ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә.
Укытучылар тормышын мин якыннан беләм. Ни әйтсәң дә, дистә еллар мәктәп коридорлары тузанын сулаганмын, укучылар арасында бөкрем чыккан. Мин үземнең укытучым турында сөйләргә җыенган идем. Безнең заманнарда укытучы иң зур хөрмәткә лаек кеше иде. Әти-әниләр киләчәктәге яхшы тормыш белән кызыксындырырга теләсәләр, укы, тырыш, укытучы булырсың, дип тукыдылар безгә. Шәхсән, минем үземнең планнар икенчерәк иде. Космонавт булып, күк йөзен айкап төшәргә иде исәп. Ул чакларда малайлар космос белән җенләнә иде. Гагарин, Титов, Комаров, Беляев фотоларын түш кесәгә салып йөри идек. Ләкин бөтен теләк тә тормышка ашмый инде ул, әнинең юраганы юш килде, дәфтәр тикшереп үтте гомер. Укытучылар тормышы кызыгырлык иде шул. Авылда иң матур киенгәннәр – алар, билле пәлтәләр, әллә ниткән башлыклар – аларда, аякларында – күн бутыйлар. Ә авыл халкы барысы бертигез: сырган фуфайка, галушлы киез итек. Чусинкә диләр иде аны безнең якларда. Соңыннан гына белдем, анысы «чесонка» дигән сүз булган икән. Укытучыларның капка төпләренә бушлайга утын китереп аударалар, хәтта эшләгән эшләренә акча түлиләр! Акча безнең әти-әниләрдә юк. Көн буе эшләсәләр, бригадир наряд кәгазенә бер таяк тарта, анысы труддин дип атала. Шуның белән вәссәлам. Без, балалар, укытучылар белән гел исәнләшеп йөрдек, туры карарга да курыктык, дәрестән тыш нидер сорасалар, кирпечтәй кызарып чыга торган идек. Әгәр сыйныф җитәкчесе сезнең өйгә киләм дисә, гаиләдә гарасат куба иде. Әни, мескенкәй, утлы табага баскандай кылана иде. «Тәртибең начардыр, нәрсә майтардың анда? Укуыңның рәте юктыр, бер утырып дәрес карамыйсың, китапларыңны иртән генә алыштырып аласың бит, барып чыккан эт ялкавы», – дип, пыр туздыра инде. Апаларны эшкә җигеп, өйдә тәртип урнаштырырга тотына. Пәрдәләр алып юыла, синькага маныла, идән-түшәмнәр ялт итеп юып алына, бар әйберләр пөхтәләп, тартмаларга тутырыла, күрше Сәрвәр әбидән ак он алып, коймак коела. Дәрестән соң сугылган класс җитәкчесе озак тормый. Сандык өстенә утырып, соңгы араларда минем укуым йомшаганын хәбәр итә. «Болай башы эшли үзенең, бераз ялкаурак кына», – дип нәтиҗә ясап куя. Әни минем укуымны күзәтеп барырга вәгъдәләр бирә. Кызарып чыккан йөзен алъяпкычы белән сөрткәләп, кунакны чәй эчәргә кыстый. Чәй эчүдән баш тарта Фазыла апа, минем класс җитәкчесе. Баланы күзәтүне сорап, хушлашып чыгып китә. Без, бер табын булып, майда йөзгән коймаклар белән тәмләп чәй эчәбез. Әни минут саен миңа таба усал карап, бармак яный:
– Иртәгәдән, кайтуга дәрескә утырасың, бетте урам киләпләүләр, – дип, каты тотына.
Укытучыны искә алып, аның турыда әллә күпме мактау сүзләре әйтәләр апалар белән. Ул безгә чит планетадан килгән зат төслерәк күренә. Әнинең тәрбиясе озакка бармый. Ике-өч көннән соң укытучының кисәтүләре онытыла. Мин тагын мәктәптән кайтуга сумканы мич арасына олактырам да, өстәлдә нәрсә калдырганнар, барысын хап-хоп ашап, урамга чыгып чабам.
Монысы үзем турында. Төрле катыбашлар бар иде, кәнишне, укучылар арасында да, укытучылар арасында да. Минем артык яраткан укытучым булмады, ахрысы, фәннәрне дә аерып карамадым, «өчле» яисә «дүртле» эләктеме, шул җиткән. Иптәшеңнең киң аркасы артына качып, берәр атна хәл җыярга була. Йә китаптагы рәсемнәргә сакал-мыеклар өстәп ясарга, чиста битләренә иптәшеңә запискалар язарга. «Бүген кинога барасыңмы? Басмачлар турында», дигән төслерәк.
Ә гомерем буена мине озатып йөргән укытучым Галимҗан абый белән очрашу болайрак булды. Математикадан укыта иде ул. Без аны залда гына очратабыз. Мәктәп зур, меңнән артык бала укый, укытучылар саны – җитмешләп. Безне математикадан Мирсәет абый укытты. Нәрсә өйрәткәндер, валлаһи, исемдә калмаган. Шул тапкырлау таблицасын гына су урынына эчәм, анысына рәхмәтлемен. Контроль эш була калса, без аның өстәленә яңа гәзит җәеп куя торган идек. Тактага мисалларны язгач, ул шул гәзиткә мөкиббән китә. Без, кыштыр-кыштыр китап ачкалап, җаваплар күчерәбез. Кыңгырау шалтырауга укытучыбыз да гәзитнең азагына чыга, без дә эшләрне тәмамлыйбыз. Бердәнбер көнне, безнең бәхеткә, укытучыбыз чирләп килми калды. Завуч алыштырып өлгермәгәндер инде, әллә белми дә калгандыр. Ду килеп тәртип боза идек без, тавышыбыз коридорда яңгырап торгандыр. Кемдер куышып уйный, кемдер чүпрәк бәргәли, малайлар көрәшеп, көч сынашалар, кызлар яңа җыр өйрәнә. Ахырзаман инде, кем әйтмешли. Күпмедер вакыттан соң ишек ачылып китте, анда Галимҗан абый күренде. Без тынып калдык.
– Бераз уйнап алдыгызмы инде? – диде ул, хәйләкәр елмаеп. – Әйдәгез хәзер бер мәсьәлә чишеп карыйк әле. Бер бабай... – дип, үзе артыннан ияртеп алып китте ул бар классны. Ул биремне мин әлегә кадәр хәтерлим. Краннан су агып тора икән. Янындагы савытка шуннан төгәл җиде литр су агызып аласы. Янда гына сигез литр һәм өч литр сыешлы ике савыт тора. Шулар ярдәмендә ничек чишелеш табасы? Барыбыз да дәфтәрләргә иелдек. Каләм кыштырдаган тавыш кына ишетелә. Мин дә чынлап торып уйларга тотындым, чәч төпләре тирләп чыкты хәтта. Ничек инде ул, өч тә биш, кушсаң сигез, кирәк җиде... Шылт иткән тавыш юк. Ә Галимҗан абый, кулларын артка куеп, рәтләр буйлап йөри, кемнәрнеңдер дәфтәрләренә күз салып ала. Чибәр кеше иде ул: дулкынланып торган көмеш түгел, бераз карасу, кургаш төсендәге чәчләре артка таралган, үзенә таман гына көрәнсу чалбар-костюм, бер дигән ботинкалар. Кием ягына килгәндә, бар укучылар да инкубатор чебешләре төслерәк иде. Малайларда – иләмсез кәчтүм, кызларда – көрән төстәге күлмәк. Хәллерәкләрне аерырга аларның материалы төрлеләнә иде. Ситсысы була, аннан соң юньлерәк дигәне – сатин, иң кыйммәтлесе – штапель. Кара алъяпкычы булганы шуны яба. Ә ак алъяпкычлар бәйрәмнәрдә генә. Анысы да барысында да юк. Шул бер форманы ел әйләнәсе киясең. Каникулга чыкканның икенче көнендә үк форма чалбарыннан чыгып тузанда ауныйсың. Чыдамлы була торган иде алар, төймәләре генә ярылып төшә иде нәләтләрнең. Икенчесен кайдан аласың, тегеп бирергә әниләрнең вакыты да юк, өйгә кайткач онытыла да ул. Җаен таба торган идек. Нык бау эзләп табасың да, элмәкләре аша үткәреп, билне тарттырып бәйләп куясың. Чап та чап теләгәнчә! Тик ашыгыч чакларда нык уңайсыз була, теге төен тиз генә чишелми. Чибәр-чибәр кызлар да шул көрән күлмәкләрен салмыйлар. Җыелышып урам урасалар да – шул, җиләккә барсалар да – шул. Ә абый безгә кинодагы артистларга тиң булып күренде. Мине шул көнне тәмам әсир итте ул үзенә. Хәер, барыбызны да, кызлар турында әйтәсе дә түгел инде. Елмая төшеп, тамак төбе белән сөйләшүе, башын ташлап көлеп җибәрүе шул кадәр дә килешле иде. Әлеге өч сан арасында мин бөтенләй буталдым, елардай булдым менә. Ә менә бер йомрыбаш малай тәки тапты бит җавабын. Чатнатып әйтеп салды. Барыбыз бер тында «и-и-и» дип җибәрдек. Шулай гади генә икән дә. Галимҗан абый теге малайның көндәлеген сорап алды, шәп-шәп дип, нидер язды да урыныннан торып, язганнарын бар класска күрсәтте.
– Менә мин иптәшегезгә «алтылы» билгесе куям. Молодец! – дип, кат-кат кулларын кысты комачтай кызарып, дер-дер калтырап торган баланың. Шул чакта кыңгырау шалтырады. Галимҗан абый чыгып китте, ә без барыбыз, этешә-төртешә, кызыл кара белән язылган чикләвектәй эре «алтылы» билгесенә капландык. Бу могҗиза иде безнең өчен. Дәресен әйт син, күз ачып йомганчы үтте, сизмәдек тә. Теге малай соңыннан ул билгене, көндәлегеннән лезвие белән кисеп алып, озак вакытлар түш кесәсенә салып йөртте. Бар классташлары арасында да кинәт дәрәҗәсе үсеп китте. «Алтылы» билгесе ал әле син, бу уен-муен түгел! Өстәп шуны да әйтергә кирәктер: математика бераз аксаклап йөргән бу малайның иң яраткан дәресенә әйләнде. Әти-әниләре дәфтәр җиткерә алмый башлаганнар моңа. Өйгә эшкә бер мисал бирелсә, теге биш тапкыр арттырып эшләп килә торган иде. Соңыннан классташым, Ленинградка барып, бә-әк югары уку йортына кергән. Аспирантуралар тәмамлап, тәки бу фәнне зыр әйләндергән. Шулай дип сөйли торганнар иде аның хакында авылдашлар.
Әйткәнемчә, ул төгәл фән белән минем артык дуслык булмады, хәзер дә юк. Кибеткә керсәм, сатучылар күз дә йоммый алдап чыгаралар. Кайдан беләләр диген минем йомшак якны? Ә шулай да мин укытучымның беренче дәресен ныклап үзләштердем. Яхшы сүз кешеләрне күкләргә күтәрә икән! Кешеләрнең яхшы якларын күрә белергә кирәк. Һәркем мактауга мохтаҗ.
Ул елда мин озайтылган көн төркеменә йөри идем әле. Бераздан йөрүдән туктадым. Анысы икенче мәсьәлә. Нигә йөрим соң? Якын дустым шунда бара, бер көн калдырмый. Уйнарга иптәш юк. Өйдә буш, нәрсә эшләп утырыйм. Кызыктырган икенче ягы да бар әле. Озайтылган көнгә гел начар укыган укучыларны чакыралар, дәресләрен әзерләтәләр. Берәр сәгать күнегүләр эшләгәннән соң тәнәфес, аш бүлмәсенә өелешеп керәбез. Ак халатлы Сара апа һәрберебезнең алдына кырлы стакан белән өяләмә кесәл куя. Аһ, ул кесәлнең тәмлелеге! Әле аның белән генә бетми. Иптәш малай тәрбияче апага хәбәр сала:
– Менә ул кичә «бишле» алды, – ди.
Тәрбияченең әллә мине бу төркемдә йөртәсе дә килмәгәндер, мөгаен. Килеп утыра авызын ачып, барысын белә, өйрәтәсе түгел бит инде. Артык тамак, әгәр тикшерә башласалар, ничек итеп җавап бирәсе, – дип уйлый торгандыр. Мин, юаш малай булып, башымны аска иеп торган булам. Ә күңел җилкенә, менә хәзер, хәзер...
– Ә-ә, шулаймыни? – дип, тәрбияче апа теләми генә, тартмадан алып, минем алга ике печенье куя. Монысы начар укыганнарны кызыктыру чарасы, әмма ул гел миңа эләгә. Безнең өйгә кергән сый түгел ул. Без шикәр комын да берәр килолап кына алабыз. Сала калсалар да, бер чәй калагыннан артыгын салмыйлар чынаягыңа. Ә булган бер уч таш кәнфит комод тартмасында йозак астында ята. Ачкычны бер әни белә. Көтелмәгән кунак килеп керсә генә, теге серле тартма ачыла, җәннәт сыйлары якты дөньяга чыга. Ә авыз тәмләргә без как кулланабыз. Җиләк кагы, чия кагы шунда. Җәй көне җиләкләрне чиләкләп җыябыз да как коябыз. Анысы турында башка вакытта сөйләрмен әле. Теге дус малай турында чак кына алга китеп... Тәки рәтле-башлы укымады ул. Класста утырып калып, сигезне чак тәмамлап, колхоз эшләрен ерып эшли башлады. Хәзерге көндә аны танымассың. Зур эшләр йөртә, баеганнан-байый. Укуда гына түгел шул хикмәт, янында бәхет дигәне дә кирәк икән шул... Менә шулай итеп, мин озайтылган көн төркеменә йөрим, дәресләрне вакытында әзерлим. Һәм көтелмәгән яңалык: Мирсәет абый урынына Галимҗан абый безне укыта башлаячак! Теге укытучы әллә гаиләсе белән күчеп киткән, әллә хәрбиләр чакыртып алганнар. Балалар белән уртак тел тапмаса да, башы эшли иде аның. Элек тә ниндидер исәпләүләр үткәрә икән, дип сөйли торганнар иде аның турында.
Хуш, тын алырга куркып, яңа укытучыны көтәбез. Ниләр булыр алда? Юк, куркыныч түгел иде ул, ничектер якын туган кебек. Көлеп-шаярып сөйләште әле. Соңыннан миңа туп-туры карады да тактага өй эшен язарга кушты. Мин шактый батыр гына чыгып бастым. Барысы тәртиптә, дәфтәрдә эшләнгән, күчерәсе генә. Язам такта тутырып, бит очлары акбур булып беттеләр. Ниндидер теорема исбат итәсе иде шикелле. Галимҗан абый рәт араларында йөри, калын тавышы белән: «Дөрес, дөрес...» – дип кабатлый.
– Шулаймы, укучылар? – дип, башкалардан да сорап куя.
Сүз әйткән кеше юк, барысы мин язганнарны күчерәләр. Галимҗан абый керәсен белми, дәрес әзерләми килгәннәр инде алар. Менә минем йөзем якты, өй эше дәфтәрдә, шатырдатып язам тактага...
Язып тәмамлап, авызны ерып, такта читенә барып бастым. Шулчак рәт арасыннан кинәт кузгалып, Галимҗан абыем җил-җил атлап килде дә мин язганнарны аркылыга-торкылырга сызып ташлады:
– Дөрес түгел!
Күк күкрәдемени! Мин күзләремне чытырдатып йомып алдым хәтта. Нәрсә, ничек соң, нигә шул вакыт бер сүз әйтмәде ул? Класстагы берничә бала кыюсыз гына кул күтәрделәр:
– Абый, безнеке алай түгел...
Әлеге беренче партада утырган, «бишле»гә генә укыган чәчбикәләр инде. Укытучы барып, теге кызларның дәфтәрләренә күз салды, канәгать калды.
– Сез ял итегез, үз эшләрегез белән булашыгыз. Әмма беркемгә күрсәтмәгез чишелешне. Без класс белән хәзер хаталарны эзләп табарбыз.
Кырык тапкыр ялгышып, бер-беребез белән сүз көрәштереп, урында утырып чыдый алмый, бар класс бирем өстендә эшләде. Төп авырлык минем җилкәгә төште. Ләкин исбатлауның азагында, дөрес җавапны язып куйганда, миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Иң соңыннан Галимҗан абый минем кулдан акбурны алып, зур хәрефләр белән «ЧТД» дип язып куйды. Безнең аңламый торганны күреп, аңлатып бирде:
– ЧТД – что требовалось доказать!
Эшләр уңышлы тәмамланса, аның шулай итеп әйтеп куя торган гадәте бар икән. Бу гадәтне без дә класс белән үзләштереп алдык. Дәрестә булганнарны күп тапкырлар күз алдыннан үткәргәннән соң, мин үзем өчен шундый фикергә килдем. Төркемгә иярмә! Син нәрсә турындадыр оран салыр алдыннан кырык тапкыр сүзләреңнең дөреслегенә инан, шуннан исбатла!
Математика дәресләрен көтеп ала торган идек без. Хәер, дәресләре дә икенчерәк була торган иде Галимҗан абыйның. Кулларны кулга куеп, тын да алмый, читкә карарга да куркып утырмый идек без аны дәресләрендә. Нәрсәләрдер турында бәхәсләшеп, гөж киләбез. Хәтта парта артыннан торып, икенче рәттәге укучының дәфтәренә күз салырга хакың бар. Артыңа каерылып карап, иптәшләрең белән бергәләшеп, ниндидер биремне эшлисең, рәт белән рәт ярыша, яисә берсе такта янына чыгып, бар класс белән алыша. Дәреснең тәмамланганын сизми дә кала идек. Кыңгырау шалтырагач та, әле күпләр ашыгып-ашыгып, дәфтәрләренә ниләрдер язалар, мисалларның бетмәгән өлешен тәмамларга тырышалар. Бигрәк тә математика фәне атналыклары безнең өчен бәйрәмгә тиң була торган иде. Дүшәмбе көн линейкада абый бу хакта тантаналы игълан итә. Коридорга озын обой кисәгенә чыгарылган стена гәзите эленә. Беренче тәнәфестә үк без аны дәррәү сырып алабыз. Ни генә юк ул гәзиттә! Математика фәне хакында төрле кызыклы, фәһемле хәбәрләр, шарадалар, ребуслар, мәгънәле викторина сораулары, катлаулы башваткычлар. Һәркем уйлый, җавап табарга тырыша. Кайсы башваткычны төнлә йоклый алмый уйлап ятасың әле. Җавабын таба калсаң, йокы бөтенләй кача. Иртәгә, күкрәгеңнекиереп, ничек иптәшләргә чишелешен аңлатачагыңны уйлап, рәхәт кичерәсең. Киләсе линейкага аеруча актив катнашканнар өчен бүләкләр дә булачак бит. Зур түгел, әлбәттә, сигез тиенлек блокнотлар, унике тиенлек альбомнар, арзанлы буяу каләмнәре. Һәр дәфтәр исәпле чакта, андый бүләк тә бик ярап куя. Аннан соң, иптәшләрең ничек көнләшеп карыйлар сиңа... Бу бүләкләрне абый үз акчаларына алгандыр, дигән шик бар минем күңелдә. Ни өчен дигәндә, гадәттә, башка бәйрәмнәрне йомгаклап, яхшы укучыларның фамилияләрен генә санап үтә торганнар иде. Атналык барган көннәрдә дәрестән соң абый өстәлдә тимерчыбыктан, рейкадан ясалган төрле детальләр калдырып чыгып китә. Без әнә шуларны сүтеп җыярга тиеш булабыз инде. Беренче көннәрдә хәлләр бетә. «Әнә теге өлешеннән уңга бор, түгәрәге аша чыгар, кыска таягын өскә күтәр...» – дигән ише киңәшләр яңгыраудан туктамый. Ә атна азагына күз йомып җыя-сүтә башлыйбыз инде без ул хикмәтләрне.
Кеше хәтере кызык корылган. Әнә шул ярты гасыр элек баш ваткан мәсьәләләрнең берсе һаман да хәтердә саклана. Күпме кәгазь пычраттык, ничә кара савыты ваттык икән без дөрес җавап табар өчен. Бәлки, сез дә кызыксынып китәрсез дигән өмет белән эчтәлеген кыскача сөйлим әле. Бер бабай улына базарда атын сатарга кушкан. Егерме сумга сата алсаң, бихуш, дигән. Егет тыңлаучан булгандыр, күрәсең. Якшәмбе көнне иртә таңнан юл тоткан бу базарга. Карый, кызыксына, башкалар атлары өчен егерме биштән ким сорамыйлар, утызны каерырга теләгәннәр дә бар. Моның янына ике мосафир килеп туктаган. Тегеләр атны берләшеп алырга телиләр. Егет ни, файда чыгарырга теләп, егерме бишне сорый инде. Хуш, унике сум иллешәр тиен чыгарып түлиләр болар, атны җитәкләп алып китәләр. Шатлыктан авызы ерылган егет хәрчәүнәгә керә, бер каз китертә, тегесен-монысын. Каеш асты бушаган моның, гел бәрәңге боламыгы ашап йөреп. Ялт иттерә бу казны. Өч тәңкә түләп куя казга. Йөгерә-атлый кайтып китә. Авыл якында була. Кайтып, әтисенә калган егерме ике сум акчаны суза бу. Егерме бишкә сатканын әйтеп сала. Өч сум йөргән юл өчен булды инде, ди. Никтер әтисе аның сүзләреннән пыр тузып тиргәшә башлый. Ишкәнсең ишәк чумарын, ди. Егермедән арттырмаска куштым мин сиңа, ди. Бар, берәр сум акчаларын булса да кире кайтарып бир дип, кире йөгертә. Берни эшләр хәл юк, ата сүзе закон. Тиргә төшеп барып керә егет базарга. Бәхетеннән, теге мосафирлар кайтып китмәгәннәр икән. Берәр сумнарын кайтарып биреп, гафу үтенә. Кайтып барганда, күңеленә шик төшә моның. Берәр сум кире кайтарып биргәч, һәрберсе унбер сум илле тиен түләделәр килеп чыга бит инде. Аларны кушсаң, егерме өч сум. Ә ул үзе каз өчен өч сум түләп ашады. Егерме өчкә өчне кушсаң, егерме алты сум була түгелме? Кайдан килеп чыкты ул артык бер сум акча? Әнә шул артык акчаны эзләп, баш вата идек без. Күпме эзләсәк тә таба алмадык. Зуррак үскәч кенә моның алогизм булганына төшендем кебек. Ә шулай да, юк-юкта теге бер сум күңелне тырнап куя. Шундыйрак берәр файда чыгарырга булмыймы икән сату-алуда?
Уртакул укытучының, гадәттә, дәресләре болайрак үтә. Кереп, урындыкка артын төртүгә ул кашларын җимереп, журнал актара башлый. Укучылар, мескеннәр, тиз-тиз китап битләрен актаралар, ни дә булса укып калырга ашыгалар, күршесенең дәфтәреннән күчерергә омтылалар. Ашап туймаганы, ялап туеп буламыни? Әзерләнмәгәнсең икән, бәргәләнүләрнең файдасы юк. Хөкем ителгән, башын иеп, такта алдына чыгып басарга мәҗбүр. Менә, ниһаять, өй эшен тикшерүләр тәмамлана, куеласы «икеле»ләр куела. Укытучы яңа теманы аңлата башлый. Барысы да җиңел сулап куя. Күпмедер вакыт яңа теманы аңлатканнан соң, бүген үзләштергәнне ныгыту өстендә яңа мисаллар эшлиләр. Соңгы минутларда аңлатылып, өй эше бирелә, кыңгырау шалтырый. Вәссәлам, дәрес тәмам! Ике йөз ун көн дәвамында бер үк сюжет кабатлана. Галимҗан абыйның дәресләрендә ялыктыргыч бертөрлелек булмый торган иде. Килеп керә ул хәйләкәр елмаеп, шунда ук тактага мисал яза.
– Бүген өй эшләрен тикшереп тормыйм. Сез булдыра алган кадәр тиз генә бердән йөзгә кадәр булган саннарның суммасын исәпләп чыгарыгыз. Һу-у монда эшләр! Бергә куш икене, анысына өчне ялга... Йөзгә кадәр бит әле. Бераз безнең кәҗә майларын чыгаргач, укытучыбыз әйтеп сала.
– Бу мисалны сездән дә бәләкәйрәк ун яшьлек малай, минут эчендә җавабын чыгарып укытучысына тапшырган.
Безнең, әлбәттә, күзләр маңгайга менә. Шул кадәр саннарны... булмас...
Шуннан укытучыбыз, дәртләнеп, безгә бөек математик Карл Гауссның тормышы турында сөйли башлый. Укытучылары, ничек итеп бераз тынычлыкта утырырга теләп, аларга бу мисалны биргәнен, кечкенә Гауссның аны гаҗәпкә калдырганын күз алдына бастыра. Мисалның ничек эшләнешен аңлата. Без ул дәрестә бөек шәхеснең тормышына үтеп кергәндәй булабыз. Минем, әлбәттә, сезнең, югары белем алган кешеләрнең, фикер йөртә белүегезгә шигем юк. Шулай да биш минут эчендә саннарның суммасын әйтә алырсызмы? Мин сезгә кечкенә Карлның фикерләү юнәлешен дә әйтә алам. Булачак талант беренче һәм соңгы саннарның суммасына игътибар иткән: йөзгә берне кушсаң, йөз дә бер...
Икенче юлы Галимҗан абыебыз 1832 елның 30 маенда булган вакыйганы искә ала. Француз егете Эварист Галуаның күп еллар беркем чишә алмаган теорияне исбатлавын сөйли. Шул ук көнне, бу дөньякүләм әһәмиятле ачышыннан соң, егерме бер яше дә тулмаган Галуаны дуэльдә атып үтерәләр. Әлеге теорияне исбатларга ул иртәгәсе көнне булырга тиешле дуэльгә кадәр вакытны тизрәк үткәрергә теләп алынган була. Вакытсыз өзелгән гомер безне тетрәндерде. Әгәр яшәсә, әллә нинди гүзәл ачышлар ясаган булыр иде ул!
Без бөек математиклар белән син дә мин кебек яшәдек. Эйлер, Риман, Пуанкаре, Евклид кебекләр безгә яхшы танышлар иде. Хәтергә Дарбу дигән фамилия дә язылып калган.
Хәзер ничектер, ул вакытларда ачык дәресләрне еш үткәрәләр иде. Галимҗан абый кебек ачык дәресләрне беркем дә үткәрә алмагандыр. Үчлерәк укытучылар сөйләп йөргәннәр, ахрысы. Имеш, абый безгә җавапларны алдан әйтеп куя. Улмыни инде андый түбәнлеккә бара торган кеше?! Ә арада бар иде укытучы исемен күтәргәннәр. Районнан методист киләсе булса, ачык дәреснең репетициясен үткәрәләр иде. Кем нәрсә әйтә, кайсы төштә кул күтәрә, барысы планга теркәлгән була торган иде. Аларны искә дә аласы килми. Бер фәһемле сүзләре, гамәлләре сакланмаган хәтердә. Ә менә Галимҗан абый ни сәбәп беләндер дәрескә килә алмаса, без класс белән улап җибәрә торган идек:
– У-у, абый килми-и бүге-ен, дәрес булмы-ы-ый...
Вәт, юләрләр! Галимҗан абыйның кайсы укучыга булса да, нотык укыганын хәтерләмим мин, тавышы көр булса да, йөзен ертып кычкырмый иде, син тәртипле бул, син намуслы бул, дип акыл өйрәтмәде. Ә шулай да әкрен-әкрен тәрбия минутлары үткәрә иде ул безнең белән. Мәсәлән, дәрес барганда, бер тын вакыт табып, тәрәзә төбендәге гөлләр янына барып баса, әкрен генә шул аллы-гөлле гөлләмәләргә кагылып ала, хисләре белән уртаклаша:
– Менә шул чәчәкләр дә табигатьнең могҗизасы бит, – дип сөйли ул, әсәрләнеп. – Күрегез, бер чәчәктә ничә төрле төс: алы да, кызылы да, шуның янында шәмәхәсе дә. Энә очы хәтле генә орлыктан яралганнар, бер үк туфракта үскәннәр, һәрберсенең үз фигыле, үз матурлыгы. Гаҗәп бит бу, дусларым. Галимнәр әйтә: шул үсемлекләр кешенең хисләрен тоялар, үзләренчә җавап бирәләр, диләр. Әгәр берәр гөл каршына килеп, көн дә аны начар сүзләр белән тирги башлыйсыз икән, күпмедер вакыттан соң ул сулыга, корый башлый. Баш җитмәс эшләр. Табигать серләре чиксез ул. Сез менә үсеп җитеп, зур ачышлар ясарсыз алдагы көннәрдә...
Тәнәфес вакытында очраклы рәвештә генә (без малайлар бит!) әлеге гөл яныннан үтеп китәбез, кытыршы яфракларына кагылып алабыз. Чыннан да, ниндидер җылылык таралган төсле үзләреннән. Мин үзебезнең өйдә үскән фикус гөленә, тәрәзә төбендәге канәфер чәчәкләренә игътибар итә башладым. Чынлап та матурлар икән бит, чукынчыклар.
Аның тагын бер әңгәмәсе истә калган.
– Төн уртасына кадәр кулдан китап төшмәде. Бик талантлы язучыны укып яттым, «Повести гор и степей» дип атала китабы. Укыганыгыз юкмы? Һичшиксез, укып чыгыгыз...
Без, әлбәттә, класс белән, тәнәфес җитүгә узыша-узыша, китапханәче Ләйлә апа янына йөгерәбез. Сакландымы икән хәзерге көннәргә кадәр Чыңгыз Айтматовның ул әсәрләр җыентыгы? Түземсезлек белән чират җиткәнен көтеп алып, мин бик яратып укып чыктым ул китапны. Абый белән беррәттән, сезгә дә тәкъдим итәм.
Дәрестән тыш та, Галимҗан абыйның мине гаҗәпләндергәне истә калган. Баштан ук сөйләргә кирәктер. Без авыл мокытларын бераз тәрбиягә тартырга теләптер инде, һәр җомга көнне кичләрен түбән катның залында танцылар оештырыла торган иде. Яңгырап торган зур радиола бар, шунда пластинка әйләндерәләр. Пластинкаларны өйдән ташыйлар. Кемнеңдер туганы Ташкенттан җибәрә. Ул вакытта үзбәкләрдә иде завод. Мәскәүнең Апрелевский заводы да бар. Ләкин безнең авылдан башкала белән алыш-биреш итүче кеше юк иде. Ә Ташкент үзебезнеке. Ярты татар Үзбәкстанда яши. Күчеп беттеләр җылы якларга, җиләк-җимешләргә кызыгып. Ул вакытларда әле бостон, шейк, твист биюләрен кинодан карап өйрәнәләр. Шулай да күбрәк вальс әйләнәләр. Кайбер кызлар әлеге көрән күлмәкләрен чәчәклегә алыштырып, купшыланып киләләр. Менә шул кичәләрне тәртипле генә үткәрергә җаваплы бер укытучы билгеләнә. Укытучылардан берәрсе гозерләнеп сорагандырмы, көтмәгәндә, Галимҗан абый оештыручы булып килмәсенме! Төз гәүдәле, ялтырап торган ботинкалар, ап-ак якалы күлмәк. Бродвейдан килгән, диярсең. Вальс көе башлануга, югары класслардагы бер кызны биергә чакырды абыебыз, күз иярмәс җитезлек белән әйләнергә тотынды. Менә сиңа мә! Кайда монда математика? Һәр алынган гамәлен күңел салып башкара иде ул. Барлык укучыны дәртләндереп биеде, уйнады-көлде, рәхәтләнеп күңел ачты укытучыбыз, башкаларны да уятып җибәрде. Фәкать мин үзем ул дәртләнгәннәр исәбенә кермәдем. Гомердә биергә өйрәнә алмадым мин. Аякларым чалыш-чолыш килде, кызларның кулына кагылсам, башым әйләнде, музыка, ритм дигән нәрсәне белмәдем. Яшәп-яшәп тә, бер җир селкетеп биемәгәч, ни кызыгы бу тормышның? Әнә шулай бер китек ягы булды гомеремнең. Галимҗан абыйның биегәнен искә алам да һаман сокланам. Бар яктан талантлы кеше иде шул ул!
Бер дәрестә абыйны көлдергәнем хәтердә калган. Төрле сораулар бирә идек без аңа. Бер нечкә генә тавышлы, үтә күренмәле кызый абыйга сорау бирде:
– Абый, нәрсә була ул – коммунизм?
Без ул чакларда алда барыбызны да коммунизм көткәненә чын күңелдән ышана идек. Ничек ышанмыйсың, кукурузлар яраткан ил җитәкчебез Никита Сергеевич: «Сиксәненче елларда коммунизмга аяк басачакбыз», – дип югары трибунадан вәгъдәләр бирде, ант итте бит.
Иң арттагы партада утырган Сәлим исемле малай сикереп чыкты:
– Һи-и, шуны да белмәгәч! Бар нәрсә бушлай була коммунизмда. Ат җигеп барасың да теләгәнеңне кибеттән төяп алып кайтасың. Түлке өлгеррәк булырга кирәк, бар кешегә җитмәскә мөмкин.
Абый Сәлимнең төптән ялгышуын аңлатып үтте. Киләчәктә бар кешеләрнең дә яхшы якка үзгәрәчәген, алдашу, урлашу, хөсетлек кебек начар холыкларның бөтенләй бетәчәген сөйләде.
– Менә, Сәлим, мисал өчен, ул чакта кибеттән әйберне үзенә ташымый, башта әлеге классташ кызына илтеп бирә, бу аңа әйтеп бетерә алмаслык шатлык хисләре бирә. Сәлим бу сүзләрдән соң:
– Гы-гы-гы... – дип, партасына капланып ятты.
Андый тузга язмаган хәлне күз алдына китерә алмады бугай. Мин шунда сорау бирдем. Ул вакытларда күрше класстан бер кызый күңелемне җилкетә иде. Барып, сүз кушарга батырлыгым җитми, бик тә оялчан идем мин. Әмма кич йоклый алмый боргаланганда, теге чәчбикәне күз алдына китереп, әллә нәрсәләр турында хыялланып бетә идем, әкәмәт. Йә шуны кечкенә кулларыннан җитәкләп алып, урман-кырларда йөрим, йә йолдызларга карап, күңелемне ачам, матур-матур сүзләр сөйлим. Галәмәт инде менә. Алга китеп, шуны әйтим: тәки бер авыз сүз әйтә алмадым ул кызга. Башка егет тегенең йөрәгенә ачкыч яратты. Әлеге кызның йөзе, серле карашы, чылтыратып көлүләре, өрфия гәүдәсе әсир итә иде мине. Шуларны уйлап, сорауны бирдем дә инде.
– Абый, коммунизмда кешеләр бер-берсен тышкы кыяфәтләренә карап яратырлармы икән? Барысы да яхшы гына булгач...
Абыем, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде, күзләреннән яшьләре атылып чыкты хәтта. Абыйга кушылып, балалар да хихылдаган булдылар, котсызлар. Җавап бирде миңа абый, аңлап кына җитмәдем.
– Барысы да алай гади генә түгел, Кәлимов. Яхшылык төшенчәсе гаять киң ул.
Яши-яши белдем, кайсы яхшылардан тизрәк йөгереп качасы килә икән ул. Алардан күргән яхшылыклар бик кыйммәткә төшә. Бик сак булырга кирәк кешеләр белән аралашканда.
Кышның зәмһәрир салкын көннәрендә мин чирләп, урын өстенә егылдым. Ай-һай, уеннар кызыклы була торган иде без бәләкәй чакларда. Төн уртасына кадәр урамнан кайтып керми идек. Өскә кигән кием чамалы гына: бер кат чалбар, эчтән трико-фәлән киелмәгән. Анысы нинди мода тагын, юк өчен акча бетереп. Кибеттә юк та ул, физкультура дәресенә кызлар да өч сумлык сатин чалбарлар киеп йөриләр. Аякта тишек пималар, аннан чолгауның бер очы чыгып тора. Шул тишекләрне ямап бирергә әти һич вакыт таба алмый. Булыр әле дип, кышлар үтеп китә. Оекбаш белән мактанып булмый. Бер дустым әйтмешли, мин унсигез яшемә кадәр тузмыйтишелми торган оекбаш киеп йөрдем. Бик пычранып китсә, мунчада сабынлап юып аласың да йөри бирәсең. Чебиләп кенә йөрәккә тия торган иде. Яланаяк йөрдем, дигән сүз, кыскасы.
Чирләп ятам шулай мич артында, җылыда, болай да температура күтәрелә. Дару бар барлыкка: күршеләрдән өч-дүрт төймә аспирин алып чыктылар. Гел эчәсе килә инде. Тәүлек әйләнәсендә тамакны чылатып кына торырга кирәк. Авырайган башны калкытып, алюмин чүмечтән су чөмерәм дә тагын баш астындагы иске фуфайкага авам. Гел саташтыра: ут күзле шайтаннар куалап йөртәләр, этләр көтүе ташлана. Атна буе тартыштым чир белән. Атларга хәл булмаса да, баш әйләнеп торса да, атна башында киттем мәктәпкә. Артта калам югыйсә иптәшләрдән. Тәки артта калынган. Иптәшләр икс белән ниндидер тигезләмә төзиләр дә, күз ачып йомганчы, мәсьәләне чишәләр дә куялар. Мин дә чишәм. Ләкин бөтенләй башка юл белән, икссыз-микссыз, авыр юл белән. Берара тартыштым да әйттем Галимҗан абыйга. Абый мине дәрестән соң алып калды. Аның кабинетында кечкенә бүлмәсе бар иде. Шунда кертеп, өч-дүрт җөмлә белән теге теореманың асылын аңлатты да куйды. Гади генә икән ул икс белән тигезләмә. Мин чыгарга җыенганда, абыем, көлемсерәп:
– Кәлимов, монда кара әле. Синдә өмет бар, егет. Мисал чишүдән әйтмим. Гомумән. Син өметле егет, читкә чалулап кереп китмә түлке. Кара, сүзләремне тот!
Мин очып чыгып киттем ул кысан бүлмәдән. Өйгә кайтып җиткәнче, аякларым җиргә тимәде. Чирләр дә сыпырып алгандай юкка чыкты. Тирә-ягыма карангалаганымны хәтерләп калам. Менә болайрак уйладым шикелле:
– Син, үшән сыер, печән ашап торган буласың монда. Ә син, кәкре койрык, нәрсә ләңгелдәп өрәсең? Бу кызылтүшләр өерләре белән очкан була. Беләсезме, кем урам уртасыннан атлый монда? Абзыегыз булыр бу. Әнә нинди сүзләр әйтте аның турында укытучысы...
Алдашасым килми, яхшырак булып күренү юк теләгемдә. Мин инде андый яшьтән узган, хәер, яшьрәк чакта да кемгәдер яраклашырга яратмадым. Шуңа күрә күп кенә югалтулар кичердем, ахрысы. Икенче яктан караганда, намусың чиста булса, тыныч йоклыйсың. Минем әни мәрхүмә әйтә торган иде: «Ач тамагым – тыныч колагым». Миңа да шулайрак яшәлде шикелле. Хәзер үкенеп утырып булмас. Нәрсә дип алдашмыйм соң? Тормыш булгач, төрле чаклар булды. Төпкә тәгәрәгән чаклар да, гөнаһка батканнар да, җир тишегенә керердәй оялган чаклар да. Андый чакларда келт итеп менә шул сүзләр искә төшә иде минем. «Тукта әле, өметеңне өзмә, син бит өметле егет, хәтерлисеңме? Кара башыңны күтәреп, йолдызлар балкыймы күк йөзендә? Барыр сукмакны чамалап буламы? Алай булгач, барысы да тәртиптә. Мүкәләп булса да тор, соңгы көчеңне туплап, беренче адымны яса. Калганын күз күрер...» – дип, үз-үземне үгетләгәннәрем хәтергә уелып калган.
Гаҗәеп кеше иде ул Галимҗан абый. Авыл халкы аны нык хөрмәт итте, күтәреп йөрергә риза иде. Әле ул заманнарда телевизор ике-өч кешедә, информация юк дәрәҗәдә. Булганын да эш кешесе бик аңлап җитми. Шуның өчен Галимҗан абый клубта теләгәннәр өчен политинформацияләр үткәрә. Ул көнне клуб алдына ватман кәгазьгә игълан язып эленә: «Бүген авыл мәдәният йортында халыкара хәлгә багышланган доклад укыла. Докладчы: укытучы Ядгаров Галимҗан Сафиевич. Башлана сәг. 7дә. Соңламый килүегез сорала». Халык агылып килә иде андый җыелышларга, артистлар чыгышлары бер читтә торсын. Утлары ялт итеп торган сәхнәдә зур ярымшарлар картасы эленеп куелган. Кулына указка тоткан Галимҗан абый иң башта әлеге вакытта ил-көндә булган вакыйгаларны анализлый, яңалыкларны сөйли, капиталистик илләргә мөһер баса, шуннан инде залдагы кешеләрнең сорауларына җавап бирә. Кайчак бик тамагы кибеп китсә, кызыл бәрхет ябылган өстәл уртасында торган графиннан су эчеп куя. Ике-өч сәгатькә сузылган мондый җыелышлардан соң, кешеләр клубтан чыккач та таралып китмиләр, тәмәкеләренә кайнап, ишеткәннәре турында гәпләшәләр, Галимҗан абыйны өенә кадәр озатып баручылар була. Әле атна буе бу хакта сөйләшүләр тынмый. Шулай барысын да ничек белеп бетергәндер яраткан укытучыбыз? Усал телле кешеләр сөйлиләр иде, имеш, Галимҗан абый өйдә кыл да кыймылдатмый икән. Мәктәптән кайта да китап кочаклап урын өстенә ята, йокыдан тора да кулына китап ала. Патшалар җәяү йөри торган җиргә дә култык астына китап кыстырып йөри, дип җиппәрәләр иде. Алары арттырудыр, авыл кешесе кулына сәнәк-көрәк тотмый булмас, мәгәр укырга, белем алырга әвәслеге хәттин ашкан иде.
Шул елны минем әти, безне ташлап, яшь хатынга чыгып китте. Ул апаны минем моңа кадәр күп тапкырлар күргәнем булды. Артык яшь тә түгел иде, төскә-башка да безнең әнидән күпкә кайтышрак. Минем әни алай тавышлана, тиргәшә торган да кеше булмады, нәрсә бүлешә алмаганнардыр, азагына кадәр төшенә алганым булмады. Шулай итеп әти гаиләдән китте, өй ятимләнеп калды. Кинәт кенә ир-ат кулы кирәккән эшләр килеп туды: тегендә койма такталары купты, монда киртәләр ишелеп төште. Гел шулай була бит ул. Әтинең китүе минем өчен зур фаҗига иде. Барыбыз өчен дә инде. Минем апалар усал иде. Теге хатынның бер тәпәш кенә кызчыгы да бар. Шул кызны бер почмакка кертеп кысканнар апалар. «Кайтар безнең әтине!» – дип, котын алганнар. Шул хәлдән соң ул кыз безнең өйне өске урамнан урап йөри башлады. Барысына үземне гаепле итеп тойдым мин. Менә мин начар малай булганмын, шуңа да безне ташлап чыгып киткән ул. Һәр очраган кеше гел минем начарлыгым турында уйлыйдыр төсле тоелды. Артымда кемнәрдер бармак төртеп көләләрдер юньсезлегемнән. «Шул кирәк сиңа!» – дип, зәһәрләрен чәчәләрдер. Мәктәптә бигрәк тә мескен итеп сизә идем үземне, андый халәтне әйтеп аңлатып булмый. Беркөнне мин мәктәпкә соңлап килдем. Нәрсә эшләптер беренче дәрескә килеп өлгермәдем. Берәрсенең күзенә чалынмаска тырышып, техничкаларның чиләкләре янынарак барып бастым. Күпмедер вакыт үтте, Галимҗан абыйның килгәне күренде. Мин шул чакта җир тишеге булса, шунда сикерер идем. Ул мине күреп алды, йомшак елмаеп, яныма килде. Ул, әлбәттә, безнең гаилә тормышыннан хәбәрдар иде. Миңа шундый кыен иде бу минутта. Укытучым акыл сатмады, ниндидер тапталган сүзләр әйтмәде, юатмады. Үзенчә әйтте. Авыр кулын кулбашыма салды да:
– Син, Кәлимов, гел башыңны аска иеп йөрмә. Анда җирдән башка нәрсә күрмәссең. Өскә дә кара, анда бит нурларын чәчкән кояш бар, гәрәбә йолдызлар ялтырыйлар, ак болытлар агылалар киләчәк тарафына. Син әнә шулар белән дә серләш...
Башка сүзләр әйтмәде, авыр атлап китеп барды. Аның кул җылысы гына торып калды иңемдә. Шул көнне дәресләрдән соң мин абзарга чыгып, гадәти эшләрне эшләдем. Соңыннан печән кертергә чыккан җиремнән, кулларымны як-якка ташлап, башланган кибән өстенә менеп яттым, игечиге булмаган күк йөзенә карадым. Дөнья тын иде, чип-чиста үтә күренмәле күк йөзе фирүзәгә тиң булып күренә. «Синең әле барысы да алда», – дип, кемдер пышылдаган төсле булды шул чакта. Кинәт тамагымнан ургылып ыңгырашу этелеп чыкты, мин күз яшьләремә ирек бирдем. Елаганда да рәхәт була икән ул. Йөрәк турысында торган ниндидер бер төер эреп юкка чыккандай булды, күңелем тынычланып калды. Шул чакта малайлык белән саубуллаштым бугай мин. Тормышта төрле чаклар була. Хәсрәтләрне күтәрә алмый баш та иелеп төшә. Андый чакта минем укытучым күз алдыма килә, әйткән сүзләре искә төшә. Үз-үземне җиңеп, мин карашымны күккә төбим, башымны күтәрәм. Чынлап та, болытлар тарала, балкып, кояш чыга, чишелмәстәй тоелган төеннәр чишелә, тагын тормышның тәмен тоя башлыйсың.
Менә сез нигә җил искәнен беләсезме? Ә мин беләм. Безнең авылдан район үзәге ерак түгел, автобуслар да еш йөри. Егерме биш тиен акчаңны түлисең дә кереп утырасың. Бердәнбер көнне, ниндидер йомыш табып, мине районга куаладылар. Кулга бер сум акча тоттырдылар:
– Илле тиен – барып кайтырга, илле тиене – ашханәдә ашарга, – диделәр.
Автобус авылдашлар белән тулы. Хатын-кызлар базар тирәсенә баралар. Кем йомырка сатарга, кайсы – каймак, кайсы сөт күтәргән. Аларның хәбәрләре бетми инде. Кем кайда, кем белән, сәгать ничәдә, ничегрәк... Тикшерәләр барысын. Тавышлары яңгырап тора. Берничә ир-ат бар. Берсе табибка бара, икенчесе – тимер кибетенә, сөйләшүләре шул бетмәс авыл эшләре турында. Ике егет кереп утырды. Берсенең кулында магнитофон, аның тавышын ачкан, икенчесе нидер сөйләп маташа: «Чувак, чувиха...» Анысы нинди сүзләр була торгандыр? Шулчак ишектән Галимҗан абый килеп керде, кычкырып исәнләште. Гөж итеп торган автобуста тавыш тынып калды. Әлеге озын малайлар торып, урын бирделәр, үзләре итагатьле генә ишек төбенә барып бастылар.
– Җил бүген, – диде Галимҗан абый, урынына урнашкач.
– Ә сез беләсезме, җил ничек барлыкка килә?
Шунда ук табигый кануннар турында кыскача гына лекция дә сөйләп алды.
– Һава агымнарының басымы төрле үлчәмдә булса, көчлерәк агым алга ургыла, шул җил китереп чыгара, имеш. Монда кояш факторының да сәбәбе зур, әгәр һава җылынса...
Автобус кузгалып китте, халык тын калып, Галимҗан абыйны тыңлады. Йомырка хакы, яисә күрше хатыны турында сөйләшүләр бетте. Югары материя яулап алган иде кешеләрнең уйларын. Галимҗан абый туктагач, янымда утырган Гомәр абый миңа фәнни сорау бирде:
– Ә менә син арба тәгәрмәче белән тавык йомыркасы вата аласыңмы?
Мин, әлбәттә, уңай җавап бирдем. Шундый авыр тәгәрмәч белән йомырка ватуның ни авырлыгы булсын?
– Юк шул менә, – диде күршем, миңа тантаналы карап: – Йомырка бит почмакта ята. Ә түгәрәк тәгәрмәч һич тә почмакка якын килә алмый.
Мине тәмам җиңелүгә дучар иткәч, урынында өрәеп утырып барды Гомәр абый. Миңа башкача сүз кушмады. Шундый надан белән сөйләшеп торырга монда. Әнә шундый кешеләргә тәэсир итү көче бар иде Укытучымның. Ул якынлашуга, тирә-яктагы һава агымы үзгәрә, флюидлар, аура якты төскә керә. Кешеләр үзләрен икенчерәк, яхшырак, акыллырак, кирәклерәк итеп тоя башлыйлар иде.
Мин җиденче класска кергәндәме икән, Галимҗан абый мәктәптән китте. Олыларның чыш-пышларыннан шуны аңладык: директор белән бик каты сүзгә килгәннәр икән. Галимҗан абый үзе холык күрсәткән. Аның ялгышуын гына көтеп торган директорыбыз Усман Закирович туры районга әләкләргә чапкан. Эштән төшерү турында приказны алып та кайткан. Баш иеп, тупсалар таптый торган кеше түгел иде Галимҗан абый.
Атна эчендә аны бездән сигез чакрым ераклыкта булган Саргы авылына директор итеп куйдылар. Алтын кисәге нинди халәттә дә үз сыйфатын югалтмый, алтын булып кала. Кыска гына вакыт эчендә Галимҗан абыйны күккә күтәрделәр, өрмәгән җиргә утыртмадылар күрше авылдагылар, фатирына итен-маен ташыдылар, атна саен өенә кайтарып куйдылар, атна башында ат җигеп килеп алдылар. Бер ел эшләде абыебыз чит авылда. Ә язга таба безнең мәктәптә үзгәрешләр булып алды. Тикшерү килеп, директорыбызның бар гөнаһларын чокып чыгардылар, ялган документлар төзеп, хөкүмәтнең әллә күпме акчасын үзләштергән икән. Үзен эштән кудылар. Икенче уку елы башында Галимҗан абыебыз мәктәпкә кире кайтты. Директорлык вазифасын да тәкъдим итеп караганнар, үзе баш тарткан, диделәр. Мәктәптә тагын озак эшләргә язмаган икән укытучыбызга. Район түрәләре җыелышып килеп, Галимҗан абыйны авыл советы рәисе итеп сайлатып куйдылар. Берничә еллар бар авыл халкы өчен рәис хезмәтен башкарды ул. Авыл халкына да, авыл өчен дә күп яхшылыклар эшләде. Безне дә тартты әле ул кайбер эшләргә. Үз кеше булып, классыбызга килеп керде. Бездән ярдәм сорады.
– Шундый зур авылда урамнарның исеме юк. Олы урам, Югары як, Түбән як, Өске урам. Конвертка шундый адрес язып булмый бит инде. Сез ничек уйлыйсыз, егетләр?
Мондый ышаныч белдерүдән без бердәм шаулашып алдык. Безнең фикер белән кызыксыналар бит. Кем дисең әле, авыл советы рәисе, яраткан укытучыбыз!
– Исемнәр язылган әзер калайлар кайтартылган, сезгә шуларны тыкрык башларына, урамнарга кагып чыгарга кирәк. Хезмәт дәресләре укытучысы Рамил абыегыз җитәкчегез булыр. Бераз акчасын да түләрбез. Булдыра алырсызмы?
Булдырмыйбызмы соң! Без бертавыштан риза булдык, әлбәттә. Шул көннән башлап дәресләрдән соң җыелышып эшкә тотындык. Артык авырлыгы юк иде. Өйләр тәбәнәк безнең якларда. Кемдер баскычны тотып тора, кемдер кадак кадаклый, кемдер бакчаларга керергә юл яра. Арып китсәк, эшләрне алыштырып та алабыз. Башкарып чыктык кушканны, яраттылар эшебезне. Авыл безнең тырышлык белән матурланып киткән төсле булды. Акчаны класс җитәкчесе исеменә күчерделәр. Күп өлешен без чыгарылыш кичәсенә тотарга булдык. Ә бер өлешенә тәм-томнар алып, табигать белән хозурланырга экскурсиягә бардык. Таудан йомырка тәгәрәттек, көлгә күмелгән бәрәңге ашадык, эч күпкәнче сөтле чәй эчтек. Соңыннан бар белгән уеннарны уйнап чыгып, кичкә таба гына авылга кайттык. Элек бар иде шулай экскурсиягә йөрүләр, хәзер онытылды шикелле инде. Бер таныш укытучы белән бу хакта сүз кузгаткан идем, кул гына селтәде.
– Авыртмаган башка тимер таяк. Нәрсәгә кирәк? Берәрсе аягын авырттыра, икенчесе чалбарын ерта, йә елан чагар үзләрен, чирләп кайтырлар. Ю-ю-к, өйдә генә утырсыннар, – диде. Ә безгә нык ошаган иде ул истәлекле көн. Рәхмәт инде Галимҗан абыйга.
Андый хәлләрнең чуты-саны булмагандыр дип уйлыйм мин рәис тормышында. Күп кешеләр ихлас күңелдән рәхмәт укыганнардыр укытучыма. Ул эшләгәндә, багана башларына лампочкалар куелды, һаман да авылның яме булып торган парк эшләнде. Ул парк турында киребеткән адәмнәр гел кирегә сукаладылар. Нигә кирәк, фәлән-фәсмәтән, шәһәрдә юк нәрсә авылга төсме, берәү дә аяк басмас. Үз сүзендә торды Галимҗан абый, трактор белән җирне тигезләделәр, бар авыл халкы, без, укучылар шул исәптән, урманнан кайтартып төрле агачлар утырттык, кечкенә күл кебек нәрсә казылды. Тигез аллеялары, уңайлы урындыклары, тренажёрлары, сәхнәсе, тагын күп төрле күңел ачу урыннары булган парктан кешеләр өзелми. Мин утырткан агач та бар анда, чыршы агачы. Чыршы, гадәттә, үсеп китә алмый, бераздан соң корый. Ни хикмәт, тамырланган, күкрәп утыра.
Соңгы елларда үз теләге белән тагын мәктәпкә кайтты ул. Олыгая башлагач, җаваплы рәис йөген тарту авырлаша башлагандыр. Урыны мәктәп иде аның. Балаларга кирәгрәк иде ул. Аның укучылары булган балалар – бәхетле балалар.
Укытучым турында мин тагын күп нәрсәләр сөйли алыр идем әле. Мал җыймады, Брежнев заманнарында бер мотороллер алган иде, шул җитте аңа. Бар иде ике көпчәкле «Турист» дигән җитез матайлар. Хәзер аларны музейдан да эзләп таба алмассың. Әллә кем булып борын күтәрмәде, кешелекле, кечелекле булды. Теләсә кем аның янына килеп, сүз куша ала иде. Сораганнарга кирәкле киңәшләр бирде, юатканын юатты, кайгыларын уртаклашты, кирәк чакта шым калып яныңда тора белде. Яңа өй дә юнәтмәде ул, шул атайлар нигезендә гомер кичерде, шул булганына канәгать була белде. Балалары әдәпле, тәртипле булдылар, барысы югары белем алдылар, илнең төрле төбәкләренә таралыштылар. Әтиләренең исемнәренә тап төшермиләрдер дип уйлыйм.
Сирәк кенә кайткан чакларда мин зиратка барам, якыннарымның каберләрен зиярәт кылам, тәртипкә китерәм, белгәннәремне укыйм. Зират ул кайда да моңсулык урыны, ялгызлык урыны. Сак кына басып, хөрмәт белән башымны иеп, рәшәткәләр арасыннан үтәм. Танышларның фотолары куелган тактаташларга тарып, туктап калам, хәтер истәлекләрне яңарта. Бу танышлар, якыннар, авылдашлар арасында булмас инде минем җәсәдем, дип өзгәләнәм. Ник дигәндә, бик еракта минем йөргән юлларым. Кем кайтарсын мине кыйтгалар үтеп туган туфрагыма? Бик тә якын йөзне күреп, шып тукталам. Көләч йөз, болыттай чәчләр, сине үтә күрә торган акыллы карашлар. Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. Миндә генәмени, йөзләрчә кешеләр аны хәтерлиләрдер, еш исләренә төшерәләрдер, рәхмәтләр укыйлардыр. Минем моңа иманым камил.
Электән миндә бер гадәт килә. Әгәр күңелемә яткан берәр яхшы эш майтарсам, шатланып елмаям да ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куям: «ЧТД...» Үзем өчен генә. Әллә тагын берәрсенә барып ишетеләдер әле бу хәрефләр, кәефләнеп куядыр укучысы өчен...
"КУ" 09, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
ЧТД булган бу,ошады!
0
0
0
0
Менә ичмасам, шәп! Афәрин, Кәрим Кара! Супер-пупер дияр иде заман яшьләре укысалар. Рәхмәт. Бер тында, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп укыдым.
0
0