Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
13 октябрь 2026 - 13:00
Соңга калма, улым (хикәя)
Телефон трубкасын әллә улы ташлады, әллә элемтә өзелде... Карчыкның соңгысына ышанасы килде... Шулай да, инде ничә айлар кайтмаган улына күңелендә туган үпкәдәнме, йөрәге авырттырып кысып, чәнчеп куйды... -
11 октябрь 2026 - 13:00
Кара тавык (хикәя)
Ит табагыннан тырпаеп чыгып торган озын ботларны күреп, әллә нишләп киттем. Кинәт йөрәгем убылып төшкәндәй булды, кулымдагы шулпалы кашыгым төшеп китте, аркаларым чәнчешеп, бөтен тәнемә ут йөгерде. Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Ул шунда ук күзләрен яшерде... – Сез нәрсә?! Әллә!!! Мин өстәл артыннан атылып чыктым да ишегалдына ташландым. – Каракай! Каракай! Каракаем!!! Юк... Ул юк иде... -
10 октябрь 2026 - 13:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
27 сентябрь 2026 - 13:00
Адашкан шәүләләр (хикәя)
«Синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, «киленем» дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын...» -
21 сентябрь 2026 - 13:00
РАННУР (хикәя)
Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. -
17 сентябрь 2026 - 16:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? -
17 сентябрь 2026 - 13:00
МАНДОЛИНА (хикәя)
– Син Әсма апага рәнҗемә, яме?.. Болай ятим калуыңа ул да, Габит абый да гаепле түгел… Рәнҗемә, кичер аларны… Син – сугыш корбаны. -
7 сентябрь 2026 - 13:00
Кояш исле балачак
– Кемнәрнең Балачак иленә кайтасы килә, минем яныма килегез, җайлап утырыгыз... Менә шулай... Инде күзләрегезне йомыгыз. Тух-тух-тух, тухтух-тух... Анда поездда кайту уңайлырак булыр дип уйлыйм. Әнә ул алтын көзнең кояшлы матур октябрь башында салмак кына итеп, гомер юлымны башлады. -
4 сентябрь 2026 - 13:00
Бәйрәмле тормыш (хикәя)
Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте... -
23 август 2026 - 13:00
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
15 август 2026 - 13:00
Әни бүләге (хикәя)
«Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни»... -
30 июль 2026 - 13:00
Печән өсте (хикәя)
Көн кичкә авышты. Ике арба печән бушатылган. Инде аны кире печәнлеккә тутырырга кирәк. Иртәгә калдырып булмас, йә чык төшәр, йә яңгыр явар... -
26 июль 2026 - 16:00
Кабахәт (хикәя)
«Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә» -
25 июль 2026 - 11:00
Лаләләр (хикәянең дәвамы)
– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең! – Барыбер ләбаса. Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты: – Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм... -
24 июль 2026 - 11:00
Лаләләр (хикәя)
Бохара – таштан язылган шигырь. Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк. Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең! Илаһи хозурлык!