н тавышы.

Хатын. Мин бүген синең күзләреңнең төсе үзгәргәнен күрдем. Бәләкәй чагында пешеп җитмәгән карлыган кебегрәк иде алар, ә бүген шомырт каралыгы сеңгән диярсең. Кичер, улым, мин ул төсне бүген генә күрдем. Бәләкәй чагыңда, түшәмгә чөя-чөя сөйгәндә, чырык-чырык килүеңне, аяк табаннарыңны кытыклый-кытыклый мендәр өстендә уйнатканда елмаюдан бит очыңдагы чокырларның батып-батып китүен аермачык хәтерлим. Шуннан соңгы гомер кишәрлеге күзне бәйләп узылган диярсең... Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым...

Егет (нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай). Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!
Ирнең колагына х а т ы н тавышы ишетелә.

Хатын. Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? Балаларымның да тел очында коймакның тәме сакланмагандыр инде... Гел әзер пицца, роллар, суши китертеп ашыйлар лабаса... Шәлне ташлаттырма, яме, күз нурым... Ул минем төсем булыр. Безнең саф яшьлегебез төсе булыр... Күзе киткән, ертылып ук киткән... Үзем гаепле, вакытында кулым җитмәгән... Эләктереп куючы булырмы – белмим...  

Ир. Күз нурым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар! (Ике куллап башын тота.)

К ы з да, е г е т тә, и р дә өчәүләп х а т ы н яткан карават янына киләләр. Карават пөхтәләп җыештырып куелган, анда иске шәл генә ята. Хатын анда юк...


Пәрдә.
 

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев