Логотип Казан Утлары
Драма

МОҢГА ТӨРЕНГӘН ТУКАЙ (драма)

Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Галиәсгар Госмановка, Габдулла Тукайның башын сыйпап). Кара әле, Галиәсгар, Габдулла ничек үсеп җиткән. Аталары үлеп, Сак берлән Сок шикелле Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә Газизә 7 яшьләрдә, Габдулла 4 айлык имчәк баласы гына иде. Кара ничек үсеп җиткән! Машаллаһ! Шуннан соң сигез ел узып киткән...

МУЗЫКАЛЬ ДРАМА*
Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шәйтаннанмы илһамым килә?
Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай:
Бер-бер артлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә.
Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.
Габдулла Тукай

* Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Татарстан Республикасы
Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм
үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән «Тукай йолдызлыгы» дип аталган конкурсның
«Пьеса» номинациясендә өченче урынны алган әсәр.

Катнашалар:
Г а б д у л л а Т у к а й – 8–∞ яшь.
С ә р в и – 12–18 яшьлек чибәр кыз.
М и ң н и с а – Сәрвинең әнисе, 45 яшь, тик үз яшеннән картрак
күренә.
М и р х ә й д ә р – Сәрвинең әтисе, 55 яшьләрдә.
Р ә ү ф – Сәрвинең абыйсы, Габдулла Тукайның сыйныфташы,
яшьтие.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н – «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең
баш имамы, 40 яшьләрдә.
К а м и л М о т ы й г ы й – Мотыйгулла Төхвәтуллинның улы,
Габдулла Тукайның дусты, 20 яшьләрдә.

Г а з и з ә З ә б и р о в а – Габдулла Тукайның әтисе бер, әнисе
башка булган бертуган апасы, 15–20 яшьләрдә.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а – Габдулла Тукайның әтисе
Мөхәммәтгариф белән бертуган апасы, 40 яшьләрдә.
Г а л и ә с г а р Го с м а н о в – Газизә Госманованың ире, сәүдәгәр,
50 яшьләрдә.
Г а б д у л л а К а р и е в – Габдулла Тукайның дусты, яшьтие.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в – Габдулла Тукайның рус
телендә беренче учителе, 50 яшьләрдә.
Г а л и я К а й б и ц к а я – Мотыйгулла Төхвәтуллинның кызы, 2 яшь.
Ш ә к е р т л ә р
К у ч е р

Вакыйгалар 1894–1913 елларда Җаек шәһәрендә бара.


БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Декорацияләр XIX гасырга карый.
Сәхнә өстендә «1894 ел» дип язылган.
Галиәсгар Госманов йорты. Диварларда чиккән намазлыклар,
сөлгеләр, пыялаланган шәмаилләр1 эленгән. Уртада зур өстәл.
Өстәл артында зур тышкы ишек күренеп тора. Сул якта берничә
кием җиһазы, уң якта зур диван. Өстәл түрендә Г а л и ә с г а р
Г о с м а н о в аш ашап утыра. Аның янында Г а з и з ә
Г о с м а н о в а савыт-саба күтәреп ыгы-зыгы килеп йөгереп йөри.
Тышкы ишек ачыла, бүлмәгә Г а б д у л л а Т у к а й белән Г а з и з ә
З ә б и р о в а керә. Алар янына Газизә Госманова йөгереп килә.
Газизә Зәбирова белән Газизә Госманова Габдулла Тукайның
билбауларын чишеп, бишмәтен һәм бүреген салдыра.
Г а з и з ә Зә б и р о в а (Габдулла Тукайга). Күреш дәү апаң берлән.
Ул безнең әтиебезнең сеңлесе Газизә – дәү апаң була.
Габдулла Тукай оеган кулларын бер артка, бер алга чайкап, дәү
апасына ике кулын суза. Газизә Госманова Габдулла Тукай белән
исәнләшеп, аны кочып ала.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а . И Аллам! Борчыла башлаган идем.
Г а з и з ә З ә б и р о в а. Аллага шөкер, исән-сау алып кайтты
Сапый абзый Габдуллабызны. 18 көн Казаннан Җаекка кайтканнар.
18 көн юлда булганнар.

----------------------
1 Шәмаил – пыяла артында майлы буяулар һәм ялтыравык фольга белән ясалган татар сәнгатендәге
үзенчәлекле рәсем.

Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Галиәсгар Госмановка, Габдулла Тукайның
башын сыйпап). Кара әле, Галиәсгар, Габдулла ничек үсеп җиткән.
Аталары үлеп, Сак берлән Сок шикелле Кушлавычтан икесе ике якка
аерылып киткәндә Газизә 7 яшьләрдә, Габдулла 4 айлык имчәк баласы
гына иде. Кара ничек үсеп җиткән! Машаллаһ! Шуннан соң сигез ел
узып киткән...
Галиәсгар Госманов Габдулла Тукайга игътибар белән
кызыксынып карый.
Г а л и ә с г а р . Ә-ә-ә! Каениш кайтып төшкән, каениш! Казан
кунагы! Бигрәк көчсез шәкерткә охшап тора! Кечкенә икән әле,
мин аны шактый дәү шәкерт дип гөман кылган идем! Бу мескеннән
сәүдәгәр чыгар микән?
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Сигез яшен яңа тутырды, үсәр әле,
Алла боерса.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Сәүдәгәрләр озын буйлы, ачык
йөзле булырга тиешләр.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Буе да булыр, вакыты җиткәч.
Г а з и з ә З ә б и р о в а. Габдулла безнең әтигә охшаган! Нәкъ
әтисе инде: күзләре дисеңме, борыны дисеңме… Шундый калку
борынлы иде Мөхәммәтгариф әтием. Габдулла да чибәр егет булыр,
Алла боерса…
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Амин! Амин! (Габдулла Тукайга). Бар,
исәнләш Галиәсгар җизнәң берлән.
Габдулла Тукай оялып, Галиәсгар Госманов янына килеп баса
һәм исәнләшергә уң кулын суза. Галиәсгар Госманов, кесәсеннән
янчыгын чыгарып, аның эченнән өч тиен бакырны алып, Габдулла
Тукайның уң кулына сала.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. (Габдулла Тукайга). Ал, ал, җае
молда, садаканың гаебе юк.
Габдулла Тукай өч тиенне йодрыгы белән кысып, битен сыйпап
куя, олылар аның артыннан кабатлыйлар.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Габдулла Тукайга). Тукта әле,
тукта, садаканы алу белән генә түгел, аның фәтвасын белергә кирәк.
Беләсеңме фәтвасын? Садака бирү кайсы гамәлгә керә? Менә әйт,
Казан «молдасы» булсаң?
Г а б д у л л а Т у к а й (Галиәсгар Госмановка). Садака бирү –
сөннәт, алу – мөстәхәб, шәригатьнең төрле дәрәҗәдәге йөкләмәләре.

Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (елмаеп). Ай, рәхмәт, җае молда!
Болай итеп сигез яшьтән фикер йөртсәң, бәлкем синнән дә сәүдәгәр
чыгар. Рөшдең2 бар, сүзең гүзәл. Беләсеңме, оста сәүдәгәрләр китте-
бетте сәүдәгәрләрдән нәрсә берлән аерылып тора?
Г а б д у л л а Т у к а й (Галиәсгар Госмановка). Беләм... дер...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Йә, әйт сүзеңне! Бик игътибар берлән
тыңлыйм.
Г а б д у л л а Т у к а й. Оста сәүдәгәрләр озын буйлы, ачык йөзле
булалар...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Ха-ха! Хәтерең ярыйсы. Тиз өйрәнәсең,
шәкерт. Бу яшьтән тәхаттырың3 яныңда булгач, бик шәп!
Габдулла Тукай сөенеп, өч тиенне санап, кесәсенә тыгып куя.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Исеңдә калдыр, шәкерт! Иң оста
сәүдәгәрләр бай телле булалар. Сәүдәгәрләрнең ипие ул – тел. Телең
бай булса, үзең дә, гаиләң дә бай булыр. Аңладыңмы?
Г а б д у л л а Т у к а й. Аңладым, Галиәсгар абый.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Мине җизни дип атарсың.
Г а б д у л л а Т у к а й. Аңладым, җизни.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Газизә Госмановага). Сул күзенә
нәрсә булган соң аның? Бу нинди күз көеге бәбәгендә?
Г а з и з ә З ә б и р о в а. Габдулланың кечкенә чагында күзенә
чүп кергән булган... Ул күзне көл берлән дәваламакчы булганнар.
Тик килеп чыкмаган, күрәмсең. Шуннан соң күзендә ак тап калган.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Ә ничек сәүдәгәр булмакчы була
ул? Акча ничек саный?
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Әнә өч тиенне санап, кесәсенә салып
куйды әле...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (үз-үзенә). Улым үлеп китте шул.
Улым исән булган булса, якын да китермәгән булыр идем мондый
яртыгарипләрне. (Габдулла Тукайга). Ярар... Акча санарга бер күз
җитә... Синдә тел бар кеби. Монысы иң мөһиме! Әмма дә ләкин күп
телләрне өйрәнергә кирәк. Хәзерге дөньяда татар теле берлән ерак
китеп булмый шул. Гарәп телен, рус телен өйрәнергә кирәк. Заманасы
шундый! Аңлыйсыңмы?
Г а б д у л л а Т у к а й. Аңлыйм, җизни.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Газизә, аш салып бир шәкерткә,
юлдан арыгандыр, бәлкем, Җаек токмачыннан май куныр үзенә...
Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Галиәсгар Госмановка). Хәзер, Галиәсгар,
хәзер.

----------------------
2 Рөшдең – зиһенең.
3 Тәхаттырың – хәтерең.

Газизә Госманова токмач ашы салып керә. Габдулла Тукай белән
Газизә Зәбирова өстәл янына утыралар һәм ашый башлыйлар.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Габдулла Тукайга). Казан урынындамы?
Печән базарын зурайталар дигәннәр иде. Зурайттылармы? Ул болай
да зур базар инде, Сәмәрканд берлән Бохара базарына җитми, әлбәттә.
Тик андый базарлар булуы безнең өчен бик яхшы.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Галиәсгар Госмановка). Каян белсен
ул! Ул бит әле бала гына...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (кычкырып, Газизә Госмановага).
Тик кенә тор ир-атлар сүз көрәштергәндә! Энекәшеңне алып
кайтканга тезләнеп рәхмәт әйтер урынга үзеңнең әрем телеңне тыгып
утырмасаң...
Г а з и з ә Г о с м а н о в а (тезләнеп). Рәхмәт, Галиәсгар! Мең
рәхмәт!
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Синдә бит патша каны акмый,
иреңнән алдан лыгырдап тормасаң.
Галиәсгар Госманов Газизә Госманованы торгыза һәм
Габдулла Тукай янына килеп баса.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Габдулла Тукайга). Йә, шәкерт! Син
җырлый беләсеңме?
Г а б д у л л а Т у к а й. Беләм...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Җырлап та күрсәт инде алайса!
Габдулла Тукай, оялып кына ашап бетереп, тәлинкәсен кырыйга
алып куя, әкбәр әйтеп, битен сыйпый.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Бала юлдан соң арыган, Галиәсгар.
Ял итеп алсын. (Габдулла Тукайга). Әйдә, урын җәям. Аннары үз
бүлмәңне күрсәтермен. Анда әле әйберләр бар. Сәүдәгәр өе шулай
була инде, Габдулла. Бөтен җирдә сатулык, бөтен җирдә мал.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Кара әле син аны, бу каһәр суккан
хатын-кызны! Син бүген биш пот алтын тапмагансыңдыр бит? Телең
ачылды мәллә? Газраил төшеңә кермәгәндер бит?
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Арыган бит бала, Галиәсгар. Гафу ит,
зинһар өчен. Хәл алсын бераз, аннары җырлар да, сөйләшерсез дә.
Күнеп китсен инде бераз. Әле бит кайтып төшкәненә 20 дакыйка да юк.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Авызыңны яп, агу ашаган хатын!
Мине акылга өйрәтеп ятмасаң! Күрсәтәм әле мин сиңа. Кара әле син
аны, ә! Мәкъһур әйләсен4 үзеңә.

-------------------
4 Мәкъһур әйләсен – каһәр төшсен.

Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Зинһар өчен, гафу итә күр, Галиәсгарем!
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Ярар, шәкерт ял итсен. Мин аннан
безнең яклардагы иң бай сәүдәгәр ясармын. Буе юк шул! Йөзе дә
сарырак! Без тел берлән үзебезнекен алырбыз! Гарәп, фарсы, төрек
вә рус телен өйрәттерәм мин аңа.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Амин! Амин!
Г а б д у л л а Т у к а й. Рәхмәт, җизни! Рәхмәт, Галиәсгар абый!
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Габдулла Тукайга). Сүзеңне каты
тот вә авызыңны үлчәп ачарга өйрән! Кечкенә вакыттан ук шул ике
кагыйдәне исеңдә калдырсаң, сәүдәгәрлектә, үсеп җиткәч, җиңелрәк
булыр. Аңладыңмы?
Г а б д у л л а Т у к а й. Аңладым, җизни.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Газизә Госмановага карап). Иртәгә
мунча ягарсыз! Бетләгән булмасын! Мәскәү туныма бет кунса, кара
аны! Көйсез телең гасабиландырды. Карале, ә! Телеңне йолкып,
этләргә ашатам мин синең.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Галиәсгар Госмановка). Гафу итә күр,
Галиәсгарем, алтыным. Син шундый акыллы, син һаман хаклы булып
чыгасың. Синдәге кеби акыл падишаһларда да юк, билләһи...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Ярар, ярар... Ял итегез. Бүген соң
инде, иртәгә мунча ягарга онытма.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Ягам, ягам, Галиәсгарем. Иртүк торып,
таң атканчы Чаганнан5 су ташып куярмын.
Г а з и з ә З ә б и р о в а. Мин дә сиңа булышырмын, апам...
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Булышырсың, булышырсың, балам.
Газизә Госманова Габдулла Тукайның кулыннан тотып, диванга
алып барып яткыра һәм өстенә ике кат юрган яба. Газизә Зәбирова
диван янына килеп утыра. Галиәсгар Госманов, канәгатьсезлеген
белдереп, мыек астыннан нәрсәдер пышылдап чыгып китә.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а. Габдулла, син җизнәңә ачулана күрмә.
Ул искиткеч яхшы кеше. Тышкы яктан бераз гына көфер булса да,
эчке кыяфәте ак, самими аның. Әле үзең дә тиздән белерсең аның
нинди яхшы кеше икәнлеген. Йокла, балам, йокла. Әйдә, мин сезгә
бишек җыры җырлыйм.
Газизә Госманова ике баланы сыйпап, «Үстек-Үстек» исемле
бишек җырын җырлый башлый.
Г а з и з ә Г о с м а н о в а (Газизә Зәбировага карап).
Үстек, үстек
Үстек, үстек, үстеки,

---------------------------
5 Чаган – Җаек шәһәрендә урнашкан Урал елгасының уң як кушылдыгы.

Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсәр әле, зур булыр.
Зерә матур кыз булыр.
Үсәр әле, зур булыр.
Зерә матур кыз булыр.
(Габдулла Тукайның юрганын өскәрәк күтәреп).
Егет кеше мут булыр,
Ике күзе ут булыр.
Егет кеше бер сызгырса,
Кызлар күзе ут булыр.
Егет кеше бер сызгырса,
Кызлар күзе ут булыр.

Икенче күренеш
Сәхнә өстендә «1895 ел» дип язылган. «Мотыйгыя» мәдрәсәсе.
Уртада зур өстәл. Өстәл уртасында зур граммофон.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н граммофонны кулы белән
әйләндерә. Өстәл янында ике яклап эскәмияләр тезелгәннәр.
Бер эскәмиядә Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в утыра. Уң
як почмакта бизәлгән зур ачык сандык. Диварларда чиккән
намазлыклар сөлге белән каплап куелган. Граммофоннан Фёдор
Шаляпин башкаруында «Очи чёрные» җыры яңгырый башлый.
Очи чёрные, очи жгучие,
Очи страстные и прекрасные!
Как люблю я вас! Как боюсь я вас!
Знать, увидел вас я не в добрый час!
Очи чёрные, жгуче пламенны!
И манят они в страны дальние,
Где царит любовь, где царит покой,
Где страданья нет, где вражде запрет!
Не встречал бы вас, не страдал бы так,
Я прожил бы жизнь улыбаючись.
Вы сгубили меня, очи чёрные,
Унесли навек моё счастие.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Ну-с, җырлап та карый инде
Казан егете! Шулаймы, Мотыйгулла?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Петербург берлән Мәскәүдә
Шаляпин фазыйль6 кеше дип санала микән?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Мондый моңлы тавыш мең
елга бер генә туа, фазыйльның фазыйле Фёдор Иванович.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Әхмәтша дустым! Менә
бит ничек килеп чыга! Казан егете рус телен бөтен дөньяга яңгырата.

--------------------------------
6 Фазыйль – галим.

Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Соң, безгә дә шундый
җырчылар, композиторлар кирәк. Татар телендә дә сандугач моңы
берлән җырлап була.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Бик шулай да бит, дустым,
ләкин нәрсә җырларга соң?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Татар халык җырларын, әлбәттә!
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Күпме җырлап була инде
татар халык җырларын? Татар милләтенә яңа шагыйрьләр, шигырьләр
кирәк.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Соң, бар да синең кулыңда
бит... Мәдрәсәң гөрләп тора, улың Камил үсеп килә. Син бер биш
шагыйрь чыгарсаң, кайда булса да Фәлән Әлләкем углы бер биш
шагыйрь чыгарса... Менә сиңа ун шагыйрь. Ун шагыйрь бер ел эчендә
көн саен бер шигырь язса, менә сиңа 3650 шигырь. Ул бит 3650 җыр
дигән сүз.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н (елмаеп). Аның кадәр
җырчыларны каян табып бетерәбез диген син, ә...
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в (елмаеп). Анысы безнең эш
түгел. Консерваторияләр баш ватсыннар.
Ишеккә шакыган тавыш ишетелә. Мотыйгулла Төхвәтуллин
тиз арада граммофонны җыеп, сандыкка бикләп куя. Ишектән
елмаеп, Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в белән
Г а б д у л л а Т у к а й керә.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Әссәламегаләйкүм!
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Әссәламегаләйкүм вә
рәхмәтулла вә бәрәкәтү.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Хәерле вә имин көннәр.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Мотыйгулла әфәнде, менә сезнең
мәдрәсәгә Габдулла каенишемне алып килдем! Сәләтле шәкерткә
охшап тора...
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Габдулла, исәннәрме!
Г а б д у л л а Т у к а й. Исәнмесез!
Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхвәтуллинга ике кулын суза.
Әхмәтша Сираҗетдинов та аксап, Габдулла Тукай янына килеп,
ике куллап исәнләшә. Мотыйгулла Төхвәтуллин диварларда каплап
куелган намазлыклардан сөлгеләрне ала.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Мотыйгулла хәзрәт! Мөхәммәтгариф
углы Габдулла бик сәләтле әфәндегә охшап тора. Олыларча фикер йөртә.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Мөхәммәтгариф?

Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Мөхәммәтгариф! Мөхәммәтгариф!
Ы-ы!.. Кушлавыч авылыннан шәкерт. Атасы Мөхәммәтгариф тә
шунда җирләнгән.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Кайчан? Кайчан бакыйлыкка
күчте Мөхәммәтгариф?
Г а б д у л л а Т у к а й. Миңа тулы сигез яшь! Атам дәрелбәкайә
рихләт иткәндә7 миңа 4 ай иде, Мотыйгулла әфәнде.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Ә әниең?
Г а б д у л л а Т у к а й. Әниемне җирләгәндә, миңа 4 яшь булган.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н (Габдулла Тукайга). Без
синең атаң белән Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыдык, ул минем
иң якын дусларымның берсе иде. Бу хәбәрне ишеткәч, күзләрем
караңгыланып китте.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Татарлар бөтен дөнья буйлап
таралган булса да, кайда гына очрашсалар да, барыбер уртак
танышлары килеп чыга.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Әхмәтша әфәнде! Габдулланы рус
теленә дә өйрәтәсе иде. Рус телен белмәгән сәүдәгәрләр артта калып
баралар. Заманасы шундый бит инде. Үзегез беләсез!.. Дөньялык
өчен анысы да кирәк. Без менә үзебез, русча укымагач, прошениеме,
адресмы язарга кирәк булса, синең яныңа йә судтагы писарьга
йөгерәбез. Хәзер муллалар да русча укый, дөньясы укыта…
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Хәл итәрбез! Укыйсы килгән
шәкертләрне ничек алмыйсың инде...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Юлыбыз уңды! Аллаһка шөкер!
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Быел cоң инде, икенче елга
укырга алырмын. Мотыйгулла мәдрәсәсендә бераз укырга күнер.
Икенче елга үзенә дә җиңелрәк булыр.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Ярар! Ярар! Үзегез беләсездер...
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Өч ел...
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Нәрсә өч ел?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Өч ел эчендә рус телен өйрәнер.
Көненә өч сәгать җитеп торыр шәкерткә.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Шәп! Шәп булыр иде!
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Тагын, теге ни... Габдулланы төрек
теленә дә өйрәтәсе иде...
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Безнең мәдрәсәдә төрек
шәкертләре укый. Төрек теле безнең телгә бик охшаган. Ул аны
укытмыйча да өйрәнер!
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Яхшы икән!
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н (Габдулла Тукайның
җилкәсеннән тотып). Синең әтиең Мөхәммәтгариф Кышкар

-------------------------------
7 Дарелбәкайә рихләт иткәндә – үлгәндә.

мәдрәсәсендә мине бик карады, бик якын итте. Бәйрәмнәрдә мине
үзе берлән Кушлавычка гел алып кайта иде. Синең дәү әниең безнең
кайтуыбызны тәмле кыстыбыйлар пешереп көтеп тора иде.
Г а б д у л л а Т у к а й. Миңа эләкмәде шул дәү әнинең кыстыбыйлары.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в (Габдулла Тукайга). Ярар эләкмәсә!
Әле борын сулый башладың гына. Кыстыбыйларың алда көтеп торыр,
акча заманасы хәзер. Мине тыңласаң, акчалы булырсың. Акчаң булса,
кыстыбый исенә игътибар итәргә вакытың да булмас. Аңладыңмы?
Г а б д у л л а Т у к а й. Аңладым, җизни.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Укулар сентябрь аенда
башлана. Габдуллага мәдрәсәне бүген үк күрсәтеп алырмын.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Китим мин алайса. Сезнең
берлән кызык булса да, эшем күп.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Үземнең дә вакытым юк. Юл
уңаеннан гына кергән идек. Акча күпме кирәк булуын әйтерсез. Акча
бар, Аллага шөкер.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Ярар, хәл итәрбез.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Каенишемне рәнҗетмәгез. Бердән-
бер каенишем ул минем! Әгәр дә мәдрәсәдә кем булса да Габдуллага
кул күтәрсә, мыскыл итсә, бирәм кирәгегезне! Аңладыгызмы?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Борчылмагыз! Бар да яхшы
булыр.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Киттем мин...
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Габдулланы үзем илтеп куярмын!
Кая торганыгызны беләм. Сентябрь аеннан мәдрәсәдә көтеп калабыз.
Г а л и ә с г а р Г о с м а н о в. Хушыгыз. (Габдулла Тукай янына
килеп). Тырышып укырсың, Габдулла! Акчаларымны юкка әрәм
итсәң, кара аны! Изге сәгатьтә!
Галиәсгар Госманов белән Әхмәтша Сираҗетдинов
чыгып китәләр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев