Логотип Казан Утлары
Драма

Чия тавы (драма)

А л с у. Без шул бер көе инде. Илдар гына: әле кан басымы күтәрелә, әле шикәре... Эшеннән нигә чыгардылар соң? Л ә й с ә н. Чыгардылар, дип... Мин аның кая эшләгәнен дә белмим... Иртән чыгып китә, кич кайта торган иде... Акчасы да әллә ни... А л с у. Ай Аллам... Нинди акчага яшәдегез соң, балам?

ДРАМА, ИКЕ ПӘРДӘДӘ
 

Катнашучылар:

И л д а р

Ал с у

М а р с е л ь

Л ә й с ә н

М ө н ә в ә р

Р а ф а э л ь

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Кыш. Декабрьнең икенче яртысы. Шул кышкы күренеш уртасында район үзәкләрендә була торган гади дүрт бүлмәле йорт. Декорацияләр план сыман гына эшләнгән, без барлык бүлмәләрне бергә күрә алабыз. Өйдә бик күп кактуслар. Шул кактуслардан башка искитәрлек нәрсә юк.  А л с у ханым аш бүлмәсендә нидер пешереп йөри. Аңа кырык биш яшьләр тирәсе. Өстәлдә онга, камырга буялган бик күп савыт-саба.  И л д а р абзый кайтып керә. Аңа илле яшь тирәсе, ләкин ул картрак күренә. Авыр, арыган караш, күз асларында кара янган капчыклар. Ул шикәр чире белән авырый. Хәрәкәтләре җайсыз, зур корсаклы һәм нечкәреп калган беләкле. Аның аяклары авыртканы сизелә, соңгы араларда күзләре дә начарлана башлаган. Ул бик авырсынып кына чишенә. Аягыннан ботинкасын сала алмый интегә.

И л д а р. Алсу...

А л с у. Әү... Кайттың дамы?..

И л д а р. Кил әле, аякны тарт...
А л с у. Хәзер, кулымны гына юыйм, кулым камырлы...

И л д а р. Әәәй... Сине көтеп ятарга...

Ачу белән аягын селки-селки ботинкаларын салып ташлый. Йокы бүлмәсенә үтә. Алсу ханым кулларын юып чыга. Илдар абзыйның салып ташлаган ботинкаларын, куртка һәм бүреген җайлап урнаштырып куя. Яңадан кухняга үтә. Илдар абзый кальсон һәм ниндидер тузган футболка киеп чыга. Кухняга кереп, плитә өстендә торган кәстрүлләрне актара башлый.

А л с у. Аш өлгермәгән әле, актарма...

И л д а р. Шул гомер нишләп утырдың соң?..

А л с у. Уйнап йөрдем, Илдар. Әллә өйдә эш беткән, дисеңме?

И л д а р. Телеңә салынма. Чәй булса да яса әле.

Өстәл өстендәге нәрсәләрне эткәләп, чарасызлыктан  утыра.

А л с у. Хәзер... Каранымы, яшелнеме?

И л д а р. Ниндие бар...

А л с у. Кофе алган идем...

И л д а р. Яса, яса, кофе... Мөнәвәр килдеме?

А л с у. Килде... Заменитель ничәне салырга?

И л д а р. Бир үземә...

А л с у. Тиресләрне түкте... Мә...

И л д а р. Карларны ник көрәттермәдең?

А л с у. Анысын әйтмәдең бит...

И л д а р. Вот ё-моё... Аны үзең белергә ярамыймы? Менә хәзер үзең чыгып көрәрсең... Минем аяк та калмады, эт булдым...

А л с у. Әйе менә, Илдар, мин эшсез торам бит...

И л д а р. Ярар, муеннан кар ерып йөрерсең алайса... Ипи булса да бир әле... Каймак бармы?
А л с у. Каймак юк...

И л д а р. Ике сыер асрап, өйдә каймак юк...

А л с у. Тавышланма әле... Җәмилә апа сорап кергән иде, сатып җибәрдем...

И л д а р. Акчасын бирдеме?

А л с у. Бирде.

И л д а р. Ярар алайса...

А л с у. Иртәнге ботка бар, ашыйсыңмы?..

И л д а р. Бир әле, әйдә, бир...

А л с у. Мөнәвәр, сугылырмын әле, диде. Көрәр. Синең нәрсә?

И л д а р. Нәрсә булсын. Җыен мудакны утыртып куйганнар. Давление да үлчи белмиләр... Рецепт язарга да кеше юк... Чират, кеше өстенә кеше...

А л с у. Бәйрәм алдыннан күренеп калыйк, диләрдер инде...

И л д а р. Ун көн ял ясап куйдылар да. Бөтен илләре белән дуңгыз урынына эчмәсәләр, күңелләре булмый...

А л с у. Бәйрәм бит инде. Мин әле уйлап торган идем, өйдә бер бәйрәм яме юк, чыршы булса да куйыйкмы әллә, дип...

И л д а р. Шул гына кирәк иде...

А л с у. Элек гел куя торган идек бит, күңелле була иде...

И л д а р. Балалар үскәндә куясың инде. Хәзер нәрсәгә, ылысларын коеп, тузып ятаргамы...

А л с у. Тузса, үзем җыяр идем әле...

И л д а р. Боларын җыеп бетер әле син башта...

А л с у. Сиңа калганы юк бит... Бәйрәм төсе кереп китәр иде... Элек тә бер пластмасс чыршы куйган булмады, гел чынны алып кайта идең...

И л д а р. Монда кирәгенә йөрергә дә рәт юк әле. Урман буйлап чыршы эзләп йөрисе генә калган иде...

А л с у. Базарда да саталар инде... Мөнәвәргә әйтсәң, хәзер алып кайтып бирә...

И л д а р. Юк белән башымны катырма, бала-чага булдыңмы әллә?.. Син нәрсә белән кайныйсың әле? (Өстәлдәге томаланган тәлинкәнең тастымалын ача. Анда камыр ризыклары.)

А л с у. Бераз пешерим, дигән идем инде... Шикәрең күтәрелгәнме?

И л д а р. Күтәрелмичә...

А л с у. Төне буена йөрдең. Сөйләшеп яттың. Тагын шулмы?

И л д а р. Шул инде...

А л с у. Өйдә тыныч түгел... Хадичә астайга сәдака кертеп чыгармын әле...

И л д а р. Әле тагын шул придурокның эте төне буена улап чыкты. А л с у. Бәйдә дә түгел, улый.

И л д а р. Хуҗасы кебек инде... Мылтыкны алып чыгып атармын, дигән идем, тынды. Ну, йокы качкан иде инде. Телевизор булса да кабызыйм дип, залга чыксам, басып тора инде...

А л с у. Аш үткәрергә кирәк... Әле төшеңә генә керә иде, инде өнеңдә дә...

И л д а р. Юк белән теңкәмә тимә әле... (Ниндидер баллы камыр ризыгына үрелә.)

А л с у. Нишлисең инде? Шикәрем күтәрелгән, дисең үзең...

И л д а р. Нәрсә дип пешереп куйдың соң алайса? Кемгә дип? Юри мине котыртыргамы?

А л с у. Аш пешә хәзер, өлгерерсең.

И л д а р. Әллә апаңнар килергә тиешме?

А л с у. Юк, алар түгел...

И л д а р. Ә кем?

А л с у. Марсель кайтырга тиеш...

И л д а р. Марсель?

А л с у. Әллә малаеңның исемен оныттыңмы?
И л д а р. Әле бит, мин монда гомердә аяк басмыйм дип чыгып киткән иде.

А л с у. Тагын тавыш чыгарырсың инде...

И л д а р. Мин тавыш чыгараммы? Синең малаең аңгы-миңге булганга мин гаеплеме?

А л с у. Мин аны җилдән тапмадым, Илдар. Бөтенесе дә син теләгәнчә генә яшәмәс...

И л д а р. Син менә шулай потакать итеп торганга шундый булды да инде ул.

А л с у. Илдар...

И л д а р. Синең ул малаең минем ярты башымны агартты... Аның кебекләр, әнә, җир җимертеп эшләп йөриләр, укыйлар, өйләнеп, балалар үстерәләр, ә ул...

А л с у. Кайгырма, ул да өйләнгән, хатыны белән кайта...

И л д а р. Нәрсә?

А л с у. Марсель хатыны белән кайта...

И л д а р. Нинди хатын?

А л с у. Өйләнгән Марсель...

И л д а р. Ә-ә. Әйбәт икән... Өйләнергә акылы җиткәч, гаиләсен ашатырга да җитсен инде. Мин аларны ашатып ятарга җыенмыйм.

А л с у. Илдар, җитте... Ходаем, бу йортта кайчан да бер тынычлык буламы, юкмы...

И л д а р. Шуңа кияүгә чыгарлык миңгерәве дә табыла бит әле аның... Озакка кайталармы?

А л с у. Белмим...

И л д а р. Судка кадәр каламы?

Ал с у. Судка бармыйм, диде бит инде...

И л д а р. Ул барса, моңарчы күптән җиңә идек инде...

А л с у. Булмас нәрсә белән йөрисең. Онытырга кирәк... Кая инде безгә. Шуңа тынычлана да алмыйсың... Бер ел буена... Шашасың бит инде...
И л д а р. Туктат әле такылдавыңны... Кайчан кайталар?

А л с у. Озакламаслар инде...

И л д а р (нишләргә белмәгәч, кәстрүлләрне этеп җибәрә). Бу нәрсәләреңне юып куй инде ичмасам. Бер нәрсә эшли башласаң, бөтен дөньяны пычратасың... (Чәнечке алып, кәстрүл янына килә.) Ите булса да пешәме моның бүген, юкмы?..
А л с у. Өлгерерсең, миндә дә биш кул түгел...

И л д а р (пар белән кулын пешереп, сыкранып куя). Сез дә дөньяда кеше булып йөрисез инде... Нишләргә белмичә таптанып торгач, авыр сулап куя, бер бөккән кебек нәрсәне эләктереп чыгып китә.

Икенче күренеш

И л д а р  абзый зал бүлмәсендә кәнәфидә телевизор карап утыра. Аның каршында, артсыз урындыкта тәлинкә белән аш, аерым тәлинкәдә ипи, ит. Ул ашау арасында майлы кулы белән пультка баскалап, каналларны күчергәли. Кайвакыт туктап, игътибар биребрәк карый һәм тагын күчергәли башлый. Л ә й с ән  килеп керә. Ул кыюсыз күренә. Ишек төбендә нишләргә белми басып тора. Бүлмәләргә таба карап, кемне дә булса күрергә тырыша. Аннан өс киемнәрен салып элә.

И л д а р (ишек төбендә тавышлар ишетеп). Кайттыңмы?.. Миңа чәй ясап керт әле...

Ләйсән бераз аптырап кала. Аннан аш бүлмәсенә керә. Матуррак чынаяк сайлап, чәй ясый. Залга таба үтә.

И л д а р. Капка төбендәге кибеткә дә бер сәгать йөрисең... Ләйсән баскан җирендә катып кала. Аннан чыгып китәргә дип борыла.

И л д а р. Кая югалдың инде тагын?..

Аркасы белән басып торган Ләйсәнне күреп, катып кала.

И л д а р. Кызым... Регина...

Л ә й с ә н (берни аңламый, борылып). Мин Регина түгел...

И л д а р. Әйе, юк... Юк... Ә кем соң син?

Л ә й с ә н. Мин Ләйсән... Марсельга шалтыратам, шалтыратам – не доступен. Заряднигы миндә киткән иде, батарейкасы утыргандыр, дип үзем килдем...

И л д а р. Тукта әле... Регина... Әй, Ләйсән... Син бит минем Регинаның иптәш кызы... Аптырап калдым...

Л ә й с ә н. Әйе, безне бөтенесе бутыйлар иде!.. Төс-кыяфәтебез, чәчләр... Дүрт ел бер аерылмагач, сөйләшүебез дә охшый башлаган иде инде... Мин сезгә чәй ясадым...

И л д а р. Ә... Мин бит Алсу апаң кайткан, дип торам... Кибеткә чыккан иде...

Л ә й с ә н. Шикәр алып керергә онытканмын, хәзер...

И л д а р. Кирәкми, кызым... Мин шикәр белән эчмим дә, ярамый... Болай да бик баллы шул мин! Телевизор бу бүлмәдә булганга монда керәм. Кеше юкта инде...

Л ә й с ә н. Минем әти дә шулай иде... Марсель кая соң?

И л д а р. Алар кайтмады әле. 

Алсу гына әйткән иде, иптәше белән кайтырга тиешләр, дип... Әллә Марсельгә берәр йомышың бар идеме?

Л ә й с ә н. Алсу апа... Ул минем турыда әйткәндер инде...

И л д а р. Нәрсә?..

Л ә й с ә н. Марсельнең иптәше мин булам бит инде...

И л д а р. Ничек?..

Л ә й с ә н. Марсельгә, әти- әниләрең белән киңәшләшик, дип караган идем дә, аны үзегез беләсез бит инде... Кая соң әле ул? И л д а р. Марсель кайтмады әле...

Л ә й с ә н. Ничек? Безнең автобустан төшкәнебезгә өч сәгать бит инде...

И л д а р. Белмим... Берәр яры тоткарлангандыр...  

Л ә й с ә н. Ничектер уңайсыз килеп чыкты...

Илдар. Әйе шул... Сөйләшүләрегез дә охшаган... Аптырап калдым башта...

Л ә й с ә н. Регина беләнме? Без юри шулай эшли идек. Кызык иде...

А л с у  ханым килеп керә. Ләйсәннең аяк киемен күреп, шундук кунак барын аңлап ала.

А л с у. И Ходаем... Кайттыгыз дамы әллә?! Кибеткә генә чыгып керим, дигән идем. Марсель сыр ярата бит, сыр алып кайтырга онытканмын... (Сөйләнеп, залга үтә.) Исәнме, кызым!

Л ә й с ә н. Әни, исәнме!

А л с у. Якындагы кибет ябылган. Тегендәрәк барырга туры килде. Әле бит уйлап барам, мәйтәм, хәзер мин чыгып киткәч кенә кайтып керәләр инде болар. Сизенеп барам... Марсель кая соң әле? Үзендәме әллә? Монда чагында шулай кереп бикләнә торган иде... Улым!.. (Марсельның бүлмәсен ачып карый.) Кая соң Марсель?

И л д а р. Кереп өлгермәдең, мең сүз әйттең, бытбылдык... Чәйләреңне кара...

А л с у. Барысы да әзер анда!.. Марсель кая соң?

Л ә й с ә н. Ул әле кайтып җитмәгән икән...

А л с у. Ничек инде? Илдар, син өсләреңне алыштыр инде...

И л д а р (хәзер генә үзенең нинди кыяфәттә басып торганын аңлап). Японский городовой. Нәрсә миңгерәп торам соң әле... (Кулындагы чынаякны кая куярга белмәгәч, Алсуга суза.) Мә әле, мә... Миңгерәдем... (Урындыктагы тәлинкәләргә күрсәтеп.) Җый әле боларны... (Үз бүлмәләренә кереп китә.)

А л с у. Кызым, ничек кайтып җиттегез? Марсель кая соң? Мунчага төшмәгәндер бит әле?

Л ә й с ә н. Ул кайтмаган әле. Без автобустан өч сәгать элек төшкән идек. Ул миңа, башта туган апаларыңа кереп чык, диде. Минем бит монда туганнарым бар, беләсез инде. Мин шуларга киттем. Ул кайтырга тиеш иде. Шалтыратам – не доступен. Килдем – монда юк. Сумкаларны алып киткән иде ул...

А л с у. Кая туктап калды икән инде? Алай кеше белән әллә ни сөйләшеп тора торган гадәте дә юк иде...

Л ә й с ә н. Илдар абый мине Регина белән бутады...

А л с у («Сөйләмә дә инде»,   дигәндәй ишарә ясый). Төннәрен йоклый алмый, гел Регинаны күрәм, ди... Охшагансыз да бит...  Әйдә әле, чәй эчик...

Аш бүлмәсенә үтәләр.

Л ә й с ә н. Әни, мин үзем, син утыр. 

А л с у (өстәл янына утырып). Регинаның бүлмәсендә бер нәрсәгә тидертми. Кактусларына да үзе су сибә... Марсель кая икән соң? Аның аягы һаман авыртамы?

Л  ә й с ә н. Зарлана... Үзегезнең исәнлекләр ничек?

А л с у. Без шул бер көе инде. Илдар гына: әле кан басымы күтәрелә, әле шикәре... Эшеннән нигә чыгардылар соң?

Л ә й с ә н. Чыгардылар, дип... Мин аның кая эшләгәнен дә белмим... Иртән чыгып китә, кич кайта торган иде... Акчасы да әллә ни...

А л с у. Ай Аллам... Нинди акчага яшәдегез соң, балам?

Л ә й с ә н. Мин эшлим бит... Аннан шул сез җибәреп торган белән инде...

А л с у. Син анысын Илдар алдында ычкындыра күрмә...

И л д а р  абзый килеп керә. Ул киемнәрен алмаштырган.

И л д а р. Нәрсәне минем алда әйтергә ярамый ул?!

А л с у. Марсельның... Аягы һаман авырта, ди... Син бит ачуланасың...

И л д а р. Ачуланмаска. Кем кушкан аңа машинада чабарга? Әллә эш эшләп имгәнгәнме? Машина алып бирик дип, миемне корыттың, әнә, нәрсә булды...

А л с у. Ярар, башлама инде... Егет кеше...

И л д а р. Егет кеше элек баш белән уйлый... Теләсә кемгә тагылып...

А л с у. Илдар...

И л д а р. Хәзерге егетләрен әйтер идем. Без студент чакта эшләмәгән эш юк иде... Минем үземнең бригада. Эш белешеп киләм дә китәбез. Вагон бушатыргамы, портта берәр нәрсә төяргәме... Аннан тагын кем кочегар, кем охран... Төне буе капчык ташый идек, чурт та булмады... Бервакыт карбыз бушаттык. Анда йөздек инде... Общежитиеда безнең этаж идәне гел карбыз кабыгы белән тулган була иде!.. Бар иде яшь чаклар... Бөтен общежитиены кулда тотып тора идем. Мишка бар иде, Панкратов, Пермьнән... Ике метрга якын буе, җилкә, мин сиңа әйтим...

А л с у. Коры чәй генә эчеп утырма әле. Менә сезгә дип пешергән идем, эремчек пирогы...

Л ә й с ә н. Рәхмәт...

И л д а р. Ну, малай, гайрәт тә иде үзендә. Шул минем бүлмәгә исереп килеп кергән. Каядыр эчкән дә инде, җитмәгән моңа...

А л с у. Сиздеңме?!

Л ә й с ә н. Ванилин кушкан идеңме әллә?

А л с у. Әйе, чеметем генә. Тәме бөтенләй башка!

Л ә й с ә н. Әйе, шул!..

И л д а р. Шул... Нәрсәдер кычкырырга тотынган иде теге, чалып ектым да... Минем менә шуның буйлы пычагым бар иде... Муенына терәп куйдым тегенең. Мәйтәм, авылда байтак кына сарык чалдым, син сарыкны да ике уйлап тормыйм! Бетте теге... Ишеккә шакыйлар. Ишек ачыла.

Л ә й с ә н. Кайтты бугай!..

Л ә й с ә н  белән А л с у  ишек төбенә чабып чыгалар. Ишектән Мө н ә в ә р  керә.

А л с у. Улым, кая...

М ө н ә в ә р. Апа, исәнме?

А л с у. Син икәнсең әле.

М ө н ә в ә р. Абзый өйдәме?
А л с у. Илдар, Мөнәвәр килгән.

И л д а р (чыгып). Ә-ә... Ярый... Сез, ни, чәйләрегез суынадыр...

А л с у. Әйдә, кызым... (Аш бүлмәсенә чыгалар.)

М ө н ә в ә р. Нихәл, абзый?! Исәнлекләр ничек? Күрендеңме врачка?

И л д а р. Ул мудакларга күренгән белән... Алар кадәр генә үзем дә беләм мин...

М ө н ә в ә р. Үз чиреңне үзең әйбәтрәк беләсең инде... Кунакларыгыз бармы әллә?

И л д а р. Малай кайтты, хатыны белән...

М ө н ә в ә р. Ә-ә! Марсель өйләнгән дәмени? Нишләп күрешергә чыкмый?

И л д а р. Юлдан, арыган, ятып тора... Син карларны да көрәмәгәнсең...

М ө н ә в ә р. Мин аны күрдем дә, апа берни әйтмәгәч...

И л д а р. Хатын-кызга нәрсә аңа. Хәзер соң, иртәгә кереп чыгарсың инде...

М ө н ә в ә р. Марсель кайткан бит, өч бөртек карны гына көрәр инде...

И л д а р. Аның аягы бит...

М ө н ә в ә р. Ярар... Абзый, минем баш тегеләйрәк иде бит...

И л д а р. Шулай булмаса, кермисең дә син...

М ө н ә в ә р. Духтырым син булгач, кая барыйм инде!? Син дә бит, әнә, берәр җирең авыртса, врачка күренәсең!

И л д а р. Алсу!

А л с у (чыгып). Әйе...

И л д а р. Синең бардыр бит анда?..

А л с у. Хәзер...

И л д а р. Хәзер бер эчкәч, китәсең инде син.

М ө н ә в ә р. Курыкма, абзый, иртәгә иртүк килеп җитәм. 
А л с у (банкадагы спиртны стаканга сала, аңа су куша. Ләйсәнгә). Мөнәвәр безгә килеп, булышкалап йөри. Эчүен эчә инде, үзе болай әйбәт кеше...

Л ә й с ә н. Ә...

А л с у (стакан белән кабымлык алып чыгып). Мә...

И л д а р. Бар син, бар... Мә...

М ө н ә в ә р. Сезнең исәнлеккә! (Эчеп куя.) Булды бу! Рәхмәт! Иртәгә киләм...

И л д а р. Карарбыз. Бар.

Мөнәвәр ишеккә борыла. Ишек ачылып китә. Әллә суыктан, әллә бераз төшереп алганнан кып-кызыл М а р с е л ь  килеп керә.

М а р с е л ь. О! Мөнәвәр абый, сәлам! Ничек хәлләрең?

М ө н ә в ә р. Исәнме! Әйбәт кенә! Исән-сау гына кайтып җиттегезме?

М а р с е л ь. Кайттык.

М ө н ә в ә р. Тагы да ябыккансыңмы соң?

М а р с е л ь. Бардыр инде...

А л с у. Марсельның тавышымы соң, әллә ишетелә башладымы?.. Л ә й с ә н. Миңа да шулай тоелды...

М ө н ә в ә р. Ярар, мин чыгыйм. Сине юлдан арып кайткан, дигәннәр иде! Керермен әле, сөйләшербез...

М а р с е л ь. Ыхы!

М ө н ә в ә р  китә. Л ә й с ә н  белән А л с у  чыгалар.

М а р с е л ь. Сәлам, әти...

И л д а р. Исәнме, улым! (Аны кочаклап ала.)

А л с у. Әй, улым, сагындырып кына йөрисең! Кил әле, бер кочаклыйм! Ябыгып беткән...

М а р с е л ь. Сәлам, әни!.. (Ләйсәнгә.) Син килдең дәмени?
Л ә й с ә н. Мин сине кайтып җиткәнсеңдер, дип торам...

А л с у. Кая йөрдең, улым, нишләп туры өйгә кайтмадың?

И л д а р. Туктагыз инде, кешене ишек төбендә бастырып тотмагыз...

М а р с е л ь. Русланны очраттым. Аның малае туган икән...

Л ә й с ә н. Кайсы Руслан?

И л д а р. Зариповтыр инде...

Л ә й с ә н. Ул укып бетердемени? Укып бетермичә өйләнмим дигән иде.

А л с у. Бабасы укытып чыгарды инде...

И л д а р. Теге «Нур» кибете хуҗасының кызына өйләнде бит... Алсу, әйдә, чәйләр эчерт, ишек төбендә тормагыз...

М а р с е л ь. Әни, мунча якканмы?

А л с у. Яккан, улым, яккан. Чәйләр эчәрсез дә мунчага төшәрсез... Әйдәгез, әйдә!..

А л с у  белән И л д а р  аш бүлмәсенә үтәләр.

Л ә й с ә н. Ник телефоныңны сүндердең? Мин, как дура, килеп кердем, ни әйтергә белми басып торам монда...

М а р с е л ь. Батарейка беткән. Зарядник синдәме? Бирерсең әле. Миңа шалтыратырга тиешләр.

Л ә й с ә н. Кем?

М а р с е л ь. Эш буенча.

Л ә й с ә н. Минем сумкада, хәзер алып бирәм...

М а р с е л ь. Үзем алам, син бар, утыр.

Л ә й с ә н. Кызыл сумка кая соң? Күчтәнәчләрне алыйк әле...

М а р с е л ь. Кая соң ул?.. Чёрт... Русланның багажнигында калган...

Л ә й с ә н. Марсель...

М а р с е л ь. Нәрсә, Марсель? 
Юри калдырдыммы әллә? Иртәгә алырбыз... Өйдә чәй бетмәгәндер әле...

Л ә й с ә н. Күчтәнәч бит ул...

М а р с е л ь. Күчтәнәч, күчтәнәч... Бар әле, утыр...

Л ә й с ә н  аш бүлмәсенә чыга,  М а р с е л ь  үз бүлмәсенә кереп китә.

А л с у. Марсель кая?!

Л ә й с ә н. Өсләрен алмаштыра, хәзер чыгар...

А л с у. Ябык инде. Монда да ашавы юк иде, хәзер бөтенләй кипкән...

И л д а р. Мин яшь чакта Марсельдән дә ябык идем! Клёш чалбарлар, чәч – җилкәдән! Нәрсә генә кыланмый идек инде!..

А л с у. Автобуста авыр булмагандыр бит? Марсель бик арыган күренә...

Л ә й с ә н. Марсель йоклап кайтты ул...

И л д а р. Автобус юньле нәрсә түгел инде... Менә поездда рәхәт. Күпме йөрдем мин поездларда. Иң яратканым, поездда чәй эчү иде. Анда гранёный стаканны подстаканникка утыртып, баллы чәй бирәләр иде! Андый чәй беркайда да юк... Хәзер дә шулаймы икән? Күптән йөргән юк.

Л ә й с ә н. Мин узган ел Анапага барган идем. Без арзанлы вагонда бардык. Подстаканниклар пластмасс иде. Чәе дә тәмле түгел...

И л д а р. Хәзер юктыр шул... Бәлки, элек тә тәмле булмагандыр, юлда булганга гына шулай тоелгандыр. Ләкин, бик тәмле кебек истә калган!.. Берьюлы шулай кайтабыз. Купеда мин, тагын бер иптәшем һәм бер офицер. Бу офицер берзаман безнең дәүләт политикасы, җитәкчеләр турында күңелендә булганнарын сөйли башламасынмы. Эһе, мин әйтәм!..

А л с у. Чәе суынып бетә инде...

И л д а р. Иптәшем, Коля седых, бик әйбәт малай иде, батырып үтерделәр. Шуңа караш кына ташладым, теге аңлап алды. Коляның үзе белән магнитофоны бар иде. Ул вакытта безгә загранкадан алып кайталар иде, японскийларны. Шуның өчен батырдылар да инде аны, ул заманда шулай иде бит... Теге кабызып куйды, сиздермичә генә... Офицерыбыз сүзен сөйләп бетерде. Коля магнитофонны чыгарып күрсәтте. Мин – корочканы. Ул вакытта минем «внештатный сотрудник комитета государственной безопасности» корочкасы бар иде... Үлде офицерыбыз. Свердловскига кадәр безгә «Арарат» кына эчертеп барды...

Шорты кигән М а р с е л ь  чыга. Кулында пакет.

А л с у. Улым, чәең суынып бетте бит инде...

М а р с е л ь. Мунчада сөлге бармы?
А л с у. Әллә мунчага төшәсеңме?

Л ә й с ә н. Чәй эч инде башта... Без сине көтәбез бит...

М а р с е л ь (шкафтан сыра бокалы алып, пакетына сала). Эчәсем килми әле... Син барасыңмы?

Л ә й с ә н. Соң бит инде...

М а р с е л ь. Үзеңә кара...

А л с у. Пироглар пешергән идем...

М а р с е л ь. Әни, минем ашыйсым килми...

И л д а р. Ярар, чәйләрне мунчадан соң эчәр. Пары беткәнче кереп чыксын...

А л с у. Сөлгеләр куйган анда, минлек пешердем...

М а р с е л ь. Ярар...

Марсель чыгып китә. Уңайсыз тынлыкта калалар.

И л д а р. Әй, мин яшь чакта чабына да идем! Иң беренче булып төшә идем. Бөтенесе кереп чыкканчы хәл җыеп, ахырда тагы бер кереп чыга торган идем. Хәзер шул эссе мунчага кереп булмый...
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев