Илгиз Зәйниев автор яңалыклары
-
7 июнь 2025 - 13:00
ҖӘННӘТКӘ КАДӘР ЯРАТУ (хикәя)
Ул җәннәт һәм анда эләгү шартлары турында өйрәнә башлады! Хатыны аны шунда көтә, ул моны тәгаен белә. Һәм шулай ук ул кан тамырларыннан мәхәббәт акканын белә, тоя иде. Хатыны белән буласы килү теләге аны мәңгегә басып алды. Бу аның яшәвенең максатына әверелде. -
18 гыйнвар 2025 - 09:00
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
22 февраль 2024 - 09:00
Чия тавы (ахыры)
А л с у. Илдар, нишләдең син? И л д а р. Аттым этне. Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра... А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында... М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.) -
17 февраль 2024 - 17:00
Чия тавы (драма)
А л с у. Без шул бер көе инде. Илдар гына: әле кан басымы күтәрелә, әле шикәре... Эшеннән нигә чыгардылар соң? Л ә й с ә н. Чыгардылар, дип... Мин аның кая эшләгәнен дә белмим... Иртән чыгып китә, кич кайта торган иде... Акчасы да әллә ни... А л с у. Ай Аллам... Нинди акчага яшәдегез соң, балам? -
1 август 2023 - 13:00
Туганнар-тумачалар (татар тормышыннан сәхнәләр)
Әйе, ялгыз хатын булгач, төрле сүзләр дә ишетергә туры килә, явыз телләр ни әйтмәс... Син борчылма... Тынычлан... Малайлар да, үзем дә башкалардан ким-хур түгел. Азмыни безнең кебекләр... Син борчылма... -
14 апрель 2022 - 09:00
Мәдинә (ахыры)
Бер әрсез тап булып калыр бары хисең – Җилләр куып каралтырлар аның төсен... -
9 апрель 2022 - 13:00
Мәдинә
Ике нәрсә тик сәләтле кешелекнең Бөеклеген бер мизгелдә юк итәргә: Беренчесе – мәхәббәтнең җавапсызы. Кеше өчен кичә алмаслык ара тик шул – Ихлас сөю белән битарафлык арасы. Икенчесе – кылган гөнаһыңны аңлау ...