Логотип Казан Утлары
Драма

Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)

- Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда. - Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы?

Драманың башын монда укыгыз.

VI

Хафизлар фатиры. Хафиз картиналар өчен урын әзерли. Филүсә карап утыра.

 

      ФИЛҮСӘ (зарланып). Өйгә берничә сәгать йокларга гына кайтып йөрдең кайчаннан бирле. Ә хәзер инде монда столярная мастерская ясыйсыңмы?

      ХАФИЗ. Мин бит көн саен аның фатирында булмадым. Бер офистан икенчесенә әйберләр ташыдык, маляр буларак та эшләргә туры килде. Күрәсеңме, куллардагы буяуны һаман юып бетереп булмый. Өйдә эшләү җайлырак.

 

Шул вакытны фатирга Тимур җитәкчелегендә эшчеләр картиналар һәм инструментлар ташый башлыйлар. Филүсә елар дәрәҗәгә җитеп утыра. Бераздан Лениза керә.

 

      ЛЕНИЗА. Исәнмесез. (Фатир эченә күз сала.) Урын җитәрлек икән монда.

      ТИМУР. Хафиз, әйдә синең белән теге картинаны алып керик әле. (Тимур белән Хафиз чыгып китәләр.)

      ФИЛҮСӘ (торып). Сезмени инде рәссам?

      ЛЕНИЗА (коры гына). Син ничәнче мәктәптә укыдың?

      ФИЛҮСӘ (аптырап). Сезгә нигә минем кайсы мәктәптә укуым?

      ЛЕНИЗА. Ә сиңа нигә минем кем булуым?

      ФИЛҮСӘ (еламсырап). Болай да тормышыбызны рәтли алмый идек, шушы гына җитмәгәние.

      ЛЕНИЗА. Нишләп аның белән яшисең соң син?

      ФИЛҮСӘ. Нишлик соң?

      ЛЕНИЗА. Аеырылыгыз.

      ФИЛҮСӘ. Сез бик җиңел, битараф карыйсыз ахрысы тормышка.

      ЛЕНИЗА. Бергә яшәү читен булгач, аерым-аерым яшәү хет ничек карасаң да яхшырактыр, минемчә.

 

Тимур белән Хафиз зур картина күтәреп керәләр.

 

      ТИМУР (як-ягына каранып). Инструментларың җитәрлек синең. Нәрсә кирәк – шундук шалтырат.

      ХАФИЗ. Ярар.

      ТИМУР. Киттек. (Тимур, Лениза, эшчеләр чыгып китәләр.)

      ФИЛҮСӘ (әкрен генә фатирда хасил булган картиналарны карап йөри). Шомлы картиналар... Һәрберсеннән кемдер карап тора кебек... Куркам мин... (Кинәт Хафизга борыла.) Хәзер фатирыбызда тәүлек әйләнә ут янып торачакмы?

      ХАФИЗ. Әйе.

      ФИЛҮСӘ. Ут өчен кем түли?

      ХАФИЗ. Паровоз алдыннан чапма инде. Квитанция килмәде бит әле.

      ФИЛҮСӘ. Бәлки син миннән туйгансыңдыр? Шуңа бу эшкә кереп, монда остаханә ясарга уйлыйсыңдыр?..

      ХАФИЗ (җикереп). Филүсә! Җитте! Синең үзеңнән башланды бу вакыйга. Үзең каршы йорттагы утка эчең пошты, куркам, дидең. Син кыбырсымасаң, мин анда кермәгән булыр идем, анда кем яшәгәнен белмәс идем.

      ФИЛҮСӘ. Тормышыбызны корып җибәрәсе урынга, сәер эшкә тотынасыңмы?

      ХАФИЗ. Сиңа барыбер түгелмени – кайда ничек акча эшләвем?! Өйләнешкәннән бирле һәр көнең мине битәрләү белән башлана һәм мине ачулану белән тәмамлана.

      ФИЛҮСӘ. Өйләнәсең калмаганмы әллә?

      ХАФИЗ. Гел үз киреңне генә сукалама инде. Чаллыдан монда синең сүзне тыңлап күчтем, синең көйгә генә биим бит инде. Тагын ни җитми?

      ФИЛҮСӘ. Минем көйгә биеп нәрсә кырдың соң әле син?

      ХАФИЗ (кул селтәп). Булды, җитте, туйдым!

      ФИЛҮСӘ (усал елмаеп). Миннәнме?

      ХАФИЗ. Филүсә!

      ФИЛҮСӘ. Ярый, мин әниләргә кайтып китәм. Фатирны нишләтәбез, бүләбезме?

      ХАФИЗ. Фатир миңа калсын. Менә сиңа ике миллион акча, әтиеңә тапшыр. (Кесәсеннән ике миллион сум алып Филүсәгә суза.) Расчет.

      ФИЛҮСӘ (акчаны алып). Каян алдың бу кадәре акча?

      ХАФИЗ. Мин хәзер акчалы эштә эшлим. (Филүсә чыгып китә.)

 

Тимур керә.

 

      ТИМУР. Телефонымны онытып калдырганмын. (Өстәлдән телефонын ала.) Нишләп сөмсерең коелган?

      ХАФИЗ. Фатирымда гел ут янып торырга тиешме?

      ТИМУР. Ник?

      ХАФИЗ. Картиналарга тәүлек әйләнә электр уты кирәктер бит.

      ТИМУР. Юк, картиналарга ут кирәкми.

      ХАФИЗ. Нишләп Лениза утын бер дә сүндерми соң?

      ТИМУР. Алар егете белән авариягә эләктеләр. Егете һәлак булды, Лениза исән калды. Алар шул фатирдан чыгып киткәндә утны сүндерергә оныткан булганнар. Моны Лениза инде бүлнистән чыгып кайткач күрә. Шуннан соң утны беркайчан да сүндерми. (Чыгып китә.)

 

 

 

VII

Лениза фатиры. Лениза рәсем ясый. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Хәния ишекне ача. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ. Исәнмесез.

      ХӘНИЯ. Исәнмесез.

      ФИЛҮСӘ. Мин Хафизның хатыны Филүсә булам. Рәссам кызны күрергә мөмкинме?

      ЛЕНИЗА (эшеннән туктап). Тыңлыйм сине.

      ФИЛҮСӘ. Хафизга син акча бирдеңме?

      ЛЕНИЗА. Тагын сорауларың бармы?

      ФИЛҮСӘ. Бар.

      ЛЕНИЗА. Син аларны бер кәгазьгә язып Тимурга тапшыр. Мин аларны берәр атнадан укырмын.

      ФИЛҮСӘ (чәнчүле тавыш белән). Синдә рәссамлык таланты гына түгел, кеше гаиләсен бозу осталыгы да бар икән.

      ЛЕНИЗА. Бер мин генә акылга зәгыйфь түгел икән. (Кычкырып көлә.)

      ХӘНИЯ (Филүсәгә карап). Нәрсә булды, балам?

      ЛЕНИЗА. Фаҗига.

      ХӘНИЯ. Нинди фаҗига?

      ЛЕНИЗА (усалланып). Мин Хафиздан балага уздым.

      ХӘНИЯ (ике кулын селтәп). Юри әйтә, кызым, юри әйтә. Лениза! Ташла инде мондый шаяруларыңны. Татулашырсыз Хафиз белән, балакаем, татулашырсыз. Аралар бозылу була инде ул, тормыш бу, әллә ниләр килеп чыга, татулашырсыз.

      ЛЕНИЗА. Аның фаҗигасе балага уза алмауда.

      ФИЛҮСӘ (калтыранып). Син... (Сүзен әйтә алмый, елый башлый һәм тиз генә чыгып китә.)

      ХӘНИЯ. Лениза! Кайчан телеңне тыя башлыйсың инде?

      ЛЕНИЗА. Хәния апа, юри әйтә дисең... Бәлки мин чынлап та шул сәләмәдән балага узганмындыр.

      ХӘНИЯ. Юкны сөйләмә. Аннары, нишләп сәләмә булсын ул. Менә дигән егет! Мин кирәк түгелме инде бүген?

      ЛЕНИЗА. Бар, кайт, Хәния апа. (Хәния чыгып китә.)

 

Зәримә керә.

 

      ЗӘРИМӘ. Сәлам.

      ЛЕНИЗА. Сәлам, Зәримә. Ярый килдең әле. Бүген эшлисем килми. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр бердәнбер кешем син.

      ЗӘРИМӘ. Алай диюең күңелемә бик хуш. Бүген ничек йокладың?

      ЛЕНИЗА. Рәхәтләнеп җиде сәгать йокладым.

      ЗӘРИМӘ. Әйбәт булган. Шундый шәп шарәб алып килдем.

      ЛЕНИЗА. Тимур чит илдән шарәб ташый инде ул.

      ЗӘРИМӘ. Үзе дә бик ярата бит.

      ЛЕНИЗА. Ирдән уңгансың, Зәримә, нык уңгансың.

      ЗӘРИМӘ. Аллага шөкер. Әни бизнесменга чыкма, син бит абруйлы табибә дип теңкәмә тигән иде, хәзер сөенеп туя алмый. Онытканчы бирим әле. Менә бу даруны аз гына депрессия башланса да эчәрсең. (Өстәлгә бер кап дару куя. Аннары бер шешә шарәб чыгара.)

      ЛЕНИЗА (бокаллар алып килеп). Син булмасаң беткән идем мин, Зәримә.

      ЗӘРИМӘ. Ярар инде, гел бер сүзне кабатлама. Менә художник булып китүең – могҗиза ичмаса.

      ЛЕНИЗА. Мин кайвакыт уйга калам – авариягә кадәр дә дөрес яшәмәдем, хәзер дә барыбер дөрес юлда түгелмен шикелле. Әллә гел фальш белән, алдалап яшәгәнгә шулаймы... Художникка әверелүем дә әллә ялганларга җайлырак булсын өчен микән? Художник – ялганчы бит ул.

      ЗӘРИМӘ. Художник үзе ялганчы булса да, сәнгать дөрес нәрсә, хакыйкатькә күзне ачарга ярдәм итә.

 

Ишек кыңгыравы зеңгелди.

 

      ЗӘРИМӘ. Тимур килгәндер. (Барып ишекне ача.)

 

Хафиз керә. Кыяфәте киеренке. Дәшмичә басып тора.

 

      ЛЕНИЗА. Проблемаң бармы әллә?

      ХАФИЗ (Ленизага). Үзең генә түгел икән.

      ЛЕНИЗА. Хафиз, бегә шешәне ачып бир әле. (Хафиз шарәб шешәсен ачып бирә.) Шарәб эчәсеңме?

      ХАФИЗ. Юк.

      ЛЕНИЗА. Алайса бар, безгә йомырка кыздырып китер. (Икеләнеп торганнан соң, Хафиз кухняга китә.)

      ЗӘРИМӘ (бокалларга шарәб салып). Кызык кеше. Кем генә юк дөньяда. Әйдә, синең сәламәтлегең өчен. Әй юк, сәламәтлек өчен эчәргә ярамый, синең талантың өчен. (Эчәләр.)

 

Хафиз ике тәлинкә белән кыздырылган йомырка алып килә.

 

      ЛЕНИЗА. Хафиз, синең вакытың тыгыз түгелме?

      ХАФИЗ. Юк. Синең белән сөйләшергә кирәк иде.

      ЛЕНИЗА. Аннары сөйләшербез. Хәзер бар, зинһар, кибеткә чыгып кер. Бер банка куертылган сөт ал. (Хафиз ишеккә таба юнәлә.) Акчаң бармы?

      ХАФИЗ. Бар. (Чыгып китә.)

      ЗӘРИМӘ. Сиңа язмыш елмайды, шуны акылың белән аңларга тиешсең.

      ЛЕНИЗА. Үзем генә беләм иҗатымның нәрсә икәнен. Мин фәкать белмәгән нәрсәләрне әйтергә батырчылык итәм иҗатым белән. Картиналарымны караучылар мин әйтергә теләнгәнне түгел, үзләре теләгәнне күрәләр.

      ЗӘРИМӘ. Бик әйбәт, бик хуп.

      ЛЕНИЗА. Иҗаттан туйгач нишләрмен?

      ЗӘРИМӘ. Тагын тотынасыңмы? Юк белән башыңны катырма. Иртәгә ни буласы да Алла кулында. Рәссам булып китәсеңне төшеңдә дә күргәнең булмагандыр бит.

      ЛЕНИЗА. Анысы шулай.

 

Хафиз бер банка сөт тотып керә.

 

      ЗӘРИМӘ. Ярый, сөйләшегез. Мин киттем. Тимур кайтуына ашарга әзерлисе бар. (Ленизаны битеннән үбеп чыгып китә.)

      ЛЕНИЗА. Нәрсә, балтаң суга төшкән кыяфәттә басып торасың?

      ХАФИЗ. Син мине Зәримә алдында кимсетергә теләдең, ахрысы.

      ЛЕНИЗА. Сине кимсетүдән миңа ни файда? Безнең әңгәмә барыбер сиңа кызык булмас иде.

      ХАФИЗ. Син шундый гүзәл зат... Шул ук вакытта синдә тагын бер усал нәрсә утыра шикелле.

      ЛЕНИЗА. Мине җентекләп күзәтү сиңа нигә?

      ХАФИЗ. Мин сиңа гашыйк булдым.

      ЛЕНИЗА. О-о-о, харап икән эшләр. Шарәб эчәсеңме?

      ХАФИЗ. Эчәм. (Утыра.) Филүсәгә алай димәскә идең.

      ЛЕНИЗА. Нәрсә димәскә идем?

      ХАФИЗ. Миннән балага уздым дигәнсең.

      ЛЕНИЗА. Тизрәк синнән китсен өчен. (Бокалларга шарәб сала.)

      ХАФИЗ (җанланып). Димәк, синең дә миңа хисләрең бар?

      ЛЕНИЗА. Фәкать кызгану хисе генә. (Шарәб йотып куялар.)

      ХАФИЗ (пауза алып). Өемә кайтасым килми. (Кыюсыз гына.) Синең белән калырга рөхсәт ит.

      ЛЕНИЗА. Ярамый.

      ХАФИЗ. Эшеңә комачауламам. Берәр эш куш миңа.

      ЛЕНИЗА. Бернинди эш тә юк. Бүген үзем дә ял итәм.

      ХАФИЗ. Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда.

      ЛЕНИЗА (торып). Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы?

      ХАФИЗ (шаккатып, әмма үзен кулга алып). Юк, куркытмый.

      ЛЕНИЗА. Авариядән соң реанимациядә аңыма килгәндә аягым юк иде инде. (Урынына утыра.)

      ХАФИЗ (кызның кулын үбеп). Ярый әле рәссамлык талантыңны югалтмагансың.

      ЛЕНИЗА. Ә мин авариядән соң ясый башладым. Аңарчы чәчәк тә ясаганым юк иде. Уртак палатага күчкәч, кинәт рәсем ясыйсым килә башлады. Зәримә - баш врачның урынбасары – күреп шаккаты, ире Тимурга әйткән, Тимур минем промоуторыма әйләнде. Шулай итеп, рәссам булып киттем. Зәримә физик яктан аякка бастырды, ә Тимур дөньяга рәссам итеп танытты.

      ХАФИЗ (кинәт җанланып). Лениза, буем җитмәгән үргә сузыламдыр бәлки... Мин яратам сине! Калыйм инде бүген синең белән.

      ЛЕНИЗА (салкын елмаеп). Кал.

 

Музыка.

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев