Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

Таң атканда гына өй эче кинәт тынлыкка күмелде. Тынычланып, башын мендәргә терәгән Мөкәррәмәгә генә йокы кермәде. Сыер саварга иртәрәк икәнен чамалап, черем итеп алырга җыенса да, күзләре шыр ачык иде. Үрмәкүч пәрәвезедәй чолгарга иткән уйлар ятьмәсеннән котылырга теләп, әле уңга, әле сулга әйләнде – йөрәгенә тынгылык иңмәде.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Көннең кичкә авышканы сизелә. Палатага берәрсе кереп, ут кабызганчы, шушы эңгер-меңгер яктылыгының тиз генә юкка чыкмавын теләп ятсаң гына инде. Алайса, караңгылык бүлмәне генә түгел, болай да көч-хәл белән тын алып яткан күкрәкне баса. Күкрәк белән бергә, җан изелә, җан сыза. Авыру белән көрәштә көчсезлегеңне аңлаудан йөрәк бәргәләнә. Барысына төкереп, шушы көндә, шушы минутта яшәп калырга ничек өйрәнергә? Бер генә минутны да кичәге көнне барлауга әрәм итмичә, иртәгәсе көн өчен куркуны баш миенә якын китермичә, бу мизгелдә яшәп каласы иде. Бу көн – аныкы. Бу мизгел – аныкы. Вакытның бу кишәрлеген аның хозурыннан беркем йолкып ала алмый, мизгелне ничек уздыру үзенә генә бәйле. Әллә ялгышамы? Монда, авыру каршында үзеңне корбан кебек хис итеп ят та вакыт агышына хуҗа бул, имеш... Ике аягыңда дөбердәп йөргәндә, дуслар, туганнар каршында да, тормышның көтелгән, көтелмәгән борылышлары каршында да үзеңне корбан сарыгы итеп файдаланырга ирек бирмисең анысы. Кул-аягың, җаның-тәнең бәйсез икән, ләббәйкә дип бил бөгеп тормыйсың. Рәхим ит, хәлне үзгәртергә телисең икән, үзең теләгәнчә эшлә: телең белән аңлат, кирәк тапсаң, йодрыгыңны эшкә җик; нидер ошамый икән – борыл да кит, кире кайтырга теләсәң, сукмакка бик салынмый. Монда бит... монда бит башкачарак. Аны үзгәртү дә кулдан килердәйгә охшамаган. Үзеңне корбанга санарга, мескенләнергә теләмәсәң, бу хәлләргә башка күзлектән карап баксаң гына инде. Бәла-казаның һәркайсы кешегә йә сынау, йә җәза, йә бүләк булып бирелә дигән идеме хәзрәт бервакыт җомга намазында? Фәйзелхан аның белән бәхәсләшеп тә алган иде: янәсе, әкият, ничек бүләк булсын инде... «Аллаһның шул рәвешле тагын да яманрак бәлаләрдән саклап калуы, җәзасын ахирәттә ут газабына калдырмыйча, бу дөньяда бирүе ничек бүләк булмасын», – дип җаваплаган иде хәзрәт.

Палата ишеге ачылды. Пыяла банка, шприц ише нәрсәләр тезелгән поднос тотып, аксыл-зәңгәрсу киемгә төренгән берәү кереп килә иде. Менә ул башта Резида яткан карават янына килеп, аның йөзенә иелеп, нидер әйтте. Ияккә кадәр тартылган ак җәймәне кайтарып, култык астына градусник куйды. Җәһәт кенә борылып, Фәйзелханның да йөзенә иелеп карагандай итте. «Не дождётесь» – ир шулай дип шаяртып дәшәргә теләде, тик теле аңкауга ябышкан сыман иде, авазы чыкмады. Перчаткалы җитез куллар аның да юка күлмәге астына салкын градусникны китереп тыкты. Сабый балаларны юаткандай, шәфкать туташы мөлаем тавыш белән нидер сөйләнә-сөйләнә, кәгазь каптан дару капсуласы алды, аның башын мамыкка төреп чертләтеп ватты да шприц энәсенә кигерде.

Көчкә тын алып яткан Фәйзелханны кинәт сәер рәвештә көләсе килү теләге биләп алды. Үзе яратып караган «Кавказская пленница» фильмы исенә төште. «Бу шприц соң миңа... Моргуновка кадаган ише генә инде». Шунда ук баш миен икенче уй ярып керде: Моргуновларны хәтерләрлек булып яткач, яшибез әле, брат, яшибез!

Укол җиңеләйтеп җибәрдеме, әллә авыл турындагы хатирәләре, бүләк турындагы фәлсәфәсе җанын шифалы яңгыр урынына сугардымы – тамырларда кан агышы йөрешен үзгәртте, күкрәк читлеге киңәеп киткәндәй булды, ике чигәне кысып торган кыршау да йомшарды. Нинди генә халәттә дә уйдан арынмаган баш үзен яңа яссылыкта хис итә иде, ахрысы.

Әллә соң дөньялыкта белеп-белми кылган гөнаһлар шушы рәвешле җавап тотуны таләп итә микән? Уйла әле, Фәйзелхан, уйла. «Бер гөнаһым да юк, каян килеп?» дип каршы төшәргә маташма, син дә шул ук Адәм баласының фәлән миллиардтан берсе бит, синең дә калак сөягендә фәрештә канатлары үсеп чыкмаган... Кәбаир гөнаһлар исемлегенә үк кермәсә дә, чабуыңа ябышкан балачак шуклыклары да, яшьлек җүләрлекләре дә юк түгелдер. Исеңә төшер: соңгы елларда, мәчеттә намазга иелгән, вәгазьләр тыңлаган мәлдә үзең өчен нинди хакыйкатьне ачтың?.. – Бер генә адәми зат та җир йөзенә болай гына килмәгән, һәркемнең үзе башкарасы гамәлләре, кыласы изгелекләре, хата-ялгышлары була. Шуларның барысы өчен тәүбә итәр мөмкинлеге, ахирәттә җавап тотасы сәгатьләре була. Мал да, дан да кешегә сынау өчен бирелә. Шушы гади, гали ачышлар шаккаттырган иде түгелме үзеңне? Ә бит гомернең һәр кишәрлегендә малы да, даны да бар; игелекләр дә кылынган шикелле; кайчагында, артык уйланып тормыйча, кайбер сораулар йодрык белән генә дә хәл ителгән... Хет шунысына куан: бервакытта да үзеңне суган суфые итеп күрсәтергә тырышмадың, икейөзлеләнә белмәдең. Кемдер мактарга тотынса, үзең үк: «Юк, җайсыз кеше мин», – дип, «дөресләп» куя идең... 

***

– Сыртыгызга эләктерәм хәзер!

Апалары кулындагы юеш идән чүпрәге аркага, йә йомшак җиргә төшкәнче, малайлар, табаннарыннан таплы эз калдыра-калдыра, өйнең түр ягыннан ялт кына урап чыгарга да җитештеләр. Раузалия селтәнгән арада, аның кул арасыннан балык кебек кенә шуып, күздән гаип тә булдылар. Шәрифҗанда да, Фәйзелханда да идән кайгысы юк, авыл башыннан көтүне каршыладылар, хәзер терекөмеш кебек кенә тәгәрәп, урамны әйләнеп кайтырга кирәк. Йомры гәүдәле ике малай, әнкәләре пардан иш итеп теккән күлмәкләренең кесә тирәнлеген барлый-барлый, табан астыннан тузан туздырып, авылның Мөхсин очына юнәлделәр.

– Әни иртәгә ашка чакырды!

– Әни иртәгә ашка чакырды!
– Әни иртәгә ашка чакырды!

Кемнең капкасы, кемнең йөзе ачык – малайлар, тиен җитезлеге белән шул тирәдән әйләнеп чыгарга ниятләделәр. Кечкенә булсалар да, бик яхшы беләләр: авылның язылмаган үз кануны бар, хуҗа-хуҗабикә үз йортына аякбаскан беркемне дә «тәк прусты» гына борып чыгармый. Чәйләп утырган мәле булса, өстәл тирәсенә чакырып, барын-югын уртак итәргә тырыша. Табынын җыеп өлгергән булса, самавыр яңартырга ашыга; кунак килсә дип, үзенең, балаларының авызыннан өзеп, кар базында яки келәтендә йомгак-йомгак язган маен, тәпәнендә кәрәз исе аңкытып утырган балын, чормасында балавыз күк балкып торган каклаган казын саклый. Бусагада бала-чага күренсә, аны буш кул белән чыгарып җибәрүчене авыл өендә көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Ә монда, тирән кесәле күлмәкләрен җилфердәтеп, зур күзләрен ихлас елтыратып, олылап ашка дәшәргә ике малай килеп керсен әле!..

Урам очына чыгып җитәрәк, Шәрифҗанның да, Фәйзелханның да түш тирәсе шактый кабарган, кесәдәге хәзинә йөрәкне җылытып, җанны кыбырсытып тора иде, малайлар арытабан башка капканы кагып тормадылар, табан ялтыратып, су буена элдерделәр. Үлән өстенә таратып ташлагач, хәйран мул күренгән күчтәнәчләргә башта икесе дә шым гына карап тордылар.

– Мендәр кәнфитне миңа бирделәр! – Фәйзелханның кәнфиткә үрелгән кул аркасы абыйсының җәлт кенә чәпелдәтүеннән кызышып куйды.

– Сиңа гына ди... – Ике яшькә генә олырак булса да, абый – абый инде. Шәрифҗан, шулай икәнен искәртеп, абыйлыгын күрсәтеп алды. «Табын»дагы тәмлүшкәләрне, ләззәтен озаккарак сузарга теләп, бик җентекләп барлап чыккач кына, ике якка аерып тезәргә тотынды. Писүктә әвәләнгән тышсыз кәнфит, мендәр кәнфит, пчинҗә-прәннек, күрәгә-өрек ише тәм-том малайларның янып торган күз карашыннан ук берәм-берәм кими башлады да, бераздан, әфсен укып өргәндәй, бөтенләй юкка да чыкты. Өйгә кайтыр сукмакка төшкәнче, ике малай чишмә буена юл тоттылар, болай да бик хушланган күңелләрен салкын су белән тәмам түгәрәкләп куйдылар.

Капканы ачып ишегалдына кергәндә, әле аларга бернинди куркыныч янамый иде. Лапас ишеге ярымачык, әниләре сыер сава булса кирәк. Апалары эшен бетергән, баскычны да, сары май белән майлагандай, юып, ялтыратып куйган. Әтиләре фуражкасын кырын салып, тарантас белән капка төбенә кайтып туктаганда, барысын айт-двага бастырганда таң аткан булачак. Димәк, өйгә кереп, бу фыртавай күлмәкләрне салып ташларга да – ник дисәң, кесәнең кирәге бетте – уйнарга дип таярга мөмкин. Тик малайларның бу нияте тормышка ашмый калды, алар өйдән әйләнеп, тышкы ишекне ачарга маташканда, капкадан Галиябикәттәйнең кереп килгәне күренде. Ул, кулын каш өстенә куеп, әрле-бирле карана-карана ишегалды уртасына үткәндә, лапастан сөт тулы чиләген күтәреп, Мөкәррәмә дә чыгып җитте.

– Нихәл, Галиябикә, йомыш-мазарың бармы әллә? – диде ул, чиләген койма буендагы эскәмиягә утыртып, кулын кадакка эленгән сөлгегә сөртәсөртә.

– Карале, Мөкәррәмә, аптыраганнан гына керүем. Уттай урак өстендә ни дип аш үткәреп мазаланасың икән дим. – Галиябикә түти, ике кулын аркасына чалыштырып, сорау алган кыяфәттә аның каршысына килеп басты.

– Ниткән аш?

Бая гына ачылырга иткән ишек Мөкәррәмәнең чатнап торган тавышыннан шап итеп кире ябылды.

– Шуны сорыйм бит, нинди аш дим?

Берни аңламаган Мөкәррәмәнең кашлары аптыраулы җыерылды. Болай да арыган йөзенә канәгатьсезлек таралды. Аның кул хәрәкәтеннән койма башына эленгән буш чиләк шалтырап куйды. – Башымны катырмачале, Галиябикә, кем нинди аш үткәрә?

Бу юлы чакырылмаган кунакның йөзенә берни төшенмәгән кыяфәт таралды. Ул күзләрен челт-мелт китерде:

– Соң, синең малайларың бөтен урамны иртәгә ашка чакырып йөри бит. Шуңа сорыйм, кылны кырыкка ярырдай урак өстендә ни кылануың дип.

– Аһ, тотып яргырлары! Тагын ни генә уйлап чыгарулары икән!.. – Мөкәррәмә, сыер сауганда кигән соры халатын җәлт кенә салып, кая эләкте шунда томырды да, күзенә чалынган сыек чыбыкны эләктереп, өйгә юнәлде.

Раузалия янбакчада чүп утап маташкан икән, энеләренең шуклыгы үзенең дә үзәгенә ярыйсы гына үткән иде, шулай да аларны жәлләп, тиз генә бакчадан чыкты, әнисен куып тотты.

– Ашка чакыра кергәч, күчтәнәч бирәләр бит, шуңа кызыкканнардыр. Бәләкәйләр бит әле, – диде кыз, үзе дә бала гына булса да, хәлнең мөшкеллеген аңлап, йомшартырга теләп.

– Хәзер күрсәтәм мин аларга күчтәнәчне! – Колхозның гектар-гектар борчак җирен ирләрдән уздырып чаба торган саллы куллар җиленнән ишек үзеннән-үзе ачылды. Алар кергәндә, Шәрифҗан белән Фәйзелхан, катлы-катлы ястык-юрган җәелгән карават өстендә әүлия кыяфәтендә күзләрен томрайтып, икесе иңгә иң куеп утыралар иде.

– Атагызга әйтәм, җүнсезләр! – Әниләре кулындагы чыбык борын төбендә генә чыжылдап алды. – Кара син боларны!

«Атагызга әйтәм!» Авыл баласы өчен сыек чыбыктан, кычытканнан, каеш-фәләннән куркынычрак, дәһшәтлерәк, үтемлерәк чара шушы ике сүзгә сыеп беткән. Нинди генә булмасын – алып гәүдәлеме ул, чүрәкәй генәме, сугыштан кулсыз-аяксыз кайтканмы, ярты гәүдә белән генә йөриме, чебенне дә рәнҗетә белми торган йомшак күңеллеме – ата кешенең абруе шушы ике сүздә! Уйлап баксаң, кечкенә генә шуклык өчен дә малайларның йомшак җиренә әнкәләре кулыннан ныграк та, ешрак та эләгә, ләкин «атагызга әйтәм» дигән сүзтезмәдә колакны сагайта, күңелне шомрайта торган могҗизалы бер көч бар. Өйнең тоткасы – ата кеше, ир кеше кулында, соңгы сүзне барыбер ул әйтә, соңгы ноктаны ул куя.

Сугышны аркылыга-буйга гизеп, тормышның бар ачысын-төчесен татыган Гарифҗанның холкы ипи өстенә яккан бал да май түгел, балаларга мәхәббәте дә ирләрчә кырыслык белән сугарылган. «Атагызга әйтәм!» дигән сүзнең кайтавазы да каш астыннан бер, әмма берәгәйле итеп карап куюдан узмаска мөмкин. Фронттан кайтуының икенче көнендә үк МТСка – машина-трактор станциясенә бригадир итеп куйганнар үзен, эштән айгырны чаптырып, тарантасны җилтерәтеп, кайчакларда ярты төн уртасында кайтып керә. Тамак чылатып, артык йомшарып киткән көннәрендә Гончар алып кайта үзен. Адәм акыллары бар диярсең, хуҗасының холык-фигылен ул да белеп бетергән: андый мәлләрдә аптырап тормый, йорт башының үз аякларына басып керә алмасын аңлап, чыгып алыгыз дип, тоягы белән капкага китереп тибә. Чыгалар инде, әнкәләре янәшәсендә балалар да кайнаша.

Шуклыкларына тиешле җәзаны алып өлгергән малайлар урын өстенә тәгәрәп, татлы йокыга изрәгән мәлдә әтиләре кайтып керде. Тыгыз гәүдә, мәһабәт буй-сын, киң маңгай, дулкынланып торган чәчләрне яшергән «Сталин» фуражкасы, утыртма якалы яшькелт күлмәк – эштән түгел, армиядән кайткан, диярсең.

– А ну-ка встать!

Көр тавышлы мондый әмердән соң камыр кебек таралып ята алмыйсың, солдатларча ялт кына аякка калкынасың. Балалар да, түр якта башын ястыкка терәгән Мөкәррәмә дә гадәттәгечә чәчрәп сикереп тордылар. Фуражкасын баш артына шуыштырган Гарифҗан күз карашы белән генә һәммәсен барлап чыккач:

– Нәрсә, барсы да нормальнымы? – дип, тыныч кына сорап куйды.

– Әйбәт, әйбәт, Гарифҗан. – Калку-таза гәүдәле, эшләп чыныккан нык беләкле, кайберәүләрне тырнак чиертеп тә почмактан почмакка очырырлык Мөкәррәмәнең тавышы бик сабыр иде.

– Ашарга бармы?

– Бар, бар, Гарифҗан.

– Малайларда тәртип?

– Тәртип, Гарифҗан, тәртип.

– Ярар. Отбой!

Вакыт-вакыт кабатланучы мондый күренешкә күнеккән малайлар, качып китәргә маташучы йокының җиңеннән эләктереп, җиңел сулап, үз урыннарына аудылар.

Өстәл янында әнкәләренең самавыр яңартканы, аш әзерләгәне ишетелде. Борынны кытыклап, ит шулпасы исе таралды.

– Расцветали яблони и груши, поплыли туманы над рекой… Башланды. Гарифҗанның җыр белән сугарылган җаны, фронтта «запевала» булган көннәрен искә төшереп, төннең шушы мизгелен генә көткәндәй, иркенләп канат кагынырга кереште. «Катюша»дан башланган концертка Пугачёв җырлары ялганып китте, көр, моңлы тавыштан тәрәзә пыялалары да чыңлагандай тоела иде. Дон казаклары җыры яңгырый башлагач, моңарчы мич башында түзеп яткан мәче дә, койрыгын чәнчеп, идәнгә сикерде. – Ехали казаки с Дона домой, обманули Галю, забрали с собой... – И-и, Гарифҗан, син үлеп, берәр ел гына тынычлап яши алырмын микән? Ходай яшен белән дә сукмый бит ичмасам үзеңә, эчмәс идең бүтән... – Көнозын колхоз басуында, аннан йортта тиен урынына бөтерелгән, төн йокысы да урланган Мөкәррәмәнең чарасызлыктан әйтелгән сүзләренә ир көлеп кенә куйды.

– Ходай ул сиңа Җамали сукыры түгел, кемгә яшен белән сугарга кирәкне үзе белә, – диде, каны кызганда, кулына ни эләксә, шуның белән китереп ора торган дуамал Җамалины күздә тотып. Аннан өзелгән җырны дәвам итәргә кереште.

Сабый гына булган Фәйзелханның иреннәренә дә, әллә өнендә, әллә төшендә, «Не шуми ты, дубравушка, рощица зелёная! Не мешай мне, добру молодцу, думу думати...» дип, әткәсенең җыр сүзләре килеп кунды.

Таң атканда гына өй эче кинәт тынлыкка күмелде. Тынычланып, башын мендәргә терәгән Мөкәррәмәгә генә йокы кермәде. Сыер саварга иртәрәк икәнен чамалап, черем итеп алырга җыенса да, күзләре шыр ачык иде. Үрмәкүч пәрәвезедәй чолгарга иткән уйлар ятьмәсеннән котылырга теләп, әле уңга, әле сулга әйләнде – йөрәгенә тынгылык иңмәде. Бер генә минут та эшсез торырга күнекмәгән кулларына урын тапмады – әле күкрәгенә кушырды, әле баш астына салып карады. Әллә каян гына, йөзеп кенә килгәндәй, башына бәхет турындагы уйлар агылып керде. Нәрсәдер инде ул бәхет дигәннәре... бу дөньякайларында кемгә генә тәтидер инде ул. Авылда капкаларны рәттән кагып кил – бәхеткә тиенгәнне күрермен, димә... Һәркем ишегендә яра өстенә яра эзе сызылган. Эшле-ашлы кешене, кулак дип, нигезеннән кубардылар да Себер сөрделәр. «Безнең силсәвит нимесләр кәнүшниеннән дә хуже» дигәнрәк сүз өчен Гайнетдинне өтермәнгә илтеп тыктылар. Бичара Сабираны бер уч ашлык, ике-өч бәрәңге өчен, иреннән, баласыннан аерып, ун елга Колымага олактырдылар. Сталин үлгәч кайтып төшкән иде дә соң... Кочак җәеп көтеп торучы гына булмады. «Төрмәдә үлгән булсам, бу гарьлекне күрмәс идем», – дип, кан-яшь түкте, дүрт балалы тол иргә димләгәч, Мөкәррәмәнең туган авылына – Дөм-Дөмгә китеп барды. «Тәрәзәсез мал вагонында көн-төн бардык, беркая чыгармыйлар. Татар хатыннары кеше алдында хаҗәтен үтәргә ояла иде, кайберсе сидек куыклары шартлап үлде. Аннан халык эчләре китеп кырыла башлады. Урманга кергәч, поездны туктатып, вагон ишегеннән мәетләрне шунда ыргытып калдырдылар», – дип елый-елый, «кешегә чыгара күрмә», дип сөйләп алган иде... Сугышы тагын күпме кешенең башын ашады... Юктыр, кеше җиргә бәхетле булыр өчен тумыйдыр ла... Тфү, тфү, ниткән көфер уйга батуы... Янәшәдә сугыштан исән кайткан, өрлек кебек ире йоклап ята, алма кебек балалары үсеп килә, шуны бәхеткә санамасаң, анысын да күпсенеп куймасын... Алай дисәң... Бәхетле кеше дөньяга килүгә атасыз калып үсәр идеме? Аның йөзен дә хәтерләми бит Мөкәррәмә, атасы сугышка чыгып киткәндә туып кына калган бит. Әнкәсе тавышсыз гына елап сөйли торган иде: «Бер-бер артлы сигез кыз таптым, туганы бере үлә барды, бер син исән калдың. Атаң сугышка киткәндә әйткән ие аны. Монысы яшәр әле, дигән иде. Хак әйткән икән», – ди иде. Кем өчен көрәшкән, ни өчен сугышкан – кемнәр белсен. Акка, кызылга бүленеп, авылдашлар бер-берсенә мылтык атсын, кылыч кизәнсен инде... Яшәргә язгач яшисең икән ул. Һәркөнне шул яшәү өчен көрәшә-көрәшә... Яшьлегендә ни рәхәт күрде? – Дөм-Дөм авылында җиткән кыз булып өлгереп килгәндә, тракторчылар курсына укырга озатып, кулына руль тоттырдылар. Гарифҗан белән танышуы да шунда булды түгелме? Авыл Сабан туйларында көрәшеп дан алган егет тоткан җирендә өзә торганнардан иде: күрде, ошатты, өйләнәм, диде. «Усал бит ул, якын барма», – диделәр кызга, язмышыңа язылганнан узып буламы? Язганы – Гарифҗан иде. Утыз сигездә туган уллары сугыш чорында кызамыктан үлде. Ул хәсрәт Мөкәррәмәне ярты картайткан иде, унбер яше тулган Кәүсәрнең суга батуы бәгыренә кара кан булып сауды, чәченә бер атна эчендә ап-ак бәс булып төште. Гарифҗан белән урман кисеп кайтып килешләренә, Мәмет буасы янында җыелышкан халыкны ерактан күрүгә үк йөрәге жу иткән иде. Акылдан язып егылмас өчен кайлардан сабырлык биргәндер. Кайгы күлләренә салып китте улы, мәңгелек хәсрәт сулары эчереп китте. Су кергәндә, көзән җыерган – һәр үлемгә бер сәбәп бар... Кайгыны шатлык белән алыштырырга теләп, берьюлы ике игезәк малай биргән иде дә соң Ходай, аның да берсен туган мәлендә үк үз хозурына алды, игезәк сыңары Шәрифҗаны гына исән калды. И-и, бала хәсрәтләре белән сынапмы сынады инде, калганнарына гомер бирсен дә акыл бирсен берүк... Раузалиясе үзенә охшаган, эшкә дә нык, гәүдәгә дә тач үзе, баскан җирендә ут уйната. Малайлар иллә мәгәр шук, берәр минут тик тора белсәләр... Абзар чистартырга чыгып кергән арада да әүмәкләшеп, көрәшеп, пыр тузып керәләр. Шәрифҗаны җитезрәк, Фәйзелханы бераз салмаграк. Каннан киләдер инде, аталары шикелле, бил сынашырга гына торалар, бигрәк ут борчалары. Йә инде, Мөкәррәмә, ни уйлавың? Алар соң кемгә охшап җебек булсыннар? Әллә онытып та куйдыңмы, үзеңнең соң, трактордан төшкәнеңә кайчан гына? Саҗидә, Зәйтүнә, Хәнифә, Миңнафа, Мәүҗидә, Дәлилә, Хәдичә, Маһруй идеме әле бригадагызда? Син бригадир ярдәмчесе булып, шул тимер ат белән басу-кырларны никадәр айкадың? Сугыш елларында да хатын-кыз дип тормадылар, барысын да күрде башларыгыз. Исеңдәме, бервакыт басуда җан тиреңә батып эшләгәндә, тракторыңның распредвалы таралып төште? Елап утырырга, кемнәндер ярдәм көтәргә вакытың юк иде, аптырап тормадың, Шырлыйм Хөсние тракторының тартмасын сүтеп, үзеңнеке белән алыштырып куйдың... Трактор ватылса, аны сүтеп, детальләрен ат арбасына салып, рәтләтергә Бондюг каласына барыш. Терсәкле валларны шомартырга Казанга ук барырга кирәк. Тракторлар җитешмәгәч, җирне үгез белән дә, сыер белән дә сөрергә, чәчүне дә кул белән чәчәргә туры килде.Барысы да фронт өчен дип, алны-артны күрми, баш күтәрми эшләдегез дә эшләдегез инде. Күпме хатынны Кизил шахтасына, күпмесен Сверлауга җибәрделәр, исән кайтканнары көн-төн урман кисеп, мичкәләрдә тимер-томыр эретеп, таш кисеп, юл түшәгәннәрен елый-елый сөйли торганнар иде. Ачлыкка, сагынуга түзә алмый качып кайтканнарны, трибунал ясап, бишәр-унар елга хөкем итеп, янә таш эшенә озатканнар иде...

Шулай, фашистларны җиңүдә кулына мылтык тотканнарның гына түгел, авыл туфрагында көнне төнгә ялгап эшләгән аналарның, балаларның да, читкә озатылып, күз яшьләре койганнарның да өлеше зур, Гарифҗан...

Мөкәррәмәнең әрнүле уйларын әтәчләрнең сузып-сузып аваз бирүе бүлдерде. Торырга вакыт иде. Тәрәзләрне каплаган кыска ак пәрдәләр аша, туар көннең якты һәм кояшлы булырына өмет уятып, алтынсу нурлар үрелгән иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев