Хикәя тег белән яңалыклар
-
6 октябрь 2026 - 13:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
3 октябрь 2026 - 13:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
2 октябрь 2026 - 13:00
Колакларын селкеп юкка чыкты... (хикәя)
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп басты... -
30 сентябрь 2026 - 13:00
Алмалар алланганда
– Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга барыр, япь-яшь агачның җанын шулай кыяр идемени? -
24 сентябрь 2026 - 13:00
Сагыну (хикәя)
Ничә еллар буена аны көтеп яшәдем бит, тәрәзәдән күз дә алмадым, тормыш кыенлыкларын үзем генә кичерергә мәҗбүр булганда, их, әтием янымда булса иде, дип уйладым. Ә хәзер, үсеп җиткәч, ул картаеп, ярдәмсез калгач, аның исенә төшкәнменме?! -
22 сентябрь 2026 - 13:00
Их, син!.. (хикәя)
Ах, бу кызлар! Үртәргә дә, чәчләрен тартырга да, төртеп егарга да ярамый шуларны. Соң, без болай гына, яратып кына шаярабыз бит инде сезнең белән. Ник безне – егетләрне аңламыйсыз соң сез?.. Менә шундый чираттагы шаяруы аркасында эләкте дә инде Шамилгә... -
20 сентябрь 2026 - 13:00
Өченче хатың кайда? (хикәя)
Онытылмаслык мизгелләр, бәхетле чаклар! Кая югалды соң алар? Кая китте безнең мәхәббәт? Ник?! Соңгы хатымны язганыма да ун ел узды. Син аңа тәки җавап бирмәдең. Ә мин көттем, нык көттем... -
19 сентябрь 2026 - 13:00
Төньяк кәләше (хикәя)
Мескен Вера. Верочка... Аны аэропорттан ук кире үз иленә кайтарып җибәрделәр. Миңа бары тик тәрәзә аша саубуллашырга гына рөхсәт иттеләр. Килеп туган хәлнең никадәр авыр икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз. -
18 сентябрь 2026 - 13:00
СОҢГЫ СЫНАУ (хикәя)
Бер ел да үтми – Нургалинең әтисе дә вафат була. Бик хөрмәтләп озата аны яшьләр. Ул вакытта халык Кәүсәриянең ихлас елаганына аптырый: үз әткәсемени... Ә бер көнне алар тормышында күңелсез, әмма бик тә гыйбрәтле шундый хәл була. -
14 сентябрь 2026 - 13:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
7 сентябрь 2026 - 13:00
Кояш исле балачак
– Кемнәрнең Балачак иленә кайтасы килә, минем яныма килегез, җайлап утырыгыз... Менә шулай... Инде күзләрегезне йомыгыз. Тух-тух-тух, тухтух-тух... Анда поездда кайту уңайлырак булыр дип уйлыйм. Әнә ул алтын көзнең кояшлы матур октябрь башында салмак кына итеп, гомер юлымны башлады. -
6 сентябрь 2026 - 13:00
«Шайтан бар ул, бар!..» (хикәя)
— Ә син миңа рәнҗемә, карчык,— диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап. — Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... -
28 август 2026 - 13:00
Аша рәхәтләнеп! (хикәя)
Моңзар кисәк кенә сикереп торды һәм компотны шеф-поварның битенә сипте! Моны күреп, сакчылар аның өстенә килә башлады. Егет чытырдатып күзләрен йомды... -
26 август 2026 - 13:00
Туйда очрашу
Минем һәм Исламның карашы зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле, тәбәнәк буйлы кәләш Әлфиянең күзләре белән очрашты. Үзебез дә сизмәстән без Ислам белән бер-беребезгә караштык… Ул кайчандыр үзен Әминә дип таныштырган иде… -
22 август 2026 - 13:00
Рәхмәт сиңа... (хикәя)
Ире төшендә хатынын түгел, ә икенче бер хатынны чакыра иде: “Нәзифә димен... Нәзифә...” Энҗе, яшен суккандай, баскан урынында тораташ булып торды да, әкрен генә урынына чүкте. Нәзифә... Димәк, чын бу...